Җәй ахыры иде. Беркөнне, таби­гатьнең җәйге хозурлыгы белән хушлашырга теләп, машинама утырдым да чыгып киттем.

bomg

Исәбем таныш урман аланлыкларын, гөмбәлекләрне урап кайту иде. Машинам, авыр эштән соң бераз ял иткән кеше кебек, җиңеллек белән алга чаба. Юл буендагы агачларга инде көз төсе иңгән, тузанланган яфраклары да менә-менә өзелеп, җил белән еракларга очып китәр кебек.
Шәһәрне чыгып барам. Чү, юл буенда нинди кара түмгәк бу? Кеше ята түгелме соң? Аннан ерак түгел генә, автобус тукталышында юлчылар җыелган, аларның бер дә исләре китмәгән сыман. Мин дә аңа артык илтифат итмичә үтеп киттем. Азмыни мондый хәлләр хәзер: кайда кеше үтереп ташлыйлар, ә инде аунап ятучы исереккә һәр урам чаты саен диярлек абынырга була.
Гадәти күренешләр шуның белән үзенчәлекле – алар тиз онытыла. Бу хәлне дә мин күптән оныткан булыр идем һәм боларны язарга да уйламас идем, ләкин…
Мин бу көнне аланлыкларда, яңа утырткан агач үсентеләре арасында озак йөрдем. Гөмбәне дә күп җыйдым. Дөнья хәсрәтләреннән арынып, онытылып йөри торгач, шактый вакыт узганын сизми дә калганмын. Кайтыр юлга чыкканда кšн төшкә авышкан иде инде. Күңел көрлегеннән, исерер дәрәҗәдәге рәхәтлек тойгысыннан теге «түмгәк» турысына җиткәнемне сизмәгәнмен дә. Кара әле, кара… «түмгәк» селкенә, торып маташа түгелме? Әйе, боз өстенә баскан карт сыер сыманрак берничә килбәтсез адым ясады. Тузанга һәм тагын әллә нәрсәләргә батып беткән озын җәйге пәлтә кигән, аркасына пычраклыктан нинди тšстә икәне дә билгесез капчык аскан, җирдән өстерәлерлек озын чалбарлы бу бәндә миңа борылып карады. Дөрес, бу аның мине танырга тырышып каравы, ярдәм соравы да түгел иде, ул фәкать төссез, мәгънәсез күзләрен минем якка гына ташлады. Әмма миңа шул җитте. Мин аны таныдым, ул авылдашым Метри… Метри дәдәй иде.
Танымаган булсам, һичшиксез, бернәрсә дә булмаган кебек узып китәр идем, ләкин таныгач, нихәл итмәк кирәк, машинамны юл кырыена чыгарып туктаттым. Метри дәдәй яныма килмәде, мине танымады булса кирәк, үзем машинадан чыктым да аның янына бардым. Каршымда өтәләнеп беткән адәм баласы тора. Пеләш баш, сырланып беткән тар маңгай, еллар буе су тимәгән ябык чырай, эренләп катып беткән мескен күзләр, тешләре коелудан бүлтәеп калган күгәргән иреннәр Метри дәдәйнең үткәне һәм бүгенгесе турында ап-ачык сөйли. Пәлтә итәге һәм чалбар балакларының лыч юеш булуы, агач тамырыдай тырпаеп, калтырап торучы шыр сөяк куллары кабер бусагасын атларга бер генә адым калуын искәртә. Метри дәдәй яткан юеш урыннан бер читтәрәк аракы шешәсе ауный.
– Их, Метри дәдәй, шушы көннәргә калдыңмыни син? – дип әйтүдән башка чарам булмады.
Метри дәдәй тавышымнан тиз таныды булса кирәк, тоныкланган күзләре белән мәгънәсез карап торды да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданды.
– Әйдә, алып кайтам, утыр машинага, – дидем. Метри дәдәй кабалангандай итте, юеш артларын сыпырып куйды, уңайсызланган булып кыланырга маташты.
– Әйдә, әйдә, туйга бармыйсың, – дидем дә, машинаның багажнигын­нан буш капчык алып, арткы утыргычка җәйдем. Метри дәдәйнең җиңеннән саклык белән генә тотып, аны шунда утырттым.
Юлда аның белән нинди сүз кузгатырга? Мораль укыргамы? Кеше сœзе тәэсир итәрлек булса, бу көнгә төшәр идеме. Чынлап та, нигә әле мин аның өчен борчылам, хафаланам? Дөнья белән әллә кайчан бәхилләшкән, үз кадерен үзе мәңгелеккә югалткан кешене мин нигә әле кешегә санап, аңа хөрмәт күрсәтеп йөрим? Миңа ул нибары авылдаш кына.
– Кая кадәр барасың, Метри дәдәй? – дип сорыйм тегеннән һәм көзгедән аның йөзен күзәтәм. Чалара башлаган сакал-мыегы калтыранып куйды, тешләр булмаудан эчкә баткан яңаклары, алга чыккан ияге сөйләшкәндәге кебек бер күтәрелеп, бер төшеп алгач, дерелдәвекле авазлар чыга башлады:
– Кая булсын инде безгә, автовокзалга, аннан күз күрер.
– Кайда яшисең соң, бәлки шунда илтергәдер?
Метри дәдәй бераз уйланып торды да, моннан нигә яшереп торырга, барыбер минем тормышымны энәсеннән җебенә кадәр белә бит ул дигән сыман, җанланыбрак сөйләшә башлады.
– Шул автовокзал янындагы биш катлы йортларның берсендә нүленче катта торам, – дип елмаеп куйды.
– Ничек нүленче катта? – сорыйм тегеннән.
– Нигә, подвал инде, шуны да белмисеңме әллә?
Мин автовокзалны үтеп, биш катлы йортлар яныннан бара башладым.
– Кайсы йорт?
– Әнә тегесе, – дип күрсәтте ул бармагы белән.
Әлеге йорт янында машинамны туктаттым, Метри дәдәйгә машинадан төшәргә булыштым, капчыгын аркасына асыштым. Ул рәхмәт әйтеп китеп барды һәм, чыннан да, үзе күрсәткән йортның аргы башындагы подвал ишегеннән кереп югалды. Мин бераз машинам янында басып тордым да, тукта, мин әйтәм, авылдашның яшәү урынын да күреп чыгыйм әле дип, Метри дәдәй кереп киткән подвалга таба юнәлдем. Кояшлы, якты көннән кинәт караңгы подвалга керүдән күзләрем тиз генә ияләшә алмады. Байтак кына бер урында басып тордым, кечкенә генә подвал тәрәзәләреннән, дөресрәге, тишек-ярыктан төшкән кояш нурларыннан подвалда кайда нәрсә урнашуын бераз абайлап алдым. Әнә, түрдә кемдер чыгарып ташлаган пружиналы карават матрасында Метри дәдәй утыра, янында капчыгы ята. Почмакта гына астан өскә юан-юан канализация торбалары сузылган, вакыт-вакыт алардан шаулап су акканы ишетелә. Дымлы җир идәннән сасы, сөрсегән бәдрәф исе килә. Өстә, подвал тишегендә, ике карт мәче Метри дәдәйгә карап утыра.
– Менә минем беренче класслы номерым шушы була инде, таныш бул, – дип шаярткан булды ул, – Әйдә, утыр, хәзер сыйлыйм үзеңне.
Метри дәдәй капчыгын кулына алды да актарына башлады. Аннан башланмаган бер шешә аракы, кәгазьгә төргән ниндидер әйберләр чыгарды. Пружиналы матрасның капчыктан бушаган урынын тузаннан каккалаган булып, миңа утырырга тәкъдим итте.
– Гафу ит, Метри дәдәй, басып кына торам, – дидем. Метри дәдәй эндәшмәде, нәрсә уйлагандыр, билгесез. Бераздан, исенә төшкән кебек, капылт кына шешәнең бөкесен ача башлады. Байтак кына маташкач ачты, йөзендә сөенү галәмәте пәйда булды, капчыктан стакан алып, аңа голт-голт итеп аракы салды.
– Очрашу хšрмәтенә, – диде дә бер йотуда эчеп тә куйды, катып беткән икмәк кисәген чаштыр-чоштыр актарып алып, авызына капты, аны бер яктан икенче якка әвәләде-әвәләде дә йотып җибәрде. Шешәсен яңадан кулына алып, стаканга тагын аракы салды.
– Әйдә, Гена, йөрәгең янмасын, эчеп җибәр, – дип, Метри дәдәй стаканын миңа сузды. Мин стаканны алмадым.
– Рәхмәт, минем әле машинага утырасым бар, – дигән булдым.
Аракы Метри дәдәйнең электән дә айнып җитмәгән башына тиз барып җитте, ахры, зәһәрләнеп кœзен күтәрде, гәүдә-муенын турайтты, кулын йодрыклап кемгәдер янагандай итте, аңкауларын кысып:
– Их, Гена, кем идем дә хәзер кем мин? Корбан мин! Сөйләр сүзләрем күп, ләкин сөйләүдән ни мәгънә?
Сүзләрен ул иреннәре арасыннан сөзеп чыгарды, йодрыгы белән күк­­­рә­ген төйде, бармаклары бе­лән ба­шында калган чәчләрен йол­кыды.
– Нәрсә уйлаганыңны беләм, ләкин соң инде, миңа 72 яшь, сиңа бер генә үтенечем бар – мине авыл зиратына куйсагыз иде. – Бераз туктап торгач өстәп куйды: – Әлбәттә, минем үлгәнне ишетсәң.
Метри дәдәй бу сүзләрне әйткәч, олы бер эш эшләгән кебек үзеннән-үзе канәгать калды, исерүе тәмам җитте, ахрысы. Күзләре чалыш-молыш килә башлады. Тагын нәрсәдер әйтергә теләде булса кирәк, авыз эченнән аерым-аерым иҗекләр генә чыкты, аңсызланып урынга ауды.
Аның янында басып тору файдасыз иде. Шешәсенә кәгазьдән бөке ясап тыктым да стаканы белән бергә капчыгына салып куйдым, авыр уйлар белән подвал ишегенә юнәлдем.

* * *
Метри дәдәйнең: «Кем идем дә хәзер кем мин?» – дигән сүзләре колагымда озак вакыт яңгырап йөрде, җаныма тынычлык бирмәде. Бигрәк тә, теге вакытта ул аунап калган подвал кырыеннан үтеп киткән чакта, аның янтаеп ятуы күз алдына килә дә, хәзер дә шунда йоклап ятадыр кебек тоела. Ничә тапкыр шул подвалга яңадан керергә талпындым, ләкин ниндидер эчке бер аң, йөрмә, нигә кирәк ул сиңа, андыйлар белән дөнья тулган бит, дип хәбәр сала да, мин туктамыйча юлымны дәвам итәм.
Чыннан да, Метри дәдәй кем иде? Авылдашым буларак һәм үзем аннан нибары унике яшькә кече булганлыктан, мин аны яхшы беләм. Шунлыктандыр, иң беренче күз алдыма аның яшьлек еллары килеп баса.
Метри дәдәй – сугышка кадәр үк урта мәктәп бетергән кеше. Укуны бик яхшы тәмамлаганлыктан, район мәгариф бүлеге аны бер мәктәпкә укытучы итеп билгели. Эшен яратып башкаручы кешенең уй-хыялларын сугыш өзә – Метри дәдәй фронтка китә. Әмма озак та тормый, ул җиңелчә яраланып кайтып җитә Ÿәм яңадан сугышка китмәү чарасын күрә башлый, чөнки яра менә-менә төзәләчәк. Тегермәнче әтисе ярдәме белән ике капчык арыш оны бәрабәренә хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Ә биредә эшләү – ул инде олы ышаныч, котылу. Алай гына да түгел, ул – власть. Хәзер Метри дәдәй сугыштан качып кына ятмый, үзе теләсә кайсын фронтка җибәрә, кирәк дип санаганнарны калдыра да ала, телиме-теләмиме ришвәт тә бар, ә аракы – хет йөзеп йөр. Ләкин зур саклык, яшерен эшли белү кирәк. Монысына инде Метри дәдәйне өйрәтәсе юк. Тормыш барысына да өйрәтә, башың гына эшләсен, дигән сүзләрне күп ишетте һәм ул аларның барысын да үзенә «саплый» барды. Ләкин Метри дәдәйнең моның белән әле күңеле тыныч кала алмады, гаделсезлекне күреп, үзенең дә шул гаделсезлекне тудыручыларның берсе икәнен аңлап, җаны әрнеде. Сугыштан кулсыз-аяксыз кайтучылар, көн саен «похоронка»лар килү, тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның күз яше әле күптән түгел генә мәктәпне бетергән, патриотизм тәрбиясе алган авыл егетен газаплы уйларга этәрми калмады, әлбәттә. Кеше белән күз яше, ачлык, үлем янәшә йөргәндә, мин, үгездәй таза, чибәр егет, дөньяның артына тибеп яшим бит, дип уйлады ул. Шунда ук үзенең мондый хәлен акларлык сәбәпләр дә әзерләп куйды: сугышта булдым, кан койдым, миңа беркем бәйләнә алмый. Шулай итеп, Метри дәдәйнең капма-каршы фикерле, икейөзле тормышы башланып китте.
Еллар үтә торды, хисләр тупаслана барды, замана үзенә җайлашуны таләп итте. Ниһаять, Метри дәдәйдә намус дигән нәрсә күңел түреннән акрынлап суырылып юкка чыкты. Ул сугыштан соң да берничә ел хәрби комиссариатта эшләде.
Минем үземнең дә ул чорларда колхоз эшенә тартыла башлаган чак. Урак өстендә тегермән яны колхозның иң кызу, кайнап торган ноктасына әйләнә, чөнки ул он тартудан ашлык сугуга күчә. Те­гермән һәм аның тирәсе – амбар­лар, ашлык киптергечләр, тап-такыр итеп чистартылган, себерелгән ишегаллары ындыр табагына әйләнә. Менә шунда ашлык сугучылар мыж килеп тора. Исәүрәк малайлар, кайберләре инде егет булып җиткән, басудан урак белән урылган ашлык көлтәләрен чытыр арбага төяп кайта, яшьрәк хатыннар, җитүрәк кызлар шул көлтәләрне ашлык сугу машинасы өстәленә ташый.
Олы хатын, Үринә түти бавы киселгән көлтәләрне тигезләп таратып, барабанга бирә. Ашлык сугу машинасына көлтә бирү – иң мактаулы һәм иң җаваплы эш. Мактаулылыгы – игенченең иртә яздан ипи өлгергәнчегә кадәр булган авыр хезмәтенә ашлык сукканда нәтиҗә ясалудан гыйбарәт булса, җаваплылыгы – саламны барабанга бик тигез итеп бирергә кирәк, башакта бер бөртек тә калмасын, барабан да тыгылмасын. Көлтә таратылып бетмичә, салам калынрак китсә, барабан авыр көрсенгән кебек гөжт итә, улый, авызына күп алган ризыкны чәйнәмичә йоткан казны хәтерләтә.
Салам селкүче олы хатыннар, карчыклар ашлык сугу машинасы артына парлашып тезелә. Барабаннан чыккан ашлык өстеннән саламны ике япьле агач сәнәкләр белән алып, чүмәлә ясыйлар. Менә эш безгә дә килеп җитә. Без, ике малай, ике башыннан баулар белән атка җигелгән салам тарттыргычлар ярдәмендә алмаш-тилмәш чүмәләләрне еракка, эскертләр янына алып китәбез.
Сугыштан соң берничә ел мин бе­ренче сентябрьгә кадәр атлы эш­тә эшләдем, печән җыйдым, урак өстендә салам тарттырдым. Көндезләрен шундыйрак кыр эшләрендә эшләсәк, төннәрен район үзәгенә ашлык илтергә җибәрәләр иде.
Шулай бервакыт салам сыдыртабыз. Эш кызу бара, бөтен кеше үз эше белән мәшгуль, башын күтәреп караучы да юк. Тегермән яны – ындыр табагы өстендә кара болыттай тузан күтәрелгән, ашлык сугучыларның күзләре белән тешләре генә ялтырый.
Мин, чүмәләне илтеп куеп, эскерт яныннан тегермәнгә кайтып киләм. Салам сыдырып ялтыраган юл кырында өстенә ак китель-чалбар, башына ак фуражка кигән, төз гәүдәле, түгәрәк йөзле, бер кулын чалбар кесәсенә тыккан яшь кеше басып тора. Бу Метри дәдәй иде. Ул, буш кулын изәп, миңа туктарга кушты, янына чакырды:
– Әй, малай, бар әле, тегермәнчегә кереп әйт, чыксын монда, Митя дәдәй чакыра, диген.
Бу минем Метри дәдәйне якыннан беренче күрүем иде. Кара кашлар, соры күзләр, килешле матур борын, җыйнак авыз, боерык бирер өчен генә яратылган тавыш, кыскасы, «кәртинкә»дәге менә дигән егет. Өстәвенә, ак кителе белән ак фу­ражкасы аңа бик килешә. Чү, кайда күргәнем бар соң әле андый киемле кешеләрне? Ә-ә, гәҗитләрдә икән. Сталин һәм аның янындагылар мав­золей мөнбәрендә шундый киемдә кулларын өскә күтәреп төшкән рәсемне күргән идем. Метри дәдәй гел Сталинга охшаган икән, тик мыегы юк та борыны кыскарак.
Тегермәнгә кереп барышлый, көлтә бирүче яшь хатыннар, җитү кызларның Метри дәдәй ягына ялтыр-йолтыр караганнары күренеп калды. Мин тегермәнгә кергәндә, Симун бабай куласага су төшүен арттыру өчен арыкны киңрәк ачып азаплана иде. Мин Метри дәдәйнең аны чакыруын әйткәч:
– Ярар, улым, бар эшеңә, чүмәләләр бик күбәймәсен, – диде дә, миңа ияреп тегермәннән чыкты һәм Метри дәдәй янына китеп барды.
Мин салам селкүче хатыннар яныннан чүмәлә куя торган урынга киттем. Салам аз иде әле, миңа бераз көтәргә туры килде. Шунда Үлҗәнә түтинең кулдаш хатынына сөйләгән сүзләре колагыма керде.
– Кем булып йөргән була бит, сөйрәлчек, 17 се дә тулмаган ма­лаемны, ай-ваена карамыйча, сугышка җибәрде, шуннан кайтмады бәгырькәем. Ә үзе нәсел үгезе кебек, хатын-кыз артыннан иснәнеп йөри, оятсыз. Әнә бит, үзенә кирәкле кеше булгач, төберклүз дигән булып, Гөриләрнекен алып калды.
Үлҗәнә түтинең кулдаш хатыны да сүзгә кушылды.
– Гөриләрнекен алып калмас иде дә, тутасы белән бик нык «юрттырды» шул, тутасы кирәгенчә сеңдерде генә инде аның колагына.
– Аның каравы хәзер бозы­лыштылар, тегесе Метринең башка авылларда да сөяркәләре булуын ишеткән дә, яныма киләсе булма, дигән.
– Метригә шул гына кирәк тә, аның дүрт ягы кыйбла, безнең ише кара халыкны мыскыл итү аңа кызык кына. Күрәсең бит, кеше муеннан пычракка батып, көн-төн эштә, ә ул хур җегетедәй сәйранлыкта йөри.
Ул арада хатыннар ат сөйрәрлек чүмәлә өйделәр, һәм мин аны сыдыртып алып киттем. Юл кырыенда, шул ук урында, Метри дәдәй белән Симун бабай кара-каршы басып тора иде әле. Пеләш башлы, тәбәнәк буйлы, сизелерлек бөкресе чыккан; он катнаш тузанга каткан күлмәк, аның өстеннән озын, төссез алъяпкыч кигән Симун бабай малаеның пәһлеван гәүдәсе каршында мескен бер мәхлукны хәтерләтә иде.
Метри дәдәй яшьтән үк иптәшләре, яшьтәшләре өстеннән хакимлек итәргә яратты, гомумән, ул үзен алардан күпкә өстен санады. Аллам сакласын, кемдер аңа каршы сүз әйтсә яки аның дәрәҗәсен төшерерлек гамәл кылса, ул аннан үч алу өчен җанын фида кылганчы көрәшәчәк. Ул үз өстенлеген уй-фигыльдә генә түгел, киенүдә, кыланышта да күрсәтергә тырышты. Хәрби комиссариатта эшләгәндә дә киенү рәвешен партия хезмәткәрләре кигән киемнәргә охшатып сайлады, йөреше салмакланды, үзен эре, тәкәббер тотты.

* * *
Сугыш беткәч, Метри дәдәй өчен хәрби комиссариат кысалары тараеп калды, үзен саклау, карьера яулау юлында әлеге эшнең кирәге бетте. Район үзәгендә эшләү, дус-ишләр белән тиешле элемтәләр булу сәбәпле, аңа яңа эш табу әллә ни авыр булмады. Салым инспекторы булып китте ул. Өстенә СССР герблы, җиз төймәле, куе яшел төстәге бишмәт, башына кокардалы фуражка, аякларына ялтырап торган хром итекләр кигәч, Метри дәдәй үзен районның финанс министры кебек хис итте.
Салым инспекторы вазыйфасына авылларда чабаталы мужикларга, ялгыз гаиләләргә, өйләнмәгән егетләргә, кияүгә чыкмый калган кызларга бакча, терлек, баласызлык һәм башка тагын берничә төрле салым салып, шуны түләтү керә. Тагын колхозга кермәгән аерым хуҗалыкларга, нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнүчеләргә икеләтә-өчләтә салым салып тинтерәтү, заемга яздыру һәм аны түләтү өстәлә. Менә бу эштә Метри дәдәйгә китте инде сәхрә. Яр буенда сулыш ала алмый авызын ачып-ябып яткан балыкны яңадан суга җибәрделәрмени… Гизде ул авылларны, ачты үзенең сәләтен, күрсәтте үзенең кем икәнлеген.
Шулай беркөнне кичен ялгызым гына өйдә утырам, ниндидер ки­тап укыйм. Әти-әниләр каядыр киттеләрме, әллә эштән кайтып җитмәделәрме, шулчак авыл советы җыештыручысы безне кәнсәләргә чакырып эндәште.
– Әтиләр өйдә юк, – дидем мин.
– Үзең бар, «исполнительлек» чи­раты сездә, районнан налог җыяр­га килделәр, әйдә, әйдә, киен дә киттек.
Мин башыма кепка элдем дә җыештыручыга ияреп кәнсәләргә чыгып киттем. Кәнсәләр – авылның үзәге. Әлеге йорт – кулаклардан калган биек, зур агач өй, капкасы да нарат такталардан, юан имән баганалардан ясалган, урыс капка дип йөртелә. Кәнсәләрдә колхоз рәисе тарафыннан көн саен нәрәт бирелә, җәен тәрәзәсе ачык булганлыктан, шау-шу тирә-якка ишетелеп тора. Әлеге йортны, үзенең торырга өе булмаганлыктан, даими шунда яшәп, авылның бер тол хатыны (балалары белән бергә) җыештыра, рәис кушкан башка эшләрне дә үтәп тора. Безнең ише малай-шалай кәнсәләр янында булырга бик яратмый, күпләре аның турыннан үтәргә дә шөлли, урап уза. Чөнки бала-чага гына түгел, күп вакытта олы мужиклар да кәнсәләрдән дер селкенеп кайта. Партиянең, дәүләтнең бөтен сәясәте, тоткан юлы авылда кәнсәләрдән башлана бит. Яшьләрне ФЗОга җибәрәләрме, ир-атны урман ки­сәргә озаталармы, сөт-май, ит, йон, йомырка, бәрәңге, мал тиресе җыюны оештырумы, салым, заем, стра­ховка түләтүме – шушында эшлә­нә. Ызгыш-талаш, күз яше, өстәл төю, куркыту, янау, кулга алу, төрмәгә озату урыны – шул ук кәнсәләр. Шөлләмәссең аннан!
Җыештыручы артыннан курка-курка гына кәнсәләргә килеп кердем. Андый-мондый була калса, чыгып йөгерергә ишекнең кайсы якка ачылып-ябылганын абайлап калырга да онытмадым. Килеп керүгә, күзем өстәл артында утыручыга төште. Юка кара чәчен артка тараган, симез чырайлы, урындыкта киерелеп утырган бу кеше Метри дәдәй иде. Минем килүем аңа ошамады булса кирәк:
– Кая атаң? – дип кычкырды. Аптырап калдым, чөнки әтинең кайда икәнен белмим.
– Өйдә юк, – дип җавап бирдем.
– Анаң?
– Ул да өйдә юк.
– Кайдә алар?
– Белмим.
Җыештыручы сүзгә кушылды:
– Метри, ул инде исполнитель булырлык, йөрсен, мин аның ата-анасын кайдан эзлим, – ди.
– Бераздан өйләренә тагын ба­рып кайт, ирле-хатынлы икесе дә килсеннәр, бүген эш күп, төне буе кеше чакыртам, – диде ул җыеш­тыручыга. – Ә син, малай, Югары очтан Микайны, Праскыйны, Түбән очтан Санукны, Марҗаны алып киләсең, аларга әйтерсең, районнан Дмитрий Семенович килгән, налог җыя, акча белән килегез, диярсеž.
Ул тагын әллә кемнәрнең исем­нәрен атады. Әйткәндә шунысына бик гаҗәпкә калдым – үзенең ата-анасы яшендәге карт-карчыкларның, үзеннән күпкә олы ир-ат, хатын-кызларның исемнәрен атаганда ник берсен «дәдәй» яки «түти» дип әйтсен.
Мин кәнсәләрдән йөгереп диярлек чыктым. Метри дәдәй санап киткән тәртиптә чакырасы кешеләргә киттем. Беренче Микай бабайларга бардым:
– Микай бабай, сине районнан килгән Дмитрий Семенович кәнсәләргә чакыра, налук җыя, акча алып килергә кушты, – дидем өйләренә килеп керүгә.
– Ниткән Дмитрий Семенович ул? Мин андый кешене белмим, белергә дә теләмим.
– Ни, әнә Югары очның тегермәнче Симун бабай малае бит, – дим.
– Шулай дип әйтәләр аны. Симун Миткәсе чакырта, диген, Җарар, улым, хәзер барам.
Мин Метри дәдәй әйткәннәрнең барысын да берәм-берәм чакырып чыктым. Калганнарга, Дмитрий Семенович чакырта, дип тормадым, кайберләренә налук җыялар, кай­берләренә, Симун Миткәсе чакырта, дип тә әйттем, барысы да эшнең нидә икәнлеген аңладылар, чөнки аларның кәнсәләргә беренче генә чакыртылулары түгел иде.
Мин яңадан кәнсәләргә кайтып кергәндә, Микай бабай белән Праскый түти шунда иде инде.
– Ну, акча алып килдеңме, иптәш Нестерев, – диде Метри дәдәй Микай бабайга бик җитди кыяфәттә.
– Ниткән акча ди ул, әле түләгәнгә ике атна да үтмәде бит, миндә Әндри казнасы юк, акча да сукмыйм.
Микай бабай сүзләрен кырт-кырт әйтсә дә, Метри дәдәй аны тиз туктатты.
– Кычкырма, син нәрсәгә канәгать түгел, әллә властька каршымы? Мин синең тамырыңны тиз корытырмын, кулак актыгы, телеңне тыймасаң, төрмәдә чертергә дә күп сорамам.
Метри дәдәй тагын әллә нәрсәләр дип җикеренде, өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты. Азактан:
– Менә сиңа ике сәгать вакыт, бар, сыпырт моннан, югыйсә табып килмәсәң, өеңә тентү белән үзем барам, – диде һәм Микай бабайны куып чыгарды.
Минем аңлавымча, Микай бабайга налогны колхозга кермәгән өчен кат-кат салалар икән. Теге мескен менә генә түләп котылдым дип китәргә өлгерми, аны яңадан чакырталар, аннан тагын акча таләп итәләр. Ә Микай бабайның хәзер сатар әйберсе дә калмаган. Шуңадыр инде, бик каргана-каргана, кемнедер сүгә-сүгә чыгып китте ул кәнсәләрдән.
Микай бабай чыгып китүгә, Метри дәдәйнең күзе Праскый түтигә төште, йөзенә канәгатьлек билгеләре чыкты, күңеленнән, менә мин нинди кеше, телим куып чыгарам, телим төне буе йоклатмыйча, биредә утырта алам, миңа чиксез власть бирелгән, дип уйлап та куйды булса кирәк.
Праскый түти белән Метри дәдәй – яшьтәшләр, бер сыйныфта укыдылар, тик Праскый түтигә җидедән соң укуын дәвам итәргә насыйп булмады. Иң өлкән бала буларак, ишле гаиләдә тормыш алып бару өчен аžа колхозда төпкә җигелеп эшләргә туры килде. Көтмәгәндә әтисе үлеп китте, чирле әнисе Ÿәм өелеп калган балаларны тәрбия итү тулысы белән Праскый түти өстенә төште. Көне буе колхоз эшендә булса, төне буе ул балаларга чабата ясады, киндер сукты. Көзге пычракта, хәтта кар яуганчы бәләкәй кул арбасы белән урманнан кача-поса утын, чыбык-чабык ташыды. Праскый түтинең үзен карарга да вакыты булмады, өстенә кияргә юньле күлмәк, аягына базар чүәге дә ала алмады. Шулай да, бәрәңге-көнбагыш уңган елны спирт заводына бәрәңге тапшырып, стаканлап көнбагыш сатып, ул үзенә кара плюш жакет юнәтә алды. Озак еллар бер дә салмый кигәнлектән, хәзер ул жакет та кыршылып-тузып бетте.
Төпле-акыллы кыз булганлыктан, Праскый түтигә караучы егетләр дә юк тœгел иде. Кайчандыр шушы Метри дәдәй дә аңа күз аткалады. Ләкин хәерче, ятимә кыз, өелеп калган балалар кемгә кирәк. Шулай итеп, Праскый түти, язмышына буйсынып, кыз килеш утырып калды. Аннан соң сугыш, сугыштан соңгы хәерчелек еллары башланды, авыл тулы тол хатыннар, сазаган кызлар төркеменә килеп кушылды. Ул чорларда хатын-кызга хирыс, шомарган ир-егетләргә күк капусы ачылган кебек булды.
Ниндидер кыңгыр эш эшләп гаепләнгән кебек утыручы Праскый түти Метри дәдәйнең күзе төшүгә сискәнеп куйды, куркынган күзләре Метри дәдәй күзләре белән очрашты.
–Баласызлар өчен налогыңны син кайчан түлисең? – Метри дәдәй үзенең өстенлеген тавышына чыгарып, бик җитди әйтте бу сүзләрен.
– Метри, син үзең бик яхшы беләсең минем ничә бала туйдырганны, өстәвенә, чирле әнине дә ничә ел карыйм. Ник саласыз ул баласызлар налогын миңа? Минем аны түләрлек мөмкинлегем юк.
Праскый түти сүзләрен ышан­дырырлык, катгый итеп әйтте.
– Балалар синеке түгел, үзеңә табарга кирәк, – ди Метри дәдәй, мыскыллы елмаеп. – Мин сиңа бу мәсьәләдә ярдәм итә алам.
Ул елмайган килеш туп-туры Праскый түтинең күзләренә карап, куллары белән шапылдатып нәр­сәгәдер оятсызларча ишарә ясады.
Праскый түтинең чарасызлыктан күзләреннән яшь тамды:
– Оятсыз, җир бит, кайчан сезгә дә мондый көн килер икән, кырылышып, дөмегешеп беткәнегезне күрсәм иде. Алла бабай сезгә дә безнең көннәрне күрсәтер әле.
– Бар, бар, акча тап, ун көн эчендә түләмисең икән, бозавыгызны яки сарыгыгызны алып чыгам, ишет­теңме? Ә минем тәкъдимне уйлап бетер, югыйсә, налогтан котыла алмассың.
Праскый түти китүгә, авылның Түбән очыннан Санук, Марҗа түти һәм башкалар кәнсәләргә кереп тулды. Метри дәдәй миңа Микай бабай артыннан яңадан барырга кушты.
– Бар, килсен, теләмәсә, сөйрәп алып кил, атаңа әйт, төне буе кеше чакыртабыз. Пошол, – дип акырды ул.
Мин кәнсәләрдән чыгып, башта өйгә кайттым. Әти, әни өйдә иде. Әтигә безнең исполнитель икән­легебезне, кәнсәләргә кешеләр чакыруны, тегермәнче Симун Мит­кәсенең налог җыюын әйттем.
– Җарар, улым, син йөрмәссең инде, үзем генә барырмын, – диде әти.
Ул аягына чабатасын киде, өстенә алам-салам пинжәген элде дә чыгып китте. Мин, өстемә киндер чүбегеннән тукылган палас ябынып, иске бишмәтләр җәелгән урын-җиргә йокларга яттым.
Шушы вакыйгалардан соң атна-ун көн үттеме-юкмы, Метри дәдәй җитәкчелегендә районнан килеп, өсләренә куе яшел костюм, башларына яшел кокардалы фуражка кигән өч-дүрт ир-ат өй саен йөрде. Алар налог түләмәгәннәрнең кайсының бозавын, кайсының сарыгын алып чыкты. Микай бабай да соңгы кәҗәсеннән мәхрүм калды. Әти шунда әнигә:
– Бу Симун Миткәсе, башы коргыры, тәки авылны малсыз калдыра бит, авылдашлар дип тормый. Кара инде, ул Микайны нишләтте, ашарына калдырмыйча, соңгы бәрәңгесенә кадәр алып чыкты бит, олтырак бит.
– Микаен да әйтер идем шунда, нишләп колхозга кермичә йөри торгандыр, кешегә ничек, аңа да шул булырые әле, – дип, әни сүзгә кушылды.
– Бөтен мөлкәтен талап бетерделәр бит, хәзер колхоз да аңа борылып карамый.
Микай бабайның ир балалары булмады, өч бөртеге дә кызлар иде. Ике кызы күрше авыл егетләренә кияүгә чыкты, ә өченчесе авылныкына китте. Авылдагылар, төп йортта артык озак тормыйча, урам очына кечкенәрәк йорт җиткереп, аерылып чыктылар. Микай бабайның бөтен ышанычы, терәге авылдагы шул кызы белән киявендә иде.
Метри дәдәй теге вакытта Микай бабайга, тамырыңны тиз корытырмын, дигән иде, чынлап та, сүзендә торды. Налог түләмәгән өчен өен күрше районга сатып җибәрделәр. Микай бабай карчыгы белән, теләсә-теләмәсә дә, кызы Ÿәм кияве бусагасына килеп егылды. Дөрес, аларны артык озак борчымады ул, ындыр артларында бушрак, аулаграк урын табып, землянка казып, карчыгы белән шунда чыкты. Караңгы, юеш землянка үзенекен итте. Берничә ел үтүгә, Микай бабабыз гүр иясе булды, карчыгы яңадан кызына кайтты.
Метри дәдәйнең эшләре гөрләп дигәндәй барды. Шулай да ул үзен намусын югалткан, миһербансыз кешегә санамады. Метри дәдәй әкренләп түләү мәсьәләсендәге зур кыенлыкларның, моң-зарларның сәбәбе халыкның хәерчелектә яшәве түгел, ә тәрбиясез, әшәке холыклы булуы дип саный башлады. «Өйрәтергә кирәк аларны, еланның койрыгына баскач кына, җизнәкәем, дип ялвара бит», – дип, еш кына сөйләнгәләп тә ала. Шушында эшләгәндә аны партиягә кабул иттеләр, партия җыелышларында ул тормыштан аерылган, чынбарлыктан ерак торган гыйбарәләр турында гына ишетте. Янәсе, бездә бөтен проблема хәл ителгән, алга куелган планнар һәрвакыт уңышлы үтәлә, халык партия алга сөргән сәясәттән канәгать. Әнә шундый иллюзияләр томанында саташып, миен миңгерәүләтеп йөри торгач, Метри дәдәй партия «чана»сының түренә менеп утырганын сизми дә калды. Ә чанага утыргач, билгеле инде, хуҗаның җырына кушылырга кирәк. Әле җырлап кына каласы түгел, сиңа инде башкаларны да җырлатуны йөклиләр. Менә шунда башлана да «осталык», «ярыш», «көчлерәк» дигән нәрсә.
Метри дәдәй бу эштә күбрәк куркыту алымын сайлый иде. Инде куркытып теләгенә ирешә алмаса, әйткәннәрен тормышка ашыра башлый, кемне төрмәгә озата, кемнең мал-туарын, каралты-курасын саттыра. Ә хатын-кызны күпме мәҗбүриләде ул – санап бетергесез. Җырламыйча кара син, бии-бии җырларсың. Метри дәдәй хезмәттәшләре арасында «көчлеләр» рәтендә йөрде. Аны хәтта налог аз җыелган участокларга да җибәрә башладылар, шулай итеп, Метри дәдәй налог җыю эшендә районның залим-жандармына әйләнде.
Метри дәдәй, әлбәттә, хөкүмәт эше генә дип йөрмәде, ул үзенең шәхси тормышын җайлауны онытмады – өйләнеп, әтисенең йорт-җирен ныгытты. Үзенә күрә аның бөтен җире җитү, дүрт ягы да төзек кебек булды. Әмма тормышта көннәр гел кояшлы гына булмый икән шул. Аның болытлы, җил-давыллы көннәре дә җитәрлек. Күпме еллар көтеп тә, Метри дәдәйләрнең балалары булмады. Авыл халкы, күрше-күлән моны Метри дәдәйнең яшьтән үк хатын-кызлар белән артык чуалып, бозылып бетүеннән кœрде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, кем белә. Шулай да, баласызлык бәхетсез киләчәкнең шомлы бер билгесе иде…

* * *
Үз теләге беләндерме, әллә партия кушуы булдымы, Метри дәдәй авыл советы рәисе булып кайтты. Ул чорларда, ягъни авылларны берләштереп, кечкенә хуҗалыклардан зур колхозлар, зур авыл советлары төзегәндә, аның рәис булып кайтуы, һәрхәлдә, урыннарны көчле, социализм идеяләренә нык тугрылыклы кадрлар белән ныгыту максатыннан дип кабул ителде. Шуңадыр, Метри дәдәй эшне бөтен халыкка үзен күрсәтерлек итеп, төрле үзгәрешләр кертүдән башлады. Беренче итеп аңа яхшы ат, өр-яңа, матур-матур бизәкле ат дирбиясе, сыгылмалы тарантас кирәк булды. Эш урынына да аның талымы көчле иде, үзенә аерым бүлмә эшләтте: яхшы шомартылган өстәл, кәнәфи сатып алдырды, стенага Ленин портретын элеп куйды. Эшнең беренче көненнән үк бүлмәсенә рөхсәтсез керүне тыйды. Авылда «Симун Миткәсе» яки «Миткә» генә дип йөртелгән, ә безнең кебек үсмер егет-кызларга Метри дәдәй кинәт кенә Дмитрий Семеновичка әйләнеп китте. Шулай итеп хәзер Дмитрий Семенович авылның иң олы түрәсенә әйләнде, күп вакыт юк кына йомыш белән килгән авылдашлар аның ишеге төбендә сәгатьләр буенча көтеп утыра башлады.
Дмитрий Семеновичның холкына, хәтта тавышына да түрәлек сыйфатлары өстәлде, кешедән мыскыллап көлү, кирәк икән, аны эт итеп сүгү хәзер аның өчен берни дә тормый. Районның бөтен милиция, прокуратура хезмәткәрләре, финанс, хәзерләүләр бүлекләрен әйтеп тә торасы юк, аның иң якын танышлары, куштаннар да Дмитрий Семенович яныннан бер дә өзелми, үзе дә райбашкарма комитеты рәисе, партия комитеты секретарьларына ялагайланырга, «койрык болгарга» өйрәнеп җитте. Шулай, Дмитрий Семеновичның күкрәк киереп, дөньяның артына тибеп, әби-бабасын танымаслык дәрәҗәгә җиткән бер мәлендә миңа аның белән тагын бер очрашырга насыйп булды. Дөрес, мин дә теге вакыттагы «исполнитель малай» түгел, тыгыз-йомры егеткә әйләнеп барган чагым иде. Урта мәктәптә укыганлыктан, әхлак тәрбиясе, заман сәясәте дә бераз бар иде миндә. Очрашуыбыз болай булды. Авылның паспортсыз яшәгән чаклары. Билгеле инде, паспортсыз кая бара аласың? Әнә минем күрше Сергей карт үз гомерендә өч мәртәбә районга барган, бер тапкыр өяз үзәге Минзәләдә булган. Шул Минзәләдә булуын сөйләргә тотынса, бөтен Европаны гизгән диярсең, туктатыр әмәл юк, тегеләй дә болай, һәр сикәлтәсенә кадәр төгәллек белән искә ала инде. Шул Минзәләдән дә аны паспортсыз булганга күрә куып кайтарганнар. Ә миңа институтка укырга барыр өчен кирәк ул.
Дмитрий Семенович белән паспорт хакында сөйләшер өчен шундый дәлилләрне алдан хәзерләп куйдым. Һәм хәзер мин авыл советында рәиснең килгәнен көтәм. Мин генә түгел, көтүчеләр күп – кайсына паспорт кирәк, кемнедер он паегыннан төшереп калдырганнар, кайсына дөрес штраф салмаганнар, әнә Югары оч Питер дәдәйнең бозавын иген таптаган өчен ябып куйганнар. Хәзер Питер дәдәй ишек төбендә башын түбән салындырып утыра. Үзем кебек яшьләр белән Дмитрий Семеновичны урамда көтәргә булдык. Кояш төшлеккә җиткәндә, ниһаять, зират очыннан рәиснең зәһәр айгыры күренде. Тарантас тәртәсе яныннан аксый-чатанлый бер кеше дә йөгерә. Менә алар авыл советы өе каршына килеп туктадылар. Ишегалдындагы ат абзарыннан Санка дәдәй йөгереп диярлек чыкты да, ат янына килеп, Дмитрий Семеновичныž кулыннан дилбегәне алды, атны алып китәм дигәндә генә, рәис аны туктатты. Янәшә-тирә авылларда поп булып йөрүче Гүрги дәдәй тарантас тәртәсенә кулларыннан бозау муенчагы белән бәйләнгән, гырлап-мышнап тын ала, әледән-әле башын чайкый. Битендә һәм муенында чыбыркы эзе сызылган.
– Сәвит властен танытырмын мин, кем кулына капканыгызны сизмичә йөрисезме? Тиз сизәрсез. Уттай кызу эш өстендә, колхоз эшен өзеп, тапканнар келәү итеп ятарга, зират каргалары, – дип, Дмитрий Семенович акырына-җикеренә сәвит йортына кереп китте.
Санка дәдәй Гүрги дәдәй янына килеп кулларын чиште һәм атны сәвит өе ишегалдына алып кереп китте.
Гүрги дәдәй, көч-хәле беткәнгәдер, тиз генә кайтып китмәде, җыелган халык арасында басып тора бирде. Дмитрий Семеновичның келәү, зират каргалары, дип, мыскыллы әйтелгән сүзләреннән күпләребезгә бүген авылда Симет көне икәнлеге аңлашылды. Симет – карчык-корчыкның, шулай ук ир-атныž, яшьли тол калган хатыннарныž, зиратка барып, үлгәннәр рухын искә алу-тяберсен итү көне. Бу – керәшеннәрдә бик борынгыдан калган йола. Әмма үзләренең үләсен әле искәрмәгәннәр өчен бу күркәм йола фәкать эш өзү, партия сәясәтен танымау чарасы дип кабул ителә. Шуңадыр инде, халык, хәтта эшкә ярамаслык карчыклар да зиратка качып-посып кына бара. Зиратта, әлбәттә, үлгәннәр рухына иман укыла һәм җырлана.
Гүрги дәдәй яшьтән үк дини тәрбия алган, матур тавышлы кеше иде. Ул бәлки авылдагы башка ир-атлар кебек йә балта остасы, механизатор, йә кайда кушсалар, шунда эшләүче крестьян булып калыр иде. Әмма тормыш гел эштән, ыгы-зыгыдан гына тормый. Аның бүген баласы туа, аңа исем кушарга, чукындырырга кирәк. Менә ул үсә, буй җитә, өйләндерергә яисә кияүгә бирергә кирәк. Бу форсатта да керәшеннең үз гадәтләре, йолалары бар – кәбен коярга кирәк. Мәгънәсезлек хөкем сөргән заманда үлем-китем очрагында фани дөнья белән хушлашкан олуг адәм затын тиешле йола буенча Ходай Тәгалә карамагына тапшырырга да кирәк бит әле. Әнә шундый чакта Гүрги дәдәй кебекләр кирәк тә инде. Халыкның соравын кире какмыйча, ул бала да чукындырды, кәбен дә койды, дини бәйрәм-йолаларны үткәрү өчен тиешле келәү иманнарын да җырлады. Үлгәннәрне җир куенына – гүргә озатучы, әрвахның туган-тумачасының кайгысын уртаклашучы да ул булды.
Ә бүген чиктән тыш кыерсытылган һәм акылын җуярлык дәрәҗәдә рәнҗетелгән хәлдә авылдашлары арасында басып тора. Гүрги дәдәй чыбыркы белән кыйналуыннан, тарантас тәртәсе белән янәшә сөйрәлә-тартыша йөгерүдән битәр, зираттагы келәүчеләр алдында, урамда очраган һәр кеше һәм менә биредә җыелган авылдашлары алдында мыскылланудан үрсәләнә иде. Ничек үрсәләнмәскә соң? Дмитрий Семенович аны келәү иткән җиреннән карчыклар һәм бала-чага алдында сөйрәп алып чыкты. Анда ул аңа нинди генә кабахәт сүзләр әйтмәде. Янәсе, ул саботажник, эшсез, сәвит властен мәсхәрәләүче. Муенчак белән ике кулыннан тәртәгә бәйләп куйды һәм айгырын куа башлады.
Гүрги дәдәй урамда безнең арада басып торды-торды да аңына килгән кеше сыман:
– Мин мондый котырган эт-дош­манны каргамыйм, китап кушмый, Алла үзе белер, тиешле җәзасын алмыйча калмас, – диде.
Арадан кайсыдыр, Гүрги, судка бир син аны, монда таныклар җитәрлек бит, дип әйтеп караса да, ул:
– Карга күзен карга чукымый, бирмим, безне дә Алла ташламас әле, – дип китеп барды.
Дмитрий Семенович бу көнне беребезне дә кабул итмәде, икенче, өченче көнне дә аңа эләгеп булмады. Бер ай чамасы үткәч кенә мин аның бүлмәсенең ишеген ачтым.
– Нәрсә кирәк сиңа? – дип кенә эндәште ул, минем исәнләшүемә җавап та бирмичә.
– Миңа институтка бару өчен паспорт кирәк, – дидем.
– Иренеңнән сөт кипмәгән, сиңа нинди паспорт, пошол моннан.
Сүзнең болай башлануыннан мин нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым.
– Әйттемме мин сиңа, пошол моннан, дип, чыгып кит, синең белән сүзем бетте.
Мин чыгып киттем.
Дмитрий Семеновичның кансызлыгы чиктән ашты. Үзенең мин-минлеген күрсәтү өчен нинди генә әшәкелекләргә бармады ул. Беренче чиратта эшне гел милиция, суд аша йөртте. Авылда киез итек басу һәм көмешкә кайнату нык таралган иде. Якыннарын һәм куштаннарын алдан кисәтә дә финанс бүлегеннән һәм милициядән хезмәткәрләр чакыртырга тотына, янәсе, авылны һөнәрчеләр һәм «яшел елан» басты, шулар аркасында колхоз эше бармый, алардан авылны чистартырга кирәк. Менә янгын чыккан кебек төне буе авылда тентү бара, халык тыз-быз чабыша. Сәвит өе итек басу кораллары, чирек-чирек көмешкә белән тула, беркетмәләр, белешмәләр языла. Һөнәрчеләрдән соңгы тиеннәренә кадәр налог түләтәләр. Район вәкилләре китеп бара, ә Дмитрий Семенович куштаннары белән төннең калган өлешендә, кайвакытта берничә тәүлек дәвамында, җыелган көмешкәне эчү оештыра. Бу вакыйгадан соң озак тормыйча, авылга күрсәтмә суд килә. Күпме штраф салынды, күпме кеше төрмәдә утырып чыкты шул Дмитрий Семенович белән көмешкә зәхмәте аркасында.
€рәмтамаклар белән көрәшне киң җәелдерү турындагы указ Дмитрий Семеновичны тагын да канатландырып җибәрде. Әлеге указда колхозда хезмәт көне минимумнарын үтәмәгәннәргә, сукбайлыкта, әлеге дә баягы ди­гәндәй, Гүрги дәдәй кебек поп­лыкта йөргәннәргә, дингә бирелгән хатын-кызларга карата чаралар күрергә тиешлеге хакында язылган. Чаралары да бик каты – šч-биш елга Себергә сөрү иде.
Дмитрий Семенович кемнең ни белән шөгыльләнүе хакында белә. Берәүләр килешү буенча кайдадыр балта остасы булып эш майтара, ә үзе авылда мал асрый, бәрәңге утырта. Икенчеләре яшереп артык мал тота. Ә менә Югары оч Питер дәдәй балта осталыгында да йөрми, артык мал да асрамый, үзенең авыл саен чукынып йөрүе аркасында хезмәт көне минимумы тулмый. Күп тә түгел, нибары унике хезмәт көне генә җитми, шулай да, ул барыбер үтәмәүчеләр рәтендә. Димәк, Питер дәдәй колхозны танымый, аның җитәкчеләрен санга сукмый. Андыйларга танытырга кирәк үзеңнең кемлегеңне, аңласыннар чикләвекнең юкәдә икәнлеген.
Һәм менә май указын үтәү йөзеннән, авыл клубында күрсәтмә суд бара. Авылның өч колхозчысын хезмәт минимумнарын үтәмәгән өчен хөкем итәләр. Шулар арасында Питер дәдәй дә бар. Чират аңа җиткәч, хөкемдар аннан:
– Нигә хезмәт минимумыңны тутырмыйсың? – дип сорый.
– Мин еш чирлим, ашказаным авырта, ашау үтми.
– Табибларга күренәсеңме, кая белешмәләрең?
– Күренәм дә, ләкин ни мәгънә, чиремне танымыйлар, белешмә дә бирмиләр.
– Симулянт син, ә авыл саен чукынып йөрергә чирләмисеңме?
– Чукынып йөрү минем шәхси эшем, мин аннан гына чиремә дәва алам. Бүген мин Аллага инәлеп кенә гомеремне озайтам.
Чыннан да, Питер дәдәйнең тышкы күренеше, кара янган йөзе куркыныч иде. Эче ябык гәүдәсенә батып кергән, ян-якка калтаеп торган яңак сөякләрен бит тиресе генә җыеп-тартып тора кебек.
Суд хөкем чыгару өчен сәхнә артына китте. Шунда Питер дәдәй халык арасында утыручы Дмитрий Семеновичка:
– Син, Метри, нәрсә өчен миңа каныгасың, минем нинди сөймәс сөягем бар, минем көннәр сиңа да килеп җитәр, аң бул, без бер кояш астында яшибез, бер Алла безгә хөкемдар, – диде.
– Бер кояш, бер Алла, имеш. Үзең­нең әрәмтамак, җәмгыять корт­­кычы икәнлегеңне белмисең, мине өйрәткән буласың тагын, – Дмитрий Семеновичның зәһәр тавышы яңгырады.
– Минем тамагымны синең туйдырганың юк бит әле, гаиләмне дә җәмгыятькә ташлаганым юк.
– Суд килә! – дип сәхнәдән кычкырдылар. Клубтагыларның барысы да торып басты, хөкем карары укылды. Анда барысын да бишәр елга сөргенгә җибәрү каралган иде. Хөкем ителгәннәрнең яннарына балалары, хатыннары җыелды. Бер-берсен юату, саубуллашу башланды. Ләкин ике милиция хезмәткәре аларга озак саубуллашырга ирек бирмәде, нәрсәләрдер салынган юл капчыгы, сырган иске фуфайкалар алырга гына рөхсәт иттеләр дә аларны эткәләп-төрткәләп, урамда көтеп торучы машина янына алып чыктылар.
– Тизрәк, тизрәк утырыгыз машина әрҗәсенә.
Питер дәдәй көч-хәл белән маши­нага үрмәләде. Менгән чагында:
– Метри, шушы урамда, сазда аунап яткан үле гәүдәңне этләр кимерсен иде. Ләкин мин аны күрә алмам шул. Минем балаларым күрер, Алла боерса.
Питер дәдәйнең күзләренә яшь тыгылды.

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар, –

дип ярым пышылдап, ярым кычкырып җырлады ул гаҗизлектән. Шулвакыт машина алга кузгалды, әрҗәдә басып торучылар кинәт артка сөрлекте дә идәнгә утырды. Машина, тизлеген арттыра барып, тыкрыкка кереп югалды.
Питер дәдәйләр Байкал арты далаларына барып эләккән. Ирексезлек, авыр хезмәт, ачлы-туклы яшәү, гадәти булмаган һава шартлары үзенекен итмичә калмаган. Питер дәдәй шуннан туган якларына әйләнеп кайта алмады, җил-давыллар гына хуҗа булган шыр-ялангач дала зиратларының берсендә каберен тапты.
Авыл гадәти тормыш белән яши бирде. Колхозларны һаман эреләндерә бардылар, шуның белән бергә авыллар белән җитәкчелек итү дә үзәкләштерелде – хакимлек итү тулысы белән диярлек колхоз рәисләренә тапшырылды. Авыл советларының роле акрынлап арбаның «бишенче тәгәрмәче» сыйфатында гына калды.
Сталинның «кадрлар бөтенесен хәл итә» дигән канатлы фразасы яңадан бөтен актуальлеге белән өскә калкып чыкты. Партия колхозларга җитәкчеләрне юллаганда аның эшлеклелек сыйфатларыннан битәр, каты холыклы, зәһәр тавышлы, партия идеяләрен гаиләсеннән дә өстен күрүче булуын игътибар үзәгендә тотты. Катлы-катлы итеп сүгенә белмәгән, җае чыкканда исерек колхозчыны сугып екмаган, авылның куштан кызлары белән күңел ачмаган колхоз рәисләре ул чакларда сирәк булгандыр. Булса да, алар озак эшли алмады, дөресрәге, аларның эше бармады, алар «йомшак», «сәләтсез» җитәкче булып саналды. Партия алар белән тиз хушлашты.
Халык та сүгенү, куркыту, янау­ларга, кыскасы, эт типкесендә яшәүгә һәм эшләүгә күнекте, кешелекле һәм эшлекле сөйләшүләрне кабул итмәскә өйрәнде. Авылыбызның бик абруйлы бер агайның колхоз рәисенең кыланмышларыннан көлеп, шаяртып әйткән сүзләре хәзер дә истә әле: «Рәисебез сүкми башласа, ашаудан калам, йокым кача, икенче көнне иртән үк нәрәт вакытында ничек булса да рәисне «әтәч» хәленә китерергә тырышам. Кабынып киткән рәис сүгенә башласа, күңелем хушлана, кайтып аппетит белән ашыйм», – дигән иде ул. Шул ук хөрмәтле кешенең җитди төстә әйтелгән сүзләре дә әле күңел түрендә. «Рәиснең акыруыннан, сүгенүеннән, тыз-быз чабуыннан ни мәгънә бар, үзенчә, мин эш кырам, колхоз өчен янам-көям дип уйлый инде ул. Ә чынлыкта колхоз бер генә адым да алга китми бит».
Колхозларны эреләндергәндә авыл советлары да берләште. Ләкин никадәр генә зураймасын, дәрәҗәләре калмады диярлек. Эшләре дә халыктан ит, сөт, йон, йомырка җыю кебек вак-төяккә кайтып калды. Дөрес, таләп-сорау җитәрлек, ләкин аны үтәү, матди яктан ныгытылмаганлыктан, сүздә генә кала бирде. Рәисләре дә әкренләп күздән төште, күбесе колхоз рәисенең «күләгә»сенә әйләнде.
Дмитрий Семенович моны бик яхшы аңлады һәм үзенчә авыр кичерде. Мин-минлеген нишләтергә аптырады, чамасыз усалланды, яраланган ерткыч сыман, туры килгән берсен тешләргә маташты. Әмма бөтенесе файдасызга. Электән үлчәп кенә эчкән кеше хәзер чамасын бөтенләй югалтты, өенә кайтмаска әйләнде. Күп вакыт тол хатыннар янында кунып кала башлады. Яшьтән үк холкына сеңгән явызлыгын инде кешегә чыгара алмагач, Дмитрий Семенович хатыны белән булышырга мәҗбүр булды, бөтен ачуын аннан алды. Исерек килеш ул аны күпме кыйнады, әшәке тел белән күпме аның җанын телгәләде. Мескен хатын көннән-көн сулды, саргайды, үзенә гомерлек чир алды, ниһаять, кырык яше тулганчы, якты дөньядан китеп барды. Ни гаҗәп, Дмитрий Семеновичның егерме еллап бергә гомер иткән хатынын җирләгәндә күзеннән сыңар яшь тә чыкмады, туң йөрәкле ир кабер кырыенда турыга катып басып торды.
Дмитрий Семенович, тол калып, ялгыз озак яшәмәде, хатыннарны берсе артыннан икенчесен алыштырып кына торды. Берсе аның үзенә ошамады – куып җибәрде, икенчесенә ул үзе ошамады – хатын аны ташлап качты, шулай итеп Дмитрий Семенович хатынлы да, хатынсыз да яшәвен дәвам итте. Ләкин һәр чорның, һәр тормыш мизгеленең башы, ахыры булган кебек, Дмитрий Семеновичның да тормышында кискен үзгәрешләр башланды.
Көтмәгәндә бернинди властьсыз калды ул. Ә кайчандыр халык арасында кайнаган кеше, кинәт мондый мохиттән аерылса, аның өчен бу – иң олы фаҗига. Шулай, заманында әле аннан нәрсә булса да алырлык чакта, партия аны сыкты да сыкты, аннан өркеткеч карачкы ясады. Ә хәзер, сыгып-сыгып та таммый башлагач, ул аны чүплеккә атты. Шулай итеп Дмитрий Семенович «ярык тагарак» янында утырып калды. Авыл советы рәислегеннән төшерелгән көнне үк ул чордашлары өчен яңадан Метри, Миткәгә, ә кечерәкләр өчен Метри дәдәйгә әйләнде.
Партиягә кирәк булмаган кебек, хәзер ул авылдашларына да артык кирәк түгел. Сәбәбе бер – нык рәнҗетте ул аларны. Шуңа күрә авылдашлары аны кабул итми, Метри дәдәй үзе дә мин-минлеген баса алмыйча, аларга якыная алмый.
Ә шулай да аңа яшәргә, аралашырга кирәк – менә Метри дәдәйне нәрсә тинтерәтә, йөрәгенә утлы кисәү тыга. Колхоз бригадиры аңа, авылның балта осталары төркеменә кушылып, ат абзарының ватык-җимереген төзәтергә эндәшеп карады-каравын. Кая ул, гомеренә кулына балта-чүкеч, көрәк-сәнәк алмаган, өстәвенә, әле кичә генә үзен авылдашларына караганда күпкә өстен куйган кеше нинди ватык-җимерек төзәтеп ятсын. Бармады ул. Тора-бара бригадир, аның хәлен аңлап булса кирәк, кешеләр белән бергә эшли торган урыннарга җибәрмичә, хисаплау-санау, үлчәү кебек эшләргә генә чакыра башлады. Метри дәдәй, әлбәттә, андыйларга ризалашты, чөнки аңа ничек булса да үзен кешеләрдән һаман өстен, кемне дә булса үзенә бәйләп куярга кирәк – бу аның җан таләбе, шулай булганда гына ул үзенә ниндидер канәгатьлек, рәхәтлек таба ала.
Метри дәдәй бәлки шулай этле-мырлы яшәвен дәвам итәр иде. Әмма аңа юып алмаслык начар гадәт, җан чире – эчүчелек ябышты. Баштарак аның эчүе гадәти күренеш кенә булса, соңга таба ул эшкә баралмас булды, атналар буе эчеп урында аунап яту аның тормыш рәвешенә әйләнде. Эчү явызлык, әшәке сүз, сугыш-ызгыш белән бергә үрелде. Яңа килгән хатыннар бер-бер артлы китә торды. Соңыннан инде йөзе җимерелгән, ясалма шаянлык белән астыртын кыланучы Метри дәдәйгә, күпме эзләсә дә, хатын табылмады.
Ут күршесе Пикла әби, Метри дәдәйнең мондый галәмәт яман кыланмышларына түзә алмыйча, аны бераз «тәрбия» итмәкче булды:
– Метри, син үзеңне кет әз генә кулга аласыңмы, бетәсең бит, кешеләргә кара әнә, бөтенесенең тормышы бар. Син бөтенләй дуңгызга әйләнеп беттең бит. Бакчы, җаткан урының, ишегалдың дуңгыз абзарыннан да куже бит. Мин блачларга җиткерәм моны, син былай булсаң, тиздән ут чыгарачаксың, синең аркаңда бөтен авыл белән утырып җаначакбыз. Бакчы, җаткан җиреңнән тәмәке пыскытасың.
– Пошол мыннан, убырлы карчык, кемне өйрәтәсең, ишшу властьлар белән мине куркытмакчы буласың, курыктым, калтырап төштем менә. Кит мыннан, күземә күренмә…
Пикла әби, чыннан да, сүзендә торды, авыл парторгына Метри дәдәй хәлләрен түкми-чәчми сөйләп бирде. «Аны кеше итеп булмый инде, мин ул пужар чыгармасын дип кенә куркам. Партийный бит ул, теләсә кая куегыз», – дип чыгып китте ул парторг бүлмәсеннән. Аек чагын туры китереп, парторг та аның белән әңгәмә корып карады. Ул аны, син партийный, дип кызартмакчы, оялтмакчы булды. Метри дәдәй җавап төсеннән авыз ерып, «һе», дип кенә куйды. Парторг, сүзләренең Метри дәдәйгә барып җитмәгәнен сизгәч:
– Дмитрий Семенович, син хәзер илле яшьтән узган кеше, керәсе тәрбия сиңа инде күптән кергән, сиңа өстәп әйтерлек бер сүз дә юк. Шулай да, бер киңәшне тот – чыгып кит син авылдан, сине барыбер беркем дә яратмый, дөрес, син үзең дә авылдашларыңны яратып бетермисең. Бәлки, башка җирдә бөтенләй икенче тормыш белән яшәрсең, – диде.
Бу сүзләр, чынлап та, Метри дәдәйгә барып җитте, ахрысы, ул йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып уйлап торды да:
– Рәхмәт яхшы сүзеңә, уйлап карармын, нәрсә булса да эшләми булмас, – диде.
Берничә көннән Метри дәдәй бик озакка юкка чыкты. Көзгә табарак кына кайтып, өен сатты. Инде бөтенләйгә киткән чакта Пикла әбигә кереп әйткән:
– Тынычланып калыгыз, хәзер пужар-мазар чыкмас, өйне саттым.
– Кайда ояладың суң?
– Мыннан җырак, күренми.
– Җарый, исән-сау бул, Метри, туган авылыңны онытма, атаң-анаң өстенә кайткала.
– Миңа димәгәе, чәнчелеп бетегез, миңа ниемә кирәк сез.
– Алай димә, Метри, авыл сиңа бер начарлык та эшләмәде, әле читтә күрерсең авылда күрмәгәнеңне.
Шуннан Метри дәдәй авылга бер дә кайтмады. Налог инспекторы булып эшләгән чакта бергә чуалган бер урыс марҗасына йортка барып кергән, дип сөйләделәр. Аннан соң тагын бер керәшен авылында да күреп кайттылар аны. Кайда гына күрмәсеннәр, Метри дәдәй ярым исерек, ярым аек хәлдә булган. Күрәсең, кая гына бармасын, алдан аның «кара сакалы» йөргән. Анда сугылган, монда кагылган – эш рәте белмәгән, һөнәрсез, эчкече кеше кемгә кирәк?
Шушы вакыйгалардан соң байтак еллар узгач, Метри дәдәйнең исәнлеге генә түгел, дөньяда яшәгәнлеге дә онытылгач, миңа аның белән тагын күзгә-күз очрашырга туры килде. Алай гына да түгел, шактый вакыт сөйләшеп утырдык аның белән.
Мин шәһәребезнең бер заводында мастер булып эшли идем. Ә Метри дәдәй эшсез урамда калган, торыр урыны да, ашар-эчәр өчен акчасы да юк. Авылдашы буларак, минем янга эшкә урнашып, торыр җир табып булмасмы, дип килгән. Ул вакытта Метри дәдәйгә 58 яшь иде. Күренеп тора – шактый таушалган, күз төпләре салынып төшкән. Йөзенә күптәннән пәке тимәгән. Кайчандыр тук, түгәрәк йөзле, очкынланып торган күзле Метри дәдәйдән фәкать кикриге шиңгән, боек, хәлсез әтәч кенә калган.
Хәл-әхвәлләр алышып, бераз дөнья хәлләре турында сөйләшкәч, ул соңгы еллардагы тормышыннан зарлана башлады.
– Бу хатын-кызлар бар да бер иш икән, син аңа гел алып кайтып тор, эчмә, тартма, батрак шикелле эшлә дә эшлә генә.
– Нигә алай дисең?
– Инде синнән яшереп тормыйм, авылдан чыгып киткәч биш-алты хатын белән торып карадым, кайсының үзе белән борчак пешми, кайсының баласы җылан белән бер. Яшәриең ул, әгәр ишәк шикелле аңа гел эшләп, эт кебек куштанланып торсаң. Миннән анысы да, монысы да юк. Давай, парин, урнаштыр әле мине эшкә, – диде бу.
– Карарбыз анысын, Метри дәдәй, – дидем мин. – Соң синең авыл белән хәлләр ничегрәк, кайтасыңмы? – Аның хәлләрен беләсе килеп, сүзне икенчегә борырга тырыштым.
– Кайта алмыйм инде мин анда, агайне, кайтыр кешем дә юк.
– Әле син партиядә дә торасың түгелме?
– Взносын түләргә акчам булмады, җыелышларына йөрмәдем, авылдан чыгып киткәннән бирле аерылдым мин аннан.
– Авылда чагында партиянең бик тугрылыклы әгъзасы идең бит. Нишләп әле аннан җаның бизде?
– Минем бизмәде, үзе мине таш­лады бит. Минем аңа кирәгем калмады.
– Метри дәдәй, биредә без си­нең белән икәү генә утырабыз, сине бик бәләкәйдән беләм, син минем күңелемә усал булып кереп калгансың. Әйт әле, Микай бабай, Гүрги, Питер дәдәйләр, Праскый түтиләр һәм тагын бик күпләрне рәнҗетүеңнән, кайсын монда, кайсын төрмәдә чертүеңнән бүген синең күңелең сыкрамыймы, ник алай эшләдем микән, дип үкенмисеңме?
– Гена дускай, – ул авыр гына көрсенеп куйды, – мин беркемне дә рәнҗетмәдем. Шулай булгач, нигә миңа үкенеп торырга? Ә инде кемне төрмәгә җибәргәнмен, кемгә катырак кыланганмын икән – үз иркемнән түгел, өстәгеләр кушуы белән. Монда йә Микайлар, Гүргиләр, Питерләр яшәргә тиеш, йә мин иде.
– Метри дәдәй, туры сүзләремә ачуланма, яме, өстәгеләр кушсыннар да, ди. Шул ук вакытта синең, болай ярамый, кешенең каргышы төшүе бар бит, дигән эчке аң-сиземләвең дә булырга тиеш иде. Башка авылларда да синең кебек рәисләр, нәчәлникләр бар иде, аларга да өстән кушып тордылар. Ләкин аларның күбесе авылдашларының ихтирамын җуймады. Ә син бүген хәтта туган авылыңа кайта алмыйсың.
– Җә, җә, миңа вәгазь укыма, минем йөрәгем болай да киселгән, ә син бөтенләй пычак тыгасың. Эшкә урнаштыра алсаң – урнаштыр, алмасаң – киттем.
Ул урыныннан сикереп торды, тешләрен шыгырдатып кыскалады, аска карап, башын чайкап алды.
– Утыр, утыр, Метри дәдәй, эшкә, сүз дә юк, урнашырсың. Иң мөһиме, нинди эш башкара аласың бит әле, – дип, мин сүзне җайларга тырыштым.
Югыйсә, аның белән сөйләшеп тә тормаска була иде. «Юк», дип әйттең, нәрсә эшли ала иде ул? Чыга да китә иде, тагын тегендә сугылыр, монда кагылыр, хуҗасыз эт шикелле иснәнеп чаба торгач, берәр ышык урынны табар иде. Илдә чыпчык үлми, диләр бит.
– Мин каравылда торалам, – диде ул, минем уйларымны бүлеп.
– Ә эчү якларың ничек?
– Аны кем эчми, кемнең акчасы юк та, кемгә бирмиләр, шул эчми.
– Эчсәң, каравылда да тора алмыйсың, минем шуны гына әйтәсем килә.
– Җарар, эчмәскә тырышырбыз, эчсәм, куып чыгарырлар шунда.
Бүтән нәрсә әйтәсең инде аңа, сүзебез шуның белән бетте. «Бер-ике көннән соң минем янга килерсең», – дип, Метри дәдәйне чыгарып җибәрдем. Ул киткәч, бик озак аның турында уйлап утырдым. Бала-чагасы юк, туган-тумачасы, йорт-җире, һөнәре-эше юк, япа-ялгыз, ә һаман кырпалаша, дорфа кыланган була, һаман кемнәндер гаеп эзли, кемдер аны, янәсе, кыерсыта. Их, Метри дәдәй, хет ялгышып кына булса да, үземдә булды гаеп, менә шулай эшлисе калган, дигән үкенү галәмәте булса иде синдә. Югыйсә, кешенең теләсә нинди кимчелекләреннән арынырга теләве, иң беренче, аның гаебен танудан килә бит. Ә үзеңне гаепле санау, үкенү хисләре синдә беркайчан да булмады. Метри дәдәй, синең тагын күзгә ташланып торган, уңайдырмы, әллә тискәредерме, бер гадәтең бар – син бер көн өчен генә яшисең, ул көнеңне аракы эчеп, онытылып, кемнедер өйрәтеп, сүгеп-орышып үткәрәсең, йоклап авып киткәнеңне сизми дә каласың икән – син бәхетле. Шулай ук, син кайчандыр партия кешесе буларак, ата материалист та икәнсең. «Нинди каргыш булсын, ди. Мин Аллага да, муллага да, язмышка да ышанмыйм, яшьрәк чакта үләремә дә ышанмадым. Үлем нәрсә ул – беттең дигән сүз. Теге дөньядан каргалганның да, макталганның да кире кайтканы юк әле. Бу дөньяда булдыра алганның бөтенесен эшләп кал. Тегене эшләмә, моны эшләмә, языкка батарсың, диләр. Юк нәрсә ул, язык казык башына, дип дөрес әйтәләр».
Алтмышка җитеп килгән Метри дәдәйнең мондый сүзләре мине бөтенләй уйга калдырды. Язмыш, каргыш, язык… Нинди, ничек, кайчан, ни сәбәпле була алар? Әллә, чынлап та, Метри дәдәй әйтмешли, алар юк микән? Тфү-тфү, мондый сүзләремне авызымнан җил алсын. Дөньяга башыңны күтәребрәк, күзеңне ачыбрак кара, үткәннәрне, гыйбрәтле хәлләрне исеңә төшер. Бар алар, алай гына да түгел, алар дөньяның ниндилеген билгели һәм бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнешкән.
Икенче көнне үк мин кадрлар бүлегендәге якын танышым аша көч-хәл белән Метри дәдәйне заводка каравылчы итеп урнаштырдым. Аның өчен тулай торактан бер караватлык урын да табылды. Метри дәдәй, рәхмәтләрен әйтеп, эшкә кереште.

* * *
Үзенә зур рәхмәт инде, минем йөземә кызыллык китермичә, әйбәт кенә эшләп чыга алды ул ике елны – алтмышын тутырып пенсиягә китте. Барысы да матур, шома гына барган кебек иде.
Метри дәдәй, пенсиягә чыккач фатир даулый башлады, сугыш ветераны буларак, хокукларын санап күрсәтте. Ләкин аңа «чират» диделәр. Бәлки, чираты да җиткән булыр иде. Ләкин, һаман шул «ләкин»нәр… Язмыш галәмәтедер. Метри дәдәйнең тагын «кара сакалы» үзеннән алданрак йөреп, каршына киртә тотып куйды. Көннәрнең берсендә каяндыр дуслар табып, Метри дәдәй эчү оештырды. Билгеле инде, азагында җәнҗал чыкты, ишекләр каерылды, тәрәзә пыялалары коелды, тулай торак тәрбиячесенә мыскыллы сүзләр әйтелде.
Уф! Икенче көнне иртән ул айныткычта уянып китте, айныткыч белән генә эш бетсә шөкер итәр, баш авыртуларга түзәр иде ул, юк шул. Шул ук көнне аны вак хулиганлык өчен ун тәүлеккә милиция подвалына ябып куйдылар. Менә көт син фатир… Өстәвенә, тулай торак тәрбиячесе дә завод директоры кабинетына Метри дәдәй өстеннән шикаять белән кергән. Директор, Метри дәдәйнең бөтен шәхси кәгазьләре белән танышкач, картлар йортына озатырга дигән карарга килгән.
Шулай итеп, Метри дәдәй теләсә-теләмәсә дә өч-дүрт ай эчендә картлар йортына барып эләкте. Шуннан соң байтак сулар акты, җил-давыллар котырып алды. Метри дәдәй бөтенләй күздән югалды гына түгел, хәтердән сызып ташланды. Кайвакыт очраклы рәвештә искә төшкәндә, бәлки, ул үлгәндер дә инде, дип уйлап куясың. Юк, үлмәгән икән. Язмышы һаман этеп-төртеп йөртә икән әле. Шулай икәнен мин бер авылдашымнан белдем. Бервакыт аның белән очрашып, сөйләшергә туры килде. Сүз аралый Метри дәдәй хакында да сөйләшеп киттек.
– Үлгәндер инде ул, соңгы вакытта тәрбия күрмәде, кемнең кадерле кешесе соң ул? – дидем.
– Үлмәгән әле, эт җан бит ул, әле күптән түгел генә Казан янындагы картлар йортында күреп кайттым үзен. Дөрес, бик бетерешкән, көчкә тын алып тора, шулай да күзләре тере күренә әле, – диде авылдашым.
– Ничек анда барып эләккән ул?
– Ул янәшә-тирәдәге барлык картлар йортында булып чыккан, ахрысы. Анда шулай, монда болай, дип, картлар йорты тәртипләре турында сөйләнеп утырды. Монысында да озак тукталмас. Чөнки аның белән бергә утырганны күргән тәрбияче, аерылышыр алдыннан яныма килеп, синең белән сөйләшәсе сүзем бар, урамга кадәр озатыйм, дип сорады. Урамга чыккач, синең кемең ул Дмитрий Семенович, диде. Беркемем дә түгел, авылдашым гына, дим. Берәр туганыдыр, бәлки алып китәргә килгәндер, дип бик сөенешкән идек, диде. Нигә, дип сорадым. Их, күрсәтте ул безгә күрмәгәнне, аның әшәкелекләренә түзә алмыйча ике тәрбияче эштән китте. Кадерсез зат ул, эчеп, дуңгыз кебек сазда аунап кайта, чишенмичә урын-җиргә ята, еш кына астына җибәрә. Әз генә тәртипкә чакыра башласаң, карагыз, юыгыз, сез шуның өчен акча аласыз, хезмәт хакыгызны эшләп алыгыз, дип, безгә кычкыра башлый. Мөдиребез никадәр башка картлар йортына озатырга маташты, булдыра алмады, җәфалый ул безне, дип зарланды тәрбияче, –дип сүзен тәмамлады авылдашым.
Чынлап та, ул әлеге картлар йортында күп яшәмәгән. Бу сөйләшүдән соң озак та тормыйча, мин аны, инде укучыга мәгълүм булганча, юл кырыеннан машинага утыртып подвалга алып кайттым. Бу минем Метри дәдәй белән соңгы очрашуым булган икән.
Гадәттә мин, көз җитеп, бәрәңге ала башлагач, чираттагы ялга китәм. Үземнең шәһәр янындагы дœрт-биш сутый бәрәңгене алып гараж базына салам да авылда яшәүче бертуган дәдәмә булышырга кайтам. Сентябрь азакларының бер шимбәсендә авылга дәдәйләргә кайттым. Дәдәйләр бәрәңгеләрен инде алып бетерә язган булганнар, миңа әлләни күп эшләргә туры килмәде. Килгән көнне үк калган җирне казып бетердек тә, кичтән мунчада юынып, бераз кунак булдык. Өстәл янында, әлбәттә, авыл хәлләре, күрше-күләннәрнең исән-иминлекләре турында сүз барды. Сүз артыннан сүз дигәндәй, чират Метри дәдәйгә дә җитте.
– Метри карт клуб артындагы ташландык утын лапасында эчеп ята, инде бер атналап шунда яши икән, дип сөйлиләр, – диде дәдәй.
– Нишләп кайтты икән ул авылга, әле күптән түгел генә мин аны подвалга алып кайткан идем, монда аның бер якын кешесе дә юк бит, – дидем.
– Тәкъдире сөйрәп йөртә торгандыр инде, башкача ничек аңларга аны, – диде дәдәй.
Без шулай дөнья хәлләрен бик озаклап сөйләшкәч, соң гына йокларга яттык. Соң ятылса да, гадәттәгечә, иртә уяндым. Дәдәй миннән дә алдан торып, малларын көтүгә куып, инде ишегалдын себереп йөри. Мин янына чыккач, ул:
– Кичә сөйләшеп кенә калдык, әнә Метри карт клуб лапасыннан урамга чыгып, сазга батып үлгән, – диде.
Мин, бу көтмәгән хәбәрне ишеткәч, нәрсә әйтергә белми тордым, тәнем туңып киткән кебек булды, күз алдыма аның подвалда матраска авып калган гәүдәсе килде.
– Ничек алай булган ул? – дип кенә әйтә алдым.
– Иртән хатыннар көтү куганда үле гәүдәсен күргәннәр, мин дә күрдем, әле хәзер дә шунда ята. Әйдә, чәй эчик тә барыйк.
Ризык юньләп тамакка үтмәде, аннан-моннан капкаладык та Метри дәдәйнең үле гәүдәсе янына киттек.
Без сизмәсәк тә, төнлә бик хәтәр яңгыр яуган, иртән генә ныгытып суытып җибәргән, күрәсең, койма буйларындагы үләннәр салкыннан кара янып салынып төшкән. Урамның күтәртелгән юл кырыйларына күлләвек-күлләвек су җыелган. Юл нык кына изелгән, резин итекләргә балчык иярә. Морҗа башларына ышкылып үткәндәй, төньяктан кара болыт агыла, иртәнге җилдән агачларның саргылт яфраклары шыбырдавы күңелгә ниндидер шыксыз уйлар китерә.
Әнә Метри дәдәйнең гәүдәсе ята. Ул яланаяк ян-якка чайкалып чыккан булса кирәк, җыелып торган суга кергән, ләкин аннан чыгып җитә алмаган, йөзтүбән егылган, билдән түбән гәүдәсе суда калган. Ялан үкчәләре су өстендә калкып тора, башын кыңгыр салган, авызы, ыңгырашыпмы, йә кычкырыпмы яткангадыр – ачык, куллары беләктән пычрак эчендә катып калган.
Их, Метри дәдәй! Ниһаять, шушында эзләп тапкансың син әҗәлеңне. Кайчандыр, бик күптән Югары оч Питер дәдәйнең судтан соң, машинага утырганда, Метри дәдәйгә әйткән сүзләре искә төште. Ничек рас килде ул сүзләр! Нахакка рәнҗетелгән, юк өчен кимсетелгән саф күңелле кешенең җан ачысы белән әйтелгән каргышы, күпме еллар узса да, төшми калмый икән!
Мәет янына авылдашларым, ир-атлар җыела башлады, колхоз бригадиры да килеп җитте. Аз гына киңәшү булып алды. Метри дәдәйне ничек күмәргә, кем кабер казыячак, кем табут ясаячак, кем мәет юачак – барын да бригадир билгеләп куйды. Мәетнең гәүдәсен ферманың азык пешерә торган бүлмәсендә юарга булдылар. Кемдер күлмәк, кемдер чалбар, кемдер башка чүпрәк-чапрак алып килергә булды. Шулчак Метри дәдәйнең: «Үлгәч, җир өстендә яткырмаслар әле», – дигән сүзләре яңадан ишетелгәндәй булды. Шушы хәлләрне күзаллаган булгандыр инде мескен. Озак та тормыйча, Метри дәдәйнең гәүдәсен ат арбасына салып фермага алып киттеләр. Дәдәй дә шунда китте. Мин, авылны бер кат йөреп чыгарга өлгергән бригадирга ияреп, Метри дәдәйнең соңгы көннәре үткән лапаска кердем. Каршыбызга караңгыда күзләре уттай ялтырап торган мәче ташланды һәм каядыр тиз генә юкка чыкты. Лапас почмагында такта кисәге өстендә Метри дәдәйнең капчыгы, бер кырыйда буш шешә ята. Ишек төбендә ботинка, оекбаш сәләмәләре ауный. Бригадир аның капчыгын алып эчен карады. Анда ипи сыныклары һәм ике ярты аракыдан башка бернәрсә дә юк иде. Бригадир, кабер казучыларга кирәк булыр дип, капчыкны үзе белән алды, һәм без лапастан чыктык.
Төш вакыты тирәсенә мәетне күмү өчен бөтен нәрсә әзер иде инде. Авылдашлар Метри дәдәйне күмү кагыйдәләрен төгәл үтәп, башта табутны берникадәр ара күтәреп, аннан соң аны ат арбасына салып, соңгы юлга озаттылар. Мондый вакытта безнең халык эчкерсез, беркатлы була, үлгән кешенең бәхиллеге өчен ул аның кайчандыр явызлык эшләвен дә, холыксыз-тәрбиясезлеген дә гафу итә, онытырга тырыша. Халкымның бу күркәм гадәтләре бу юлы да ачык чагылыш тапты. Мәетне җирләүдә кеше күп катнашты. Ни гаҗәп, Метри дәдәйне үзенең гомерлек дошманы итеп санагандыр дип уйлаган кешем, Гүрги дәдәй дә озатучылар арасында бар иде.
Юып, киендереп, сакал-мыегын кырып табутка салынган Метри дәдәй гел кеше рәтенә кергән, ага­рып-саргаеп киткән. Менә табутны, мәетнең башы кояш баешында калырлык итеп, кабер кырына куйдылар. Бригадир, бу кадәресен мин эшләдем инде, калганы сезнең карамакта дигән кебек, күмүне тиешле йолалары белән башкаруны Гүрги дәдәйгә тапшырды. Гүрги дәдәй кулына китабын алды, күзлеген киде һәм җиңелчә калтыравыклы тавышы белән озак итеп иман укыды. Укып бетергәч китабын ябып, күзлеген салып, тамагын кырды. Үзенчә хушлашу сүзен әйтте.
– Адәм балалары, аң булыгыз. Без Аллаһы Тәгалә тарафыннан тигез яратылган, береңнән-берең артык та, ким дә түгел. Берегезне берегез кимсетмәгез, кыерсытмагыз. Œзеңне күршеңнән өстен санама. Һәр яклап аңа булыш, Аллаһы Тәгалә боларның барысын да күреп тора. Яхшыга яхшы, начарга начар булырмын, дигән ул. Метри, авыр туфрагы җиңел булсын – динсезлек, имансызлык корбаны. Динсезлектән кешелексезлеккә ара бик якын. Адәм балалары, аныž язмышы бөтенегезгә гыйбрәт булсын. Амин.
Ул кулы белән мәетне чукындырган кебек итте, өстенә ак бөркәү каплап куйды һәм, табутның капкачын ябып, кадакларга кушты. Ярты сәгатьтән кабер өстендә балчык өеме һәм кояш чыгышы башында кечкенә генә имән хач утырып тора иде инде. Алар миžа узган заман башбаштакларына, залимлыкларына һәм кешене гарипләндерүче, имгәтүче төрле көчләүләргә куелган символик һәйкәлне хәтерләтте. Авыр уйлар белән зират капкасыннан чыктым…
Иван Гаврилович Глухов 1937 елда Зәй районы Урта Баграж авылында туа. Урта мәктәп, Алабуга дәœләт педагогия институтын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы журналистика šлкәсендә эшли, «Зәй офыклары» район газетасы редакторы була.
И.Глухов – šч китап авторы. «Тарихта калган эзләр» Ÿәм «Яшик әле бергәләп» китаплары авыл тормышына багышланган. Зәй керәшеннәре турында язылган «Якын миžа туган як» китабы 2008 елда Республика журналистларыныž XI «Бәллœр каләм» конкурсы призына лаек була.
Иван Глухов – Татарстанныž атказанган мәдәният хезмәткәре. Бœгенге кšндә Зәй шәŸәрендә яши.


Комментарий язарга