Казан зоопаркының булачак стилен сайладылар
Казан Ратушасында шәһәр зоопаркының булачак стилен сайладылар. Бәйгедә Россиянең 18 шәһәреннән 76 команда катнашкан. Жюри әгъзалары Казан командасы проектларын иң яхшысы дип тапкан. “Максат” комп...
Казан Ратушасында шәһәр зоопаркының булачак стилен сайладылар.

Бәйгедә Россиянең 18 шәһәреннән 76 команда катнашкан. Жюри әгъзалары Казан командасы проектларын иң яхшысы дип тапкан. “Максат” компаниясенең “Искиткеч!” дип аталган проекты миллилеге белән игътибарны җәлеп иткән.
Зооботаника бакчасы 210 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Хәзерге вакытта аның территориясен киңәйтү, аны аерым зоналарга бүлү һәм аңа гына хас стиль булдыру ниятләнә. Шул уңайдан зоопаркның булачак йөзен уйлап табуга бәйге игълан ителгән иде.
Дизайнерлар бик кызыклы төрле проектлар тәкъдим иткән. Шулай да көндәшлектә Казан командасы җиңеп чыккан. Мәскәүнең Wow House компаниясе алардан бераз гына калышып, махсус призга лаек булган. Шуңа да Казан зооботаника бакчасының ахыргы стилен әлеге ике студиягә бергәләп эшләп бетерергә кушылды. Җиңүче 800 мең сумлык бонуска ия булачак, ә махсус приз алган Мәскәү командасына 700 мең бюджеттан тыш акчалар бүлеп бирү ниятләнә.
«Искиткеч» проектында милли орнаментлар чагылыш таба, логотип, навигация системасы якты төсләрдә эшләнгән һәм бәйрәм кәефе тудыра. Логотипның нигезе итеп ак барс алынган һәм түбәтәй, Казан, татар орнаменты һәм зооботаника бакчасы үсемлекләре кебек символлар берләштерелгән. Зоопаркның һәр өлеше үз төсенә ия булачак. Ә күрсәткечләрдәге язулар төрле почмактан караганда төрле телләрдә язылган булачак.
Махсус мобиль кушымта да уйлап табарга уйлыйлар. Бу кушымтада һәр хайван үзе турында сөйлиячәк. Зоопарк буенча йөргәндә кесә телефоныңа аю яки юлбарыс шалтыратуы бик ихтимал.
Комментарийлар