Логотип «Мәйдан» журналы

Кар өстендә алма

Бәян.

Кереш


Авылның әле төшләр күрә-күрә йоклап яткан чагы...
Җәйге төн. Гап-гади авыл күгендә гаҗәеп манзара эленеп тора: ай кыерчыгы, галәм бишегенә кыңгыр яткан да, үз кадерен үзе белеп, талгын гына тирбәлә... Йол­дыз­лар чыбылдыгыннан, күренер-күренмәс булып, җиргә таба тылсымлы нур агыла... Төн үзенең өрфия пәрдәсен урман, болын, елга өсләренә җай гына кап­ла­ган да галибәнә тантана итә. Биниһая киң галәм кочагында бернинди дә өн, хәрәкәт, тавыш юк шикелле...
Кошларны, чыклы үләннәрне уятып таң атты. Чыбыркы шартлавы, сыерлар мөг­рә­ве, балта-пычкы тавышлары белән авыл яңадан үзенең мең мәшәкатьле тор­мы­шын башлап җибәрде.
Ниһаять, төш вакытлары якынлаша. Көтмәгәндә, яшен тизлеге белән, өр-яңа хә­бәр тарала! Хәбәр димәктән, авылда эреле-ваклы яңалыклар, көне белән, сәгате белән гел туып, үрчеп кенә тора ул. Ә монысы... Ә монысы – авылның үзен генә түгел, әби-карчыкларны да ихластан сөендерерлек, егет-җиләннәрнең исә тәмам йокысын качырырлык үзгә яңалык иде шул.
«Авылга шәһәрдән чибәр бер кыз фельдшер булып кайткан!»
Бу хәбәр авылның салмак агышын йөз дә сиксән градуска үзгәртеп ташлады, менәтерә. Оптимизация тырнагына эләгеп, өч-дүрт ел буе тик яткан медпункт йор­ты­на җан керде. Авылның олысы-кечесе дигәндәй, медпункт сукмагын тап­тый башлады.
Авылга шәфкать туташы булып эшкә килгән егерме яшьлек Ленара «магнитлы» кыз булып чыкты бугай, авыл кешесенең һәммәсе диярлек аңа тартылды. Хәер, магнит кына түгел, күпләр өчен җавабы табылмаган табышмак та иде ул.
 

 

     БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

 

 

      Ике егет, бер кыз


Чирәмле яшел тыкрыкның ике ягы да матур рәшәткәләр белән урап алынган. Урманчы Кәбир агайның йорт янындагы кече биләмәсе бу. Менә шунда аның ике угланы – Тәфкил белән Инсаф «Дружба» пычкысы белән тураклап ташлаган тумраннарны кылга-кыл урталай ярып маташалар. Мунчага һәм кышлыкка җи­тәр­лек бер дигән утын запасы әзерләүләре.
Маңгай тирләрен сөртеп, ял итәргә утыргач та алар арасында мондыйрак җан­лы сөйләшү башланып китте. Бераз өлкәнрәк һәм абый кеше буларак, сүзнең очын Тәфкил элдереп алды:
– Авылга фельдшер килгәч, дөньялар аязга таба үзгәрде бит, ә?
– Чыннан да, көннәр аязды авылга чибәр кыз килгәч, – диде Инсаф энекәше, аның белән килешеп.
– Чибәр кызлар теләсә кем кулына төшеп кунарга тиеш түгел. Мин быел ар­мия­дән кайттым. Солдат шулпасын чүмечләп эчкән кеше буларак, ант итеп әй­тәм – Ленараны беркемгә бирмәячәкмен! Ул, шиксез, минеке булырга тиеш...
– Ә сезнең юньләп сөйләшкәнегез булдымы соң әле? Әгәр ул риза булмаса...
Тәфкил, үзен һәм әйткән сүзен югары тотарга тырышып:
– Булыр, – диде, кырт кисеп. – Мин бит армия школасын узган кеше. Йө­рә­гем­не ачып сала белермен. Кирәк икән, үз бәхетем өчен көрәшергә дә әзер...
– Абый!
– Йә, ни әйтмәкче буласың?
– Син мине... дөрес аңларсың, дип уйлыйм. Мин бит аңа үзем дә бер күрүдә га­шыйк була яздым.
– Вәт, малай актыгы, син моны чынлап әйтәсеңме?
Инсафның бөтен килеш-кыяфәте җитди иде бу минутларда.
– Әйе. Ләкин... беренче сүзләреңнән соң мин синең хакка баш тартам. Әйдә, Ле­на­ра синеке булсын... Мин үз тиңемне барыбер табармын әле.
– Молодец, энекәш! Менә болай ачыктан-ачык, ихлас сөйләшүең ошый миңа, черт побери! – Канатланып китеп, бармакларын шартлата. – Юкса, каршы килердәй булсаң, чирәмгә тәгәрәтергә дә күп сорамас идем. Шаяртып әйтүем. Чын­­лап та, нәфесләнмәвең хәерле. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый, ди­гән­нәр түгелме... Кичә клубта мин аны беренче тапкыр танцыга чакырдым. Ну, парин, биеп тә карадык соң!
Инсаф ирексездән, ләкин ихластан елмайды:
– Котлыйм! Юлыгызга ак җәймә...
– Синең бертуган абыеңа шулай юл бирүең бик дөрес эш. Әйдә, шулай да бер­гә­ләп, Ленара янына кереп чыгыйк әле. Сәбәп табып, билгеле. Мәсәлән, кан ба­сы­мын үлчәтеп карыйк. Ниләр әйтер, ни сөйләр икән ул безгә?
– Яхшы, абый. Ләкин безнең әлегрәк булган сөйләшүләр турында ләм-мим, бер­ни дә әйтмибез.
– Кәнишне, брат! Просто аны бергәләп күреп чыгыйк, дигән идем. Маладис, син мине дөрес аңладың.
Ленара аларны көләч йөз белән каршы алды. Авыл кочагына «күктән» төшкән кызның каш-керфекләре, йөз сызыклары шулкадәрле камил һәм нәфис яра­тыл­ган иде ки, гүя боларның һәммәсен табигать бөртекләп һәм миллиметрлап яса­ган, шул­хәт­ле килешле итеп елмая ул, хәтта ап-ак тешләре дә елмая, нур чә­чә кебек.
Исәнләштеләр. Ленара аларның икесенә дә эскәмиядән урын тәкъдим итте, шун­дук сорашу сүзләренә дә күчте:
– Нинди йомыш белән? Авылның таза егетләре берни белән дә чирләми дип беләм...
Тәфкил сүз дилбегәсен үз кулына алуны кирәк санады.
– Әйе, син безнең авылга килгәнчегә кадәр, без бернинди дә сырхау-мазарны белми идек. – Аннары гөнаһсыз-хәйләкәр елмаеп: – Ә менә хәзер нәрсәдер бул­ды безгә...
Инсаф аны бүлдерде:
– Бигрәк тә Тәфкил абыйга!
– Алайса, иң элек Тәфкилнең зарын тыңлап карыйк, – дип көлемсерәде Ленара.
– Менә, кан басымы нишләптер уйный башлады минем, – диде Тәфкил, күзен дә йоммыйча. – Ленара, матурым, иренмичә генә үлчәп карамассың микән?..
Ленара өстәл өстендә яткан аппаратны җәя-сүтә башлады. Егетнең кан басымын үлчәгәннән соң җитдиләнеп китте:
– Чыннан да, кан басымың бераз югары? Нәрсә булды шулай борчылырлык?
– Синең кебек чибәрне күргәндә, кан басымың гына түгел, әллә кайсы кү­зә­нәк­лә­рең урыныннан кубарылыр, туташ, – диде Тәфкил, сүзләренә тирән мәгъ­нә салырга тырышып.
Ленара кырыслана да белә икән әле, шелтәли төшеп, турысын әйтеп салды:
– Ярар, тозсыз сүзләреңне калдырып тор. Мин сиңа ике таблетка дибазол би­рәм. Менә шуларны тел астына салсаң, тынычланырсың...
– Ай-һай, җиңел хәл итәсең син, сандугач... Мин, лутчы, саф һавага чыгам да авыл этләрен, әтәчләрне тыңлыйм. Җанга шифасы булыр.
– Дөрес уйлыйсың, – дип җөпләде аны Ленара. – Ә менә хәзер энекәшеңнең кан басымын үлчәп карыйбыз. Утыр, Инсаф!
Инсаф өстәлгә таба күчеп, ул күрсәткән урындыкка утырды. Тәфкилнең борчагы пешмәде шикелле, шуңа да ул күп уйлап тормастан, тәмәке кабын капшый-капшый, җилләнергә дип, баскыч төбенә чыгарга ашыкты.
Ленара үлчәү аппараты түгәрәгендә биешкән саннарны күңеленнән барлый иде.
– Инсаф, ә синең кан басымың нишләптер түбән...
– Абый гаепледер әле моңа...
– Нишләп алай дисең?
– Шулай. Ул миңа әлерәк кенә сыерлар-бозаулар турында ниндидер фәлсәфә сатты да бөтен кәефемне бозды...
– Нәрсә диде соң ул?
– Юк, мин бу хакта җәелеп сөйләшергә теләмим.
– Яшь кенә булсаң да, кызык егеткә охшагансың син.
– Ничек булсам, шулай инде. Артистланырга яратмыйм.
– Әйе, синең кебек үҗәтләр сирәк буладыр ул. Андыйлар көннәрнең берендә максатына ирешә дә.
– Ленара, әйдә, югары материягә кермик әле. Мине бит әти крестиян акылы биреп үстерде. Мин – табигать баласы.
– Инсаф, син бу табигатең һәм акылың белән бер дә авылда калмассың шикелле.
– Әйе, бүген-иртәгә аттестатны алгач та, минем тизрәк Казанга укырга ки­тә­сем килә.
– Ә кем булырга?
– Мин астрономия, йолдызлар фәнен бик яратам. Пифагор теоремасына да те­шем үтә. Ләкин әнием кебек математика укытучысы булмас идем... Укытучыларга хөрмәт кимеде хәзер авылда.
– Ә бәлки әтиең кебек урманчы булырсың?
– Юк, – дип каршы төште Инсаф. – Андый эштә каты куллы булу кирәк. Ә ми­нем күңелем йомшак. Минем галәм серләренә үтеп керәсем, яңа ачышлар ясый­сым килә...
Ленараның йөзенә гаҗәпләнү төсмерләре җәелде. Менә сиңа авыл баласы! Үзеннән ике-өч яшькә яшьрәк булган, инде егеткә тартым бу үсмернең эчке дөнья­сын аңлар өчен, күбрәк аралашу кирәктер, күрәсең.
– Син абыең Тәфкилгә бер дә охшамагансың, сөт һәм су шикелле, икегез ике төрле.
– Ә нигә мин аңа охшарга тиеш әле? Минем үз дөньям, үзем генә белгән хыялларым. Алдагы көннәремдә шуның өчен көрәшәчәкмен...
Бу минутларда тышта, җил исеп куйган саен, янбакчада үсеп утырган агач башлары аваз чыгара, аларга кушылып Тәфкил дә сызгыргалап куя һәм Ленара турында уйлана иде.

 

 

 

 

                Аны эшкә әтисе җибәрде


Егетләрнең чыгып югалулары кая, шул арада медпункт бусагасыннан Гөл­җи­һан карчык атлап керде. Күрше-тирәдәрәк кенә ялгызы яшәп ята ул, шуңа кү­рә­дер­ме, медпункт сукмагына тузан төшергәне юк.
Керә-керешкә үк күңелгә хуш килердәй шифалы сүзләр табып исәнләште, ярым пышылдап, шәфкать туташына үзе генә белгән догаларын ишеттерде. Аннары:
– Нихәл, кызым! Ару гына эшләп йөрисеңме? – диде.
– Рәхмәт, Гөлҗиһан әби! Шәһәрдән соң авыл һавасы бик ошый миңа. Инде ия­лә­неп киләм сезнең авылга, русча сүзләр кыстырмыйча гына сөйләшергә дә өйрәнеп беттем, күз тимәсен...
– Күз тия күрмәсен, наным. Матур кешегә күз тияргә бер дә ерак түгел ул. Син бит, сөбханалла, пылау өстендәге җимеш сыман балкып, күзгә күренеп торасың, балам...
Авыл карчыгының саф татарча «кызым», «наным», «сөбханалла» кебек татлы-йомшак сүзләр кулланып сөйләшүе Ленарага кызык та, тансык та иде.
– Апа, җаным, рәхмәт яхшы сүзләреңә!
– Менә... медпунктка дип синең янга көненә бер тапкыр сугылып китмәсәм, күңелем тынычланмый. Нинди сере бардыр моның?
– Серен синең үзеңнән сорарга кирәктер. Кәефләрең ничек соң, Гөлҗиһан әби?
Карчыкның маңгаендагы нечкә җыерчыклары өскәре таба калкып куйды. Сү­зен икенчегә таба борырга теләве иде булса кирәк.
– Зинһар, «әби» дип әйтә күрмә, кызым, кеше-мазар ишетмәсен. Аллага шөкер, мин бит әле җитмешнең теге ягына атлап кына кердем...
– Ярый, килештек. «Апа» дип эндәшермен. Гөлҗиһан апа, ни йомыш бүген? Берәр җирең авыртмыйдыр бит? Аппетитың ничек?
– Шөкер, әпититем бик әйбәт кенә. Ни, менә нәрсә, кызым... Теге карвалул дигән нәмәрсәкәең йөрәккә хуш килеп тора икән. Ише янына тагын бер савыт алып китим, дигән идем.
– Менә, икәү генә калган запаста. Берсе сиңа насыйп икән.
Ленара, үзе белгән тартмаларын ачып, Гөлҗиһан әбинең кулына ул сораган даруны тапшырды.
– Кара аны, унбиш-егерме тамчыдан арттырма. Су кушканда, дим...
– Әй, кызым, син ни әйтсәң, мин шуны тыңларга риза инде. Рәхмәтләр яусын үзеңә.

 

 

 

 

      * * *


Ялгызың калу, бер яктан, ялыктыра, икенче караганда, сине, канатларында тиб­рә­теп, хатирәләр аланына илтеп сала. Андый чакларда Ленара да еш кына уй­га бирелә, үткәннәрен барлый, язмышы сәхифәсенең кайбер битләрен күздән ки­че­рә... Ул – ныклы гаиләдә туып үскән кыз, ничекләр итеп авыл җирлегенә ки­леп эләкте соң?
Күп нәрсәләр әтисенә, аның холкына бәйле иде шул, әтисе Министрлар кабинетында эшли, бүлек хезмәткәре иде. Фән һәм культура эшләренең күбесе аның кулы аша уза һәм аның катнашы белән хәл ителә. Кызы Ленара медицина көллиятен тәмамлагач та аңа, ике елга дип, мәҗбүри юллама бирелде. Әгәр теләсә, әтисе аны эшкә Казан каласында калдыра алмас идемени? Юк, ул – йорт ба­шы һәм дәүләт чиновнигы буларак, мәсьәләне бөтенләй көтелмәгәнчә хәл итте: аның дипломлы кызы, бернигә карамастан, һөнәри юлламасы белән район җи­ре­нә барып эшләргә тиеш! Холкы-акылы ышанычлы, тормышны өйрәнер, тәҗ­ри­бә туплап кайтыр. Әтисе исә эреле-ваклы чиновникларга менә дигән гаделлек «үрнәге» күрсәтә... Карьерасын саклап калу һәм алга таба үстерү өчен, менә дигән трамплин булачак бу...
Ленара боларны каян белә? Белмичә ни, бу хакта әтисе аның белән ачык­тан-ачык сөйләште. Аңлаштылар. Шәһәрнең газлы, тузанлы, машиналы ыгы-зыгысыннан соң, Ленараның үзенең дә авыл һавасына, яңа кешеләргә кү­ңе­ле ат­лы­гып тора иде. Ул үкенми. Ике ел вакыт, эреп аккан кар суларыдай, узар да ки­тәр әле... Егерме яшендә генә булса да, ул инде шәхси тормышында үзе өчен байтак кына ачышлар ясап, азмы-күпме тәҗрибә туплап өл­гер­гән иде. Аларның күбесе аның көндәлек дәфтәренә теркәлгән. Әмма аның әлеге дәфтәренә берәү дә күз салырга, кирза итекләр белән керергә ти­еш түгел.
Ленараның сер саклый белүе, аның ачкычын читләр кулына тапшырмау та­лан­ты тумыштан килә иде. Сирәк кызларга гына бирелгән мәхәббәт чокырлары аның битенә генә түгел, ике як ирен почмакларына да юкка гына посмагандыр, күрәсең.

 

 

 

 

                Рәиснең йокысы качты


Урманчы Кәбир агайның абыйлы-энеле малайлары бер хәл, авылга фельдшер кызның эшкә килеп урнашуы колхоз дилбегәсен кулында нык тоткан ир уртасы Самат Шәкүровның да йокысын тәмам качырды, әттәгенәсе! Колхоздагы эшләре уң бара иде аның, тел-теш тидерерлек түгел. Былтыр көздән чәчеп калдырган уҗымнары каерылып уңды – инде тук башаклар, җиргә иелеп, комбайннар килгәнен көтә. Басу-кырларда көнбагыш һәм кукуруз урманы җәйрәп ята – кышка менә дигән яшел силос әзер булачак!
Колхоз рәисенең бераз иркенрәк чагы хәзер. Нигә әле форсаттан файдаланып калмаска да дөнья рәхәтен татымаска? Менә шундый татлы уйлар белән сугарылган хыялларын күңеленә болайрак төенләп куйды: «Ленара дигән бу асыл кошны ничек тә кулга төшерергә, үзеңнеке итәргә, вәссәлам!»
Әйткән сүз – аткан ук!
Озак уйланып тормастан, ул үзенең баллы-татлы ниятен чынга ашыру гамәленә кереште. Моның өчен хәзергә «кунак кызы» статусындагы чибәрне махсус игъ­ти­бар һәм... көтелмәгән сюрпризлар белән шаккатыру, кош кебек сайрап, аның күңелен яулап алу кирәк иде. Билгеле, коры кул һәм дарысыз патрон белән су­нар­га чыкмыйлар.
Бу кадәр уйлары аның фантазиясеннән ташып чыкты һәм, аллы-гөлле салават күпере булып, күңелендә балкый башлады. Хәрәкәттә – бәрәкәт...
Иң беренче ул, олы башын кече итеп дигәндәй, Ленараның эш урынына «рабочий визит» ясауны кирәк санады.
Керде. Исәнләште. Сөйләшеп киттеләр. Агач йорт маңгаендагы «медпункт» дигән борынгы тактаның бик искергән һәм авышкан булуын искәргән Самат сүз­не шуңардан башларга булды:
– Ленара, матурым, күрсәткеч тактаны өр-яңага алыштырасы булыр. Бу эшне үз өстемә алам. Иртәгә үк мәктәп рәссамына заказ бирәчәкмен, килештекме? Си­нең кебек чибәрнең йорт капкасы да, визит карточкасыдай, үзенә тартып то­рыр­га тиеш...
Ленара балкып елмайды:
– Ай, рәхмәт! Минем хезмәтем турында да кайгыртучылар бар икән әле.
– Дөнья чибәренә берни дә жәл түгел.
– Самат абый, алай ук күккә чөймәгез әле. Егылып төшәсе булса, кыенга килер.
– Мин барында, син үзеңне ышанычлы кулларда дип исәплә. Сиңа егылып тө­шәр­гә ирек куймам.
– Рәхмәт инде шулай зурлаганыгыз өчен.
Самат җитдиләнә төште, үзенең уй-фикерләрен мөмкин кадәр үтемлерәк җит­ке­рү өчен, акыллы сүзләр сайларга тырышты.
– Син бит безнең асыл кошыбызга тиң, зурлауга да, мактауга да лаеклы кешебез... Ә беләсеңме, сиңа атап бүген мин иртән сувенирлар җыеп кайттым бит әле. Менә шул уңайдан, кунакка чакырмак булам үзеңне...
– Китче әле, чынлапмы?
– Ипидер менә, мин бит ике сөйләргә яратмыйм.
– Французский духидыр әле...
– Нәрсә икәнен минем эш бүлмәсенә кергәч тә күрербез... Район үзәгенә шал­ты­ра­та­сым бар иде. Кара аны, оныта күрмә. Унбиш-егерме минуттан миңа су­гы­лып чыгасы бул. Ничек диләр әле: эш беткәч, уйнарга ярый. Эш – бүре түгел, ур­ман­га качмас, дип тә өстәгән безнең бабайлар.
Яшь кенә булса да, таныш егетләр белән аралашып, азмы-күпме тәҗрибә туп­ла­ган Ленара килештереп кенә кыланырга өлгергән иде инде. Әйтер сүзләре, сөттәй ап-ак тешләре арасыннан, энҗедәй сөзелеп чыкты:
– Карап карыйк әле менә, ничегрәк уйнарсыз икән?
– Көтәм, күгәрченем! Ашыгам, мин үземә киттем!

 

 

 

 

      * * *


...Колхоз рәисенең эш бүлмәсе. Дәү генә өстәл, телефон, кәгазь белән тулган симез папкалар. Диварда эш күрсәткечләрен чагылдыручы таблица-плакатлар. Бер як кырыйда урындыклар рәте. Эшлекле Самат, телефон трубкасын кулына алып, каядыр шалтырата:
– Агрохимсервис, приемныймы? Сәлам, чибәркәй! Самат абыең борчый әле си­не. Гали Вәлиевич урынындамы?.. Тоташтыр әле үзе белән... Гали Вәлиевич, исән­ме­сез! Самавырың кайныймы, төтене туры чыгамы? (көлешәләр). Ярый, уен-муенны читкә калдырып торыйк та төп сүзгә күчик әле. Хәтерлисеңдер, аш­ла­ма турында сөйләшкән идек. Башкалар өлгергәнче дим... үзең беләсең, буш итмәм, складта сарык түшкәләре сине көтеп тора... Килегез, дисеңме, ярый, иртәгә безнең «КАМАЗ» машинасы сезнең капка төбендә булыр.
Телефон трубкасын «шалт!» итеп куюы кая, акрын гына ишек шакыдылар. Тәгаен Ленарадыр. Ул аны аягүрә басып каршылады, кулыннан кавалерларча тоткан булып, түрдән урын тәкъдим итте:
– Рәхим итеп утыр, күгәрченем!
– Зинһар, шул төче сүзне әйтмәгез инде миңа, үтенәм. Просто Ленара диегез...
– Яхшы. Алга таба Ленара, Ленарам дип кенә эндәшермен. Килештекме?
Бүлмә хуҗасы, кинәт кенә җиңел борылыш ясап, сул як почмактагы тумбочка каршына тукталды һәм аннан... этикеткасы күзгә бәрелеп торган йомры бер шешә тартып чыгарды. Аны вәкарь белән генә өстәл уртасына бастырды.
– Ачуланма инде, Ленара. Хәзергә син теләгән француз хушбуен эләктереп булмады. Аның каравы, әнә, биш йолдызлы әрмән коньягы затлы исәптән йөри.
– Самат абый, зинһар, мәшәкатьләнмәгез. Әле бит төш вакыты узып кына ба­ра, көнозын йомыш белән сезгә дә, миңа да кем генә килмәс...
Акыллы бу тәкъдим белән килеште Самат, сүзне икенчегә борды:
– Только, зинһар, «абый» дип әйтә күрмә, юкса араларны ерагайта бу сүз.
– Бер дә ерагайтмас. Көндез – абый, кичен – җаный, дигәннәр түгелме...
Җәйләр җиткән саен, авылда, әбисе-дәү әнисе янында тәрбияләнеп үскән кыз татарча әйбәт кенә сөйләшә белә һәм өлкәннәр авызыннан чыккан йомры сүз­ләр­не дә хәйран ишетеп, үзләштереп өлгергән иде.
Самат түзмәде, телендә ни булса, шуны әйтеп тә салды:
– Ну, сүз дигәндә кесәгә керә торганнардан түгел үзең! Мондый телең барында, карга түгел, минем кебек бөркет тә күтәреп китә алмас сине.
– Күтәрелү – ике яклы нәрсә. Биеккәрәк күтәрелгән саен, егылып төшү куркынычы да арта, дигәнне укыганым бар минем.
– Син укыганны мин... – Самат бу сүзләрнең дәвамын әйтеп бетермәде, тыелып калды. – Яле, фәлсәфә куертуны кичкә калдырып торыйк. Йолдызлы әрмән сые да кичкә калсын. Арыганнарны бетерү өчен дару булсын.
– Рәхмәт, дөрес аңладыгыз мине.
– Син анда кичләрен урманчы Кәбир абый малайлары белән күңел ачасың икән, дип ишеттем. Дөресме бу?
– Ә нигә, яшь егетләр белән аралашканнан укам коелмас бит? Ярый да сез өйләнгән, гаиләле кеше. Мин бит азат, ирекле кыз.
– Дөрес анысы, килешәм. Әмма дә ләкин ирекле кошны берәр сунарчының атып төшерүе дә бик ихтимал...
– Борчылма, – диде кыз, үзе дә сизмичә, «син»гә күчеп. – Инсаф дигәне биг­рәк юаш, йомшак табигатьле күренә. Яшәү өчен исә, тоткан җирдән өзәрдәй, ныклы егет кирәк. Абыйсы Тәфкил – артык һавалы. Андыйлар көннәрнең берендә ни кылганын да белмичә калырга мөмкин.
– Яшь кенә булсаң да, төпле фикер йөртәсең син. Бу миңа ошый. Тик мин әйт­кән­не исеңнән чыгарма: тоткан җирдән өзәрдәй кешеләрнең берсе авылда мин булам... – Менә шушы урында ул пеләшләнә төшкән маңгае белән һаваны сөзде һәм яп-ялангач фикерләрен ачып салды: – Син минеке генә булырга тиеш! Кулыннан эш килмәгән Кәбир малайлары белән ни генә майтара алырсың икән? Уйла...
– Син бит өйләнгән кеше. Сиңа ике арада чабулап йөрүләре күңелле булыр микән соң?
– Бу бит икебез генә белгән яшертен сер булачак. Балда-майда йөздерермен үзеңне, менә күрерсең. Безнең мөселман ирләренә, кулыннан килсә, ике хатын тоту тамчы да гаепкә саналмый.
– Сиңа шулай дип уйлавы җиңелдер, әлбәттә.
– Юк, юк, җиңел булмаячагын яхшы беләм. Ләкин синең хакка бернидән дә курыкмыйм. Бәлки, безне дөньяда тиңе булмаган мәхәббәт көтеп торадыр алда. Гомер булмаганны, мин тормышымда ниндидер яңарыш, уяну кичерәм...
Ленара килешергә ашыкмый, сүзне икенчерәк темага күчерә:
– Син бит моннан ярты сәгать элек кенә, сувенирлар әзерләдем, дигән идең түгелме? Йолдызлы коньяк, имеш – шул да булдымы сувенирың...
– Ә-ә, онытып җибәргәнмен... – дип, Самат бөтенләй үзгәреп китте, бакча як тәрәзәсенә килде һәм, пәрдәне сул кулы белән ачып, бәллүр вазага утыртылган чәчәкләр бәйләмен Ленарага сузды. – Андый-мондый гына түгел, кыр чәчәкләре болар. Яле, иснәп кара үзләрен.
– Да-а, баш әйләндергеч моның исләре! Рәхмәт, онытмагансың.
Самат, нидер эзләп, бу юлы өстәле тирәсендә бөтерелде. Тумбочкадан сары яфраклы көнбагыш «пәрәмәчен» тартып чыгарды.
– Әле менә сюрпризларның монысы да бар! Көнбагыш басуыннан самый эре­сен сайлап өздем үзеңә.
– Менә монысы кызык миңа, – дип балаларча шатланды кыз. – Ә менә кыр чәчәкләрен эш өстәлемнең нәкъ уртасына куярмын.
Ул, чәчәкләрне кабат иснәп, күзләрен йома.
– Яле, күзләреңне ач, Ленара! – Бу юлы инде аның кулларында яшел «күлмәкле» сап-сары кукуруз чәкәне көлемсерәп карап тора иде. – Монысы да сиңа, кызый. Кем әйтмешли, куян күчтәнәче.
– Ба-а, вот это оригинально! – дип әйткәнен сизми дә калды Ленара. – Син мине табигать бүләкләре белән тәмам күмеп ташладың.
– Минем сине хисләрем белән генә түгел, кулларым белән дә урап аласым килә!..
Ленара, ярым шаярып:
– Куркам, оялам мин синнән... – диде.
– Ташла әле, егерме яшьлек кызлар сүземе бу? Мин бит сиңа ихластан ашкынам. Куркам, оялам, имеш. Кечкенә сыерны үгез белән куркытканнар, ди. – Са­мат, үзенең бу тапкыр сүзләреннән тәм табып, рәхәтләнеп елмайды, аннары җит­ди кыяфәт алды: – Эш сәгатең беткәч, миңа кереп чыгарга онытма! Безнең сөй­лә­шер сүзләр бар әле...

 

 

 

 

                Шартлау


Чирәмле тыкрык – аулак урыннарның берсе. Имән бүрәнә өстенә икәү утырган. Сул кулына шома таяк тоткан Тәфкил энесе Инсафка кул хәрәкәтләре белән нидер аңлатып маташа.
– Беләсеңме, әти мине бүген төнгә печән кибәннәрен сакларга җибәрәчәк. Бер дә барасы килеп тормый, югыйсә.
– Нәрсә, караклар килер, дип куркасыңмы әллә?
– Юк ла... Просто, кичен клубка төшмәкче идем.
Инсаф, көлемсерәп, каш астыннан сиздерми генә абыйсына карады.
– Аңлашылды... әти әйтмешли, юкәдә икән чикләвек. Иң дөресе – кичен Ленараны күрәсең килә синең.
– Әйе, дөресе шул... Беләсеңме нәрсә? Әйдә, шобага тотышыйк без. Радиодан ничек дип җырлыйлар әле:
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә, салыйк шобага...
Игътибар белән тыңлаганнан соң, энесе:
– Кем уйлап чыгаргандыр, көе дә, сүзләре дә матур.
– Шуның белән шул. Тотыштыкмы?.. Кайсыбызның кулы өскә чыга, бүген кичке каравылга шул барачак. Шәп уйланган бит, ә!
Тәфкил, үзенең хәйләсез фантазиясенә сокланып, таякны бастырды да аның иң түбәнге өлешен кулы белән кысып-йомарлап тотты.
– Юк ла, шобага салырга яратмыйм мин, – дип карышты Инсаф.
– Шыттырма, бер тапкыр шобага алышканнан гына кулың корымас... Сол­дат­та булып кайткан абыең сүзләре бу.
– Юк, дидем ич инде, ике сөйләшмим.
Тәфкилнең йөзенә гарьләнү билгеләре бәреп чыкты. Аһ, энесенең шушы үҗәт­ле­ге! Үз буразнасына бер кердеме, тиз генә этеп чыгарырмын димә аны. Егетнең төрт­мә­се ирексездән теленә бәреп чыкты:
– Әйтәм аны медпунктта Ленара белән озак чөкердәштегез... Ну ярый. Алайса, әйдә, Ленара өчен шобага салабыз – өскә кем чыкса, аны бүген шул озатачак!
Таяктагы кул «атламнарын» Тәфкил лапаста ук инде үлчәп-тәгаенләп куйган иде шул. Шушы хәйләсе барып чыксамы – кыз аның куенында булачак... Инсаф исә, риза булмыйча, һаман үзенекен сукалады:
– Нигә әле кызлар бәясен таяк белән үлчәргә? Җаны кемне тели, шуның белән йөрсен.
– Их син, зеленый... Чын егетләр: алма пеш, авызга төш, дип авыз ачып утыр­мый, кирәк икән, ятлар кулыннан кызны йолкып кына ала!
Урамны сискәндереп, мотоцикл тавышы ишетелде. Егетләр бер-берсенә ка­ра­шып тын калды, әтиләре урманнан кайтып килә булыр. Менә ул бишекле дәү «Урал» мотоциклын ике угланы каршына туктатты. Урманчы киеменнән. Ко­кар­да­лы фуражкасы һәм костюм якаларындагы имән яфрак эмблемалары аңа рәсмилек, эшлекле кыяфәт өсти. Матайның яшел бишегеннән чехолга поскан ау мылтыгы тырпаеп тора. Әти кеше:
– Нихәл, балалар? – дип хәл белеште дә чирәмгә сикереп төште.
Ашыкканы күренеп тора, шуңадыр сүзен кыска тотты:
– Әниегезне укытучыларның август киңәшмәсенә чакыралар. Аны район үзә­ге­нә илтеп куясым бар. Кичтән барып, танышларында кунам, диде. Үземнең дә кү­рә­се кешеләрем бар.
Аннары улы Тәфкилгә төбәлеп:
– Армиядән кайтканыңа өченче атна була түгелме? Син укырга яки берәр җир­дә эшләргә җыенасыңмы соң? – диде.
– Борчылма, әти! Шабашниклар төркеме тупларга җыенам мин. Малы да, ак­ча­сы да булачак, – диде Тәфкил, хәрбиләрчә рапорт биргән сыманрак итеп.
Әтисе бу җаваптан канәгать калмады:
– Шул да булдымы эш! Күңелеңә ятардай, кулыңнан килердәй бер-бер юньле һөнәр сайларга бик вакыт сиңа. Вакыт дигәнең, искән җил кебек, уза да китә ул. Авызыңны ачып калма, ныклап уйлан, дип әйтүем.
– Әти, әллә Лубьян урман хуҗалыгы техникумына барыйм микән?.. – дияргә мәҗбүр булды өлкән улы.
Кәбир, юлга җыенганын сиздереп, мотоцикл бишегенә үрелде.
– Ярый, балалар, бу хакта яңадан бер иркенләп сөйләшербез әле. – Шул арада ау мылтыгын алып, Тәфкилнең кулына тапшырды. – Улым, кибәннәргә күз-колак булу – бүген синең эш. Мин соң кайтачакмын. Кара аны, мылтык белән шаярма, фасон өчен генә йөртәм мин аны. Тоз белән генә корылган ул... Ә син, Инсаф, йорт-җир тирәсендәге эшләрне карарсың.
Мотоциклын кабыза да зәңгәрсу төтен сирпетеп китеп бара. Эчке горурлыгын, әллә масаюынмы яшереп тә тормыйча, Тәфкил энесенә караш ташлый:
– Менә, күрдеңме? Миңа ни эш куштылар да сиңа ни йомыш бирделәр. Югыйсә, әлерәк кенә шобага салудан шүрләп калган идең.
– Шүрләмәдем... Ленара миннән берничә яшькә олырак бит. Менә шунысы чабудан тота мине. Ул кадәрле зурдан кубып ни сөйләшим мин аның белән?
– Дөрес әйтәсең, энем, минем тәгәрмәчкә таяк тыгу файдасыз. Күңелем сизә, Ленара барыбер минеке булачак... Телисеңме, рәшәткә башында утырган ала карганың сул күзен чукып чыгарам.
Канәгатьлек белән шулай дия-дия, мылтыгын иңеннән төшермәкче булган иде. Инсаф аны җилкәсенә кулын куеп туктатты:
– Шаярма сәнә, ул бит сиңа уенчык түгел. Шартласа, бөтен авыл аякка ба­са­чак бит.
– Хак әйтәсең!.. Карап-карап торам да тагын бер тапкыр карап куям мин сиңа. Эчтән генә горурланам синең белән. Алга таба да сынатма, энем. Мин үз юлымны үзем табармын, тик аркылы төшмәсеннәр генә... Ярый, әти кушканны эшләргә киттем.
Тәфкил китәргә кузгалган гына иде, шулвакыт тыкрык очында кемнеңдер җан ачысы белән «Тәфкил абый!» – дип сөрән салганы ишетелде. Күрше малай икән. Нәрсә, әллә, Ходаем, бер-бер янгын чыкты микән? Ул арада баш түбәсенең берничә урынына «зеленка» чәпәлгән касмак башлы малай, сулышына кабып килеп тә җитте, кулларын болгый-болгый, чәбәләнеп сөйли башлады:
– Анда... күпер тактасына эләгеп, Кәбир абыйның матае ауды!.. Әниегезнең аягы сынган, кулы кан эчендә... Ашыгыч ярдәм кирәк, диделәр. Фельдшер Ленара апаны чакыралар...
Бер дә көтелмәгән хәбәр иде бу! Котсыз оран бер мәлгә егетләрнең икесен дә телсез-өнсез калдырды. Ниһаять, Тәфкил җитди кыяфәттә тураеп басты:
– Энем, мин тиз генә әнинең хәлен белергә чаптым! Ә син...
– Юк, абый! Син тиз генә Ленараны тап... Колхоз идарәсенә йомыш белән кереп китте бугай ул. Әнинең хәлен белергә үзем йөгерәм!..
Шулай дип әйтү белән, җавап та көтеп тормастан, кинәт искән җил кебек куз­га­лып, күпер ягына таба йөгерде.
– Энекәш дөрес әйтә, – диде Тәфкил, үзалдына сөйләнеп. – Хәзер үк Ле­на­ра­ны эзләп табарга, фаҗига урынына барып җитәргә! Ашыгырга кирәк...
 

 

 

 

 

      * * *


Әле кичке эңгер дә төшеп өлгермәгән, тәрәзә пәрдәләре инде тартылып куелган. Самат белән Ленара бу минутларда, бернинди тартынусыз, идарә йортының ау­лак бүлмәсендә гыйш-гашрәт манзарасына кереп баралар иде.
Ләззәтле минутлар якынаясын көнозын үҗәтләнеп көткән Саматның башы-күзе нык әйләнгән иде шул. Хәтта бүлмә ишекләрен бикләргә дә оныткан, бахыр. Ленараның: «Синең көчле кулларыңда рәхәт миңа», – дигән сүзләре аны икенче бер параллель дөньяга илтеп салган иде.
...Уйламаган-көтмәгәндә, кинәт ишек ачылып китте һәм анда – иңбашына мылтык аскан, күзе маңгаена менгән Тәфкилнең гасаби чырае күренде. Җәймәгә төренгән икәүнең «мәхәббәт» тамашасын күргәч, баштарак ул ни әйтергә белми әсәрләнеп калган иде, ләкин үзен бик тиз кулга алды.
– Уйнашчылар! Менә сез кем икәнсез... – дип нәфрәт тулы сүзләрен теш арасыннан сытып чыгарды. – Мин синнән моны көтмәгән идем, Ленара! Күпер буенда әнкәй кан эчендә ята, ярдәм сорап сиңа килгән идем. Ә сез монда...
Сүзләрен әйтеп бетерә алмады, ачу белән мылтыгын тиз генә иңеннән тартып төшерде дә, берни уйламастан, тәтегә басты! Патронда тоз ядрәләр иде.
Ленара, ачыргаланып, нибары:
– Тәфкил, нишләвең бу!  – дип кенә әйтә алды.
– Ай-й! – дип үкерде Самат, гәүдәсенең бил түбәнтен җирләрен кулы белән капшап. Фаш ителүдән куркып, шундук янауга күчте: – Мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтермен, егет кисәге! Күршедә генә милиция участогы барын онытма!..
Милиция чакыртуның хаҗәте дә калмады. Мылтык шартлавын ишетү белән, ул инде үзе «җинаять» урынына килеп тә баскан иде.
– Көпә-көндез ни булды?.. Әһә, урманчы малаеның эшеме? – Тәфкилгә тө­бә­леп: – Протокол төзибез дә сине кулга алабыз. Карышып тормаска киңәш итәм. Калганы сорау алганда ачыкланыр...
Мылтыкны тартып алганнан соң, Тәфкилнең кулларына богау салынды. Егет карышып торуның файдасыз икәнен аңлады, билгеле. Чөнки секунд эчендә бул­ган хәлләр аңын томалаган иде.
Самат исә, участковый сержант ягына карый-карый, акланырга, дөресрәге, тел яшерергә ашыкты:
– Районга бару өчен транспорт сорап кергән иде. Булмый, барлык машиналар кырда, юлда, дип отказ биргән идем, әнә шуның өчен мылтык күтәрде, кабахәт!..
– Әйе, машина бирмәгән өчен... – дип, тамчы да тартынмыйча, Ленара аның сүзләрен җөпләмәсенме бу минутта! Бу инде – оятсызлыкның чиге, соңгы ноктасы иде. Тәфкил аңарга нәфрәт укларын чәчте. Ул инде ачы хакыйкатьне – алга таба алар арасында бернинди дә уртаклык, рухи якынлык булмаячагын төбенәчә аңлаган иде.
Милиционер үзен кырку тотарга тырышты:
– Протокол телендә состоявшийся факт, дип атала бу... Сорау алганда, сезнең икегезне дә шаһитлар итеп чакырырбыз, әйткән сүзләрегезне онытмагыз. Ә син, егетем, әйдә, киттек минем белән!

 

 

 

 

      * * *


Күпер төбендә һәм идарәдә булган вакыйгаларны Инсаф бик авырдан кичерде. Район шифаханәсенә озатылган әнкәсенең хәле өчен аеруча борчылды, өзгәләнде ул. Йокысы йокы булмады, төне буе керфек тә какмыйча, борсаланып чыкты. Чәченә, каш-керфекләренә менә-менә ут кабар төсле иде.
Уйлары су юлыдай туктаусыз агылды.
Их, Ленара, нишләдең син! Тайгак юлга ничек аяк бастың? Вакытында килеп, әнкәйгә тиешле ярдәмне күрсәтә алган булсаңмы... Без сине, мең рәх­мәт­ләр әйтеп, уч төбендә генә йөрткән булыр идек. Ә хәзер... Хәзер сиңа там­чы да хөрмәтем калмады. Син ак халатлы врачлар исеменә тап төшердең... Абыйны алып киткәннәр менә. Аның язмышы ни белән төгәлләнер... Хә­ер­ле­гә булсын!
Тәрәзә пәрдәләре эзмә-эз ябылган. Өй эче караңгы, хәтта өстәл-шкаф шәү­лә­лә­ре дә күзгә күренми, диярлек. Кинәт менә шушы караңгылык пәрдәсенең бер почмагы ачылып китте һәм... андагы тонык яктылык уртасында өрфия ак яулык ябынган әнисе пәйда булды!
Урын өстендә борсаланып яткан Инсаф, бихисап уйлар ятьмәсеннән бу­ша­ныр­га теләп, газиз әнкәсе белән тын гына сөйләшә иде...
– Әнкәй-әнкәй, нигә мин әткәй артыннан чапмадым да сезнең белән бергә китмәдем икән? Бәлки, күпер тактасына эләкмәгән дә булыр идегез.
– Алай димә, улым... Күрәсен күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәр.
– Без барыбыз да синең алда гаепле бугай.
– Мин берәүне дә гаепләмим. Сөякләрем ялганыр, аягым төзәлер, боерган булса...
– Шулай гына була күрсен.
– Хәтерлисеңме, әле кайчан гына беренче класска мин сине үзем җитәкләп алып килдем. Укытучы малаена иптәшләрең бармак төртеп күрсәтер, дип бик курыккан идең. Мин сине юаттым, елак булма, дип өйрәттем... Һай, гомер диген. Инде менә син дә унҗиде яшьлек егет булдың.
– Хәтереңдәме, әни, мин синең шикелле укытучы булырга хыяллана идем.
– Әйе, укуыңны да яхшы гына тәмамладың.
– Ул чактагы ниятемне кискен үзгәрттем, әни. Мин башка һөнәр сайлармын, ахрысы.
– Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласаң да, юлыңа ак җәймә, улым! Барыннан да элек, кеше булыгыз, игелек кылып яшәгез.
– Әнкәй, беләсеңме, мин врач булырга дигән ныклы карарга килдем!..
Шушы хыялый сөйләшүдән соң, азмы-күпме тынычланып, ниһаять, йокыга китте Инсаф.
 

 

 

 

 

     ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

 

 

        Еллар узды...


Әйе-әйе, байтак еллар узды, күп сулар акты.
Инсаф атлы егетнең Казан медицина институтына укырга керүен, тулай торакта биш ел буе студент тормышы белән яшәвен, аспирантура еллары һәм кандидатлык диссертациясе яклавын, соңрак инде докторлык диссертациясенә таба атлавын, дистәләгән авыруларга уңышлы операцияләр ясавын, бөерләр күчереп утырту буенча тәҗрибәле белгеч булуын күз уңыннан төшереп калдырабыз.

 

 

 

 

      * * *


Безнең бабайлар салып калдырган Казан – Оренбург юлы. Башкаланың капкасыннан чыгып, бер чакрым ара узганнан соң, юлның уң ягында ярымайлы мәчет һәм аннары тимер рәшәткәләр белән алагаем урап алынган катлы-катлы биналар рәте күзгә ташлана. Урталыктагы озынча һәм иң зур бинаның маңгаена эре хәрефләр белән татар һәм рус телләрендә «Республика клиник шифаханәсе» дип язылган. Биредә танылган табиблар, мәрхәмәтле шәфкать туташлары – тулаем персонал эшли. Кырмыска оясыдай кайнап торган бинаның дүртенче катында, сыек зәңгәр төстәге дивар яңагында «Урология бүлеге» дигән сүзләргә тап буласың.
Ишекне ачып, коридорга аяк баскач та, уң яктагы ишекләрнең берсенә «Профессор Инсаф Кәбир улы САБИРОВ» дигән язу беркетелгән. Авылда туып-үс­кән егет, күкрәк көче белән ерып, әнә шундый мактаулы дәрәҗәгә ирешкән. Иреш­кән дип әйтү генә ансат, ә озын-озак юлында аяк чалучылар, көнләшүчеләр бул­ма­ган дисеңме...
Бүлек мөдире Инсаф үзенең эш бүлмәсендә утыра. Ул җете ак халаттан, ак калпактан. Өстәл өсте папкалар, эш кәгазьләре белән тулган. Бер читтәрәк яшел төстәге лампа моңаеп утыра. Бүлмә почмагында аерым юынгыч. Түр почмак шүрлегендә янә папкалар, кәгазьләр, пробирка тартмалары, медицина җиһазлары. Каршы як диварда – кешедәге эчке органнарның кайда-ничек урнашуын аермачык аңлатучы төсле әсбап-плакат эленеп тора.
Шулвакыт ишек шакыдылар.
– Керегез, – диде бүлмә хуҗасы, кәгазьләрен бер читкәрәк этәреп.
Ишек салмак кына ачылды. Керүчеләр өчәү булып чыкты: чибәрдән-чибәр ике кыз һәм бер егет. Баштарак бер-берсенә карашып, сүзне нидән башларга бел­ми­чә­рәк басып тордылар шикелле.
– Тыңлыйм, рәхим итеп сөйләгез.
– Исемем Сәетҗан минем. Рөхсәт итсәгез, иң элек дусларым белән таныштырыйм. Уң ягымда – Чәчкә, сул якта – апасы Сиринә. Алар – апалы-сеңелле, бертуганнар. Яшерен-батырын түгел, мин сеңлесе Чәчкәне яратам... Туй ясарга, яшь гаилә корырга исәп тота идек. Тик менә...
Бертуган кызлар исә икесе ике якта, гаепле сыман, сүзсез генә басып то­ра­лар иде.
– ...Тик менә, – дип, сүзен ялгап китте егет, – безнең алда җитди мәсьәлә ки­леп чыкты әле. Чәчкәнең бер як бөере авырта. Берничә тапкыр ясалма аппаратка да йөреп карады, файдасы аз... Нишләргә икән, Инсаф Кәбирович? Сездән дә яхшы киңәш бирүче булмас, диделәр.
Табиб урыныннан торды, ике кулын артка куеп, бүлмә буйлап йөренде.
– Әйе-е, бөер – кеше организмындагы иң нечкә, нәзберек әгъзаларның берсе, – дип сүзен башлады ул. – Халыкта, кай җирең авыртса, шул читен, дип әйтәләр әйтүен. Монысы да хак. Һм-м... чынлап та, четерекле мәсьәлә бу. Моңа төгәлрәк җавап бирү өчен вакыт, дөресрәге, иң элек авыруның тарихын, организмының бүгенге халәтен ныклап белергә кирәк.
– Менә шуның өчен сезнең янга килдек тә инде, – диде Чәчкә, чәчәктәй күз­лә­рен зур итеп ачып.
Табиб Сәетҗанга ымлады:
– Ә сиңа, егет, гаепләмә, чыгып торырга туры килер.
– Яхшы, мин сез әйткәнне аңладым, – диде Сәетҗан ризалашып һәм, кесәсеннән кулына күчкән машина ачкычын уйната-уйната, ишеккә юнәлде. – Кызлар, ярый, мин сезне аста, машинамда көтеп торам...
Инсаф кызларга урын тәкъдим итте, үзе дә урындыгына барып утырды. Бер мәлгә урнашкан тынлыкны докторның тавышы бүлде:
– Чәчкә, сеңлем, авыру тарихын үзегез белән алып килдегезме?
– Әйе, менә ул, – дия-дия, кыз каты тышлы дәфтәр кисәген өстәл өстенә этәрде.
Инсаф, дәфтәрне ашыкмый гына кулына алды, текәлеп-текәлеп, берәм-берәм аның битләрен актара башлады. Чәчкә, түземсезләнеп, әле докторга, әле апасына карады. Сиринә, имән бармагын иреннәренә куеп һәм ярымпышылдап: «Укысын, комачауламыйк үзенә...» дигән сүзләрне сеңлесенә җиткерде.
Инсаф үзенә кирәкле мәгълүматлар белән танышып чыккач, ниһаять, Чәчкәгә күтәрелеп карады.
– Әйе, авыруыгыз шактый җитди күренә. Сөйлә әле, кайда-ничек салкын ти­дер­де­гез?
– Бала чакта без тимераякта шуарга ярата идек. Инеш суы бозландымы, тизрәк шунда ашыгабыз. Берсендә шулай эчкәрәк кереп киткәнмен. Боз чатнап ярылды да киемнәрем белән суга егылдым. Сап-салкын су бөтен тәнемне куырып алды. Ярый әле, малайлар коткарды. Менә шушы хәлдән соң акрынлап сырхауга әве­рел­дем...
– Ясалма аппаратка да йөреп карагансыз икән...
– Әйе. Мин бит финанс-икътисад институтында укыйм. Хастаханә юлын тап­тый торгач, укуыма зыян килер, дип куркам.
– Аңлыйм, аңлыйм... – дип җөпләде доктор, әмма үзенең уйлары тәрәзә аша еракка төбәлгән иде. – Хәзергә хәлегез ярый шикеллерәк.
Аның нидер әйтеп бетермәве сизелә иде. Чәчкә докторның күзенә карап, аның йөзеннән, төс-кыяфәтеннән ниләр уйлаганын укырга тырышты. Түзмәде, үтенечен ачыктан-ачык түгеп салды:
– Сез Казанда бөерләрне күчереп утыртучы хирургларның берсе икәнсез. Га­зе­та­дан укып белдек. Куркып тормас идем, миңа да шундый операцияне ясау мөм­кин булмас микән, ә?
Кушылып, Сиринә дә ялварды:
– Әйе, ул риза. Зинһар, ярдәм итегез! Бәясеннән тормас идек...
– Акчадамыни эш? Операция уңышлы барып чыкса, минем өчен шуңардан да зур бәхет юк, сеңелләрем.
– Без дә бик бәхетле булыр идек. Шулай бит, апам!
Доктор аларны бүлдерде:
– Чү, туктагыз әле. Халыкта, тумаган тайның билен сындырма, дигән сүз бар түгелме... Операциягә чиратка басар өчен, элек сез йөри торган поликлиникадан белешмә кәгазе кирәк. Икенчедән, шушы катлаулы операция өчен сезнең яктан җаваплылыкны үз өстенә алырдай юридик зат кирәк.
Сиринә, канатланып китеп:
– Менә күрерсез, андый җаваплылыкны үз өстемә мин алачакмын!
– Ә бәлки, икенең берсе, ягъни әтиегез яки әниегезгә йөклисездер бу эшне? Уй­ла­шыр­сыз, киңәшерсез дип әйтүем.
– Доктор, сез каршы килмәсәгез, мин барыбер физик зат булып үзем калыр идем.
Табиб, аның бу сүзләренә игътибар итмичә, сөйләшүне тагын да тирәнгәрәк алып китте:
– Өченчедән... һәм монысы иң мөһиме – бөерен бирердәй донор да табарга кирәк әле.
– Менә монысын белеп бетерми идек...
– Икенче вариант та булырга мөмкин. Кайчакны, көтмәгәндә һәлакәткә, үлем­гә дучар кешеләрнең бөерен дә икенче бер кешегә күчереп утырталар. Әмма монысы шактый ук катлаулы хәл. Безнең җәмгыятьтәге бюрократик системаның күп кенә киртәләре аша узарга кирәк.
Бу сүзләрдән соң Чәчкәнең йөзеннән борчылу күләгәсе йөгереп узды. Язмыш аңа шәфкатен салмас микәнни? Шактый катлаулы картина ясап бирде тү­гел­ме табиб дигән кеше? Ләкин докторның үз-үзен тотышыннан, ышанычлы кул хәрәкәтләреннән ихласлык та бөркелеп тора түгелме... Шуңа күрә кызның та­вы­шы­на тиз арада ныклык һәм өмет әйләнеп кайтты:
– Без сезгә ышанабыз! Бу сөйләшү миңа көч бирә.
– Әйе, без сеңлем белән барысын да аңладык, – диде Сиринә һәм рәхмәт тулы күзләре белән ак халатлы шәфкать иясенә карады. – Зур рәхмәт сезгә!
Кызлар, урыннарыннан торып, кулга-кул тотыныштылар. Инсаф аларга:
– Туктап торыгыз, – дип ишарәләде – Мин бит әле иң кирәкле сүзне әйтеп өлгермәдем, Чәчкә сеңлем... Кыен һәм уңайсыз булса да әйтим: сиңа бу хәлдә кияүгә чыгарга һәм... бала табарга ярамый. Ашыкмау, сабыр итүләр хәерле. Врач буларак, белгеч буларак, мин моны яшермичә, турыдан-туры әйтеп куярга бурычлымын.
Кинәт Чәчкәнең йөзен хәсрәт чалымнары каплады. Зиһене сүлпәнәйде, дәрте кимеде кебек. Апасы Сиринә, кулын ычкындырып, бер читкәрәк барып басты да, әллә гаҗәпсенеп, әллә кызганыпмы, сеңлесенә төбәлде. Чәчкә ике кулы белән йөзен каплаган иде. Учларын җәйде, бу минутта аның күзләре зур итеп ачылган иде. Бүтән сүзләр табалмыйча, һаман бер сорауны кабатлады:
– Чынлап та шулаймы, доктор?!
– Мин дөресен әйттем. Чөнки гомереңнең куркыныч астына куелуын теләмим.
– Инде хәзер Сәетҗанның күзләренә ничек күреним, ә? – дия-дия ныграк өз­гә­лән­де кыз. – Без бит булачак туебыз турында сөйләшкән идек. Туйны кичектерергәме? Бөтен уйларым, хыялларым челпәрәмә килер микәнни?..
Ул сизелер-сизелмәс итеп кенә үкси иде. Аның яшь йөрәге бу минутларда йөз­лә­гән кыйпылчыкларга таркалды кебек... Инсаф исә аны ягымлы сүзләр белән юатырга тырышты:
– Алла бирсә, диген, сеңлем, өзгәләнмә. Ничек тә бер җаен табарбыз әле, са­быр бул...
Чәчкә, борчыганым өчен гафу итегез, диде дә, апасын җитәкләп, акрын адымнар белән ишеккә таба юнәлде.
Коридорга чыккач та аулаграк бер почмакка барып сыендылар. Ста­цио­нар­да ятучы авырулар берән-сәрән узып киткәли. Кайсының башы, кай­сы­ның­дыр ку­лы бинт белән чорнаулы. Бернигә карамастан, тәрәзәдә ко­яш нур­ла­ры чагылып уйный, тормыш туктамаган, тормыш дәвам итә. Ә Чәч­кә­нең үз хәле хәл.
– И-и, апам, – диде ул, еламсырап. – Менә нинди көннәргә каласым бар икән!
– Алай димә, сеңлем. Менә күрерсең, синең саулыгыңны берәү дә тартып ала алмас. Доктор бит әнә, операция чиратына куячакбыз, диде үзеңне. Яле, сөрт күз яшьләреңне.
– Хәзер инде Сәетҗан янына чыгарга да уңайсызланам. Аңа дөресен әйтергәме-юкмы, башым тәмам буталды...
– Яшерүдән ни файда? Дөресен әйтеп сөйләшсәң, үзеңә дә җиңелрәк булыр.
– Шулаен шулай да... Тик менә көчем җитәрме? – Бер тын уйланып торганнан соң, кинәт тәрәзә ягына борылды, күңел төпкелендәге икеләнүләре уңай якка алмашынды булса кирәк, апасы белән ризалашты: – Хәер, дөресен әйтүдән бүтән чарам юк. Аны алдап йөрүдән ни файда? Яхшы егет бит ул. Аңлар мине, аңламый калмас.

 

 

 

 

                «Светофор» ни сөйли?


Холкына-кәефенә карап, вакыт фасыллары төрле елны төрлечә килә. Быелгы кыш таза һәм ягымлы килде: урман-кырда, йорт-абзар артларында, рәшәткәләр арасында дулап-сызгырынып, ястык-ястык көртләр өеп, вакытында бураннары уйнады; күктән игезәк кар бөртекләре коелып, нәкъ вакытын белеп кенә җирне ак юрган каплады. Иртән авыл морҗалары, гадәттәгечә, челем тартты.
Каникул вакытында Чәчкәнең авылга, әнисе янына кунакка кайткан чагы иде. Шул көннәрнең берендә, әнисе кадерләп җәйгән ак юрган һәм мендәрләр ко­ча­гын­да таралып йоклаган кышкы кичтә, сәер һәм кызыклы төш күрде кыз.
Тоташ кар эченә чумган һәм офыккача җәелгән ап-ак басу. Ап-ак тынлык. Әнә шул ялан кыр уртасыннан йөзеп һәм тирбәлеп кенә каядыр бара, имеш. Күктә кышын гына була торган алкалы кояш шәйләнә... Офыкта күгелҗем урман төсмерләнә... Кыр уртасыннан, ак тасма булып, тигез-матур юл сузылган... Яраткан әбисе Чәчкәгә: «Барасы юлларың сөт шикелле ак булсын», – дип еш кы­на теләк тели торган иде. Үзеннән-үзе шул сүзләрне исенә төшерә ул, алгысынып һәм үзалдына елмаеп, кар диңгезеннән алга таба атлый...
Чү, монысы ни могҗиза тагын?
Кар өстендә – пар алма! Түм-түгәрәк, бертигез зурлыктагы ике йомры алма. Берсеннән-берсе матурлар. Кар өстенә кем куеп калдырган аларны? Кайдан, күк­нең ничәнче катыннан тамып-егылып төшкән алар? Әллә, Ходаем, тәкъдир ага­чын­нан өзелеп төшкәннәрме...
Әлеге күренешнең сәерлеге дә бар иде: янәшә яткан алмаларның берсе – кы­зыл, икенчесе яшел төстә. Алардан, күренер-күренмәс булып, сәвами нур сирпелә иде. Кар өстенә нәни салават күпере егылып төшкән, диярсең... Юк, әнә бит, чыр­шы уенчыгыдай җем-җем килә алар. Икесе дә «Мине ал, мине ал!» дигән сы­ман, үзенә ымсындыра, кызыктыра.
Бу әкияти күренештән кызның йөрәге тәмам сихерләнде.
Ә шулай да... ни аңлата соң бу алмалар? Нинди ишарә посып ята аларның сүзсез генә балкышында... Чү, гайре бу сурәт юл чатында басып торган ике күзле светофорны хәтерләтә түгелме? Әйе, нәкъ шулай! Кызыл төс – кисәтә, тукталырга куша. Ә яшелеме, анысы – барыр юлың ачык, рәхим ит, кызый, дигәнне аңлата. Ике юл чатында басып торган кызны кызыл тәкъдир кисәтә кебек: «сиңа бала табарга ярамый...» Яшел «күлмәкле»се исә: «барыр юлларыңа шәфкать җәелгән, син, һичшиксез, ана булачаксың...» дип, үзенең юрамасын кызганмыйча сирпи ши­келле.
«И Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама!» – дип пышылдады, бар ихласы белән ялварды кыз бу мизгелдә.
Чәчкә, үзе дә сизмәстән, алманың яшеленә үрелде. Яртылаш кар өстендә яткан булса да, уч төбендәге алма җылы һәм бик тә җиңел иде.
...Уянгач та Чәчкә, ни күргәненә ышанмыйча, ике кулы белән күзен уды. Менә сиңа әкияти төш! Әкиятләрнең генә азагы матур бетә. Өзелгән төшнең чынбарлыктагы азагы да матур бетсә ярар иде, дип теләк теләде кыз.
Чәчкәнең гомерендә (яшь гомер!) беренче тапкыр төсле төш күрүе иде бу. Күргән төшен, балаларча самимилек белән, әнисенә сөйләп бирде:
– Әни-әни, төшемдә мин алмалар күрдем! Ышанасыңмы, кар өстендә пар алма... Икесе ике төстә, светофор утыдай янып торалар иде, чынлап менә...
– И кызым, машина йөртү правасына укыйм, тиздән имтихан бирәсем бар, дип сөйләнгән идең кичә. Менә шуның белән саташуың булгандыр, – диде әнисе, юатасы килгән итеп. – Мин төш юрый белмим. Дәү әниеңнең исән чагы булсамы... Менә ул әйтеп бирер иде.
Йокысыннан айнып бетмәгән Чәчкә кайтарып әйтергә сүз табалмады, күңеленнән генә сафлык кылды.

 

 

 

 

                Фаҗига


Тышта июль. Җәйге кояш үтәли кыздыра. Иртәнге якта, моннан дүрт-биш сәгать элек, Инсафның эш кабинетына ак халатлы шәфкать туташы килеп кергән иде.
– Инсаф Кәбирович, сезне операция бүлмәсендә көтәләр, – диде ул, җитди ка­раш белән төбәлеп.
– Бар да әзерме?
– Әйе, сез әйткәннәрнең барысы да төгәл эшләнде. Инструментлар термик кыз­ды­ру белән тиешенчә эшкәртелгән. Пациентка наркоз салынган.
Авыз-борын тирәләре марля битлек белән капланганчыга кадәр, доктор яңадан иң мөһим күрсәтмәләрне кабатлады:
– Чәчкәнең йөрәк тибешен, наркозның тәэсирен тиешле контрольдә тотарга. Ә хәзер, әйдәгез, операция бүлмәсенә... Хәерле сәгатьтә!
Дөньяда берни дә булмагандыр, тормыш үз көенчә акрын гына агадыр шикелле. Әмма әлерәк кенә аерым бер кеше тормышында хәлиткеч борылыш булды!
...Инсафның операция бүлмәсеннән чыгып кына килеше әле. Иягендәге марля битлеген салып та өлгермәгән ул. Операция бүлмәсендә кондиционер булмаганлыктан һәм зур киеренкелектән соң, билгеле ки, маңгаеннан һәм чигәләреннән борчак-борчак тир ага.
Бүлмәсенә кереп, аркалы урындыкка чумды. Битлеген салды. Өстәлендәге кече тартмадан дымлы салфетка алып, маңгай тирен кат-кат сыпырып төшерде. Икенче салфеткага сузылып, иякләрен сөрткәләгәндә, канәгатьлек белән ба­шын селкеп:
– Шөкер, операция уңышлы гына узды, – дия-дия, терсәкләре белән өстәл өс­те­нә таянды. – Менә бит хикмәти Хода! Ходайдан вәгъдә җитсә, язмыш шуны алдыңа китереп куя. Моннан тугыз-ун сәгатьләр элек, Чәчкәнең апасы юл һәлакәтенә эләккән. Аның баш мие нык чәрдәкләнгән. Реанимация бүлегенә салгач, күз алдыбызда җан бирде... Телендә иде әле. «Бөеремне Чәчкә сеңлемә бүләк итәм, күчерегез...» – дип кат-кат үтенде. Чын кеше икән үзе. Шундый батыр йөрәкле кызның һәлак булуы кызганыч...
Доктор әнә шулай үз-үзе белән сөйләште бу минутларда. Дөресрәге, көн эчен­дә берьюлы ишелеп килгән стресс-кичерешләрдән бушанырга тырышуның бер кайтавазы иде бу.
Коридорда кемнәрнеңдер борчулы һәм шау-шулы сөйләшкәне ишетелде. Озак та үтмәде, ашыгып, ишекне шакыдылар. Авыл апасы белән урта яшьләрдәге ир кеше икән.
– Утырыгыз, – диде бүлмә хуҗасы, итагатьле генә. – Сез кемнәр буласыз, ни йомыш?
Керүчеләр, бүлдерә-бүлдерә, икесе беравыздан:
– Без Сиринәнең әти-әнисе булабыз, – диделәр уфаланып.
– Шулаймыни-и... – дип, бер мәлгә гаҗәпләнеп калды табиб һәм салфетканың өченчесенә үрелде. Үзен Халидә дип таныштырган апа кеше:
– Сиринә кызыбызның авариягә эләгүе турында телеграмма алгач та сезнең больницага чаптык. Ерактан, Актаныш якларыннан килдек без.
– Кызыбыз Сиринәнең хәлен беләсебез килә. Зинһар, ярдәм итегез, – дип үтен­де ире Галимҗан.
Доктор, кайчан-ничек әйтү хәерлерәк булыр икән дип, аптырашта калган иде. Хәлбуки, ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде.
– Ни өчен килгәнегез аңлашыла, – диде уфтанып. Аннары еш әйтә торган сү­зен кабатлады:
– Ходайдан вакыт җитсә... Юкса исән калган булыр иде. Кайгыгызны ур­так­ла­шам...
Көтелмәгән бу сүздән кызның әнисе кинәт артка чикте.
– Мондый сүзләр кеше үлсә генә әйтелә ич. Әллә, Ходаем, ялгыш ишеттемме?
– Юк, ялгыш ишетмәдегез, апа. Кызыгыз Сиринә... бүген иртән мәңгелеккә күзен йомды. Сезгә бу сүзләрне әйтү бик тә авыр миңа...
Халидәнең кулындагы төенчеге «ә» дигәнче шуып китте. Баштарак кыч­кы­рып, аннары тавышсыз гына елый башлады.
Галимҗан агай да шундук кара коелып төште, берничә сүз генә әйтә алды:
– Карап торган кызыбыз иде. Күрәчәк булды микәнни, и дөнья!..
Халидә, калтыранган кулларын сузып:
– Өнемме бу, төшемме? Хет ичмасам тизрәк гәүдәсен күрсәтегез! Бәлки, үлмәгәндер, күзләрен вакытлыча гына йомгандыр, балакаем минем...
– Гафу итегез, хәзергә берничек тә мөмкин түгел бу эш, – диде табиб, мөмкин кадәр тәкәллеф сакларга тырышып.
– Ничек инде, мөмкин түгел, әти-әнисенәме?
– Сабыр булыгыз, мин сезгә әле бөтенесен әйтеп бетермәдем. Чын дөресен әй­теп бирәм хәзер. (Пауза.) Сиринә генә түгел, кече кызыгыз Чәчкә дә безнең сыр­хау­ха­нә­дә ята бүген...
– Монысы ни дигән сүз тагын?
– Ашыкмагыз, тыныч кына тыңлап бетерә күрегез...
– Сабыр савытларым ташый шул, улыкаем!..
– Тыңлап бетерик инде, әнисе. Ниндидер аңлашылмаучылык бар бугай монда.
Доктор дәвам итте:
– Чәчкәнең бөере авыртканын яхшы беләсез, шулай бит... Менә нәрсә. Аны фәкать операция ясау юлы, ягъни чирле бөере урынына сәламәт бөер күчереп утырту белән генә коткарырга мөмкин иде. Консилиум шундый фикергә килде... – Ир белән хатын, доктор авызыннан нинди сүзләр чыгасын көтеп, бу юлы инде бүлдерми генә тыңлыйлар иде. – Өлкән кызыгыз Сиринәнең фаҗигасе ни­ка­дәр авыр булмасын, ул бертуган сеңлесенә яшәү бүләк итте. Батырлыгына сок­лан­дым мин аның.
Бу урында Галимҗан агай түзмәде:
– Нинди батырлык турында сөйлисез, һич аңламыйм.
– Әйе, факт бу, – диде Инсаф. – Уйлап карасаң, гади бер гамәл кебек. Шөкер, Чәчкә операцияне яхшы күтәрде, аның бөерләре нормаль эшли, йөрәге дә сәламәт тибә.
– Йә, әйт инде, интектермә безне...
– Җаваплы рәвештә әйтә алам. Апасы Сиринәнең уң як бөере Чәчкәгә күчереп утыртылды бүген...
Бер мәлгә кинәт тынлык урнашты. Шушы тынлыкны Халидәнең ачыргаланып кычкырган тавышы бозды:
– И Аллам, башым нәкъ тубал! Кызларымның кайсы исән дә, кайсы үлгән соң минем?
– Тынычлан, әнисе. Доктор белмичә сөйләмәс. Ызначит, операция бүген булды?
– Әйе, бүген, ярты сәгать элек кенә...
Халидә үпкәләп һәм әрнеп:
– Олы кызымның ризалыгын да сорамыйча, шундый эшкә ничек кулыгыз барды? – дип ыңгырашты.
Инсаф тыныч җавап кайтарырга тырышты:
– Апасы Сиринә, йөрәге туктаганчыга кадәр үк, үз бөерен сеңлесенә калдыру турында телдән әйтте, аннары зур кыенлык белән булса да хат кисәге язып калдырды... Ә хәзер, әйдәгез, ял бүлмәсенә илтәм сезне. Ерак юлдан соң, бу кадәр көтелмәгән хәлләрне ишеткәннән соң, бераз ял итү фарыз. Без кагыйдәне боза алмыйбыз: операция һәм реанимация бүлмәләренә чит кешеләрне кертү катгый тыела.
– Без... безме чит кеше?
– Врачлардан кала, дип әйтүем. Инфекция-мазардан саклану өчен чы­га­рыл­ган кагыйдә ул. Урнаша торыгыз, вакыты җиткәч, мин сезне үзем эзләп табармын. Хәзергә сабыр итә күрегез.

 

 

 

 

                Тау белән тау очрашмаса да...


Һәр тумыш яңа көн, өр-яңа мәшәкатьләр, борчу һәм шатлыклар төяп, тормыш мәйданына атылып килеп керә. Тормыш базары мәңге кайнамакта. Анда – мәхәббәт һәм нәфрәт, намус һәм ялган, гаделлек һәм мәкер, акыл вә диваналык, табу һәм югалту борылмалары... Язмыш рулеткасының әлеге талгын әйләнешеннән әле берәүнең дә кача-читләшә алганы юк.
...Инсаф, көндәгечә диярлек, үзенең эш бүлмәсендә. Иртәнге «обход»тан соң үзенә кирәкле эш кәгазьләрен һәм папкаларны күздән кичерә. Бүген ул кулындагы бер кәгазьгә озаклап тукталды, сакал-мыек белән каймаланган йөзендә канәгатьлеккә тартым елмаю төсмере чагылып узды.
Каядыр текәлгән хәлдә торып басты да, ике кулын артка куеп, йөренә башлады. Еш кына эчке монологка бирелүчән кеше буларак, үзалдына сөйләнә иде ул:
– Әй, бу вакыт дигәнең... Чәчкәгә операция ясаганга да ел чамасы вакыт узып киткән әнә. Әти-әнисе теге чакта ничекләр борчылган иде, соңыннан рәхмәт әйтеп туя алмадылар... Чәчкә белән Сәетҗанның туенда түрдә утырганым әле кичә генә булган шикелле. Кеше гомерен озайтудан да зур юаныч юктыр дөньяда...
Шулвакыт, түземсезләнеп һәм аның уйларын бүлдереп, өстәлдәге кызыл телефон шалтырады. Тамагын кырып, трубканы алды.
– Алло! Исәнмесез! Кем әле бу?.. – Телефоннан шалтыратучының та­вы­шын­нан аның нык дулкынланган булуы сизелә иде. – Ә-ә, Чәчкә сеңлем... Син икән­сең, гомерең озын булыр. Әле менә эш кәгазьләрен актарып утыра идем, киштәдән синең авыру тарихың килеп чыкты... Кәефләр әйбәт, дисең, молодец! Бик шатмын. Нәрсә? Сәетҗан белән... Кая киләбез дисез?.. Алло! Ник дәшмисез!...
Ике иңбашын сикертеп, телефон трубкасын оясына кире куйды. Аптырап карап торды.
– Менә сиңа мә! Нәкъ кирәкле чакта өзелүен күр син, ә? Телефонистны чакыр­мый булмас. Юкса, бу араларда еш өзелгәли башлады. Утыр аннары табышмакның җавабын эзләп. Ни әйтергә теләде икән Чәчкә? Казаннанмы, әллә районнан шалтыратуы булдымы?..
Янәдән телефон чырылдады. Аның аваз салуына куанып та, каударланып та, Инсаф кабат трубкага үрелде. Ләкин бу юлы анда кайсыдыр берәүнең эш­лек­ле-кырыс тавышы ишетелде:
– Исәнмесез!
– Алло, исәнмесез!.. Кайдан, сәламәтлек саклау министрлыгыннан дисезме... Инспектор Мельникова киләчәк?.. Яхшы, бүген минем бушрак көнем. Көтәчәкмен.
Инспектор килә, димәк! Шулай инде бездә, кемнәрдер эшләгәнне кемдер килеп тикшерергә дә тиеш. «Плановый», диделәр. Аңлаган кешегә бу сүзнең «внеплановый» дигән икенчел мәгънәсе дә бар. Ярар, куркып калырлык эшләребез юк.
Менә шуларны уйлый-уйлый, Инсаф үзе генә белгән, күңелендә йөрткән хы­ял­га бирелде:
– Их, бөерләрне күчереп утырту буенча Казанда үзәк ачарга рөхсәт бир­сен­нәр иде миңа! Ул вакытта иркенрәк мәйданга юл ачылыр, сырхауларга да дәвалану мөмкинлекләре яхшырыр иде... Нидән куркалар, нигә рөхсәт бирергә бер дә ашкынып тормыйлар икән соң? Хөкүмәт, бәйрәм саен, Мәскәүдән зур делегацияләр килгән саен, акча таба, табыннар сыгылып тора. Ә менә фәнни-гамәли үзәк ачып җибәрергә сәмән юк, имеш...
Шушы хыялларына уралып, Инсаф ишек шакыган тавышны да юньләп ишетмәде. Ишек акрын гына ачылгач, бүлмәгә гади генә киенгән берәү килеп керде. Ничә еллардан соң очрашу! Бер-берсен шундук танысалар да, әйтергә сүз табалмыйча, бер мәлгә тынсыз басып тордылар. Икесенең дә гаҗәпләнүләре, шатланудан битәр, йөзләренә ташып чыккан!
Беренче булып абыйсы Тәфкил телгә килде:
– Исәнме, энем...
Ике туган, бер-берсенең аркасын кагып, озаклап кочаклаштылар.
– Бер хәбәрсез кайтуыңны кара син... Күземә күренәме, дип торам. Нинди җилләр ташлады, абый?
– Көчкә эзләп таптым үзеңне! – диде Тәфкил, башын селкеп. Бер читкәрәк басты да сынап-төбәлеп Инсафка карады. – Син тәмам чын профессор булгансың. Сакал-мыек та, ак халат та килешеп тора үзеңә. Без тегендә (башы белән ымлап) гел соры киемнән, кышын телогрейкадан йөрдек. Әй, искә төшерергә язмасын ул чакларны...
– Төрмә хәлләрен дисеңме? Әйе шул! Анда сине бәлеш пешереп көтеп торучы юк, диләр шул.
– Әйдә, боларны читкә куеп торыйк әле. Син яшьтән ук акыллы булып үстең, молодец! Инде менә нинди уңышларга ирешкәнсең. «Атказанган» дигән исемең дә бардыр әле...
– Минем максатым ул түгел, – диде Инсаф тыйнак кына. – Артыннан йөр­гә­нем юк... Һаман мине сорашасың. Үзеңдә ни хәлләр соң? Төрмә шулпасын кат-кат татудан да курыкмагансың үзең...
– Да-а, брат... Чүплек әрҗәләренә яшеренеп, ике тапкыр качып та караган идем шул... Ерак китеп булмады, бер суткы дигәндә, яңадан эләктерделәр. Өстәвенә, каршылык күрсәткән өчен, сигез елны чәпәп куймасыннармы! Белеп әйткәннәр, төрмәнең идәне генә түгел, мендәре дә таштан аның... Шунда узды гомернең иң матур чаклары.
Инсаф аны бүлдерде:
– Үзең дә инде... бигрәк кызу канлы булдың теге чакта.
– Нәрсә, минем урында син булсаң, авыз ачып торыр идеңме шуларга? Бигрәк тә Ленараның хыянәте, икейөзлелеге чыгырдан чыгарды мине ул чакта. Мин түгел, әнкәйнең хәле кызганычрак иде ул минутларда... – Аннары сүзне кинәт икенчегә күчерде: – Әти ни хәлдә? Миңа, тайгак юлга баскан улына, нык үпкәләп ятадыр инде ул. Менә күрерсең, бүген-иртәгә дигәндәй, автобуска утырам да туп-туры авылга, аның янына кайтып төшәм әле.
– Әти пенсиягә чыкты инде. Алтмыш бишенче яше белән барса да, урманын ташларга җыенмый әле.
Тәфкилнең йөзенә дә, тавышына да үкенүле төсмер бәреп чыкты.
– Әйе, энем, барысына да үзем гаепле. Табигать миңа дуамаллыкны кызганып тормаган, икеләтә биргән... Авылга кайтып күренсәм, «төрмә кошы» дигән кара тамга сугарлар да ачуымны чыгарырлар дип курыктым мин... Курыкмадым, дөресрәге, кайтып, мир күзенә күренергә оялдым. Җил уңаена тәгәрәүне үзем өчен кулайрак санадым... Тәүбә соңрак килде...
– Мондый тәүбәдән соң, урыс әйтмешли, «судимость снята» синең.
– Ә хәзер элеккеге курку да, оялулар да бетте миндә. Вакыт үзенекен итә икән. Тыкрык чирәмендә ауныйсы килгән чаклар булмады, дисеңме!.. Ә шулай да йөрәкнең бер почмагында «төрмә» дигән кабер кисәге кыймылдап куйгалый... Анда – караңгылык, андагы әшәкелек! Беләсеңме, паханнар һәм аның яраннары кулына эләгүдән Ходай сакласын. Берсендә шулай кайсыдыр тоткынга атап кәрт суктылар, теге бичара җан икенче көнне үк коега төшкәндәй юкка чыкты. Ничә көн эзләп карадылар үзен. Соңрак ишетеп белдек: төзеләчәк бер бинаның фундаментына, измәгә салып катырганнар икән үзен...
– Ай, абый, мондый вәхшилекне күңелем күтәрә алмый. Әйдә, бүтәнчәрәк темага күчик әле...
– Ярар, килешәм.
– Менә әлерәк кенә Ленараны искә алдың. Ә беләсеңме: хәзер Казанда яши икән ул. Шактый карьера ясаган, сәламәтлек саклау министрлыгында эшли, диделәр. Миллионлы шәһәрдә яшибез ич, очраткан юк үзен...
Тәфкил артка чигәрдәй булып аптырап калды:
– Китче моннан, шул өстерәлчекме?
– Алай димә. Күрсәк, таный да алмабыздыр әле үзен. Беләсең ич, хатын-кызның хәйләкәрлеген. Кайберләре әнә шуңардан бик оста файдалана белә, шуның белән карьера баскычына да күтәрелә.
– Да, бу дөньяда һәркемнең үз сукмагы, үз язмышы бар, – дияргә мәҗбүр булды Тәфкил. – Ә шулай да үпкә сакламыйм мин аңа. Үпкән-кочкан җилгә очкан, дип дөрес әйткәннәр.
– Дөрес уйлыйсың, абый. Үткәннәргә үпкәләү, хәтер саклау – акыллы гамәл түгел.
Тәфкил, тәмәке-мазар эзләгәндәй, кесәләрен капшады.
– Әйтеп бетермәдем... Төрмәдән соң Норильскиның үзендә бөтенләйгә төп­лә­неп калдым мин, энем. Озак югалганга үпкәләмә. Эшкә урнашулар бер дә җи­ңел­дән булмады. Кая барып төртелмә, паспорттагы пичәткә карыйлар. Шулай да дөньяда юньле кешеләр табыла икән. Ярдәм иттеләр, рәхмәт үзләренә. Вакыты җиткәч, гаилә корырдай кешесен дә таптым...
– Хатларың да, елга бер дигәндәй, бик сирәк килә иде шул.
Шушы урында әңгәмә бүленде – әрсезләнеп ишек шакыйлар иде... Килеп кергән эшлекле ханымны күргәч, икесе дә берьюлы «аһ» итеп калдылар шикелле. Тәфкил, бу мәлдә читтәрәк торуны кирәк санап, ирексездән, акрын-акрын гына почмаккарак чигенде. Инсаф үз дәрәҗәсен саклап, хисләргә бирелмичә, салкынлык күрсәтергә тырышты.
Менә нинди икән ул бүгенге Ленара! Әле һаман да чибәрлеген җуймаган. Башын-күзен заманча ясаткан. Муенса һәм алкасындагы энҗе-мәрҗәннәре җемелдәп, күзгә бәрелеп тора. Ә җете кызыл күлмәге, тавис кошы җилпәзәседәй, күзләрне камаштыра...
Ленара, һавалы төстәге елмаюын күрсәтмәскә тырышып кына:
– Хәерле көн, Инсаф Кәбирович! – дип исәнләште.
– Исәнме... Рәхим ит, Ленара! Әйдә, яшьлектәгечә әнә шулай исемләп кенә сөйләшик, булмаса, – диде Инсаф, күптәнге танышлыкны искәртеп.
– Юктыр, алай ярамас, мөгаен. Мин бит сезнең хатыныгыз яисә сө­яр­кә­гез түгел. Ми­нистрлыктан планлы тикшерү белән килдем, рәсми кешемен.
– Ихтыярың, алайса. Алга таба шулай дип эндәшербез, Ленара Ахметовна.
– Менә бит, килештек.
Шул сүзләрен әйтеп бетергәндә генә ул бер читтәрәк басып торган Тәфкилне күрде һәм... соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: «Тәфкил?!» – дип кенә әйтә алды.
– Әйе, Ленара, мин бу. Тик сезне нәкъ менә бүген, нәкъ менә биредә оч­ра­тыр­мын, дип һич тә уйламаган идем.
Ленара, үзен бик тиз кулга алып:
– Мөхәммәд тауга менмәсә, тау үзе Мөхәммәдкә килер, дигәннәрме әле... Хак икән. Менә бит, ничә еллардан соң өчәү бергә очраштык.
– Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша, дигәннәр. – Монысын Инсаф әйтте.
– Син ничек, кайлардан килеп чыктың, Тәфкил? – дип сорады Ленара, әдәп саклаган булып, ахрысы.
Тәфкилнең җавабы «текәрәк» килеп чыкты:
– Миңа да «сез» дип эндәшегез, булмаса. Үзегез шулай телисез түгелме соң?
– Минем синең белән беркайчан да рәсми мөнәсәбәтләрем булмады һәм булмас та...
– Әйе, яшь чакта гыйшык тотулар рәсми мөнәсәбәткә керми, күрәсең.
– Теге чакта аткан тозлы ядрәләрең кайчакны әле дә булса ачыттырып куя. – Ле­на­ра, ишарәләп, йомшак җирен сыйпагандай итте.
Инсаф сүзнең мондый борылыш алуына түзмәде, сабыр гына:
– Йәгез әле, зинһар, туктагыз! Үткән эшкә салават, дип әйтәсе урында...
Ленара, теләсә-теләмәсә дә, ул чактагы вакыйганы онытып бетермәвен сиздерде:
– Әй, Инсаф, Инсаф! Авылда хурлыгы ни тора иде аның!..
Тәфкил, төрттереп:
– Күз тимәсен, хурлана да беләсең икән тагы үзең.
– Минем хурлануым үзем өчен генә. Ә менә синең хурлануың мылтык булып безгә күтәрелде.
– Мин ул чакта бары әнкәйне уйладым. Ә инде кызып китү мәсьәләсенә килсәк...
– Кабатлап әйтәм, хәзер үк туктатыгыз! Әллә кайчангыны кузгатып, нигә әле ямьсезләнергә? Биредә прокуратура түгел, минем эш бүлмәсе икәнен оныт-мыйк... – диде Инсаф, әдәп катыш кырыслык белән.
– Менә монысы хак сүз, – дип килеште Ленара.
Тәфкил, үзенең артык кеше икәнен чамалап, кесәсеннән сигарет кабы һәм за­жи­гал­ка тартып чыгарды.
– Чыннан да, нигә әле болай ямьсезләнергә? Мин тәмәке тартып, больница бакчасында бер юанып утырыйм, булмаса...
Ленара күпмедер тынычланып калган иде. Тәфкил чыгып киткәч, бер мәлгә тынычлык урнашты, ләкин ак тынлык түгел иде бу. Яшьлектә кайчандыр азмы-күпме аралашып өлгергән, инде хәзер (шулайрак килеп чыкты бит!) икесе дә «баррикада»ның ике ягындарак басып торучы бу ир белән ханымга, күзгә-күз басып калгач, беренче булып сүз башлау кыен иде шикелле. Бушлыкны өнәмәүче Ленара шулай да тынлыкны бозарга батырчылык итте:
– Кызык бит, ә? Сез, урманчы Кәбир малайлары, юлымда гел очрап торасыз.
– Тәкъдир җиле бу. Язмыш дәфтәренә шулай язылгандыр, күрәсең. Әгәр сезне теге чакта безнең авылга шәфкать туташы итеп җибәрмәсәләр, без бер-беребезне, ай-һай, белгән булыр идек микән?
– Үкенмим. Ни әйтсәң дә, яшьлек елларымның бер өлеше сезнең авылда калган.
– Ә мин исә яшерен мәхәббәтнең ни икәнен син килгәч кенә аңладым бугай. Син ул чакта бөтенләй икенче кеше идең...
– Рәхмәт, онытмагансың. – Башын күтәрде дә кинәт кенә тавышын икенче тон­га күчерде. – Уңайсызланып тормыйк, бүген безгә «сез» дип сөйләшергә ту­ры киләчәк.
– Аңламыйм. «Сез» дигән сүз биредә берничә кеше, яисә берничә Ленара ба­сып тора, дигән кебегрәк яңгырый минем өчен.
– Фәлсәфәгә бирелер чак түгел. Үткәннәрне искә алып, болай да байтак ва­кыт­ны әрәм иттек. Рәсми чакта «сез» дип сөйләшүләр ерактан килә, этиканы бо­зар хәлем юк.
– Вакытны әрәм иттек, дигән сүзләр белән килешә алмыйм, – дип каршы килде Инсаф. – Өчәүләп бергә очрашканбыз икән, ничек инде үткәннәрне искә ал­мас­ка мөмкин. Болай да ярты гомеребез эш-мәшәкатьләр арасында уза.
– Килешәм, акыллы сүзләр. Шулай да безгә «сез» дип сөйләшергә туры ки­ләчәк.
– Ярый, сезнеңчә булыр, Ленара Ахметовна.
– Иң элек сезнең эш планнары белән танышасы иде, Инсаф Кәбирович.
– Хәзер эзләп табабыз аны... – Каты тышлы зәңгәрсу папкасында актарынып, инспектор ханымга дүрт-биш битлек кәгазь учмасын сузды. – Менә, рәхим итегез!
Ленара дәшми генә документ белән таныша башлады. «Спектакль уены килеп чыкты... Уены-чыны бергә бара», – дип, сиздерми генә көлемсерәде Инсаф.
– Менә сез, Инсаф Кәбирович, планыгызның урта бер өлешендә «Бөерләрне күчереп утырту буенча операция эшләрен дәвам итәргә» дип язып куйгансыз. Конкрет кына ни вакыты, ни авыруларның исем-фамилиясе күрсәтелмәгән. Нәрсә дигән сүз бу? Очковтирательство, то есть күзгә төтен җибәрүме?
– Биредә бернинди төтен юк, – дип җаваплады Инсаф, аның сүзләрен үзенә кай­та­рып. – Сез бит беләсез, Ленара Ахметовна, авыруларны план буенча дә­ва­ла­мый­лар. Кеше, авария-фәләнгә юлыктымы, йөрәге типкән чакта – кирәк дип табылса, ул үзеннән-үзе операция өстәленә килеп эләгә. Безнең эш, кулдан кил­гән­чә, кеше гомерен саклап калу.
Ленара төпченүен дәвам итте:
– Димәк, сез операциягә эләккән кешеләрнең генә исемлеген алып барасыз?
– Әйе. Ләкин, моңардан тыш, безгә мөрәҗәгать иткән авырулар исемлеге дә бар, билгеле.
– Безне, министрлыкны, дип әйтүем, барыннан да элек операция ясалучылар исемлеге кызыксындыра. Бигрәк тә былтыргылары.
Инсаф, якындагы шүрлектән алып, Ленараның кулына кечерәк журнал тап­шыр­ды. Үзенең кызып киткәнен сизмичәрәк тә калды:
– Карап-карап торам да... сез, ничектер, берәр дәү абыйның заказы белән йөрисездер шикелле. Профессор Байназаров миңа, минем хезмәтемә юл башыннан ук каныга килде, бәлки, ишетеп беләсездер: миңа кандидатлык диссертациясен дә ике тапкыр яклатуга иреште ул. Докторлык диссертациясенә дә хәер-фатыйхалы булмады. Тагын шуның кулы микәнни?
Ленара, журналны кулында тоткан килеш, урыннан сикереп торды. Күзендә усал чаткылар пәйда булуын күрми мөмкин түгел иде.
– Сез... сез, Инсаф Кәбирович, миңа бер хәл, өлкән кешегә якмакчы бу­ла­сыз­мы?.. Барып чыкмас бу эшегез. Сүзегезне үлчәп сөйләргә киңәш итәр идем. Байназаров – бик тә дәрәҗәле, дистәләрчә операция ясаган хөрмәтле кешебез...
Ленара, дулкынлануын күрсәтмәскә теләүдәнме, нидер эзләгән булып үзенең кул сумкасында актарына башлады. Аны бу шөгыленнән бүлдермәүне кирәк санап, Инсаф күз карашын читкә күчерде. Ишек яны диварындагы «Киткәндә утыңны сүндер» дип язылган сүзләргә күзе төшкәч, башыннан өр-яңа уй йөгереп узды: «Авылдан китеп барганда, Ленара утны бөтенләйгә сүндереп, яшьлектәге күперләрне яндырып киткән икән... Яшен ташы сыман... Хәзер дә ул менә-менә шартларга тора түгелме?»
Бу уйларын Инсаф кычкырып әйтмәде, билгеле, рәсми кунакның кәефен җи­бә­рә­се килмәде аның.
– Бәхәсләшмим, – диде ул, йомшара төшеп. – Тик үзеннән яшьрәкләрне үзенә көндәш итеп санау берәүнең дә шәхесен бизәми. Авыруларны сортларга бүлеп булмый. Кем сиңа мөрәҗәгать итсә, әнә шул кешегә операция ясыйсың инде. Бу бит, әйтик, күктәге ай-кояш кебек, табигый бер нәрсә.
Ленара:
– Сезнең белән бәхәсләшү кызык кызыгын. Тик, нишлим соң, тикшерү тәмамлангач, мин сезнең бүлек эшчәнлеге хакында министрлыкка белешмә язып бирергә тиешмен.
– Мин бит каршы түгел. Бары тик дөрес, гадел булсын.
– Миңа юридик вәкаләт бирелгән. Нәрсә кушылган, мин шуны эшләргә бурычлымын. – Журналның кайсыдыр битен ачып, Ленара кинәт үзгәреп китте. – Кстати, менә сез былтыр Чәчкә Сәйфетдиновага чит кешенең бөерен кү­че­реп утырткансыз. Яхшы булган. Тик менә бөерен биргән пациентның шәх­си рөхсәте булдымы икән? Моны расларлык дәлилләрегез, документларыгыз бармы? Юкса, бу нәрсә юридик төсмер алырга мөмкин...
Инсаф дәшми, гадәтенчә, ике кулын артка куеп, тыныч кына йөренә.
– Менә бит әйтер сүзегез калмады... – диде Ленара, тантанасын яшерергә ты­ры­шып.
– Юк ла, – дип бүлдерде аны Инсаф, тынычлыгын саклаган хәлдә. – Мин бөтенләй икенче нәрсә турында уйлыйм әле. Менә шушындый вак-төякләргә вакыт исраф иткәнче, әгәр бик йогынтылы кеше икәнсез, сез миңа лутчы бөерләрне күчереп утырту буенча аерым бер реабилитацион үзәк ачарга ярдәм итсәгез иде. Хәл кадәри, дип әйтүем... Юкса шифаханә шартларында, кысан бүлмәләрдә әл­лә ни майтарып булмый.
– Нәфесең, ниятләрен зурдан күренә. Тик мондый зур мәсьәләләр бары тик хөкүмәт тарафыннан гына хәл ителергә мөмкин.
– Хөкүмәт, имеш, – дип кызып китте Инсаф. – Бер тапкыр язып караган идем инде. Югарыга язудан ни файда? Алар хатның почмагына «изучить и рас­смот­реть вопрос» дип тамга салалар да аннан барыбер министрлык карамагына төшерәләр.
Ленара, кашларын сикертә төшеп, «инициатор» иясенә төбәлде. Хуплау уры­ны­на кирелеген күрсәтергә чамалавы төс-кыяфәтенә саркылып чыккан иде.
– Сез, Инсаф Кәбирович, хөкүмәткә тел-теш тидерергә ничек шулай ба­тыр­чы­лык итәсез? Ул бит халыкның сәламәтлеге өчен кайгыртучанлык күрсәтә, рес­пуб­ли­ка бюджетыннан акча бүлеп бирә. Ә сез... Бу сезнең сәяси хатагыз тү­гел микән?
– Сез бигрәк инде, Ленара Ахметовна, чебеннән фил ясамакчы буласыз. Мин бит хөкүмәткә каршы сөйләмим, түбәнчелек белән сездән ярдәм, киңәш сорыйм. Бары шул.
– Чү, читкә китеп барабыз бугай... Мин бит бөерен биргән икенче бер Сәйфетдинованың шәхси рөхсәт кәгазе бармы-юкмы дип сораган идем.
Инсаф, үз-үзенә ышанычлы кыяфәттә:
– Бар андый кәгазь, һичшиксез, бар! Дөнья сак булырга күп өйрәтте мине. Юридик көчкә ия кайбер документларны, югалмасын өчен, мин өйдә – аерым папкада саклыйм.
– Практикада андый нәрсәләр рөхсәт ителми, дип беләм. Өй шартларында ялган документлар ясалу ихтималы бар.
– Беренчедән, – дип санап китте Инсаф, – бу документларның нотариус тарафыннан расланган күчермәсе бар. Икенчедән, шик-мазар туган очракта, Сиринә Сәйфетдинованың әлеге ярты битлек хат-васыятен экспертиза ярдәмендә башка кулъязмалары белән чагыштырып карарга мөмкин. Һәм, ниһаять, өченчедән... Сиринә үзенең бөерен сеңлесе Чәчкәгә бүләк итеп калдырасын язган вакытта, шаһитлар бар иде. Аларның моны раслаган аңлатмалары теркәлгән.
Бу минутларда Ленара, «карталары» сүтелә барганын сиземләп, эченнән генә уйлана иде: «Акыллы егет... барысын да төптән уйлап эш иткән. Моны коры кул белән ансат кына алырмын, димә икән... Шулай да ул документларны үз кулларым белән тотып күздән кичерү хәерле булыр...»
Ә Инсаф куанычлы хәлгә күчкәнен сизми дә калды:
– ...Әйтеп бетермәгәнмен икән, алар бит апалы-сеңелле бертуганнар. Каннары бар яктан туры килде. Туган туганы өчен җанын кызгана димени!
Ленара ашыгып:
– Сеңлесе... Чәчкә бит әле. Ә ул ни хәлдә соң хәзер, беләсезме?
– Беләм, билгеле. Ул чакта операция, шөкер, уңышлы узган иде. Озак та үтмәде, яраткан кешесенә кияүгә чыкты. Туйларында утырдым... Әле менә бер-ике сәгать элек кенә Чәчкә сеңел телефоннан шалтыраткан иде. Ярты сүздә нишләптер телефон өзелде, иркенләп сөйләшеп булмады...
– Бу тормышны аңлап бетермәссең, – диде Ленара, вакыйгаларның әнә шулай бөтерелеп һәм ишелеп төшүенә гаҗәпләнеп. – Нәкъ менә чытырманлы карурман инде, уйласаң!
Ишек канатларының җиңел генә ачылып китүе икәүнең әлеге бәхәсен дә, сөйләшүен дә бүлдерде. Андагыларның, ишек тә шакып тормыйча һәм бернинди тартынусыз, бүлмәгә килеп керүләре бигрәк тә Ленараны соң чиккәчә гаҗәпләндергән иде.
Керүчеләр... Керүчеләрнең кем икәнен күргәч тә дөньяда Инсафтан да ныг­рак шатланучы кеше булды микән? Аларның каршысында... кызыл розалар бу­ке­ты тоткан Сәетҗан һәм бала арбасын сак кына этәргән Чәчкә басып тора иде! Тәрәзәдән агылып кергән кояш яктысында Инсаф, Чәчкә һәм Сәетҗан өчәү­ләп бергә кочаклаштылар. Сүзсез бу мизгелнең никадәр татлы һәм кадерле икә­нен аларның өчесеннән дә ныграк аңлаучы юк иде, билгеле. Ленара, сабыры җи­теп, ярым шатланып һәм ярым көнләшеп, аларга карап торуын сизми дә калды, шикелле.
Шулвакыт, нигә мине оныттыгыз дигәндәй, ак биләүдәге сабый кычкырып елап җибәрде. Ачык тәрәзәдән тышка-урамга түгелгән гөнаһсыз бу аваз пионер быргысыннан очып чыккан көмеш тавышка тиң иде.
Төшендә күргән алмалар турында Инсаф абыйсына сөйләргә җыенган Чәчкәнең әйтер сүзләре тел очында бөялеп калды.

 

 

 

 

      * * *


Төн уртасы. Шәһәр йоклый иде. Юка ак юрганга күмелгән Ленара, ире Мельниковның кинәт гырлавыннан уянып китте, һәм канәгатьсез хәрәкәт белән икен­че якка борылып ятты.
Иңенә пижамасын салып, Инсаф фатирларының балконына чыкты һәм, озын-­озаклап, Җидегән йолдызны күзәтте.
Йокылы-уяулы Чәчкә, лампа утын кабызгач, нарасыеның алсу иреннәрендә сөт тамчылары күреп, бәхетле елмайды.

 

 

Рашат Низами

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 


«Мәйдан» журналы архивыннан (№1, 2019 ел)

 

 

 

Комментарийлар