Логотип «Мәйдан» журналы

Каз каклау тәртибе

Каз бозылмасын һәм тәмле булсын дисәгез, түбәндәге рецепт буенча аны каклагыз.Яңа чалынган казны, яисә туңдыргычтагы казны алып эретеп, юып, коры чүпрәккә куябыз. Аннары тышына да, эченә дә яхшылап то...


Каз бозылмасын һәм тәмле булсын дисәгез, түбәндәге рецепт буенча аны каклагыз.
kaklagan-kaz
Яңа чалынган казны, яисә туңдыргычтагы казны алып эретеп, юып, коры чүпрәккә куябыз. Аннары тышына да, эченә дә яхшылап тоз ышкырга кирәк. Эчен тозласаң - ул күгәрми. Аннары казны кәгазь капчыкка салып яки азык кәгазенә төреп, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда, 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.
Какланган казны суыткычка куймагыз, тәме югалачак. Кояшлы урында да тотмагыз, кибеп төшәчәк. Аны салкынча, кояш төшми торган урында саклагыз.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова, «Кызыл таң»

Комментарийлар