Логотип «Мәйдан» журналы

«Карлыгачлар»

Күкләр зәңгәр. Кояш нурларыннанКөлтә-көлтә шатлык коела.Табигатьтә илаһи сер мизгел...Садә җаным нурга оеган.Күк гөмбәздә уйный карлыгачлар,Оча алар күзем карасында.Үтә вакыт, юллар, җырлар калаБалача...

Күкләр зәңгәр. Кояш нурларыннан
Көлтә-көлтә шатлык коела.
Табигатьтә илаһи сер мизгел...
Садә җаным нурга оеган.
Күк гөмбәздә уйный карлыгачлар,
Оча алар күзем карасында.
Үтә вакыт, юллар, җырлар кала
Балачаклар, еллар арасында.
Канатлана хыял, туа матур уйлар,
Хатирәләр күңел ярларында.
Бу хәятның була җил-давылы,
Ява бозлар, ява карлары да.
Карлыгачлар – кыйгач канатларым,
Алар күкнең читен кыялар.
Кай якларга алып китәр икән
Карлыгачтай матур хыяллар?
 

Салават ГАТАУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар