Логотип «Мәйдан» журналы

Кара карлыган нәрсәдән файдалы?

Кара карлыган - иң бай калий чыганагы.Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак.Карлыган кабыгындагы пигмент бактерицит үзлеккә ия, ягъ...

Кара карлыган - иң бай калий чыганагы.
currant-1530322_640
Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак.
Карлыган кабыгындагы пигмент бактерицит үзлеккә ия, ягъни җәрәхәтләрне төзәтү, авыруга каршы тору өчен кулланырга мөмкин.
Теш казналары авыртамы? Ларингит яки бронхитмы? Эчәкләрдә “күңелсезлек”ме? Бу сырхаулардан кара карлыган ярдәмгә киләчәк.
Аның бер генә кимчелеге бар: гастрит яки ашказаны язвасы булганда, карлыган белән “мавыкмаска” киңәш ителә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kara-karligan-n-rs-d-n-faydali-331072/

Комментарийлар