Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды

Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Рөстә...




Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
vvs_4182-01




Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Рөстәм Миңнеханов былтыр Башкортстанның 100 еллыгында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылганын искәртте.





«Бүген шатлыклы вакыйга: Татарстанның 100 еллыгында Башкортстанның халык шагыйре публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла. Аның исеме Россия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Мостай Кәрим иҗаты татар халкына якын. Һәйкәл Казанны бизәп торачак. Монумент татар-башкорт халкы дуслыгына хезмәт итәчәк дип ышанам», — диде Татарстан Президенты.




Радий Хәбиров бүгенге вакыйганы символик дип атады. «Башкортстанның дүрт миллион халкыннан татарстанлыларга, тугандаш республикага сәлам алып килдек. Бүген символик вакыйга: Казанның йөрәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Безнең өчен бу зур мәртәбә. Шушы һәйкәл һәрвакыт алга үсеш символы булсын!» — дип сәламләде ул.




Ул 60 ел элек Мостай Кәримнең татарстанлыларны республиканың 40 еллыгы белән котлаган юлларын да укып узды. «Сүз остасы, фронтовик һәрвакыт Татарстанны яратты һәм гел туганлык, дуслык өчен чыгыш ясады», — диде Башкортстан Башлыгы.









Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган.




«Бу һәйкәл минем Татарстан һәм Башкортстан Республикалары арасындагы дуслыкка бер өлешем булсын», — диде Андрей Ковальчук. Ул Габдулла Тукай һәм Мостай Кәримнең ике бөек халыкның дуслыгы өчен җан аткан шәхесләр булуын ассызыклады.















Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/official/27-08-2020/kazanda-bashkortstanny-halyk-shagyyre-mostay-k-rimg-yk-l-achyldy-5766522

Комментарийлар