Логотип «Мәйдан» журналы

«Карт юкәләр яшь чәчәктә»

 Иртәнге нурТаң беленде, көнгә кердек,Бар тарафлар балкыды. Өй эченә нурлар төшәЯн тәрәзә аркылы.Сикреп торып ачып куйдымТәрәзә кашагасын.Их, бүлмәмнең һәр җиһазыАл таңны каршыласын.Таң гөлләре,...

 
Иртәнге нур
Таң беленде, көнгә кердек,
Бар тарафлар балкыды.
Өй эченә нурлар төшә
Ян тәрәзә аркылы.
Сикреп торып ачып куйдым
Тәрәзә кашагасын.
Их, бүлмәмнең һәр җиһазы
Ал таңны каршыласын.
Таң гөлләре, таңга карап,
Нурга сузган башларын.
Гөлгә карап, мин дә, ахры,
Тылсымлана башладым.
Күбәләкләр оча уйнап,
Гөлләргә куна-куна.
Тели гүя бар дөньяны
Гөл белән уратырга.
Бу сихри, гүзәл тамаша,
Бу сихри, гүзәл агым.
Бу минем еллар, гомерләр
Агымында йөзгән чагым.
 
i-54
Карт юкәләр яшь чәчәктә
Карт юкәләр яшь чәчәктә,
Карт юкә яшьләр кебек.
Гөл-чәчәкләргә күмелеп,
Мәңгегә яшәр кебек.
Юк, көнләмим мин юкәне,
Яшәрсен генә берүк.
Үземдә дә бар, югыйсә,
Яшәрү дигән өмет.
Бар минем хисле күңелем,
Мин аны җанда тоям.
Карт юкә кеби, җиһаннан
Җәүһәри нурлар җыям.
Мин гүя бер карт юкәмен,
Яшь чәчәк аткан юкә.
Яшьлек эзләремә кайтам,
Зур юллар үтә-үтә.
Күңелем минем яшьлеккә
Битараф күңелмени?
Мәхәббәтне юлдаш итү
Яшәрү түгелмени?
 
Туган төбәгем минем
И туган төбәгем минем,
Җанга терәгем минем.
Синдә генә иркен тибә
Керсез йөрәгем минем.
Иж буе, Нарат тугае,
Чәчәкле, нурлы алан.
Газиз җирем, мин бит синең
Куеныңда үскән балаң.
Синдә минем балачагым,
Тәүге юл башым минем.
Саф күңелле изге җаннар
Гомер юлдашым минем.
Үсмер чакның эзе калды
Тәмәй тау үрләрендә.
Туфрагымда гомер сөрәм
Бабамнар үрнәгендә.
Гадәти һәрбер тарафың,
Исемле-атамалы.
Ижбикә, Чәбе капкасы,
Зөләйха атаулары,
Ат җамы, Бәйрәм әрчүе,
Акча әрәмәләре.
Тик калды бүген авылда
Колхоз хәрабәләре.
Күңелне борчый авылның
Түбән тәгәрәгәне.
 
Инеш
Кояш көлә. Язлар килә,
Тау итәге алаланган.
Шаулап аккан кар сулары
Кар тауларын аралаган.
Гөрләвекләр, буразналап,
Җир өсләрен яралаган.
Кояш көлә, кояш уйный,
Кар тауларын тишә-тишә.
Шаулап аккан кар сулары
Тар инешкә агып төшә.
Ага инеш, ярсый инеш,
Ярларыннан ашкан килеш.
Гүя мин дә шул инешнең
Уртасыннан агам, имеш.
Ага сулар кысан гына
Ике ярның арасыннан.
Бөдрә таллар моңсу гына
Яулык болгап кала сыман.
Туган якның, гүзәл якның
Елгалары, инеше бар.
Дәрьяларның киңлегендә
Инешнең дә өлеше бар.
 
 
Тукайга килдем
Мин Казанга төнлә чыгып киттем,
Махсус бардым Тукай көненә.
Каладагы якын дуслар белән
Сөйләшергә шигырь телендә.
Мин тормышта гамьсез яшәмәдем,
Җитмеш төрле шөгыль кулымда.
Урындыкка җайлап утырдым да
Шигырь яздым шигырь турында.
Болгавырлы еллар агышында –
Саф хисләргә сусау заманы.
Тормыш гамәлләрен үтәгәндә,
Шигъриятнең юктыр зарары.
Шагыйрьләргә гүзәл гамьнәр иңә
Табигатьнең сихри назыннан.
Ә Тукайның һәрбер шигырь сүзе
Каурый каләм белән язылган.
Безләргә дә, бәлкем, күчәргәдер
Каз каурые белән язарга.
Табигыйлек, бәлкем, иңәр иде
Кеше күңелләрен назларга.
Казаныма иртүк барып төштем,
Мәйдандагы Тукай янына.
Өч минутлык шигырь укыдым да
Кайтып киттем туган ягыма.
Янәшәмдә Тукай басып торды,
Шуңа күрә бераз каушадым.
Фатихасын аның алгач кына,
Шигыремне укый башладым.
Урамнарда бүген яз бәйрәме,
Күңелләрдә – сихри моң тулы.
Мин мәйданга карап шигырь укыйм,
Ә мәйданда – халык дулкыны.
Ярый әле җирдә хислеләр бар,
Саф күңелле шигъри җанлылар.
Күкрәгендә алар шигырь йөртә,
Шунсыз алар яши алмыйлар.
Күңел бит ул ни генә уйламый,
Үзем дә бит әрсез хыялый.
Күпләрне бит байлык кызыктыра,
Минем җанга шигырь оялый.
Иж буеның сихри кочагында
Төрле уйлар уйлап барганда,
Бөдрә таллар, җилдә башын иеп,
Шигырь сөйли кебек таңнарда.
Мин гүяки юлларда кичегәм,
Ашкынулы хисләр кичерәм.
Дулкын җырын отып аламын да
Кәгазь битләренә күчерәм.
Зәңгәр күккә җырчы тургай менгән,
Җир өстенә түгә моңнарын.
Моң туганда туа шигырьләр дә,
Ятлый кебек шигырь юлларын.
Кайсы вакытта мине алдыйлар,
Аңламыйлар мине андыйлар.
Мин Казанга тагын барам әле,
Анда мине көтеп калдылар...
 

Комментарийлар