Логотип «Мәйдан» журналы

Картасын алыштырган һәм… 203 миллион сум бурычка баткан

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган.Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган. Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көнн...






Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган.



1533619881_tatyana
Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган. Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда акылга сыймаслык бурыч – минус 203 миллион сум…


Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма – берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә.

Хатын-кыз үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.


“Әлеге бурычның 170 миллион сумы – кредит. Аны алганда, кредит алучы мотлак рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми”, – дип ачына юктан гына бурычлы булган ханым.
 
Фото: “Башинформ”

Кызыл таң



Комментарийлар