Логотип «Мәйдан» журналы

Карт өянке

Авылымда үзем салган йортныңКапка төбен бизи бер агач.Язлар җитсә, яшеллеккә күмелә,Көзләр җитсә, кала ялангач.Кочакларга аны колач җитми,Буй да җитми, биек үскәнгә.Ул истәлек булып һаман яши,Кемнәр җ...

Авылымда үзем салган йортның
Капка төбен бизи бер агач.
Язлар җитсә, яшеллеккә күмелә,
Көзләр җитсә, кала ялангач.
Кочакларга аны колач җитми,
Буй да җитми, биек үскәнгә.
Ул истәлек булып һаман яши,
Кемнәр җиргә килеп китсә дә.
Галләм бабай төрткән тал чыбыктан
Мәгърур өянкегә әйләнгән.
Авылым тарихында урын алган
Хатирәләр белән бәйләнгән.
Сулар аккан, җил-давыллар узган,
Бирешмәгән һич тә өянке.
Галләм бабай күптән мәрхүм инде,
Башка һәйкәл аңа кирәкме?
Йорт салуны, агач утыртуны,
Бала үстерүне язсын ла,
Дөньялыкта без дә мәңге түгел,
Бездән соң да нидер калсын ла.
Өрәңгеләр саклап басып тора
Мулла бабай бакча тирәсен.
Истәлекләр белән тула күңел,
Яшьлек уза ахры, күрәсең.
Истәлекләр белән күңел тулсын,
Күз яшьләре белән тулмасын.
Гомер узды, әмма заяга дип,
Үкенерлек кенә булмасын.

Гомәр ГЫЙНИЯТОВ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар