Логотип «Мәйдан» журналы

Кара карлыганнан кайнатма

Кара карлыганнан кайнатма ясауның гади һәм җиңел ысулын тәкъдим итәбез.Кара карлыган - 11 стаканШикәр комы — 14 стакан Су — 2 стакан Кара карлыганны чистартырга, юарга һәм суын агызырга.Савытка 2...

Кара карлыганнан кайнатма ясауның гади һәм җиңел ысулын тәкъдим итәбез.
black-currant-1508531_960_720-m
Кара карлыган - 11 стакан
Шикәр комы — 14 стакан 
Су — 2 стакан
 
Кара карлыганны чистартырга, юарга һәм суын агызырга.
Савытка 2 стакан су һәм 7 стакан шикәр комын салырга. Аларны кайнатып, сироп ясарга - шикәр эреп бетәргә тиеш.
Кайнап торучы сиропка карлыганны салып, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут кайнатырга. Шуннан соң уттан алырга.
Калган шикәр комын өстенә сибеп, шикәре эреп беткәнче 10 минут дәвамында болгатырга. Кайнар килеш банкаларга салырга. Кайнатманы суыткычта сакларга киңәш ителә.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар