Логотип «Мәйдан» журналы

«Кара исемлек»

Ачык тә­рә­зә­лә­рен­дә са­ры, зәң­гәр ут­лар яна. Ху­җа­ла­ры да, мө­ла­ем ел­ма­еп, «ку­нак»­лар­ның кер­гә­нен кө­теп то­ра­лар­дыр ке­бек...Кит­те бит за­ма­на, ку­нак ча­кы­рып сый­лый­сы, үзең­н...

Ачык тә­рә­зә­лә­рен­дә са­ры, зәң­гәр ут­лар яна. Ху­җа­ла­ры да, мө­ла­ем ел­ма­еп, «ку­нак»­лар­ның кер­гә­нен кө­теп то­ра­лар­дыр ке­бек...
Кит­те бит за­ма­на, ку­нак ча­кы­рып сый­лый­сы, үзең­нең дә ба­ра­сың юк, «тыч­кан»­ның сул як кү­зе­нә ба­са­сың да, кем­гә те­ли­сең, шу­ңа «ку­нак»­ка ке­рә­сең дә чы­га­сың. Сөй­лә­шә­сең кил­мә­сә, бер сүз дә әйт­мә, җа­ның те­лә­сә, ике сә­гать сөй­ләш, бө­тен­ләй ирен­сәң – хат языш.
Әй, за­ма­на, за­ма­на! Кем кай­чан, кай­да укы­ган, кай­да эш­ли, кай­чан өй­лән­гән, оны­гы ту­ган­мы яки бе­рәр җир­дә ял итеп кайт­кан­мы – ба­ры­сы да бар мон­да. Кай­да ди­сез­ме? Ин­тер­нет­та, «К­ласс­таш­лар»­да. Гай­бәт­че­ләр­гә эш бет­кән хә­зер. Ин­тер­нет җи­тез! Ин­тер­нет класс!
Бы­ел юби­ле­ем бул­ды ми­нем, ла­ек­лы ял­га чык­тым, Ал­ла­га шө­кер. Ба­ла­ла­рым ноут­бук бү­ләк ит­те­ләр. Җи­тәр, әни, го­ме­рең буе эш­лә­дең, хә­зер рә­хәт­лә­неп ял ит, «вир­ту­аль­ный мир» бе­лән (аны­сы нәр­сә аң­ла­та­дыр та­гын) бәй­лә­неш­тә яшә, ди­де­ләр. Яшим, ни­гә яшә­мәс­кә, ил­дә­ге үз­гә­реш­ләр­гә чы­дап, ла­ек­лы ял­га чы­гал­ган­ны, аны­сы­на гы­на тү­зәр­без ин­де.
kara-isemlek-2
Баш­та өй­рә­неп бул­мас, дип бик ку­рык­кан идем, өй­рәт­те­ләр. Улым бер дәф­тәр ту­ты­рып язып ки­тә – те­ген­дә бас та, мон­да бас, «тыч­кан­»ың гы­на чы­да­сын. «Ә­ни, бө­тен­ләй үк боз­саң, На­ил­гә кер», – ди. На­ил – күр­ше ма­лае - чын за­ма­на ба­ла­сы, ал­ты яшь­тә, үзе юнь­ләп хә­реф тә та­ны­мый, ә ми­ңа «К­ласс­таш­лар» тә­рә­зә­сен ача да би­рә, рәх­мәт яу­гы­ры.
Ир­тән то­рып, ир­не эш­кә оза­там, тиз-тиз ге­нә мал­лар­ны ка­рап ке­рәм дә, ашы­га-ашы­га, көн­дез­ге аш­ны са­лып ку­ям. Со­ңын­нан ке­реп ки­тәм «К­ласс­таш­лар» га ку­нак­ка. Ан­да­гы яңа­лык! Ту­ган көн­нәр! Кот­лый­сын кот­лыйм, чә­чәк­ләр җи­бә­рәм, кай­сы­сы­на соң­гы яңа­лык­лар­ны язам. Ба­ра­сы юк, ак­ча ки­рәк­ми, ку­ан­сын­нар, кү­ңел­лә­ре бул­сын, янә­се. Шу­лай ма­вы­гып ки­теп, өч кәст­рүл­не көн­дез­ге аш бе­лән ян­дыр­дым ин­де!
Ке­реп ки­тәм дус­ла­рым­ның дус­ты­на, со­ңын­нан алар­ның дус­ты­на. Йөз­дән ар­тык дус­тым бул­ды ин­де хә­зер. Кай­сы­сы сең­лем, кай­сы­сы класс­ташт­ла­рым, кай­сы­сы ки­ле­нем бу­лып ки­леп ке­рә­ләр. Кер­сен­нәр, кү­ңе­лем киң ми­нем.
Шу­лай бер­көн­не, дус­тым­ның дус­ты­на ке­реп, фо­то­су­рәт­ләр ка­рый баш­ла­дым. Бер та­ныш ха­ным ире бе­лән уты­ра. Ка­ра әле, бу бит ми­нем хә­лә­лем­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­те! Тук­та­ле, мин әй­тәм, ке­реп чы­гыйм әле мин сез­гә, ни хәл­дә яшәп ята­сыз икән, ка­рыйм әле фо­то­ла­ры­гыз­ны. Ка­рыйм, ике кат­лы йорт – шәп, ишек ал­дын­да бас­сейн – шәп, ба­ла-ча­га су ко­е­на – бә­лә­кәй­ләр әле, ди­мәк, йорт үз­гәр­теп ко­ру чо­рын­да са­лын­ган. Шун­нан туй­лар ки­тә: зур кы­зы­ны­кы, ке­че­се­не­ке. Өч ба­ла­ла­ры бар ди­ләр иде, та­гын бер ма­лай­ла­ры бу­лыр­га ти­еш, ке­че­рәк­тер шул, кү­рен­ми. Ә-ә-ә, ме­нә ул – Мәс­кәү­дә укый­дыр ин­де – Кремль янын­да фо­то­га төш­кән. Ме­нә үз­лә­ре, бик зат­лы ки­ен­гән­нәр, тор­мыш ип­тә­ше олы­рак икән, үзе дә бик яшь кү­рен­ми, күз­лә­ре дә бик моң­су. Ме­нә сез­гә дә «ку­нак»­ка ке­реп чык­тым.
Кы­зык­сы­ну­ның чи­ге юк, ди­ләр бит. Ирем­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­тен­нән чык­кач, кы­зып ки­теп үзем­нең дә бе­рен­че мә­хәб­бә­тем­не эз­ләп тап­тым. Ка­рыйм, тәк, шә­һәр­дә яши икән, фа­тир, ре­монт – ярар­лык, ба­ла­ла­ры – икәү – о-о, ха­ты­ны – шәп, ма­ши­на – га­ди, эш­лә­гән уры­ны – ми­не­ке­не­ке ке­бек. Ярый, үке­нер­лек тү­гел икән әле. Ят­сын­нар рә­хәт­лә­неп шә­һәр­лә­рен­дә, таш ара­сын­да яшәп, мин әй­тәм.
Мин дә ноут­бук­лы бу­лу бе­лән фо­то­га тө­шеп, ба­ла­лар­дан ин­тер­нет­ка куй­дырт­тым. Баш­та ике сы­е­рым Даш­ка бе­лән Маш­ка ур­та­сын­да ике утыз ка­дак­лы сөт­ле чи­ләк то­тып төш­тем. Ан­нан соң, унал­ты са­ры­гы­быз ара­сын­да, ун­җи­ден­че тә­кә­без­нең мө­ге­зен хә­лә­лем­нән тот­ты­рып, үзем йо­нын кыр­кып төш­тек. Ка­ра­сын­нар, авыл­да яши ди­гәч тә, «мес­кен» ди­мә­сен­нәр.
Шу­лай «ку­нак­та» йө­ри тор­гач, ях­шы гы­на өй­рә­неп кит­тем ин­тер­нет­ка. Тук­та­ле, мин әй­тәм, хә­лә­ле­мә сюрп­риз ясыйм. Ча­кы­рып ал­дым те­ге­не, ки­леп бас­ты бу, те­ген­дә ба­сам, мон­да ба­сам, ки­леп чык­ты бе­рен­че мә­хәб­бә­те. Та­ный­сың­мы, мин әй­тәм, хә­зер күр­сә­тәм мин си­ңа ке­ше­ләр­нең ни­чек яшә­гә­нен. Ин­де «тыч­кан­»ым­ның сул кү­зе­нә ба­сыйм ди­сәм, «Бу кул­ла­ну­чы сез­не «ка­ра исем­лек»­кә керт­кән» ди­гән язу ки­леп чык­ты. Бер миз­гел аң­ла­мый тор­дым, мон­дый хәл­гә бер дә оч­ра­га­ным юк иде әле. Та­гын бер кат дик­кать бе­лән укып ка­рыйм, ба­рып җит­те бу ми­нем баш­ка. Ах, мин әй­тәм, кем ар­ка­сын­да бә­хет­ле бул­га­ның­ны аң­ла­ма­дың­мы әле? Мин си­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­те­ңә кия­ү­гә чык­ма­сам, яшәр идең­ме ях­шы йорт­лар­да, йө­рер идең­ме чит ил ма­ши­на­сын­да. Йө­рер идең әле ми­нем ке­бек, то­рыр уры­ның бул­ма­ган­да, ба­ла бе­лән че­мо­дан кү­тә­реп, авыл­дан шә­һәр­гә, шә­һәр­дән авыл­га. Син ми­не «ка­ра исем­лек»­кә ты­гар­га тү­гел, ә ку­нак­ка ча­кы­рып сый­лар­га ти­еш, дип ачу бе­лән «тыч­кан»­ның сул кү­зе­нә ба­сып куй­дым. Ин­тер­нет­та бер нәр­сә аң­ла­ма­ган хә­лә­лем, ка­рап-ка­рап тор­ды да, мал­лар яны­на чы­гып кит­те.
Әһә, мин әй­тәм, әл­лә тү­гә­рәк бә­хе­тең­не югал­ту­дан кур­ка­сың­мы? Юк, куй­мыйм мин ин­тер­нет­ка сез­нең яшь чак­та төш­кән фо­то­ла­ры­гыз­ны. Ирең укы­сын дип, смс та яз­мыйм, «ка­ра исем­лек»­кә дә керт­мим мин си­не. Ки­ре­сен­чә, хә­лә­лем­не (си­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­тең­не) ко­чак­лап, ро­маш­ка чә­чәк­лә­ре ара­сын­да бә­хет­ле ел­ма­еп фо­то­га тө­шеп ку­ям ин­тер­нет­ка. Дус­ла­рың­ның дус­ла­ры аша бул­са да ка­рар­сың әле. Дөнья вак­лык­ла­ры ар­ка­сын­да явыз­лык эш­ләп, «вир­ту­аль­ный мир» бе­лән мө­нә­сә­бә­тем­не бо­за­сым юк ин­де.
 

Рәфисә СӘЛИМҖАНОВА


Фото: vk.com

Комментарийлар