Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды

25 ноябрьдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында 2015 елның Татарстанда яшәүче иң күркәм гаиләсе ачыкланды. Фото http://www.kaibicy.ruӘлеге мәртәбәле исем өчен “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең...

25 ноябрьдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында 2015 елның Татарстанда яшәүче иң күркәм гаиләсе ачыкланды.
http://www.kaibicy.ru Фото http://www.kaibicy.ru
Әлеге мәртәбәле исем өчен “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең район этапларында җиңеп чыккан 10 гаилә дәгъва кылды. Шулай итеп, конкурсның финал турында Татарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче Хәмидуллиннар гаиләсе быел Татарстанның иң күркәм гаиләсе дип табылды һәм Гран-прига лаек булды.
Конкурс елдан-ел киңрәк колач җәя. Әлеге бәйге бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан игълан ителгән. Республиканың күркәм гаиләләрен барлау – “Гаилә һәм мәктәп” журналының матур бер традициясенә әйләнде. “Күркәм гаилә” бәйгесен үткәрүдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәм күрсәткән. Бәйге быел икенче тапкыр уздырылды.
Быел сайлап алу турлары республиканың алты районында узган. 2015 елның мартыннан алып ноябрьгә кадәр республикабызның Балтач, Арча, Кайбыч, Аксубай, Саба, Әлмәт районнарында сайлап алу турлары узды, 100гә якын үрнәк гаилә сәхнә тотты. Сайлап алу турларында шушы җирлектә яшәүче, гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерүче, авылдашлары һәм райондашлары арасында зур абруйга лаек булган, мәгариф, хуҗалык, сәнгать яки башка өлкәдә зур уңышлар казанган, тормыш рәвеше һәм тәҗрибәсе белән бөтен республикага үрнәк булырдай гаиләләр катнашты. “Иң-иң” дип табылган гаиләләр бүген конкурсның финал турында чыгыш ясады. 10 гаилә арасыннан берсе Гран-прига лаек булды, 9ына махсус номинацияләрдә җиңүче титулы бирелеп, затлы бүләкләр тапшырылды.
Гаиләләрнең чыгышларына Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, КФУның социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хөкемдарлык итте.
Иң элек, бәйрәмдә катнашучыларга Тәлгать Мөхәммәтов һәм Гөлчәчәк Галләмова, татар эстрадасының якты йолдызлары Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың чыгышлары белән башланды.
Гран-прига лаек булган Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар - мөгаллимнәр гаиләсе. Гаилә башлыгы Илмас әфәнде Кошман төп мәктәбендә – директор, ә Алсу ханым Олы Кайбыч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ислам кануннары буенча яшәүче бу күркәм гаилә алмадай 3 кыз тәрбияләп үстерә.
Җырга-моңга, спортка гашыйк гаилә район, зона һәм республикакүләм чараларда һәрдаим катнашып килә. Алсу Хәмидуллина, мәсәлән, узган елда "Нечкәбил" бәйгесендә катнашып, "Милли традицияләр" номинациясендә 3 нче урынны яулаган. Зона күләмендә узган "Ел укытучысы" бәйгесендә дә үзенең тәҗрибәсен һәм осталыгын күрсәтеп, призлы урын алган. Гаилә башлыгы районда үзенең иҗтимагый эшләрдә актив булуы белән билгеле. Үрнәк һәм күркәм гаиләдә тәрбияләнеп үсүче кызлары Айсылу, Зөһрә һәм Зөләйха – әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары, зур горурлыгы.
Әйтергә кирәк, бәйгедә Татарстанга кермәгән татар гаиләләре дә катнашкан. Бүген Киров өлкәсенең Нократ районы Ямул авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсе бәйгегә үзенә күрә бер ямь өстәде. Бу гаилә "Күп балалы гаилә" номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук финал турына чыгучылар “Милли җанлы гаилә” (Әлмәттән Мусиннар), “Зыялы гаилә” (Балтачтан Галиповлар), “Эшчән гаилә” (Арчадан Исмәгыйлевләр), “Уникаль гаилә” (Балтачтан Васильевлар), “Спортчылар гаиләсе” (Аксубайдан Шәрәфетдиновлар), “Әби-бабайлы гаилә” (Арчадан Харисовлар гаиләсе), “Иҗади гаилә” (Сабадан Хантимеровлар) номинацияләрендә бүләкләнде. Лаештан Габидулиннар гаиләсе "Гаилә һәм мәктәп" журналының махсус номинациясендә җиңүче дип табылды.
Әйтергә кирәк, гаиләләрнең һәркайсы үзен сәхнәдә иркен тотты, дулкынлану хисләрен җиңеп, бик яхшы чыгыш ясады. Аеруча кечкенә яшьтәге малай-кызларның озын-озын шигырьләр ятлап килеп, аларны бик шома сөйләүләре шаккаттырды. Аксубайдан Шәрәфетдиновлар гаиләсе өчен кичә исә икеләтә бәйрәм булды - аларның олы уллары Марсель ил алдында хәрби бурычын үтәп, туган иленә кайтып төшкән. Кайтуга гаиләсе белән чыгыш ясарга да туры килде аңа.
Җиңүче гаиләләрне котлаганда, ТРның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чыгыш ясап: “Бүген зур бәйрәм, милли, татар гаиләсе бәйрәме. Әгәр сез бу бәйрәмдә катнашасыз икән, димәк, сез чын татар гаиләсе, татар рухлы балалар тәрбиялисез дигән сүз. Мондый бәйрәмнәрдән соң күңел күтәрелеп китә. Мондый бәйрәмнәр безнең башка халыклар белән бергә бара алуыбызны күрсәтә”, - дип, катнашучыларның чыгышлары сөенерлек, уйландырырлык булуы турында белдерде.
Күркәм гаиләләрне югарыда әйтеп үтелгән жюри әгъзаларыннан тыш, вотерполо буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, “Синтез-Академия” командасы тренеры һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы дусты Ирек Зиннуров, ТР Мәгарифне үстерү институты белгече Рузилә Фәттахова, БТК каршындагы "Татар гаиләсе" фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, “Салават күпере” журналы мөхәррире Зилә Хөснияр, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин һ.б. тәбрикләде.
 
Татар-информ ИА

 

Комментарийлар