Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын,

ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.

 

Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен,

Бер телеме өчен

кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен.

 

Кара икмәк зур мәсьәлә булган:

Йөз граммлап аны бүлгәннәр,

Кош теледәй шул граммнар өчен

Сугышканнар,

хәтта үлгәннәр…

 

Шул чакларны онытабыз бугай,

Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез.

Беребез дә күктән төшмәгәнбез,

Кара икмәк ашап үскәнбез.

 

Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,

Без ашыйбыз хәзер калачын,

Тик калачның тәмен белер өчен

Онытмаек аның карасын.

 

Онытмаек

җәйге челләләрдә

Җиң сызганып кемнәр иккәнен,

Онытмаек бәрәкәтле җирнең –

Кара җирнең кара икмәген!

 

Әнгам АТНАБАЕВ

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.


Комментарий язарга