Кемгә – шатлык,

Кемгә – сагыш:

Кар ява бөтерелеп…

Әнкәй эре иләк белән

Он иләп тора кебек.

 

Мин сәндерәдә утырам,

Мин – малай гына әле.

Әнкәйнең йөзе ул чакта

Тулган ай гына әле…

 

Җырлый-җырлый камыр изә,

Дөрли-дөрли яна мич.

Мин, үрелеп,

токмач урлыйм –

Әнкәй изгән камыр булса,

Чи камыр да тәмле ич!

 

Әнкәй никтер ачуланмый,

Елмаеп кына кала:

«Аш пешкәнне көтеп торсаң,

Ни була соң, и бала?..»

 

Кар ява.

Хәтер түрендә

Аклык та арткан сыман.

Әнкәй, иртән-иртүк торып,

Мичен агарткан сыман.

 

Мин сәндерәдә утырам,

Мичләр – ап-ак,

Өй – җылы!

«Әнкәй, миңа озы-ын әкият

Сөйлә әле бу юлы?..»

Кар ява,

Кар бөтерелә…

Яңа яуган кар исе

Әнкәй мичтән алып куйган

Кабартма исе төсле.

 

Ул чакта борчулар – сабый,

Мин – малай гына әле.

Ул чакта

Әнкәйнең йөзе –

Тулган ай гына әле…

 

Нияз АКМАЛ
Фото: социаль челтәрләрдән

 

«Мәйдан» №11, 2019


Комментарий язарга