Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты уза

8-12 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты үтәчәк.25 метрлы бассейнда узачак ярышларда Россиянең 60тан артык төбәгеннән килгән 500гә якын спортчы катнаша....


8-12 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты үтәчәк.



25 метрлы бассейнда узачак ярышларда Россиянең 60тан артык төбәгеннән килгән 500гә якын спортчы катнаша. Алар арасында җыелма команда лидерлары, Олимпия уеннары призерлары Анастасия һәм Сергей Фесиковлар, Евгений Лагунов, Михаил Полищук, Европа һәм дөнья чемпионнары һәм призерлары Станислав Донец, Евгений Седов, Олег Тихобаев, Никита Коновалов, Николай Скворцов, Кирилл Пригода, Вячеслав Синькевич, Вероника Попова, Дарья К. Устинова, Розалия Насретдинова бар.
Яшь спортчылар, I Европа уеннары һәм 2015 елда яшьләр арасында узган йөзү буенча дөнья беренчелеге триумфаторлары Мария Асташкина, Мария Каменева, Арина Опенышева, Антон Чупков, Даниил Пахомов һ.б. да Россия чемпионы исемен яулау өчен көрәшәчәк.
Чемпионатның тантаналы ачылышында Татарстан җитәкчелеге вәкилләре һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA һәм LEN бюросы әгъзасы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников катнашыр дип көтелә.
5 көн дәвамында 46 комплект бүләк уйнатылачак һәм FINA очколары таблицасы буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы спортчылар ачыкланачак. Аларның чыгышларына бәя бирәчәк 50 хөкемдарның 23е – Татарстаннан.


 

Интертат.


Комментарийлар