Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,

Күңелемә шулай тоела:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

 

Су алганчы юлга бер карыйсың,

Чиләкләрең тулгач, тагын бер.

«Бала күңеле — далада» дип, бәлки,

Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.

 

Изге теләк теләп үстердең син,

Бассыннар, дип, тизрәк аякка.

Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка.

 

Кое янында син ишетерсең

Миннән сиңа хәбәр килгәнен;

Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.

Сибгат ХӘКИМ

Фото: ok.ru

«Мәйдан» №11, 2021 ел.


Комментарий язарга