Логотип «Мәйдан» журналы

Казан яшь тамашачы театры актеры Александр Купцов спектакльдән соң вафат булды

6 ноябрьдә, спектакльдән соң 65нче яшендә Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәр...

6 ноябрьдә, спектакльдән соң 65нче яшендә Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә театр төркемендә хәбәр ителә.
Казан яшь тамашачы театры актеры Александр Купцов спектакльдән соң вафат булды
"Югалту ачысын әйтеп бетерер өчен сүзләр җитми, ышаныр көч юк..." - яшь тамашачылар театрында ассызыкладылар.
Гражданнар панихидасының вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Яшь тамашачы театрында Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган «Кечкенә принц» әкияте барды.

  • Александр Иванович Купцов 1955 елның 25 февралендә Казанда туган. 1979 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елдан Казан дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә башлый. Театр сәхнәсендә генә түгел, кинода да («Неотложка», «Зөләйха», «Собака» һ.б. фильмнар) уйный.



Фото: kazan-tuz.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196533/

Комментарийлар