Иртән торып,
өйдән чыгыйм, дисәм,
Ишекләрне күмеп киткәннәр.
Әйтегезче, җилләр,
кышкы салкын җилләр,
Кемнәр җиргә чәчәк сипкәннәр?
Кемнәр монда озын төннәр буе
Тәрәзләргә килеп сызгырып,
Эшләп, арып яткан әнкәемне
Уйландырып, таңнан торгызып.
Кемнәр монда,
нинди тыйнаксызлар,
Киң кырлардан шаулап үткәннәр?
Әллә кемнең кияр күлмәкләрен,
Яулыкларын алып киткәннәр.
Һаман да бер иске күлмәк белән
Авыр булыр тормыш итүе.
Җилләр алган яңа күлмәгеңне
Кем соң сиңа табып китерер?
Ник утырам мин дә уйга батып,
Хыялланып, чәчем туздырып?
Ник утырам?
Нигә бер җырламыйм,
Киң кырларны ярып, сыздырып?
Шул җырлардан,
матур чәчәкләрдән,
Ак карлардан тегелер күлмәгем.
Мин бит әле таныш киң кырларда
Кар тотканны бер дә күрмәдем.
Кышкы җилләр!
Кышкы салкын җилләр!..
Карны себереп тигез җирләрдән,
Тау-тау өеп, букетлар ясыйлар
Чәчәкләрдән, кышкы гөлләрдән.
Тәңкә-тәңкә йомшак ак кар ява
Киң кырларга. Без кар тотабыз,
Кар түгел лә, шикәр, май тотабыз,
Очырмагыз, җилләр, туктагыз!
Бәдрикамал, ап-ак карга басып,
Канау казый, карлар себерелә.
Җил-давылда үскән кыз башында
Уйлар кайный, хисләр бөтерелә.
Йә атларны җигеп, чаналарда
Ачык җиргә кызлар кар ташый.
Йөгерә-йөгерә алар басуларда
Кара җирдә вак-вак тау ясый.
Бәдрикамал чыбык көлтәләрне
Кар өстендә тезеп утырта.
Билгеле инде, бу көлтәләр монда
Уйлаганнан артык кар тота.
«Кар тотамсың!» – дидем, –
«Кар тотмыйм, – ди, –
Мин чәчәкләр тотам! Мал тотам!
Тирә-ягым ап-ак кар диңгезе,
Шул диңгездә уйныйм, яр тотам!»

–Диде дә ул, яфрак көлтәләрне
Кар өстенә тезеп таратты.
Аның җырын бер мин генә түгел,
Башкалар да өзелеп яратты.
Егет җилләр аның чәч толымын
Бер сүтәләр, тагын үрәләр.
Салкын күбәләкләр алсу битенә
Куналар да, янып үләләр.
Таң йолдызы! Зәңгәр таң кызы син!
Җәйге таңның алсу алы син!
Кәрәкәшле тауларында пешкән
Чияләрнең алсу талы син!
Балкыр идеңмени, әгәр шулай
Матур итеп эшли белмәсәң?!
Зәңгәр таңнан торып, күңелләнеп,
Илең эшен үтәп йөрмәсәң!
1942 ел.


Комментарий язарга