Логотип «Мәйдан» журналы

Каргыш

Искиткеч салкын булды бу кыш.

Иң элек җәйнең эссесеннән айнып бетмәгән авыл халкы коры суыкларга ияләшә алмады, аннан күз ачып булмаслык бураннар башланды. Елның елында бала-чага чыр-чуыннан шау-гөр килеп торган тау да тынып калды. Урамнан, әле яшәеш бар икәнен искәртеп үткәндәй, урманга утынга баручы атлар да берән-сәрән генә күренгәли. Болары чын-чынлап чыныккан, эш кешеләре, атлары да үзләре кебек җилле. Кайбер көннәрдә, усал, коры җилгә каршы сүгенә-сүгенә атлаучы абзыйлар, каядыр кунакка фәләнгәме дип чыккан, оныгын җитәкләгән әби, әзрәк саф һава сулыйм дип чыккан күрше карты гына күзгә-башка күренгәләде. Шушы шыксыз, салкын көннәрдә кайчандыр әбием сөйләгән вакыйгалар, ирексездән искә төшеп йөдәтте.
***
1930 нчы еллар. Өшеткеч салкыннар. Һавага кан исе таралган. Бу исне кош-кортлар, этләр генә түгел, кешеләр дә сизә. Сәфәргали байның капка төбендә, җәйге кигәвеннәр кебек, халык кайный. Ап-ак кар өстендә инде күптән суынып беткән Сәфәргалинең мәете ята. Авыл карты Әхтәм белән бригадир Рәхимулла аптырап басып торалар.
- Йа Аллам, йа Аллам! Кемнәрнең генә кулы кычыткандыр? Йа Аллам!
- Төнлә үлгән диләр бит, Әхтәм бабай.
- Алай бер зарары да тимәгән иде бит байның, Рәхимулла, нигә тикмәгә кеше каны коярга соң...кем эше микән? Үтерүченең бөтен нәсел-нәсәбенә рәнҗеш төшәчәк бит.
- Зарары тимәгән дип...- Рәхимулла әкрен генә чүгәләде дә, мәетне каплап, - "бай"дигән исем йөрткәч, шул бит инде ул... Сөргенгә киткәнче, үч аласылары да килгәндер инде.
- Бер гаебе юк иде бит, бер гаебе...
Халык җыела торды. Сөргенгә җибәрелер алдыннан, бер көн кала, үтерелгән байның үлеме кайберәүләрне сөендерде, кемнедер пошаманга салды. Өй тәрәзәсеннән, урамдагы халыкка карап, ачы күз яшьләре түгеп, Сәфәргали байның хатыны Гөлҗидә белән дүрт баласы утырып торалар иде. Ишек ачылган тавышка сискәнеп, Гөлҗидә урыныннан торып, чыгар ишеккә юнәлде. Күз уңаендагы һәрбер җиһаз, һәрбер әйбер аңа искиткеч якын иделәр. Инде менә шулар белән гомерлеккә аерылу тойгысы аның йөрәген телгәләп-телгәләп ала шул. Бу мал-мөлкәтләрне алар, Сәфәргалие белән бергәләп, үз хәләл көчләре белән җиткерделәр бит. Икесе дә шушы авылда туып-үстеләр, авылның иң ярлы кешеләре иде бит аларның ата-аналары. Ә хәзер... Үзләре үк туып-үскән, барлык әйбердән дә якын күреп яраткан, кечкенәдән чишмә суыннан, болыннарыннан, күленнән аерылмаган бу ике җанның берсе үле, ә икенчесен туган авылы кешеләре куып җибәрә. Югыйсә, алар авыл кешеләренең берсен дә мыскыл да итмәделәр, сорап килгән йомышларын кире дә какмадылар. Нәрсә белән дә булса булышып, ярдәм итеп тордылар. Булгандыр инде көнләшүчеләр дә, начарлык теләүчеләр дә. Тик мондый укны көтмәгән иде шул Гөлҗидә.
Бер минутка гына Гөлҗидә сөеклесе Сәфәргалинең күлмәге янында тукталды, кулына алды... аннан, күлмәктән борыннарга бәреп, Сәфәргалиенең исе килә иде. Бу истән ул елап җибәрде. Шул вакытта ишектән, йөгерә-йөгерә, Югары очта яшәүче Әсмабикә керде, керә-керешкә җөмләләрен сиптереп кенә торды:
- Нәрсә меңгелдәп утырасың? Шул кирәк сезгә, үсмиләр иде аны әллә кая, баемаска иде шуның хәтле. Шул кирәк! Бирер әле сезгә Алла, бирер! Минем кызның синнән ким җире бар иде мәллә Сәфәргалигә чыккан булса? Юк иде, әзрәк кеше булып, кешечә яшәгән булыр идек без дә. Ярар, әйбәт булган әле. Эх, сез, каһәр суккырлары! Үзегез гаепле, кешедән гаеп эзләп йөрмәгез тагын! - дип сөйләнә-сөйләнә, каргана-каргана, Әсмабикә аш-су пешерә торган якка таба юнәлде.
- Алланың каргышы төшсен бөтен байларга, гомерләре буе ярлы халыкны изеп яшәделәр. Белми дип уйламасыннар әле, Мәсхүдәгә, күршеләренә, тагын кемнәргәдер икмәк-мазар биреп, яхшы булам дип уйлады, үзен күрсәтү өчен генә ул, мине юләргә санама! Беләм мин сезне беләм. Гомерегез буе рәхәт күрмәгез! Алла бирса, күрәбез әле без бу көннәрне...
Гөлҗидә бер сүз дә дәшмәде, иренең күлмәген кочаклаган килеш, елавын дәвам итте. Әсмабикә капчыгына бодай ярмасы, бөтене белән түгәрәк ипи, түрдәге стенада эленеп торган шәмаилне, яулык, күлмәк, итек, оек-чүәкләрне - тагын әллә нәрсәләрне тутырды да тутырды. Тыгызлый-тыгызлый тутырды. Инде чыгар юлга борылды, шул вакытта күзе Гөлҗидәгә төште, аның муенындагы, һәрберсе йөрәк формасында ясалган, кара-кызыл төстәге, чын гәрәбәгә күзе кызды Әсмабикәнең. Гөлҗидәдән сорап-нитеп тә тормады, яулыгын күтәрде дә калын, кара чәч толымнары астыннан-гәрәбәнең чишеп ала торган урыныннан - җайлы гына итеп чишеп тә алды. Чын асылташ гәрәбәне шундый ук җитезлек белән үз муенына тагып та куйды ачарбак күз Әсмабикә.
Күпме юллар үтә кеше үз тормышында, күпме киртәләр аша чыга. Кайберләре киләчәк өчен дип яши, бүгенге көн белән генә яшәүчеләр дә бар арада. Үзен бөек шәхескә санап, үзеннән түбәннәр өстеннән идарә итә алам дигән фикер корбаны булганнар да җитәрлек шул бу фани дөньяда. Ялгышу... бер ялгышу җиде юл чатыннан китеп, җиде буынга кадәр барып җитә, дигән гыйбарә дә бар. Гомере буе үзен шулай өстен, Алланың кашка тәкәсе итеп хис иткәнгә күрә, үзенә генә түгел, барлык буын кешеләренә кара тап, канлы мөһер төшә. Балалары, оныклары, оныкчыкларына төште шул ачы каһәр суккан каргыш. Аяк терәп этсәң дә, күпме генә китермәскә тырышсаң да, бик якын итеп, үз итеп килде каргыш дигән ачы кайгы. Әсмабикә дөньялыкта яшәгәндә, боларның барысын да үз башыннан кичерде. Нәкъ аның нәселенә төште ачы каргыш. Аның кабергә кереп ятасы килгән көннәре күп булды. Аллаһе Тәгаләгә ялварды, гомеремне кыскарт, ачы каргыштан арала дип, ул сораган саен, сораганнарның киресе генә килде. Минуты-секунды саен хәсрәт өстәлде, гомер һаман арта торды.
Авылда Әсмабикәне кемнәрдер үткенлеге, кеше өстеннән идарә итә белүе өчен, хөрмәт тә иттеләр тик соңгылары бармак белән генә санарлык иде шул. Болары аның кебек тормышка, киләчәккә, дусларына, туганнарына, күз йомып яшәүчеләр, алары да Әсмабикәнең дәвамчылары иделәр. Уң һәм сул ягында күршеләре юк иде Әсмабикәнең. Каршыдагы буш өйгә читтән кайткан берәүләр төпләнергә уйлаганнар иде. Кире уйладылар. Төпләнергә теләгәннәр иде дә, Әсмабикәнең кем икәнен ишеткәч, авылның бөтенләй башка очына елыштылар. Балалары - ике улы, оныклары - шәһәрдә яшәп калуны кулайрак күрделәр, ә кызы күрше авылда яшәргә уйлады. Әсмабикәнең ике кәҗәсе бар иде: берсе-кара, икенчесе-ак. Искиткеч карак иде бу муркыргырлары, җитмәсә, пычранып, тигәнәккә батып беткәннәр. Үзенеке түгел иде бу хайван кисәкләре дә. Көтүдән кайтканда ялгышып кергән кәҗәләрне яңадан чыгармады - үзенеке итте. Хуҗалары килеп алырга базмадылар. Өркетеп, куркытып яшәде Әсмабикә авыл халкын.
Икенче көнне Сәфәргали байны җирләделәр. Зират капкасы төбендә шактый кеше җыелган. Тынлык. Кар шыгырдавы, көрәккә көрәк бәрелгән тавышлар гына ишетелә. Байның хатынын һәм балаларын бүген иртә белән каядыр алып киткәннәр. Билгесез якка. Көн салкын булуга да, үлүченең бай булуына да карамастан, авыл ир-атларының барысы да диярлек монда. Йөзләрендә — кызгану, чырайларында — рәнҗеш. Әз генә хәл алыйм дип, башын күтәргән бригадир Рәхимулла үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап калды. Зират эченә хатын-кызларга керергә ярамый дигән кагыйдәне орып та бирмичә, Әсмабикә туп-туры кабер казучылар тарафына җилдерепме-җилдереп килә. Иң элек бер сүз дә  дәшмичә, кабергә карап торды да, авыз эченнән быгырдата-быгырдата нидер тезә башлады.
-Тапкансыз күмәр кеше, күмәсе түгел иде байны, этләргә генә атасы иде, - дип фикерен бригадирга җиткерде.
-Үпкәләмә, Әсмабикә апа, монда йөрмәсәң яхшырак булыр... - диде бригадир бөтен куркуын, җирәнүен җиңеп.
-Күп сөйләнмә, олан, барлык нәсел-нәсәбәңне черетеп, юкка чыгарырмын, - дип барма янады усал Әсмабикә.
Барлык ир-атлар, карчык яныннан ераккарак китәргә тырышып, кабердән өч-дүрт метрлап кына читкә тайпылдылар. Барысын да ишетеп, тыңлап, күреп торган Шаһи бабай үз фикерен Әсмабикә ишетмиме икән дигән кыяфәт белән ярымпышылдап кына әйтеп куйды:
-Үзеңә кире әйләнеп кайта күрмәсен, Әсмабикә, үзеңә...- дип, күз яшен сөртә-сөртә, башын икенче якка борды.
Әсмабикә барысына да ачулы караш ташлап, кабердән чыккан балчыкка лач итеп төкерде дә, өе ягына таба китеп барды.
***
Яңа ел бәйрәме. Хастаханә ярымбуш. Реанимация бүлегендә генә 50 яшьләр тирәсендәге хатын ята. Сулышы авыр, ишетелми диярлек. "Пип-пип" дип кычкыручы аппарат кына аның исән икәнлеген белгертеп тора. Күзләре ачык, каядыр өскә-түшәмгә төбәлгәннәр. Хәтта түшәмгә дә түгел бугай, әллә ничә кат стена аша үтеп, күккә караган сыман алар. Өстендә — иске генә бер халат, башындагы яулыгы шуып төшеп, баш астында калган. Инде агарып бетә язган чәчләре тузгыганнар. Күзләре пыяла кебек, җансыз, нурсыз, эчкә батып торалар. Кайвакыт бөртек-бөртек күз яшьләре бите буйлап агып төшәләр. Тынлык бу хатын тирәсендә. Тик шомлы тынлык . Йөрәгендәге авырлык тышка ук бәреп чыгар сыман. Янына хәл белергә кеше килми, шалтыратып та хәл сораучы юк. Шәфкать туташлары да озактормыйлар бу авыру янында, уколын кадап, даруын эчерәләр дә чыгып китәләр.
Кояш инде күптән баеган. Сәгать 6 тулып бара. Берәүләрнең сменасы бетеп, аларны алмаштыра торган вакыт. Тынып торган буш хастаханә коридоры берникадәр җанланып китте. Яңа сменага килгән яшь кенә шәфкать туташы, тиз генә өс киемен алмаштырып, реанимация бүлегенә юнәлде. Керә-керешкә сөйләнә-сөйләнә керде:
- Ай апа... суык икән бит монда. Кая капельницагызны алмаштырыйм әле. Хәзер әйтермен Шамил абыйга җылылыкны кара дип. Тыңламыйча калмас. Утны сүндерәсе булса әйт яме апа.
Артык күп сөйләшмәде Наилә. Йөрәгендә ниндидер авырлык сизеп, тиз генә система куйды да чыгып та китте. Үз бүлмәләренә кереп, китапка чумды. Кызык иде аның китабы, тик ни өчендер уе гел шул хатын турында булды аның. Бер ноктага төбәлгән күзләре, уе белән ул һаман шул хатынны күздән үткәрде. Күпмедер вакыт шулай утырганнан соң, ул кабат авыру янына керде. Системаның даруы бетеп килә иде инде. Яңадан авыру хатын янына утырды Наилә, авыруның салкын кулларны тотты. Кысып-кысып кочакласы килә иде аның бу хатынны. Кыз авыр сулап куйды да сөйләвен дәвам итте:
-Берничә көннән палатага күчерербез инде сезне, апа. Әзрәк рәтләнсәгез... Әле Расим Саматович чираттагы ялда, чакырган идек, үзенең әнисе авыртып тора, шуның белән утыра икән...яхшы табиб ул, гомумән әйбәт кеше ул, борчылмагыз, сезне дә аякка бастырыр. Наилә исемле мин, апа...
Җавап ишетелмәде, авыру эндәшмәде. Наилә аның янындагы урындыкка барып утырды, күпмедер вакыт тын калып, аны күзәтте, аннан тәрәзә янына барып, күккә бакты.
- Беләм, апа, ниндидер бик авыр кайгы килгән сезгә. Мондый очракта медицина булыша алмый...Хәтта психологлар да көчсез, андый вакытта кеше үзе көрәшмәсә, таянырдай нокта тапмаса, югала ул кеше. Мин шуны гына әйтә алам. Үземнең дә башымнан андый хәл кичкәне бар. Белмим, ничек чыкканмындыр, бәлкем, терәгем нык булгангадыр да. Мәхәббәт, сөю, ярату нык булышты миңа. Әнием үлде бер ел элек. Көтмәгәндә  китеп  барды. Медик булсам да, ярдәм  итә алмадым шул, шунысы бик йөрәгемне телгәли...
- Сезнең кайгыгыз моннан авыррактыр, апа, мондый ук хәлгә төшкәч. Минем күңелемә бик якын булып кереп урнаштыгыз бит әле сез, апа. Әниемә охшагансыз бит сез минем... Аның да күзләре сезнеке кебек зәңгәр иде, чәчләре яшь чакта шомырт кара иделәр, ә соңыннан бер генә бөртек тә кара чәч таба алмадым аның толымнарында. Бик чибәр булгансыздыр сез дә яшь чакта ! Эх, апа, сөйләшсәгез иде сез... ә!
Авыру апа сөйләшмәде, эндәшмәде. Исәнлек билгесе дә сизелер-сизелмәс кенә иде анда. Наилә сөйләвен дәвам итте:
- Әнкәй минем үзе бу яклардан түгел. Бабам гомере буе Себер якларында торып, шунда үлеп тә китте. Шиһаб иде аның исеме. Бик күп сөйләде бабам үзләренең тарихларын. Ул заманнарда байларны Себергә сөргәннәр. Бу шаукымга алар да эләккәннәр, ә Сәфәргали бабамны авылда ук үтергәннәр, бәлки, бик тырыш, булдыклы булганга, Себердә дә баеп китәр дип курыкканнардыр. Шиһаб бабамны, 3 туганын, әниләрен Себергә озатканнар. Шунда торып та калганнар алар. Әнием тормышлар рәтләнгәч кенә кайткан бу якларга. Әтиемә тормышка чыккан, уртак мәхәббәт җимешләре — мин туганмын.
Наилә кесәсеннән кечкенә генә фотосурәт алып бик озак вакытлар сүзсез карап торды да, бүлмәдән чыгып та китте. Тынлык урнашты. Тәрәзәдән беренче йолдызлар күренде, юка тәрәзә пыяласы аша бүлмәгә салкынча һава йөгерде. Һава агымы да, сөйләшми торган бу хатынны сөйләштерергә теләгәндәй, аның янында бөтерелде, тик юкка. Теләгенә ирешә алмагач, идән ярыклары арасына төшеп юк булды. Вакыт санап, "келт-келт" йөрүче сәгать тавышы гына яңгырый иде тын һәм буш бүлмәдә.
Төн тыныч үтте. Иртән операциягә авыру алып килделәр. Хастаханә җанланды. Табиблар һәм шәфкать туташлары хәрәкәте ниндидер бер җанлылык кертеп җибәрде. Реанимациядә ятучы апа янына да еш-еш кереп чыктылар. Медсестралар бүлмәсендә сөйләшү һаман шул апа турында булды. Аеруча Наилә бирелеп сөйләде аның турында.
- Жәллим мин ул апаны, инде дүртенче көн шулай ята бит. Хәлен белүче дә юк...
- Кешесе булмагач. Кем белсен инде аның хәлен?!
- Кеме булса да булырга тиештер бит инде аның, Әлфия?
- Юк, шул, җаным, юк... Әле Расим Саматович беркөнне әйткән иде. Әрки авылыннан китерделәр бит ул апаны, ә Расим Саматовичның анда танышлары бар икән.
- Ни ди инде?
- Бер кешесе юк ди... Абыйлары булган, үлеп беткәннәр, ире үлгән, малае үз-үзенә кул салган. Бер абыйсының балалары булмаган, ди, бугай, икенчесенеке юл һәлакәтенә очрап вафат булган. Сеңелесе дә булган, анысы хәбәрсез югалган бугай. Бар бит шундый бәхетсез кешеләр дөньяда.
Наиләнең бите буйлап күз яшьләре тыелгысыз актылар да актылар. Күз яшьләрен кул аркасы белән генә сөртеп, тәрәзә янына килде. Ә тышта күңелле, бер-берсен узарга тырышып, ак кар ява иде анда. Ак бәхетләр юрап ява иде ул карлар. Вакыт-вакыт исеп куйган кырыс җил генә алып китеп бара шул бәхетләрне. Иксез-чиксез кырлар аша йөгерә салкын кышкы җил, җиргә яңа катлам булып яткан карны күтәреп ала да бөтенләй чит-ят җирләргә, бер белмәгән якларга илтеп ата. Менә хәзер дә тәрәзәгә әллә каплардан, чит җирләрдән очып килгән кар бөртекләре бәрелеп, җиргә явалар иде. Көне буе Наилә, уйларына бирелеп, шул кар бөртекләрен күзәтте. Күңеленә тынычлык бирәләр, уйларны әллә канларга, туган җирләренә, әнкәсе, сөйгән яры, еракта калган балачагына илтәләр алар.
Көн караңгылана башлап, буран тынгач, авыр сулап кына куйды да, бүлмәдән чыгып, коридор буенча авырулар янына юнәлде Наилә. Регистратура каршындагы көзгегә күз салды, чәчләрен рәтләгән кебек итте дә, елмаеп, реанимация бүлегенең ишегенә кулын сузды. Сал кын, шомлы иде ишек тоткасы. Күңеле белән нидер сизенгәндәй, тиз генә ишекне ачты да, атылып диярлек бүлмәгә керде.
-Апа! Апа! Юк! Апа!
Авыруның йөрәк тибеше сизелер-сизелмәс кенә. Сулыш алганы да беленми. Наилә, йөгереп, аның янына килде, бар көченә аны уятырга тырышты. Ярдәм сорап, табибларга эндәшеп карады, тик табибларның эш сменасы бетеп, алар таралышкан иде инде. Кабалана-кабалана медикаментлар алды да, берничә кубик адреналинны шприцка җыеп, җаны чыгып килүче авыру хатынга кадады. Наиләнең күзе зәңгәр экранда иде. Ниндидер сәер хис, җаныңа якын кешене югалту хисе иде аның йөрәгендә. Нәкъ шушы хисне ул әнисен югалтканда тойган иде, һәм менә тагын шул хис. Секундлар минут булып тоелды аңа. Инде ярдәм итәргә мөмкинлеге юклыгын сизеп, ачыргаланып еларга кереште ул. Һәм менә... могҗиза. Авыру хатынның йөрәге үз хәленә кайта башлады, чыгып баручы җан яңадан тәнгә, гәүдәгә беректе. Йөрәген биләп алган ниндидер шатлык катыш аптырау хисе белән ул авыруның битенә битен тиереп елый башлады. Елады да елады. Үкси-үкси елады. Ул кеше гомерен саклап калды. Ә кемнекен? Бер кешесе булмаган, берничә секунд элек кенә үлеп барган авыру хатын гомерен. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, Наиләнең бабасын, әбисен, туганнарын, каргый-каргый Себергә җибәргән Әсмабикә карчыкның оныгын коткарып калды ул. Бары Аллаһе Тәгалә генә  белә  иде  моны. Авыру хатын Наиләнең кем икәнен  белми. Сәфәргали байның оныгы бар, ул исән, ул — Наилә.
Наиләнең күңеленә якын иде ул апа. Бик якын иде. Күз яшьләре аша, ишетелер-ишетелмәс  кенә  итеп, Наилә үзенең йөрәгенә тынычлык иңдерүче сүзләрне әйтеп салды:
- Мин, мин Сезне үлемнән алып калдым бит, Апа...
 

Ризәлә САЙФУТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/love'>Love фото создан(а) rawpixel.com - ru.freepik.com 

 

Комментарийлар