Көнләшәм

Ябалак кар ява. Мин сизми дә
Иңнәремнең ап-ак булуын,
Карап торам тауда малайларның
Шау-гөр килеп чаңгы шууын.

Әнә берсе – минем күрше малай –
Сикәлтәдән оча куяндай.
Икенчесе көрткә егылып кала,
Мамык карга юри чумгандай…

Карга чумып яткан шук малайлар,
Көнләшәм мин сездән, көнләшәм.
Бу дөньяда кабат сезнең яшькә
Кайтып булсын иде, теләсәң.

Аз тиде шул безгә сезнең кебек
Ак аюдай аунап үсүләр.
Без бу яшьтә «зуп-зур эшче» булып,
Йөри идек урман кисүгә.

Без бу яшьтә кара икмәк тисә,
Калачларга тиңләп сөендек.
Чабатадан йөрдек – гарьләнмәдек,
Ни эләксә, шуны киендек.

Без бу яшьтә фашист эте белән
Бугазлаша идек солдатча.
Күпләр, данга күмелеп, мәңгелеккә
Малай килеш калды ул чакта.

Күрәм дә мин сезнең өс-башыгыз
Ап-ак кардай булып беткәнен,
Уйлап торам:
Бу соң кар түгел бит,
Чәчәк сырган бу, дип, өсләрен.

Карга чумып яткан шук малайлар,
Көнләшәм мин сездән, көнләшәм.
Хет бер көнгә генә сезнең яшькә
Кайтып булсын иде, теләсәң.

1439314686_sledge-jump-brightweb

 

Каз өмәсе

Өйдә өмә – каз өмәсе,
Кызлар килгән бер көтү.
Тышта егетләр сагалый,
Әй, күңелле бу көтү!
Каз мамыгы йолка кызлар,
Гөрләтеп киң бүлмәне.
Көмеш кыңгырау чыңыдай
Аларның шат көлгәне.
Ә егетләр сабыр көтә
Каз йолкынып беткәнен,
Кызларның салкын чишмәгә
Каз юарга төшкәнен.
Чишмә юлы якын түгел,
Алар ияреп барыр.
Серләшеп үк өлгермәсә,
Хет сыңар канат алыр.
Бәлки әле, юмартланып
Чакырырлар мәҗлескә,
Эләгерләр тәмле пешкән
Өйрәгә йә бәлешкә!
Өйдә өмә – каз өмәсе,
Халкыбызның бәйрәме,
Киң күңеллелек билгесе,
Шаянлыгы Һәм яме.
Көләр кызлар, сыйлар кызлар,
Сүзләр сүзгә бәйләнер.
Бәлки, сыңар канатлары
Парлыга да әйләнер!
Өйдә өмә – каз өмәсе,
Кызлар монда бер көтү,
Өйне егетләр сагалый,
Әй, күңелле бу көтү!

 

 

 

 

Пуля

Юеш бер көн, карлы көн иде,
Дустым никтер эшкә килмәде.
– Салына бу безнең өскә, – дип,
Күпләребез аны тиргәде.

…Ә бүген мин белмим нишләргә,
Чыдый алмыйм күңел сызлауга:
Дустымның бит күкрәк түренә
Кереп калган пуля кузгалган.

Нәкъ унбиш ел элек, сугышта,
Бүгенгедәй юеш бер төнне
Оялаган булган ул кургаш
Йөзеп чыккан чакта Иделне.

Пуля шыңшый авыру эт кебек,
Иң куркыныч җиргә поскан да.
Җай табалмый аны алырга,
Каушый хәтта табиб остаң да.

Ак халатлы җитди кешеләр
Байтак инде монда җыелган.
Йөзләренә тирән борчылу
Һәм олы бер сагыш коелган.

…Тирән тынлык. Бара зур көрәш –
Яшәү белән үлем көрәше.
Салкын тиргә батып мин көтәм,
Белмим, белмим кемнең җиңәсен.

…Бик юеш көн тышта, карлы көн.
Чыдый алмыйм күңел сызлауга…
Әйтерсең лә, минем күкрәктә
Тынып яткан пуля кузгалган.

 

Дулкыннарга карап

Дулкыннарга карап дулкынланам,
(Бик еш була миндә бу халәт),
Давыл купкан мәлдә хәйран калам:
Нинди көчле алар, мәҺабәт.

Ярларыннан чыгып китәр төсле
Актарыла Идел, ярсына.
Төбенәчә айкый җанны, хисне,
Һәм читлеген йөрәк тарсына.

Әй, дуларга иде дулкын кебек,
Кага-кага биек ярларны,
Кузгатырга иде, сискәндереп,
Тынчып яткан мүкле җаннарны.

Бирсен иде Ходай шундый кодрәт:
Шаулап керсәм иде өйләргә,
Һәм күрсәтсәм иде кадер-хөрмәт
Ялгызларга түгел, меңнәргә.

Көйли алсам иде бу тормышны
Төбенәчә айкап, актарып.
Һәм терелтсәм иде зур чынлыкны,
Фәрештәне җиргә кайтарып.

Фәрештәләр җиргә кайткач инде
Давыл тынса иде илемдә.
Шундый халәт били бик еш мине,
Дулкын купкан чакта Иделдә.

 

 

Илемә

Сандугачлар җырын өйрәнмәдем,
Сөйли белмим кошлар телендә.
Ләкин барлык сайрар кошларыңның
Моңы йөри, илем, күңелдә.

Көен белмим салкын чишмәләрнең,
Көнен эшлим, тынам төнемдә.
Ләкин тынмас, җитез чишмәләрнең
Челтерәве – күңел түремдә.

Урманнарың сыман шаулый белмим,
Серен белмим сахра җилнең дә.
Ләкин шаулый кара урманнарың,
Җилең шаулый, илем, күңелдә.

Кояш булып нурлар сибә белмим,
Ай да түгел зәңгәр күгеңдә.
Әмма аең, йолдыз, кояшларың
Балкый, илем, күңел түремдә.

Йөрәгемдә Һәрбер калаң, авылың,
Төзелешләрең, якты киңлегең.
Кайсы халкың нинди көй җырласа,
Барын-барын ятлый күңелем.


Комментарий язарга