Логотип «Мәйдан» журналы

Казан һәм Чаллы вузларындагы бюджет урыннары һәм уку өчен түләү бәясе

20 июньнән вузларда кабул итү комиссиясе эшли башлый.  "Челнинские известия" басмасы Чаллының һәм башкаланың кайбер уку йортларына күзәтү ясаган.БДИ тапшырганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары бер үк...

20 июньнән вузларда кабул итү комиссиясе эшли башлый.  "Челнинские известия" басмасы Чаллының һәм башкаланың кайбер уку йортларына күзәтү ясаган.
БДИ тапшырганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары бер үк вакытта биш вузга документларын тапшыра ала. Шуның өстенә, бер уку йортында өч факультетка гариза язарга мөмкин. Шулай итеп, абитуриент тапшырырга мөмкин гаризалар саны унбиштән артмаска тиеш.
img_5b0b9c4a206e4_dsc_9779 Фото: http://chelny-izvest.ru
Чаллы шәһәре вузлары
Күп кенә уку йортларында яңа уку елында түләү бәясе якынча биш процентка артачак.
КФУның Чаллы институты
КФУның Чаллы институтының көндезге уку формасында быелгы уку елында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча - 558 , магистратурада 315 бюджет урыны каралган.
Узган елны уку өчен түләү бәясе  102 340 – 169 000 сумны тәшкил иткән.
2018 елда әлеге уку йортында яңа юнәлешләр ачыла: "Уникаль биналар һәм корылмалар төзелеше" (16 бюджет урыны) һәм "Наноинженерлык" (17 бюджет урыны). Магистратурада "Организация и управление наукоемкими производствами" дип аталган юнәлеш барлыкка килә, анда 10 бюджет урыны булачак.
Чаллы дәүләт сәүдә-технологияләр институты
Быел вузда 250 бюджет урыны бар, бу узган елга караганда 30га артыграк. Көндезге уку бүлегенә вуз тугызынчы сыйныфтан соң гына кабул итә - көллияткә. Быел институтта югары звенодагы студентларның соңгы чыгарылышы. Уку йортында кондитер-пешерүче (пекарь-кондитер) яңа профессия барлыкка килә.
Түләүле формада бәясе – 38 000-40 000 сум.
 
КНИТУ-КАИ ның Чаллы филиалы
Бюджет урыннары ике юнәлештә бүленгән: «Информатика һәм санау техникасы» – 22 урын, һәм «Машина төзелешендә конструктор-технологик яктан тәэмин итү» – 17 урын. Түләү бәясе - 97 000 – 110 000 сум.
Чаллы дәүләт педагогия университеты
Бюджет урыннары узган ел белән чагыштырганда быел азрак – 178. Узган елны түләүле форма бәясе - 36 000 – 137 000 сум тәшкил иткән, быел якынча 5 процентка арту көтелә. Яңа юнәлешләр барлыкка килгән: «Башлангыч белем бирү һәм чит телләр», «Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү», «Рәсем сәнгате һәм технологияләр», «География һәм чит тел».
Казан вузлары
КФУ
Быел КФУда узган елга караганда бюджет урыннары 412 урынга күбрәк - 5392. Узган елгы түләү бәясе -  102 000  – 159 000 сум.  Арту көтелә.
КДМУ
Бюджет урыннары – 423. Түләү бәясе шулай ук кала -  74 620- 175 000 сум.
 
КНИТУ-КАИ
Бюджет урыннары - 1 068. Бәяләр - 97 000 – 161 000 сум, арту көтелә. Бакалавриатта яңа юнәлеш: «Природообустройство и водопользование»,  магистратурада – «Фотоника и оптоинформатика».
КГАСУ
Бакалавриатта бюджет урыннары  – 471, шуларның 100е – читтән торып укучылар өчен. Магистратурада – 121, специалитетта – 10. Быел түләү бәясе  40 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Узган ел ул  70 000 – 126 500 сумны тәшкил иткән.
КГЭУ
Бакалавриатта 733 бюджет урыны һәм магистратурада - 379. Узган елгы түләү бәясе 80 630  – 98 600 сум булса, быел әзрәк арту көтелә.

Комментарийлар