Аларны фәндә кариле яки нократ татарлары, дип атап йөртәләр, ә алар яшәгән Нухрат (Карино) авылы рәсми чыганакларда, энциклопедиядә «иң төньяктагы татар авылы» дип күрсәтелгән. Бу, чыннан да, шулай, Нухраттан ары төньякка таба бер генә татар авылы да юк, анда комилар, Архангель яклары һәм Кар диңгезе, Төньяк Боз океаны – Котып…

Кайдан килеп чыккан соң бу кариле татарлары монда – кар-боз арасына, күктән төшмәгәннәрдер бит инде, авыл-авыл булып яшәгәч, җир кешеләре булганнардыр?.. Бу сораулар мине күптән кызыксындыра инде, мин, гомумән, төньяктагы татарларның борынгы тарихларын шактыйдан өйрәнәм, шул хакта берничә фәнни-популяр хезмәтем дә бар. Бу юлы исә мин кариле татарларының иң борынгы тарихын өйрәнү, аларның төньякта кайсы чорларда яши башлауларын ачыклау максатын куйдым. Әлбәттә, милләттәшләребезнең бу якларда башка чорларда ничек яшәүләре турында да гомум мәгълүмат булыр, әмма төп максат – борынгылык, асыл тамырлар, тормышның башы…
  Бу юлы сәфәрем Киров өлкәсенең Слободской районына урнашкан Карино-Нухрат авылына барудан башланды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыл иң төньякта урнашкан татар авылы булып санала, биредән Котыпка-Төньяк Боз океанына да, Казан белән Мәскәүгә дә бертигез ара – мең чакрымнар тирәсе… Заманында сигез татар авылын берләштергән һәм сигез мәчете, мәдрәсәсе булган бу авыл бик борынгы – аңа нигез 1250 елда болгар мөселманнары тарафыннан салынган, дигән фикерләр бар, рәсми документларда исә ул 1489 елдан теркәлгән, Карабай (Кара бәк) шәҗәрәсендә 1210 ел күрсәтелгән. Нухрат авылы тагы да борынгырак булырга мөмкин, чөнки кариле татарларының нәсел шәҗәрәләре, Нух пәйгамбәрдән башланып, Византия, Алтын Урда хакимнәре белән дәвам итә. 1361–1489 еллар арасында аларның хәтта фәндә «Каринское княжество» дип аталган мөстәкыйль  ил-дәүләтләре дә булган. Дин ягыннан кысрыклаулар башлангач, кариле татарларының бер өлеше Вятка төбәгенең көньягына, хәзерге Удмуртия  җирләренә, Татарстанның төньяк районнарына күчеп утырган, бер өлеше Карино-Нухратта калган.
  Татар энциклопедиясе Нократ җирләрендә иң борынгы чорларда фин-угыр кабиләләре яшәвен яза, «VI-X йөзләрдә анда фин-угыр кабиләләреннән пермяк, вотяклар, X-XI йөзләрдә чирмеш (хәзерге марилар) һәм болгарлар яшәве мәгълүм», дип раслый.* Бу да бик ерак чор – 900–1000 еллар, һәм кариле татарларының тамырларын шул чорлардан да эзләргә кирәк…
Филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов та Нократ төбәген төрки-болгарларның борынгы биләмәләре, дип саный, аларның биредә аерым бер этник төркем буларак формалашуына игътибар итә. «Монгол яуларына кадәр үк бу яклар Идел болгарларының кыйммәтле җәнлек тиресе җыя торган ерак факторияләре булып саналганнар, – дип яза ул. – …Идел болгарларының бу җирләрне үзләштерүләре монгол хакимиятенең беренче чорларында тагын да көчәеп китә. Болгар качакларының Вятка ягына күпләп күчеп утыруы XIII гасырның 30-40 нчы елларына туры килә».1 (1. Ф.Ю.Юсупов. Татар теленең диалектлары. – Казан, 2003. – Б. 117.)
  Галим шулай ук кариле татарларының килеп чыгышы турында башка төрле фикерләр дә булуын ассызыклый. «Берәүләр аларны көнчыгыштан Вятка елгасы буйларына беренчеләрдән булып үтеп кергән төрки кабиләләрнең, икенчеләре исә идел болгарларының варислары дип саный», – дип яза.2 (2. Күрсәтелгән хезмәт, – Б. 117.) Без дә шулай уйлыйбыз: кариле татарлары – Нократ буйларында бик борынгы заманнардан яшәгән төрки кабиләләрнең, шул исәптән, һун-сөннәрне, бортас-болгарларның дәвамчылары, варислары алар, бу хезмәтебез дә шуны исбатлау өчен языла…
  Әйе, татар галимнәренең күпчелеге Нократ төбәгендә милләттәшләребезнең болгар чорыннан яшәүләрен таныйлар, бу турыда ачыктан-ачык язалар. Бу якларда күп еллар буе фәнни тикшерүләр алып барган, Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә кариле татарлары яшәгән кырыклап авылда булып, халыкның сөйләм телен һәм авыз иҗатын өйрәнгән, бу темага берничә фәнни хезмәт бастырган галимә Флера Баязитова алар турында болай дип язган:
  «Нократ татарларының тарихы шактый үзенчәлекле һәм катлаулы. Тарих һәм археология материаллары күрсәткәнчә, әлеге татарлар яши торган җирләр борынгы чорда Болгар дәүләте составына кергән, ягъни татарларның борынгы бабалары   болгарларның авыллары монгол яуларына кадәр үк булган. Киров өлкәсенең Слободской районына караган Нократ (русча Карино) авылы элек бик зур булган, үзе берничә исемдәге авылларны берләштереп торган: Олы ил яки Югары авыл, Түбән авыл, Ильяс авыл. Югары авыл үзе дә Дәүләтъяр һәм Митюк авылларына, Түбән авыл исә Арслан, Абаш, Касыйм, Юач авылларына бүленгән булган».3 (3. Ф.С.Баязитова. Нократ сөйләше. – Казан, 2006. – Б. 3.)
  Кариле татарларының бөтен төбәккә хуҗа булып, тәэсир итеп яшәүләренә узган гасырларның рус галимнәре дә игътибар иткән: «Карино – название группы деревень Ярославской волости Слободского уезда, населенной татарами, – дип яза XIX гасыр төбәк тарихын өйрәнүче  П.М.Сорокин. – Это исторический центр всего татарского населения северной части Вятской губернии и крупнейшее здесь инородческое селение. Оно находится в 12 верстах от города Слободского. Отсюда небольшая горсть каких-то «арских» князей разливала мусульманство на окрестную воть…. Их происхождение – загадка и привлекает любопытство тех, кто ознакомился с историей и археологией края».4 (4. Сорокин П. Арские князья в Карине //Календарь и памятная книга Вятской губернии на 1895 г. – Вятка, 1894. – С. 45.)
  Кариле татарлары белән мин дә шактыйдан кызыксынам, алар турында шул исемдәге беренче хезмәтемне 2002 елда, кариле татарлары яшәгән Киров өлкәсенә һәм Удмуртия Республикасына барып, өйрәнеп яздым, ул 2003 елда «Таралып яткан татар иле» китабымда басылып чыкты (102-158 нче битләр). Мин ул чакта ук фәндә булган чыганакларга таянып, нәсел шәҗәрәләрен, халык авыз иҗатын өйрәнеп, кариле татарларының бик борынгы, затлы, хаким кавем икәнлекләрен исбатларга тырыштым. «Төньякта татар тарихы» дип аталган фәнни-популяр хезмәтемне исә, Вологда өлкәсенә барып, төрки-болгар-татарларның бу төбәктәге тарихын өйрәнеп яздым, ул «Ачылмаган татар тарихы» китабымда 2011 елда басылып чыкты (155-200 нче битләр). Борынгы тарихи чыганакларга, елъязмаларга таянып, төбәктәге төрки-татар атамаларны өйрәнеп, мин милләтебезнең бу якларда болгар чорларыннан ук яшәгән булуларын ачыкладым..
  Шушы ук китапта басылып чыккан «Чәрдән ханлыгы» язмасында да (245-292 нче битләр) мин төньяк өлкәләрдә, шул исәптән, үзем барып өйрәнеп язган Пермь краенда да, төрки-болгар-татар халкының бик борынгы чорлардан яшәүләрен исбатларга тырыштым. Ул хезмәтләргә хәзер аерым тукталып тормыйм, теләгән кеше аларны табып укый ала, минем бу яңа язмам белән максатым исә искечә кала – милләтебезнең төньяк өлкәләрдә, шул исәптән, хәзерге Киров өлкәсендә дә бик борынгы чорлардан яшәгәнлеген исбат итү. Бу миңа тарихи хакыйкатьне торгызу өчен кирәк, милләтебезнең бу җирләрдә, килгән-килмешәк булмыйча, гомер-бакый хуҗа булып яшәгәнлеген исбатлау өчен кирәк.
  Югыйсә, кая гына барма, җирле халыклар – мари-удмурты булсын, коми-зыряны булсын, Ерак Көнчыгыштагы, Төньяк Боз океаны һәм Тын океан буйларындагы рус булмаган барлык кавемнәр бу җирләрдә үзләренең мәңгелектән яшәгәнлекләрен әйтәләр, моның белән инде беркем бәхәсләшми, ә менә төрки-татарлар кайда да килгән-килмешәк кебек күрсәтелә. Иң гаҗәбе – моның белән татарлар инде үзләре дә килешкән, кая барсаң да сүзләрен, без килгән халык инде, дип башлыйлар. Ә шулаймы соң ул? Бәлки төрки-татарлар да, аларның ерак бабалары һуннар, скифлар, сарматлар, саклар, кыпчаклар, болгар-бортаслар бу җирләрдә әлмисактан бирле, Нух пәйгамбәр заманнарыннан яшиләрдер? Боларны ачыклау миңа татар тарихын ясалма рәвештә озынайту өчен түгел, ә булганны барлау, дөреслекне торгызу өчен кирәк… Югыйсә, узган гасырларның кайбер рус һәм чит ил галимнәре дә Уралдан – Алтай тауларына кадәр җирләрне, хәтта кар-бозлы Котыпны да   ТАТАР ИЛЕ, ТАТАР ВАТАНЫ, дип атап йөрткәннәр бит!
  Шундыйларның берсе – XVIII гасырда яшәгән швед биологы Карл Линней. Ул, зур галим буларак, дөньяның килеп чыгышы, борынгы тарихы белән дә нык кызыксынган һәм бу турыда үзенең хезмәтләрен язып калдырган. Шуларның берсендә ул Туфаннан соң Нух пәйгамбәрнең көймәсе Котыпта, ягъни Урал тауларының башланган урынында туктаган, дип язып калдыра. Шуңа нигезләп, аның тарафдары Николай Карамзин, үзенең «История государства Российского» дип аталган хезмәтендә бу урыннар – монгол, татар, чуд кабиләләренең Ватаны, дип яза:
  «…Неизмеримое пространство Северной Азии, огражденное Каменным Поясом (Уральские горы. – Ф.Б.), Ледовитом морем, Океаном Восточным, цепию гор Алтайских и Саянских – отечество… племен Монгольских, Татарских, Чудских… Там, на ГЛАВНОЙ ВЫСОТЕ ЗЕМНОГО ШАРА, было, как угадывал великий Линней, первобытное убежище Ноева семейства после гибельного всемирного наводнения, там воображение геродотовых современников искало ГРИФОВ, стерегующих золото».1 (1. Человек пришел на Урал. – Екатеринбург, 1998.  – С. 13.)
  Мине дә нәкъ шушы җирләр, бигрәк тә бүгенге Рәсәйнең Север дип аталган төньяк өлкәләре кызыксындыра, чөнки бу җирләрнең элек-электән Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда төрки-болгар-татар дәүләтләре составында булганлыгы билгеле. Пермь краеның төньягына урнашкан Чердын каласы турында язганда, мин, тарихи чыганакларга таянып, биредә әтиләре үлгәннән соң Атилланың уллары Диккиз һәм Ирнәк яшәгәнлеген һәм идарә иткәнлеген дә исбатлаган идем. Ягъни төньяк (Север) әле моннан 1500 еллар элек үк төрки һун-сөннәрнең биләмәләре була, аның болгар-бортаслары да, кыпчак-татарлары да бер үк халыкның төрле чорлардагы төрле атамалары гына… Димәк, без хәзер өйрәнә торган кариле-нухрат татарлары да шул тарихи алтын чылбырның бер буыны, бер асыл боҗрасы булып тора… Хәзер шушыны тарихи чыганаклар, борынгы шәҗәрәләр, халык авыз иҗаты аша, мәсьәләгә мантыйк-логика юлы белән яңача килеп, исбатларга тырышырбыз.
Шушы максат белән, менә мин тагы Киров өлкәсендә, аның төньягында, Нократ-Вятка елгасы буйларында, Нухрат-Карино авылында… Киров өлкәсен, Вятка төбәген өйрәнгәндә мин аның төньяк өлешен күздә тотам, чөнки төбәкнең көньягы гомер буе татарлар кулында һәм татарлар тәэсирендә булган, ә Нухрат-Карино белән хәл катлаулырак. Башта бу төбәкнең гомум тарихына, географик халәтенә  кыскача бәя биреп үтәрбез, чөнки монда инде татар тарихын аерып алып карау шактый кыен, барысы бергә чорналып, уралып беткән. Хәзерге Киров өлкәсе берничә Европа илен үзенә сыйдырырлык зур мәйданлы, иксез-чиксез кара урманлы, урыны-урыны белән төпсез сазлыклардан торган ерак, караңгы бер почмак исәпләнә. «Аю өне» – «Медвежий угол» дип саналса да, Нократ-Вятка җирләре дөньяга Александр Грин кебек романтик язучыны, бертуган Васнецовлар кебек талантлы рәссамнәрне биргән, галәм серләрен ачкан Константин Циолковскийның да үсмер чагы биредә үткән… Нухрат-Карино авылында исә татар язучысы Эдуард Касыймов туып үскән. Әмма Вятка империянең төрмәсе дә булып торган, биредә танылган шәхесләрдән Герцен, Салтыков-Щедрин һәм башкалар сөрген срогы узганнар, репрессия елларында исә бу кара урманнарда тоткыннарның лагере булган.
  Бу төбәктә ике зур елга – Нократ (Вятка) һәм Чулман-Кама башланып китә, Нократ исә үзенең текә ярлары белән өлкәне буеннан-буена кисеп үтә. Элегрәк заманнарда татарлар Нократны – Нухрат, дип, урыслар Великая река, дип атаганнар, башка бөтен елгалар, шул исәптән Идел белән Кама да аңа коя, дип уйлаганнар… Шунысын да әйтергә кирәк: болгар-татар дәүләтләре чорында бу зур елгалар тулысы белән безнең милләттәшләр кулында булган, ә ул вакытта елгалар зур юл ролен үтәгән.
  Узган гасырлардагы күпчелек урыс галимнәре һәм бүгенге кайбер тарихчылар да Вятка җирләренең заманында болгар-татарлар кул астында булуларын таныйлар, әмма урысларның да биредә бик борынгы чорлардан яшәүләрен исбатларга тырышалар. XVII-XVIII гасыр елъязмаларына таянып, алар урысларның биредә XI-XII гасырларда ук яшәүләрен язалар, әмма моңа бернинди дәлилләре дә юк. Вятка исә урыс елъязмаларында беренче тапкыр 1374 елда, новгород ушкуйникларының – елга юлбасарларының Болгарга һөҗүме белән бәйләп искә алына, аларның шулай ук Вятканы талаулары да әйтелә. Шуннан чыгып, кайбер галимнәр моны борынгы Вятка каласы (хәзерге Киров) белән бәйләргә тырышалар, әмма моңа дәлилләре юк.
«К сожалению, за более древний период существования Вятской земли архивные материалы почти не сохранились, а за XVII, XVIII вв. сохранились далеко не полностью», – дип танырга мәҗбүр узган гасырның кайбер тарихчылары.1 (1. Луппов П.В. История Вятских сел // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 140.)
   Без исә тагын бер тапкыр искә төшерергә мәҗбүрбез – ул чагында бу җирләр Алтын Урда кул астында була һәм аңа ясак түли, калалар белән дә татар ханнары ярлык биргән кешеләр генә идарә итә ала. Вятка җирләре өчен 1383–1391 елларда Мәскәү, Суздаль, Түбән Новгород кенәзләре арасында сугышлар булып тора, алар, ярлык сорап, Туктамыш ханга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Кайбер галимнәр кариле татарларының биредә яши башлауларын нәкъ менә шушы чор белән бәйли: «Судя по всему, именно во время этого междуусобия на Вятку по приказу Тохтамыша были переселены татары из Арской земли, – дип яза алар. – Они обосновались на Нижней Чепце с центром в с. Карино, закрепили за собой крупные участки земли и удмуртских крестьян, став вятскими феодалами, получившими название арских князей».2 (2. Энциклопедия земли Вятской. Т.IV. – Киров, 1995. – С. 18.)
Бу билгеләмә белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Дөрестән дә, үзара сугышып яткан урыс кенәзләре, ярдәм һәм ярлык сорап, татар ханнарына мөрәҗәгать иткәннәр. Дөрестән дә, Туктамыш хан, үз биләмәләрен тәртиптә тоту өчен, бирегә гаскәрен җибәреп торган. Кариле татарларының да бер өлеше бу тирәләргә шул сәбәпле килеп эләккән булырга мөмкин. Әмма ачыклап бетерәсе берничә урын бар.
  Беренчедән, бу җирләр Алтын Урда биләмәләре булгач, анда электән дә татарлар, ә аңа кадәр төрки-болгарлар яшәгән, ә Туктамыш татарлары шуларга гына килеп кушылган. Шулай булгач, төрки-татарларның, шул исәптән кариле татарларының да Вятка төбәгендә яши башлауларын Туктамыш хан белән генә бәйләргә кирәкмидер, татар тормышы монда күпкә иртәрәк башланган.
Икенчедән, Туктамыш хан әйтүе буенча килгән татарлар үзәктән шактый читтә, Вятканың аргы ягында, ниндидер бер авылда урнашмаслар иде, ә башкалада – кальгә-кирмән эчендә булырлар иде. Нухрат-Карино авылына исә бу татарлар бераз соңрак – 1489 елда Вятка җирләрен Мәскәү хакимнәре басып алгач күчкән булырга тиеш, чөнки ул вакытта Мәскәүгә каршы булганнарның барысын да төрле җирләргә таратып бетерәләр. Кариле татарлары Нухрат авылында шул вакытта яши башлаган булырга мөмкин, әмма бу хәл авыл шул чорда гына барлыкка килгән, дигәнне аңлатмый, татарларның үз милләттәшләре янына кайтып сыенган булулары да бар.
  Өченчедән, кариле татарларының кайчаннан Нократ-Вятка төбәгендә яши башлаганнарын ачыклау өчен, аларның нәсел шәҗәрәләренә, риваятьләренә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә алар бар. Шулай ук узган гасыр рус галимнәренең төбәк тарихы буенча язмалары да мәсьәләгә бераз ачыклык кертә. Хәзер шуларга аерым-аерым тукталып үтәргә уйлыйбыз, аннан тагы XIV-XV гасырларга әйләнеп кайтырбыз. Танылган тарихчы, археолог Михаил Худяков кариле татарларының Нократ буйларына килеп урнашуын Болгарны Аксак Тимернең җимерүе белән бәйли, ягъни 1361 елны күрсәтә. Безнең уебызча, үз җирләрендә туздырылган төрки болгар-татарлар шул чорда Нократка килеп урнашсалар да, алар инде биредә яшәп яткан милләттәшләре, кан кардәшләре, диндәшләре янына килгәннәр, тормыш монда дәвам иткән…
  «Часть болгарских беженцев продвинулась еще дальше на север и осела на нижнем течении р.Чепцы, образовав поселения так называемых «Каринских татар», – дип яза Худяков. – Поселение болгар на Чепце совпало с основанием новгородскими и устюжскими колонистами русских городов и селений на Вятке (Никулицын, Хлынов, Котельнич), и поэтому Каринское княжество не смогло сохранить своего самостоятельного значения. Взаимоотношения Каринских князей с русскими регулировались договорами, до сих пор еще не подвергавшимися специальному изучению».1 (1. М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991. – С. 21.)
  Урысларның бу чорда Нократ буйларында шәһәрләр салып яшәүләре бәхәсле, чөнки бу архив документлары белән исбатланмаган, әмма инде шулай язалар. Ә төрки болгар-бортасларның, борынгы һуннарның, скифларның бу төньяк җирләрдә яшәүләре турында риваятьләр һәм легендалар, нәсел шәҗәрәләре сакланып калган, хәзер шуларга күчәбез.
Менә алдыбызда «Нократ» риваяте, аның төп нөсхәсе, «Карабик шәҗәрәсе» исеме астында, Риза Фәхреддин архивында саклана, без исә «Татар халык иҗаты» китабында басылып чыккан вариантын файдаланабыз. Борынгы шәҗәрәгә нигезләнгән бу риваять башка татар риваятьләреннән нык аерылып тора, чөнки нәсел башы грек философы Сократ хәкимнән башлана, Искәндәр шаһ белән дәвам итә, Рум, Византияләрдән Идел-Җаек буйларына килеп чыга һәм Нократта төпләнеп кала… Бу борынгы нәселдә солтаннар, бикләр күп, алар үзләре дә хәким катлам, идарәче татарлар, бу аларның алга таба язмышларында һәм тарихларында да чагыла. Хәзер риваятькә тукталыйк.
  Нократ
  «Ул олуг Сократ хәким нәселе. Әүвәл Сократ хәким Искәндәр шаһ берлә мәңгелек суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабабыз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз Солтан, аның углы Әлвар Солтан, аның углы Бирде Солтан, аның углы Габдрахман Солтан. Аның углы Баҗтан Солтан, Рум вилаятеннән килеп Җаекка, Сакмар тамагында күп рузгар иткәннәр. Баҗтан Солтанның углы Балым бик, аның углы Калдар бик, аның углы Күкчә Тархан, икенче Кара биктер. Ак Идел буенда Нәкъсадә рузгар иткәннәр. Кара бикнең углы Ханбар бик. Аның өч углы бар ирде: бере Нар бик, икенче Ишем Солтан, өченче Кара бик. Килеп Өчпүләдә йорт иткәннәр. Ул Кара бик агаларына унчесе тартып китеп Калталы Иван – Карт Иванга, Сар Иван Вачилийга килеп, баш салып, аннан соң ул олуг бабабыз Кара биккә падишабыз Калталы Иван Вачилий ярлыкаган, Нократ җирен биргән.
  Ул Нократта һич мөселман юк ирмеш иде. Ул җирнең исме шәрифе Нократ улсын дип ат биргәннәр. Сократ хәкимнең ыруг нәселләре, ул җирдә мәкам итдеге өчен падишаһтан биклек үтенеп, бабабыз Кара бикне падишаһ Калталы Иван ярлыкап Чүпче суы буен башыннан тамагына тикле ары вә урысы берлән, татары вә чирмеше берлән крәстиянга биргән. Ике як елгасы, торуг агачы берлә, ятур кискәсе берлә, йөгерек камасы берлә, кондыз вә сусары, тиене берлә, киеге-кошы берлә, аюы-бүресе берлә, балыгы-чабагы берлә бирептер».1 (1. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987. – Б. 174.)
  Әйткәнебезчә, бу риваять бик үзенчәлекле һәм сәер. Сократ – яңа эрага кадәр Афинада яшәгән грек фәйләсүфе, Искәндәр биредә Александр Македонский буларак та, Коръәндәге Искәндәр Зөлкарнәй буларак та бирелгән. Имеш, алар, мәңгелек тере су эзләп, бу якларга килеп чыкканнар. Төрки халыклар дастаны «Урал батыр»да да мәңгелек суны Җаек буйларыннан, Урал тауларыннан эзлиләр. Риваятьтә ике Кара бик (бәк) бар, берсе Ак Идел буенда яши, аның оныгы, икенче Кара бик, башкала булган Өчпүләне абыйларына калдырып, бу якларга күчә, бу эштә аңа Мәскәүнең бөек князе Иван Калита ярдәм итә, диелгән. Бу урында тарихи каршылык бар, чөнки Иван Калита үзе тулысынча Алтын Урда ханнары кул астында була, 1320 елда Үзбәк хан кулыннан Мәскәү князлеге белән идарә итү өчен, 1331 елда Владимир князлегенә баш булу өчен ярлык ала, шулай булгач, ул татарларга җирләр таратып утыра алмый. Алар, мөгаен, шушы җирләрдә күзәтчелек итәргә куелган Алтын Урда татарлары булгандыр. Монда Иван патшалар да буталган – Иван Калита ул Данила улы, ә аннан ике гасыр соңрак яшәгән Иван Горзный – Василий улы… Ни булса да, Нократ җирләре шушы кариле татарларына бирелгән, ул тарихи документларда теркәлеп калган, борынгы риваятьләрдә чагылыш тапкан…
  Бу риваять буенча, кариле татарлары Нократ җирләрендә XIV гасырдан – 1330 еллардан яши, ә менә Кара бик шәҗәрәсенең үзе буенча милләттәшләребез биредә 1250 елдан бирле гомер итә. Бу ике версиянең дә яшәргә хакы бар,  әле алга таба башка версияләр дә булачак. Инде хәзер Кара бик шәҗәрәсенең үзенә сүз бирик… Фәндә Кара бик шәҗәрәсенең ике дистәдән артык варианты барлыгы билгеле. Алар, нигездә, Татарстанда, Башкортстанда, төньяк өлкәләрдә һәм районнарда татарлардан язып алынган. 1851 елда Туктаргали Ибраев исемле кеше тарафыннан күчереп калдырылган шәҗәрә бигрәк тә тетрәндергеч – ул Кара бик нәселен Нух галәйһиссәламнән башлый, «Хәзрәти Нух галәйһиссәлам, Йәфәс, Булмас түрә, Чин хан, Коры хан, Бай Тархан, Корлу хан, Карагыл хан (Кара хан)» һәм дистәләгән татар ханнары белән дәвам итә.1 (1. Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995. – Б.15-26.)
  Әлбәттә, моңа суфыйларның борынгы бабаларны эзләве, шуның белән артык мавыгуы, дип тә бәяләргә булыр иде, күпчелек галимнәр моны шулай бәяли дә. Әмма Кара бик шәҗәрәсенең һәм татарларда башка нәсел шәҗәрәләренең Нух галәйһиссәламнән башлануында бернинди мавыгу да юк, чөнки әле Риза Фәхреддин үк милләтебезнең нәсел башы Нух пәйгамбәргә, аның улы Яфәскә барып тоташуын язып калдырган иде. Бу хакта татар халык иҗатында да мәгълүмат бар.2 (2. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987. – Б. 294.) Әйе, борынгы төркиләрнең, шул исәптән, болгар-бортасларның да нәселе Нух пәйгамбәрдән башлана, кариле татарлары да Кара бик аша аңа килеп чыгалар. Кариле татарларының үзләре торган урынны бик тырышып, һич үзгәртмичә, «НУХРАТ» дип атаулары да юкка түгел бит, алар бу исемнең асыл мәгънәсен йөрәкләре белән тойганнар! Нократ-Вятка елгасын да алар һаман Нухрат, дип йөртәләр, ягъни Нух елгасы… Һәм аның гарәпчәдән «көмеш» сүзе белән бернинди бәйләнеше дә юк, әгәр татарлар Вятканы Көмеш-елга, дип атарга теләсәләр, шулай атарлар иде, ә Нухрат, димәсләр иде…
  Кара бик-Нократ-Чүпчә татарларының нәсел шәҗәрәләре белән бу халыкның үз арасыннан чыккан кешеләр дә кызыксына. Әйтик, Удмуртиядән Гыйльман Касыймов, Казан, Мәскәү, Ижау архивларында эшләп, авылдашлары Кестым халкыннан сорашып, Карабай (Кара бик) шәҗәрәсен төзегән. Бу шәҗәрә Кестым авылы мәктәбе музеенда да тора, шулай ук авторның 1993 елда Ижауда басылып чыккан китабында да урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк, Удмуртиядәге бу авыл татарлары 1670 елларда Нухраттан күчкән булганнар, бу тарихи яктан дәлилләнгән факт, димәк, шәҗәрә дә, тарих та уртак… Шәҗәрә Карабайдан башланып китә, ул 1210 елда туган болгар князе, дип күрсәтелгән, Батый хан белән каты бәрелешләрдән соң, гаскәр калдыклары белән Вятка елгасы аша Чүпчә суы буйларына килеп урнашкан һәм 1250 елда Нухрат-Карино авылына нигез салган, диелгән. Әлбәттә, бу фактларны исбатлап та, кире кагып та булмый, әмма шуны гына әйтәсе килә, Нократ буйлары борынгы заманнардан ук Болгар дәүләте составында була, төрки-болгарлар Батый ханга кадәр дә анда яши. Хәзер шәҗәрәнең төп өлешен укучыларга тәкъдим итәбез.
«Карабай – 1210 г., Мухамет – 1250 г., Ильяс – 1284 г., Мавляберды – 1316 г., Чука – 1348 г., Шаптак – 1380 г., Шихмансур – 1416 г., Гази – 1448 г., Касим – 1460 г., Бажен – 1500 г., Третьяк – 1536 г., Василь – 1572 г., Сенка – 1612 г., Исуп – 1645 г., Орос – 1672 г., Рамазан – 1700 г., Муртаза – 1732 г., Мустафа – 1764 г., Гали – 1796 г., Хатим – 1830 г., Хадир – 1831 г., Гусман – 1896 г., Гильман – 1932 г., Рашид – 1955 г., Артур – 1976 г.» (Гильман Касимов. В глубь веков. – Ижевск, 1993.)
  Шәҗәрә күп тармаклы һәм шактый конкрет булуы белән аерылып тора. Монда мифик затлар юк, ханнар, суфыйлар да күренми, Нократ буйларында яшәгән билгеле кешеләр булырга тиеш. Мәүләбирдедән Араслановлар фамилиясе башлана, диелгән, Газидан – Дәүләтъяровлар (Девятьяровы), Касыймнан – Касыймовлар, болар – XIV-XV гасырлар… Шәҗәрәдә Третьяк, Сенка кебек татарга хас булмаган исемнәр дә бар, болар – йә чукындыру нәтиҗәсе, йә җирле халыклар белән кушылудан килеп чыккан булырга тиеш, йә бозып язылган, ә алга таба инде татар исемнәре генә калган. Третьяк улы Шагумнан туган Мәмәткол ар бәге, ягъни «арский князь», дип күрсәтелгән, ул 1678 елны Кестым авылына нигез салган, ә үзе Нухратта яшәгән, дип язылган.
  Инде ар бәкләре, «арские князья» дигән атамага да бәя биреп үтик. Татар энциклопедиясе ар бәкләрен турыдан-туры татарлар белән бәйли, аларны Бачман хан нәселенә тоташтыра. «Арские князья, татарская феодальная знать XIV-XVII вв., – дип яза галимнәр. – Жили в Каринской и Верхочепецкой волости Хлыновского уезда Вятской земли. Родославня Арских князей восходит к роду кыпчак (возможно, к потомкам Бачмана). Имели высокий социальный статус, фактически были независимы от казанских ханов. В русских письменных источниках Арские князья именуются вятскими князьями, каринцами и каринскими князьями (в 1361 году создается Каринское княжество).» (Татарская энциклопедия. Т. I. – 2002. – С. 183.)
  Хәзер кайбер галимнәр бик тырышып ар бәкләрен удмуртлар белән бәйләргә тели, әмма бу һич тә дөрес түгел. Гади халык арасында удмуртлар «арлар» дип йөртелсә дә, моның тарихи ар бәкләре белән катнашы юк. Татарлар үзләреннән читтә – аргы якта яшәүчеләрне шулай атаган булырга мөмкин. Тарихта «арские князья» дип менә шушы төньяк җирләрдә яшәгән затлы татарларны, морзаларны атаганнар, кариле татарлары да алар арасында булган. «Ар» сүзенә икенче, көтелмәгәнрәк яктан килеп тә бәя бирергә тырышыйк. Гадәттә, себер татарлары, мишәрләр, хәтта гарәп-төрекләр дә, бездән, казан татарларыннан аермалы буларак, сүз башындагы «к» , «г» авазын төшереп калдыралар, «кар»ны – «ар», гарәпне – арап, Галине – Али диләр… Бу «ар» сүзе дә шул «кар»ның сүз башындагы «к» авазын төшереп калдырганнан соң килеп чыкмадымы икән? Ягъни карскийдан – арскийга әйләнмәдеме икән?
  1136 елда Болгарга килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү-Хәмит әл-Гарнати җәнлек тиресенә бай Нократ якларын АР ИЛЕ, АРУ, дип атый һәм аның Идел Болгарстаны дәүләте составында булуын әйтә. Әйе, сигез-тугыз ай буе кыш булган, карга күмелгән бу яклар, чыннан да, КАР ИЛЕ – АР ИЛЕ бит инде, анда яшәүчеләр дә – кар иле кешеләре, безнең очракта – кариле татарлары… Алар биредә болгар-бортас чорларында да яшәгән, Алтын Урда татарлары булып та килеп кушылган, ә 1361 елларда аларның биредә хәтта «Каринское Княжество» дип аталган мөстәкыйль дәүләт берәмлекләре дә була. Безгә калса, кариле татарларының бу дәүләтчелеге 1489 елга кадәр – Нократ төбәген Иван III басып алып, Мәскәү князлегенә кушканга кадәр дәвам итә. Һәм шушы вакыттан кариле татарлары Нухратта-Каринода яши башлаган булырга тиеш, ә аңа кадәр алар Вятка иленең үзәгендә – хәзерге Киров каласы тирәсендә яшәгәннәр, дип уйлыйм.
  Ар бәкләренең тарихын махсус өйрәнгән галим Дамир Исхаков та аларны ар-удмуртлар белән бутамаска һәм бәйләмәскә чакыра. Чөнки узган гасырларның рус һәм татар тарихчылары да ар бәкләре – «арские князья» яки «аран татар»лар дип бары тик татарларны гына таныган. Ар бәкләре көчле лидерлар, оста оештыручылар, гайрәтле хәрбиләр булганнар, төбәкнең рус булмаган халыкларын акыл белән үзләренә буйсындырганнар һәм иярткәннәр.
  «Нократ татарларының төп өлешен, үзәк өлешен Алтын Урдадан чыккан татарлар тәшкил иткән, – дип яза Дамир Исхаков. – Тәгаенрәк тә әйтеп була: алар кыпчак кабиләсеннән чыкканнар. Барысы да затлы татарлар. Казан ханлыгы оешкан вакытта Болгар вилаяте ягыннан Казан тарафына үтеп кереп, Арча даругасында, ягъни өязендә, хөкемдарлар булганнар. Ягъни хакимиятне кулда тотканнар, бәкләр, хаким катлам булганнар». (Татар милләт календаре, 2003 ел. – Б. 276.)
  Бу темага әле яңадан әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер узган гасыр  тарихчыларының хезмәтләреннән кариле татарлары турында булган мәгълүматларына күчәбез. «Караңгы почмак» саналган Вятка-Нократ якларына сирәк-мирәк кенә чит ил вәкилләре дә килеп чыккан һәм үз фикерләрен язып калдырган. 1517 һәм 1525 елларда бу якларда булган австрияле Сигизмунд Герберштейн Вятка төбәгендә элек татарлар хуҗа булуын яза: «Область Вятка, за рекою Камою, лежит почти в 150 милях на восток от Москвы, – дип яза ул. – …Страна болотиста, бесплодна и служит как бы убежищем беглых рабов; изобилует медом, дикими зверями, рыбой и белками. Прежде она была подвластна татарам, да и теперь по сю и по ту сторону Вятки, в особенности при впадении ее в Каму властвуют татары». (Сигизмунд Герберштейн. Из записок о Московии // Календарь Вятской губернии на 1893 год. Вятка, 1892. – С. 341-342.)
Сигизмунд Герберштейннан бераз соңрак бу якларга килгән швед Петр Петрей да Вятка төбәгенең үзенә дә, ул тирәдәге чирмеш (мари) халкына да борынгыдан татарлар хуҗа булуын язып калдырган: «Княжество Вятка – большая страна, очень изобильная медом, дичью и рыбою; можно поставить ее наряду с самыми лучшими краями, – дип яза ул….Встарину владели ими татары.» (Петр Петрей де-Ерлезунд. Из истории о Великом Княжестве Московском // Календарь Вятской губернии на 1893 год. Вятка, 1892. – С. 342-343.)
  Кариле – ар бәкләре (арские князья) тарихы белән XIX гасыр рус тарихчылары да кызыксынган, хезмәтләр язып калдырганнар. Дөрес, аларда кариле-нократ татарларын Казанга каршы кую тенденциясе сизелә. Имеш, алар вятчаннар белән бергә гел Казанга һөҗүм итеп торганнар, һәм шушы хезмәтләре өчен рус патшалары аларга җирләр бүләк иткән… Монда өлешчә генә дөреслек, чөнки кариле татарларының Казанга каршы булган чаклары да, алар белән бергә булган заманнары да булган.
  «Ар ягы бәкләре (рус елъязмаларында «Арские князья») XIV-XV йөзләрдә үк ярым мөстәкыйль бәклек идарәчеләре саналганнар, баштарак Казан ханлыгы, аннары Мәскәү кенәзлеге йогынтысында булалар. Нократ җире өчен шушы ике дәүләт арасында барган сугышларда катнашалар», – дип яза бу чорлар турында тарихчылар. (Татар энциклопедик сүзлеге. – Казан, 2002. – Б. 42.)
Әмма 1489 елдан соң, Вятка төбәге Мәскәүгә сугыш белән буйсындырылганнан һәм кушылганнан соң, кариле татарларының да хәле кискен үзгәрә, алар йә бу җирдән китәргә, йә урыслар белән бергә булырга тиеш була, татарлар бу юлларның икесен дә сайлый…
  «Значительная часть вотяков (удмуртов), черемисов (марийцев), зырян (коми), татар и чувашей была ассимилирована русскими и приняла христианство», – дип яза бу турыда галим Анатолий Эммаусский. (Эммаусский А.В. Культура Вятского края XVII века // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 67.)
  XIX гасырның икенче яртысында краевед П.М.Сорокин да кариле татарларының тарихын шактый җентекле өйрәнә, бу турыда берничә хезмәт бастыра. Аның «Арские князья в Карине» дип аталган фәнни-популяр очеркы бигрәк тә үзенчәлекле. Ул кариле татарларын турыдан-туры «арские князья» дип атый, аларның тәңгәллекләре аның өчен бәхәссез нәрсә. Сорокин хезмәтендә икенче бер мөһим момент – ул кариле татарларын Идел-Кама болгарларының турыдан-туры варислары, дип карый.
  «Для исследователя древнейшей истории Вятского края каринцы интересны в том отношении, что некоторые данные связывают их, «арских князей», по крайне мере, – с государством волжско-камских болгар, – дип яза ул. – Именно, каринцы-князья представляются наследниками власти предполагаемых болгарских владетелей». (Сорокин П. Арские князья в Карине //Календарь и памятная книга Вятской губернии на 1895 г. – Вятка, 1894. – С. 45.)
  Тагы бер кызыклы момент – тарихчы А.А.Спицын артыннан, Сорокин да төбәк тарихын «чудь-болгар» мәдәнияте белән бәйли, ягъни аларның икесен бер халык итеп карый. Серле һәм сәер яшәп, шулай ук серле рәвештә юкка чыккан чудлар турында әле һаман күп нәрсәләр билгесез, әмма кайбер галимнәрнең аларны борынгы болгарлар белән тәңгәлләштерүләре яңа эзләнүләргә этәрә.
«А.А.Спицын дает такое объяснение появление на Вятке арских князей, – дип яза Сорокин. –  «Чепца изстари принадлежала сперва чудско-болгарскому царству, а потом основавшемуся на его развалинах казанскому». <…> Археологические исследования показывают, что Чепца с притоками была некогда довольно крупным очагом так называемой чудско-болгарской культуры». (Сорокин П. Арские князья… – С. 48.)
  Болгар темасын Сорокин алга таба да шәрехләвен дәвам итә. «Хлынов тирәсендә вотяклар яшәгән булса, якында гына болгарларның да резиденцияләре булырга тиеш», дигән сорауны куя да, эзләнүләре нәтиҗәсе итеп, андый урынны Никулинцыно (Микулицинское) шәһәрлегендә күрсәтә. «Мне кажется, записанное в XVII веке предание подтверждает нашу догадку, но, должно быть, искажено, – дип яза ул. – Вот слова Повести: «…город чудской… называемый чудью Болванский городок»… Прилагательное б о л в а н с к и й ужасно странное слово… В XVII веке на Вятке уже не слыхали о болгарах, и прилагательное болгарский в устах и под пером русских людей превратилось в б о л в а н с к и й». (Сорокин П. Арские князья… – С. 50-51.) Ягъни Чүпчә елгасының Нократка коя торган тамагында урнашкан, урысларның иң борынгы торак урыннары дип саналган Никульчино авылы кайчандыр болгар-татарларның калалары булган икән! Бу хакта башка тарихчыларның хезмәтләренә бәя биргәндә, җентекләбрәк тукталырбыз әле…
  Сорокин үзенең бу хезмәтендә «арские князья» атамасына кат-кат әйләнеп кайта һәм «Что представляет из себя прилагательное «арский», нет ли и в нем намека на болгарское наследие?» дигән сорауны куя. (Сорокин П. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 52.) Һәм ул да, күп кенә галимнәрнең ялгышын кабатлап, ар бәкләрен Арча җире, Арча каласы белән генә бәйләп куя. «Итак, первое неоспоримое известие о каринских арских князьях относится к третьей четверти XV века, – дип яза ул. – С этого времени летописи уже не словом не приговариваются относительно каринцев, исчезает из них и слово арский… Следовательно, название а р с к и й употреблено в летописи в XIV веке не в смысле этнографическом, а в ином, в смысле географическом, как общеупотребительный  в краю титул владетелей той же земли арской». (Сорокин П. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 53.)
  Сорокинның бу фикере белән килешергә дә, бәхәсләшергә дә мөмкин. Ар бәкләренең кариле татарлары булуларын таныган хәлдә, ул бу атаманы Арча җирлеге белән генә бәйләп карый, шулай итеп, мәгънәсен тарайта, әһәмиятен киметә. Әмма шул ук вакытта ул ар бәкләренең вотяклар (удмуртлар) түгеллеген өздереп әйтә, «Арские князья никогда не назывались  в о т с к и м и князьями, да не имели, по-видимому, на то и претензий; в скором времени титуловать себя стали они по своему Карино-Нохрату», ди. (Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 54.) Кыскасы, автор кариле татарларын ныклап өйрәнә, Нухратта берничә тапкыр була, аннан күчеп киткән Глазов татарлары турында да хезмәтләр яза. Сорокин кариле татарлары арасында рус фамилияле кешеләр барлыгына да игътибар итә, моны ул вакыттагы христианлаштыру сәясәте белән бәйли. Без дә шул фикердә торабыз – кариле татарлары арасында да төрле чорда чукындырулар булган, милләтнең бер өлеше чукынып урыска әйләнгән, бер өлеше яңадан исламга кайткан, ә бер өлеше, иманны саклау өчен, бу җирләрдән күчеп үк киткән… Әмма кая гына барсалар да, алар үзләренең кариле татарлары икәнлекләрен онытмаганнар…
  Кариле татарлары темасын Сорокин үзенең «Татары Глазовского уезда» дигән мәкаләсендә дә дәвам итә. Инде без әйткән идек – кариле татарлары төрле чорларда, төрле сәбәпләр аркасында Вятканың түбән агымына күчәләр, моңа хәзерге Киров өлкәсенең көньяк өлеше, Татарстанның төньяк районнары да керә. Кариле татарлары кая күчсәләр дә, үзләренең гадәтләре, холыклары, тәртипләре, атамалары  белән яши башлыйлар, шулай итеп, бар татар дөньясына Касыймовлар, Дәүләтьяровлар, Арслановлар тарала… Моңа кариле татарлары тарихын өйрәнүче Сорокин да игътибар иткән:
  «…Они, как и все здешние татары, считают себя родом из дер. Карина или Карагурта, Ярославской области Слободского уезда, – дип яза ул. – Эта деревня – крупнейший татарский центр на севере Вятской губернии – играла, по-видимому, огромную роль в колонизации Глазовского уезда, да и не только по одному уезду разсеяла она свои колонии, но и по южным, и даже далеко за пределы Вятской губернии. Так, в обширной и богатой татарской слободе Оренбургского уезда – Коргале – есть выходцы из Карина. Есть каринцы и в Крыму. Так далеко раскинула свои ветви вятская татарская деревня некогда резиденция «арских князей». (Сорокин П. Татары Глазовского уезда // Календарь и памятная книга Вятской губернии на 1897 год. – Вятка, 1896. – С. 90.) Сорокин фикеренчә, бу татарлар Каринодан XV гасыр азагында яки XVI гасырда күчкән булырга тиешләр.
  Менә алдыбызда Вятка төбәге тарихына караган тагы бер хезмәт, – «История Вятских сел» мәкаләсе, анда татарлар турында да шактый мәгълүмат табарга була. Автор Павел Луппов бик үзенчәлекле шәхес – ул шушы як кешесе – 1896 елда Мәскәүдә духовная академия тәмамлый, чиркәү тарихы докторы (1913), ә инде революциядән соң Луппов Вятка төбәге тарихчысы булып китә, тарих фәннәре докторы (1944), Россиядә праваслау дине миссионерлык тарихы буенча зур белгеч. Аның татарларга карашы – ул чиркәү кешесенең карашы, ул татар тарихын, урысларның алар кул астында яшәвен «террор» дип бәяли, шул ук вакытта төбәктә борынгыдан татарлар яшәвен дә танырга мәҗбүр. Лупповның утызынчы елларда язылган бу хезмәте моңа кадәр басылмаган булган, кулъязма хәлендә сакланган, аны 1995 елда Вятка энциклопедиясендә бастырып чыгарганнар.
  Руслар Вятка җирләренә күчү сәбәбен Луппов татарлардан күрә, имеш, алар урыс авылларын яндырганнар, талаганнар, шунлыктан бер өлеш халык шушы урманнарга качкан. «Из русской истории мы знаем, что в течении двух слишком столетий, начиная с 1240 г., русская земля находилась под властью татарских ханов, – дип яза ул. – От татарского террора больше всего страдали ближайшие к татарскому ханству приволжские русские княжества и в особенности Суздальско-Нижегородское, оказавшееся на границе с Казанским ханством… После свержения татарского ига и объединения Москвой отдельных русских княжеств в единое государство, к переселению на Вятскую землю могло побуждать русских усиление крепостного гнета в Центральной России». (Луппов П.И. История Вятских сел // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 181-182.)
  Бер караганда, автор язганча, «татар игосы», «татар терроры» бетерелгәч, урыслар Россиядә җәннәттә яшәргә тиешләр иде, әмма алар крепостной коллыктан Вятка җирләренә качалар… Ә монда – кара урман, төпсез сазлыклар, ерткыч җәнлекләр һәм бу качаклар артыннан бастырып килгән урыс гаскәре, салыначак яңа төрмәләр һәм сөрген җирләре…
  Инде тагы Лупповның хезмәтенә кайтыйк. Анда татарлар турында мәгълүмат шактый, дигән идек, хәзер шуларга тукталыйк. Тарихчы-галим буларак, Луппов берничек тә Вятка төбәгендәге татар эзләрен әйләнеп үтә алмый, әмма үз сүзен өздереп тә әйтеп бетерми. Безгә калса, ул бу төбәктә бик борынгы заманнардан төрки-татарлар яшәгәнен белгән, әмма барысын да әйтеп бетермәгән. Луппов төбәктәге татар атамаларына да игътибар иткән, аларның кайберләрен әйтеп тә үткән, безнең өчен анысы да кыйммәтле. Хәзер китереләсе зур гына өземтәдә татар тарихы белән бәйле кызыклы мәгълүматлар бар:
  «В разных местах Вятской земли сохранились географические наименования, говорящие о былом пребывании здесь татар, – дип яза автор. – Таковы названия двух правых притоков р. Вятки: Салтановицы (впадающей в р. Вятку против бывшего города Хлынова (Кирова) и Татарской (около г. Орлова), а также названия целого ряда селений, происходящие от имени татарской народности, например, Татара, Татаринова, Татарщина, Татариновых и пр. Они встречаются в бывших уездах Вятском, Котильническом, Орловском и Слободском. В большинстве этих селений в настоящее время татар уже нет, только селение Карино (около гор. Слободского) остается татарским и до настоящего времени. Оно еще в половине XVI века заняло господствующее положение среди окрестных удмуртов и бесермян. В конце XVII или в начале XVIII века оно выделило из себя ряд колонистов в другие селения Вятской же земли». (Луппов П.И. История… – С. 182.)
  Әйе, татар атамалары Нократ-Вятка җирләренең буеннан-буена сибелгән, Луппов әле монда берничәсен генә язган. Минем өчен монда иң әһәмиятлесе – Хлынов (хәзерге Киров каласы) янында татар атамалы Салтан суының булуы. Торак урыннары, гадәттә, шундагы елга исеме белән атала, әмма бу очракта бистәгә, имеш, 1457 елда Хлынов исемен биргәннәр, аңа кадәр Вятка исеме булган, дип әйтүчеләр дә бар, әмма моңа дәлилләре юк. Бу тирәдә Салтан-Солтан суы да аккач, ни өчен торак урыны да Салтан булмаган соң? Әллә шулай булып, бу исем тарих тузанында күмелеп калганмы? Шул ук автор Луппов Салтан суы буенда татарлар яшәгәнлеген дә язып калдырган бит!
  «На р. Салтановице
  35. Село Богородское – на той же по речке ближе к г. Хлынову. В окрестных деревнях существовало предание, что на месте их жили некогда татары. Это было, вероятно, в XIV-XV веках, когда проживали здесь суздальские князья Вас. Кирдяпа и Семен, имевшие тесную связь с татарами.» (Луппов П. И., Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 151.)
  Татарларның биредә XIV-XV гасырларда ук яшәвенә урыс галимнәре бик сәер «сәбәп» эзләп тапканнар. Имеш, алар Суздаль кенәзләренә  ияреп килгәннәр! Ә моңа бернинди дәлилләре юк! Ни өчен татарлар Алтын Урда биләмәләренә урыс кенәзләренә ияреп килергә тиеш әле, бу бит татарларның үз илләре, үз җирләре булган! Елга-суларга да исем бер көндә генә бирелми, аңа гасырлар, чорлар кирәк! Нәтиҗә – Киров өлкәсенең хәзерге башкаласы янында заманында ТАТАРЛАР яшәгән, елга-сулары да татар исемен йөрткән, димәк, ил белән идарә итүчеләр дә алар булган?!
Тагы Луппов язмасына кайтыйк. Сорокин кебек, ул да Никульчино (Никулицына) авылын татарлар белән бәйли. «Биредә чукынган татар Микула яки бисермән Хаҗи-баба яшәгән булырга тиеш», ди. Кайбер елъязмалар бу торак урынын XII гасыр азагында булган, дип яза, кайберләре – XIV гасырда… Имеш, новгород ушкуйниклары аны басып алган, аңа кадәр биредә чуд-болгар халкы яшәгән булырга тиеш… Хәзер сүзне галимнең үзенә бирик:
  «Село Никульчино (Никулицына) – на правом берегу г. Вятки, принадлежало к числу древнейших русских поселений. По преданию, записанному уже в XVII в. в «Повести о стране Вятской», здесь в XII в. существовал Чудь – Болванский городок, вероятно, нужно читать: болгарский. В 1181 г. новгородские ушкуйники взяли его приступом и построили здесь город Никулицын. Но эту дату нельзя считать достоверной: о русском населении на средней Вятке летописи начинают упоминать только со второй половины XIV века. Название села происходит, по-видимому, от слова Микулица-Никулица, являющегося уменьшительным именем от имени Микула-Никула. Этим последним именем назывался крещенный татарин или, по некоторым летописям, бесермянин Хази-баба…» (Луппов П.И. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 147.)
  Автор бик кыйммәтле мәгълүматлар бирә, әмма һаман бу тарихны урыслар белән бәйләп күрсәтергә тырыша – имеш, урыслар XII гасыр азагында бу урында беренче шәһәр төзегәннәр, ә бу мөмкин хәл түгел! Имеш, бу Хаҗи-баба суздаль князе белән дус булган, ул 1402 елда Вяткада үлгәч, татар солтаны Йәнтәк икенче бер татар кешесе Хаҗи-бабаны Мәскәүгә әләкләгән, бу да мөмкин хәл түгел! Бу хезмәтендә Луппов үзе үк Вятка төбәгендә урыс авылларының бары тик XVII гасырларда гына оеша башлауларын кат-кат яза, ашатырга авылы да булмаган җирдә ничек урыс шәһәрләре яшәргә мөмкин икән? «Русские села стали появляться здесь только в XVII веке», – дип яза автор, һәм ул хаклы! (Шунда ук, – Б. 142.) Луппов шулай ук Пыж елгасы буендагы Пыжа авылында да кайчандыр татарлар яшәгәнлеген яза:
  «95. Село Пыжа – возникло в конце XVII в., в XVIII в. входило в состав Троицкой волости Хлыновского уезда. До поселения русских в этой местности жили татары, но переселились отсюда в Карино». (Луппов П.И. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 159.)
  Павел Лупповның Закаринское авылына биргән бәясен дә монда китереп үтәбез, чөнки ул без өйрәнә торган Нухрат-Карино татар авылы белән дә бәйле. Галим бу якта урыс авылларының XVII гасыр азагы, XVIII гасыр башында гына барлыкка килүләрен, урысларның кариле татарларында ялланып эшләүләрен ачыкта-ачык яза, чөнки тарихта нәкъ шулай булган! Ул шулай ук Мәскәүдән хөкүмәт әмерләренең Каринога турыдан-туры килүен дә әйтә, ягъни төбәкнең башкаласы Хлыновка ничек килсә, Нухратка да шулай булган, аңа аерым бер сәяси-территориаль берәмлек итеп караганнар. Бәлки әле Нухрат-Карино ул вакытларда Хлыновка буйсынмыйча, турыдан-туры Мәскәүгә карагандыр?
  «На речке Сенчихе, впадающей в Ужеговицу, левый приток р. Вятки. 50. Село Закаринское – на левобережье этой речки возникло в конце XVII или в начале XVIII века (не позднее 1708 г.) и скоро сделалось волостным центром Закаринской волости Холуницкого стана Слободского уезда, – дип яза Луппов. – В 1763 г. имело 26 ревизских душ. Местность, в которой село было устроено, получило название Закаринья потому, что по соседству с ним, ближе к реке Вятка, еще в конце XIV века образовалось татарское селение Карино. Впервые русские поселенцы появились здесь в качестве татарских половников, т.е. обрабатывавших землю татар «исполу». В XVI в. Карино было центром Каринского стана, заключевшего в себе нерусские селения по р. Чепце – татарские, удмуртские и бесермянские. Правительственные расположения Москвы направлялись в Карино наравне с городами Вятской земли – Хлыновым, Орловым, Котельничем и Слободой (или Слободским)». (Луппов П.И. История Вятских сел… – С. 153.)
 Ә хәзер бу «ялланып эшләү» мәсьәләсенә якынрак килик. XVII гасырда Вятка төбәгендә җирсез урыслар күренә башлаган, алар «половники» дип аталган, җирне аерым кешеләрдән, монастырьлардан һәм кариле татарларыннан арендага алып торганнар. Җирен эшләргә биреп  торучы аларга яшәргә өен дә, атын-дирбиясен дә биргән, әле уңыштан өлеш тә чыгарган, шунлыктан бу якларга яңа күчкән җирсез урыслар өчен татарларга ялланып эшләү файдалырак булган. Эш шуңа барып җиткән – Каринода татар морзалары хуҗалыклары белән ялланып эшләүчеләрнеке бер күләмдә булган. Безгә калса, кариле татарларына ялланып эшләүчеләр арасында  урыслар гына түгел, бисермәннәр, чувашлар, удмуртлар, марилар да булган.
  Вятка төбәгендә узган гасырларда җир мәсьәләләре турында иң тулы фәнни хезмәт булып тарихчы Александр Спицын язмалары санала. Ул шушы Вятка якларында туып-үскән, 1882 елда Петербург университетын тәмамлаган, туган якларына кайтып, аның тарихын, бигрәк тә, җир белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнгән. «Половники» дип аталган җирсез крестьяннар турында мәгълүматны да без аннан алдык, анда кариле татарлары турында да кызыклы хәбәрләр бар, шуңа күрә бер хезмәтеннән өзекне без укучыларга да тәкъдим итәргә булдык. Спицынның җир һәм кешеләр турындагы бу фәнни хезмәте 1886 елны Вятка шәһәрендә, «Календарь Вятской губернии на 1887 год» дип аталган җыентыкта басылып чыккан булган, бүгенге галимнәр аны кабат күчереп бастырганнар.
  «Половничество было очень развито в вятском крае, – дип яза Спицын, – и частные владельцы, и монастырские вотчины, и каринские татары, все, кто не сам обрабатывал землю. Охотнее всего пускали к себе половников… Выше перечислены половники, бывшие на землях каринских татар: половничьих дворов в Карине было почти столько же, сколько и княжеских». (Спицын А.А. Земля и люди на Вятке в XVII столетии (Очерк истории землевладения) // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 65.) Автор шулай ук «картомщик» дип аталган җирсез урыс крестьяннарының иң күбе кариле татарлары җирләрендә булуларын яза. Әмма вакытлар һәм законнар үзгәрү белән, бу җирләрнең күпчелеге кичәге ялчылар кулына күчә, ә кариле татарлары тирә-юньдә завод-фабрикалар салып, сәүдә итеп, һөнәрчелек белән көн күрә башлый…
  Киров шәһәренең Герцен исемендәге өлкә китапханәсендә кариле татарлары турында хезмәтләрне өйрәнгәндә, мин тагы бер сирәк китапка юлыктым, ул – П.Сорокинның «Чудь Кайского края» дигән хезмәте. Серле чуд халкы турында кебек булса да, бу хезмәттә татарлар турында да кызыклы мәгълүматлар бар. Сорокин чудларның Кама буендагы Кай төбәгендә яшәгән булуларын яза, элек ул кала булган, хәзер исә Киров өлкәсенең иң төньягындагы бәләкәй генә бер авыл санала. Сорокинның язуынча, Кай төбәгендә татар авыллары да булган, татарлар да яшәгән, әйтик, Саламатова һәм Татариново авыллары.
  «Значительная часть жителей оказывается татарского происхождения, – дип яза Сорокин. –Так в деревне Татариновой сохранилось предание о том, что она основана татаркой с детьми, приехавшими сюда, вероятно, из Карина. В деревне Путяшевой помнят о происхождении предков фамилии Масленниковых из Карина, тоже фамилии Путяшевых». (Сорокин П. Чудь Кайского края. –Вятка, 1895. – С. 8.) Бу тирәдә тагы төрки-татар тамырлы Жиянова, Кыч авыллары бар икән, ә Гидаево авылын Сорокин «чудского происхождения» дип яза, андагы Байбород, Майбуров, Бабиков, Маньчуров, Ташкинев, Ширяевларны ул чуд фамилиясенә кертә, ә безнең өчен алар барысы да төрки-татар тамырлы. Сорокин шулай ук Кай, Малый Каптом, Мизево, Габов авылларын да «инородчески» дип билгели, ягъни урыс түгел. Ә Татариново авылында уртак печәнлек Савва исемле пәһлеван – «богатырь» исемен йөртә икән, бу батыр Кай тирәсендә яшәгән. (Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 46.)
  Безгә калса, Кай тирәсендә булган бу авылларда болгар-татарлар яшәгән, хәзер алар инде барысы да урыс авылларына әйләнгән. Бу тирәләрдән ерак түгел Чәрдән ханлыгы урнашкан булган, татар тарихында «Гайнә Иле» дип аталган бу җирләрдә моннан мең ел элек төрки-болгарлар-татарлар яшәгән, мин бу турыда язган идем инде. Чәрдән төбәгеннән бүген дә затлы скиф әйберләре, болгар чоры табылдыклары, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары сугыш кораллары табылып тора. Вятка төбәгенә күрше булган бу Гайнә Иле гомер-бакый төрки болгар-татарлар кулында булган. Танылган язучы, төбәк тарихын өйрәнүче Мамин-Сибиряк та бу турыда әле 1888 елда ук язып калдырган:
  «Для археологии самым интересным является тот угол, где сбегаются три громадных реки – Кама, Вишера и Колва, – дип яза ул. – Здесь когда-то кипела бойкая торговля и стоял богатый булгарский город, составлявший ключ трех волоков – на Северную Двину, на Печору и за Урал. Громадный водный путь, переходивший из Каспийского моря по Волге и Каме до Архангельска, играл в свое время громадную историческую роль, закончившуюся с падением волжских булгар». (Чердынь и Урал в историческом и культурном наследии России. – Пермь, 1999. – С. 275.)
Әлбәттә, төньяктагы бу зур су юллары Болгар дәүләте юкка чыгу белән генә безнең кулдан китми, ул юлларны Алтын Урда татарлары да үз кулларында тота. Шуңа күрә ул су буйларында болгар-татар авыллары да, калалары да булган, әмма заманалар үзгәрү белән, монда мөселман-татарларга урын калмаган, алар йә чукынып урыслашырга, йә моннан күчеп китәргә тиеш булганнар… Югарыда әйткәнебезчә, милләт бу юлларның икесен дә сайлаган…
  Алай да, минем үзем өчен ачыклап бетермәгән бер чор бар, ул – кариле татарларының 1330–1489 еллардагы хәле. Алар ул чакта кайда булганнар – Нухрат – Каринодамы, әллә инде төбәкнең үзәге Вяткадамы? Кариле татарлары ул чорда төбәктә нинди роль уйнаганнар – идарәчеләр булганнармы, буйсынучылармы? Шушы сорауларга өлешчә булса да җавап табу өчен, тагы тарихка мөрәҗәгать итәбез…
  Әйткәнебезчә, Вятка төбәгенең борынгы архивы юк, ул XVII гасырда табылган һәм язылган чиркәү елъязмаларыннан гына башлана. Шуңа күрә узган гасырларның рус тарихчылары төбәктәге бер генә шәһәрнең дә барлыкка килү елын төгәл әйтә алмыйлар, ул гына да түгел, бу урыс шәһәрләре борынгы заманда бөтенләй булмаган, дип баралар. Әмма бүгенге археологлар моңа каршы төшә, алар тартып-сузып Вятка төбәгендә урысларның яши башлавын XII-XIII гасырларга китереп чыгарырга тырыша. Имеш, ушкуйниклар 1374 елда Вятка каласын талаган. Сорау туа – ничек инде урыс ушкуйниклары «урыслар яшәгән» Вятка каласын талаган икән? Әллә Вятка-Нухрат ул чагында урыс каласы булмадымы икән? Болгар чорларыннан биредә яшәгән кариле татарлары, Туктамыш хан фәрманы белән бу җирләрне сакларга җибәрелгән Алтын Урда татарлары кайда яшәделәр икән бу чорда? Моннан кырык-илле чакрымда булган Нухрат-Карино авылында, кара урман эчендә качып ятмаганнардыр бит инде ул татарлар?
  Хәзерге Киров шәһәре янында Салтан елгасының булуын, ул тирәдәге торак урыннарында татарлар яшәвен без инде язган идек. Безнең уебызча, кариле татарлары ул чорда төбәкнең үзәгендә, башкаласында яшәгәннәр, алар идарәче катлам арасында булганнар. 1361–1489 елларда кариле татарларының биредә «Каринское княжество» дип аталган мөстәкыйль автономияләре дә булганлыгын онытмыйк! Ә инде урыслар, Мәскәү һәм Владимир князьлары бары тик Алтын Урда ханнары биргән ярлыклар белән генә биредә идарә эшләренә катнаша алалар, әйткәнебезчә, 1320–1330 елларда алар бу ярлыкны Үзбәк хан кулыннан алалар, ә инде XIV гасыр азагында Туктамыш хан аларга мондый мөмкинлек бирә. Әмма бу хәл урыс князьларына төбәк белән тулысынча идарә итәргә ирек бирми, алар янында күзәтүче ролендә һәрвакыт татарлар да була, бу очракта кариле татарларына шундый бурыч йөкләтелгән булырга тиеш.
  Әйткәнебезчә, бу чорда урыс князьларының үз араларында Вятка җирләре өчен канлы сугышлар кабатланып тора, бу «разборкаларда» татарлар да катнашырга мәҗбүр була. Шундый сугышларга 1383–1391–1402 елгы канкойгыч сугышларны кертергә мөмкин, әмма нәтиҗәдә Суздаль кенәзләре җиңелә, Вятка җирләре Мәскәү кенәзлегенә кушыла. Урыс кенәзләре арасында үзара сугышлар барыбер тукталмый, «Вооруженный конфликт, возникший на почве родовых счетов между князьями, положил начало известной в русской истории феодальной войне второй четверти XV века, продолжавшейся двадцать лет (1432–1453 гг.)», – дип яза тарихчылар. (Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 20.)
  Бу сугышта вятчаннар, шул исәптән, мондагы татарлар да Мәскәүгә каршы торалар, хәзерге тарихчылар язганча, «сепаратистлар» булалар, үзләренең «Вятское княжество»ларын да төзеп куялар. Галимнәрнең язуынча, Мәскәү тарафыннан зур сугышлар көтеп, вятчаннар, имеш, 1455 елда калада кремль-кирмән төзиләр, һәм башкала Хлынов дип атала башлый. Безнең уебызча, Вяткадагы бу кремльне салуда биредә яшәүче татарларның да роле зур булган, чөнки шәһәрне кирмән белән саклау – ул татарларның борынгыдан калган традицияләре. Әмма Мәскәү Вятка-Хлыновны барыбер тынычлыкта калдырмый, 1457–1459 елларда алар өстенә сугыш белән килә, соңгысында өлешчә җиңүгә дә ирешә. Шул сәбәпле, 1468 елда вятчаннар да Мәскәү кенәзләре ягында Казан ханлыгына каршы сугышта катнашырга мәҗбүр була. Моңа җавап итеп, Казан ханы Ибраһим, шул вакытта ук зур гаскәр белән килеп, Вятка җирләрен туздыра, вятчаннар аның белән килешү төзергә мәҗбүр булалар.
  Менә бу урында аерым тукталыш ясыйк әле. Бүгенге урыс тарихчылары Ибраһим ханның 1468 елда Хлынов-Вяткага сугыш белән килүен берьяклы гына яктырталар. Имеш, килгән, талаган, киткән… «…Казанский хан Ибрагим под предлогом нарушения вятчанами соглашения 1468 года организовал большой поход на Вятскую землю, – дип яза алар. – Его войско осадили Котельнич, Орлов и Хлынов, но вятчане героически обороняли свои города, отражали все приступы татар и продержались до прихода подкреплений из Устюга, после чего изгнали татар из своей земли». (Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995. – С. 26.)
  Киров тарихчылары шулай яза, әмма моңа бернинди дәлилләре юк. Ә менә тарихчы Михаил Худяков бөтенләй икенче төрле яза – су юлы белән төшеп, Казан ханлыгы җирләрендә башбаштакланып йөргәннәре өчен, татарлар төньякка килеп, ушкуйникларның оясын туздыра. Ул гына да түгел, татарлар Хлыновны ала һәм анда хакимияткә үзләренең кешесен куя.
  «Одновременно с операциями на приволжском театре войны, хлыновский военный отряд спустился по р. Вятке на Каму и начал действовать в тылу у казанцев, совершая нападения на купеческие суда на внутренних путях государства, – дип яза бу хакта Худяков. – Казанское правительство было вынуждено послать войско на север, чтобы обезвредить гнездо вятских ушкуйников. Казанцы выполнили эту задачу успешно – главный город Вятского края Хлынов был взят, и туда был назначен казанский наместник». (Худяков М. Очерки… – С. 41.)
  Бу нәрсә дигәнне аңлата? Бу – Нократ төбәге белән КАЗАН ХАНЛЫГЫ идарә итә башлый  дигәнне аңлата. Галим Вильям Похлебкин моны нәкъ шулай аңлата да – татарлар Хлыновны алдылар, анда үз хакимиятләрен урнаштырдылар, ә аннан соң өлкәне Казан ханлыгына куштылар, ди: «Здесь отряд ладей, спустившись по р. Вятке на Каму, в глубокий тыл Казанского ханства, начал совершать дерзкие грабежи купеческих судов, разорять местные села, городки, – дип яза Похлебкин урыс юлбасарлары турында. – Правда, эти партизанские действия были вскоре полностью приостановлены татарами: они направили на север сильные отряды, которые не только прогнали ушкуйников, но и взяли столицу Вятского края – г. Хлынов, установив здесь на ближайшие годы татарскую администрацию, а затем фактически присоединив эту область к Казанскому ханству». (В.В.Похлебкин. Татары и Русь. – Москва, 2000. – С. 86.)
  Шуңа күрә 1469 елда вятчаннар Иван III нең Казанга каршы яңа сугышында катнашмый. Казан татарлары белән ике арада солых төзелә, бу гамәлдә биредә яшәүче кариле татарларының да өлеше зур булырга тиеш. Безгә калса, Хлынов-Вятка кремле дә нәкъ шушы чорда – Хлынов белән татарлар идарә иткән  1468-1489 елларда төзелгән булырга тиеш. Әмма Мәскәү князе Иван III вятчаннарны барыбер тынычлыкта калдырмый, аларны Алтын Урда башкаласы Сарай өстенә җибәрә, алар шулай ук 1478 елда Новгородка каршы сугышларда да катнаша. Бәлки шушылар сәбәпледер, вятчаннар тагы Мәскәүгә буйсынмый башлый, 1485 елда Казан өстенә сугыш белән барудан баш тарталар, Мәскәү  яклыларны хакимияттән куып, властьны тулысынча үз кулларына алалар.
  «…В 1485 году они отказались участвовать в походе на Казань, проводимом Иваном III. Чтобы заставить их повиноваться, московское правительство отправило на Вятку сильный отряд под командованием воеводы Юрия Шестака Кутузова. Московское войско не смогло взять хлыновский кремль и вернулось обратно.» (Энциклопедия земли Вятской… – С. 26.)
  Башбирмәс вятчаннарны яңадан тәртәгә кертү өчен, Мәскәү митрополиты да тырышып карый, аларны праваслау кануннарга буйсынмауда гаепләп, фәтвалар җибәрә, әмма төбәк халкы үзенең бәйсезлеген бирми, Мәскәүгә дә, чиркәүгә дә буйсынмый. Хәзерге рус тарихчылары моңа җиңел сәбәп табалар, имеш, Вяткага җыен сукбай җыелган була, алар Мәскәүгә дә, христиан дине атакаена да буйсынырга теләмиләр… Безгә калса, монда сәбәп тирәндәрәк – Вятка халкының, шул исәптән, идарәче даирәнең дә төп өлеше татарлар була, шуңа күрә алар Мәскәүгә буйсынырга теләмиләр, Казанга сугыш белән бармыйлар, митрополитның сүзен колакларына да элмиләр. Шулай итеп, Вятка-Нократ төбәге 1489 елга кадәр бәйсез булып, татарлар идарәсе астында яши…
  Әмма һәр нәрсәнең ахыры була… Иван III тә төньяк җирләрне болай гына кулдан ычкындырырга теләми, 1489 елда Вяткага каршы 64 меңлек гаскәрен җибәрә. Ил өчен каты сугышлар булып ала, тыштан – Мәскәү гаскәре, эчтән – алар яклы урысларның кысуы сәбәпле, Хлынов бирелергә мәҗбүр була. Баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләрен Мәскәүгә алып барып асып үтерәләр, калганнарын Нократ җирләреннән читкә алып чыгып китәләр, бары тик ар бәкләрен, ягъни кариле татарларын гына, яңадан Вяткага кире кайтаралар.
  «Так, в 1489 году Вятская земля была окончательно присоединена к Русскому государству, – дип яза бүгенге тарихчылар. – …В 1490 году Иван III приказал произвести «развод» Вятки. Все бояре, житьи люди, ватаманы, купцы, арские князья, за исключением явных сторонников великокняжеской власти, вместе с семьями были свезены в Москву. Феодалы по приказу Ивана III расселены в качестве служилых дворян в Боровском, Алексинском и Кременецком уездах по рекам Наре и Протве, купцы поселены в городе Дмитрове, арских князей великий князь отпустил обратно на Вятку». (Энциклопедия земли Вятской… С. 27.)
  Менә бу безнең өчен бик мөһим хәбәр. Күрәсез, бәйсезлек елларында Мәскәүгә каршы булган бөтен халык – бае, хәрбие, дворяны, морзасы, князы, сәүдәгәрләре, урысы, татары – гаиләләре белән бергә Вяткадан Мәскәүгә алып кителә, тарихта тиңе булмаган бу хәл «развод Вятки» дип атала. Бу – сөргеннең бер төре, бәлки яңа башлангычы булгандыр. Ни хикмәт, ар бәкләрен, ягъни кариле татарларын, кире Вяткага кайтаралар. Бәлки Иван патша киләчәктә бу татарлар казан татарларына каршы сугышларда кирәк булыр, дип уйлагандыр, бәлки җирдә эшләргә кеше кирәк булгандыр… Безгә калса, менә шушы 1489 елдан соң кариле татарлары хәзерге Нухратка-Каринога күчкән булырга тиешләр, чөнки аларга да Хлыновка юл ябык булган. Бәлки аңа кадәр дә биредә кариле татарларының бер өлеше яшәгәндер, чөнки бу тирәдә татар авыллары шактый булганлыгын инде язып үткән идек. Бу хәбәрнең әһәмияте тагы шунда – ар бәкләрен, ягъни кариле татарларын башка баш күтәрүчеләр белән Мәскәүгә җыеп алып киткәннәр икән, димәк, алар ул вакытта төбәкнең башкаласы Хлыновта яшәгән, һәм бу татарлар Мәскәүгә буйсынмаучылар ягында булган! Без үзебез эзләгән сорауларга җавапны таптык.
  «В 1467 г. Каринские татары могли составлять прочную опору казанцам при завоевании последними Вятской земли, – дип нәтиҗә ясый бу елларга тарихчы Михаил Худяков. – Они удержали свою автономию вплоть до 1489 года, когда московское войско покорило Вятскую общину. Вместе с нею утратили самостоятельность и Каринские татары; князья их были низложены и отвезены пленниками в Москву». (М.Худяков. Очерки… С.  21.)
  Бу урында сорау туарга мөмкин – ни өчен казан татарлары Нократка ярдәмгә килмәгән соң, ул вакытларда Вятка җирләре Казан ханлыгы составында булган бит! Әйе, бу шулай, әмма бу чорда сәяси вәзгыять бар җирдә дә кискен үзгәргән була, һәм татарлар файдасына түгел. 1479 елны Казан ханы Ибраһим үлә, Казанда тәхет өчен көрәшкә Мәскәү дә башын тыга, үз кешесен куярга тырыша. 1487 елда исә Иван III Казанны басып ала, тәхеткә үз кешесен куя, Гали хан гаиләсе белән Вологдага сөргенгә җибәрелә һәм шунда үлеп кала. 1487–1521 елларда Казан ханлыгы Мәскәү протектораты астында була, ягъни Мәскәү рөхсәтеннән башка татарлар үзләренә хан да куя алмыйлар, Россиягә каршы сугыша алмыйлар, Мәскәү сүзеннән чыкмыйлар, киресенчә, килешү буенча, сугышлар вакытында Мәскәүгә ярдәм итәргә тиеш булалар.
  Мондый хәлдә Казан, әлбәттә, төньяк чигендә булган биләмәләренә – Нократка, анда яшәүче татарларга ярдәмгә килә алмый, киресенчә, 1489 елгы сугышта Вятка төбәгенә каршы Мәскәүгә атлы гаскәр белән ярдәм итә. Ул елларда Мәскәү, аның җитәкчесе Иван III бөтен юнәлешләрдә һөҗүм алып бара, төньяк җирләрне үз кул астына җыя. 1472 елда ул канга батырып Чәрдән җирләрен, Пермь төбәкләрен, Гайнә Илен, Юграны басып ала, җирле халыкны, шул исәптән, анда яшәгән татарларны да кылычтан уздыра. 1489 елда Хлынов-Вятканы басып алу урыс патшасы юлында чираттагы бер адым гына була…
  Шулай итеп, Вятка-Нократ җирләре татар кулыннан китә, кариле татарлары-ар бәкләре яңадан үз илләренә кайтсалар да, элеккеге дан-дәрәҗә, хакимият калмый инде. Алар Мәскәүгә, урыс дәүләтенә тулысынча буйсындырылалар, Мәскәү алып барган бөтен сугышларда катнашырга мәҗбүр булалар, шул исәптән, Казанга, Әстерханга, Себер ханлыгына да каршы… 1551-1552 елгы Казанга каршы сугышларда вятчаннар ягыннан бигрәк тә Бәхтияр Зюзин дигән татар кешесе аерылып тора, кариле татарлары Казанны алуда да катнашалар. Шушылардан чыгып, бүгенге рус тарихчылары һәм аларга ияреп җирле татарлар да бу фактны куертырга ярата. Имеш, Иван Грозный кариле татарларына, Казанны алуда катнашкан өчен, бу җирләрне бүләк итеп биргән… Татарлар өчен бу горурлана торган да, мактана торган да тарих түгел, аерым фактлар булса да, аны бөтен кариле татарлары өстенә ягарга кирәкми, дип уйлыйм… Шунысын да онытмыйк, илдә хакимияткә каршы фетнәләр күтәрелгәндә, аларда татарлар да актив катнаша, татарлар тагы ике гасыр буе, үзләренең юкка чыккан дәүләтчелекләрен торгызу өчен, кулларына корал тотып сугыша.
  «…Эти восстания пытались использовать местные сепаратисты из числа марийских, татарских, удмуртских феодалов, стремившихся отложиться от России и создать свое государство, в котором они могли бы полностью господствовать, – дип яза бүгенге рус тарихчылары. – В этом стремлении они опирались на поддержку Крымского ханства и Ногайской орды, пытавшихся воссоздать Казанское мусульманское ханство». (Энциклопедия земли Вятской… – С. 34.)
  Баш күтәрүләр XVII-XVIII гасырларда да дәвам итә. «Нерусские народы выступали не только против феодально-крепостного строя, но и за свои национальные права и интересы», – дип яза бу турыда тарихчылар. (Энциклопедия земли Вятской… – C. 38.) Нократ төбәге татарлары Пугачев яуларында да актив катнаша, алар һәр форсатны югалткан дәүләтчелекне торгызу өчен файдаланырга тырыша. «Едва слух о восстании Пугачева достиг Вятского края, крестьяне, работные люди и нерусские народности заволновались и начали включаться в борьбу», – дип яза тарихчылар. (Энциклопедия земли Вятской… – C. 119.)
  Әйткәнебезчә, без бу язмабызда төп игътибарны кариле татарларының борынгы тарихларын ачыклауга юнәлдердек, әмма, вәгъдә иткәнчә, аларның соңгы чорлардагы тарихларыннан да гомум мәгълүмат бирербез. Һәм безнең сүзебез биредән күчеп киткән кариле татарлары турында түгел, Нухратта калган милләттәшләребез турында булыр, чөнки 1489 елдан соң да алар биредә яши һәм тормыш алып бара. Татарларның җирләре була, инде язганыбызча, аларда җирсез урыслар ялланып эшли. Кариле татарлары шулай ук һөнәрчелек һәм сәүдә белән дә шөгыльләнә. Төбәкнең рус администрациясе татарларны удмурт, чуваш, мари, бисермәннәр өстеннән күзәтчелек итү өчен дә файдалана. Укымышлы кариле татарлары XVII гасыр буе удмуртлар арасында старосталар булып йөри, тылмачлык итә, язу-сызу эшләре белән шөгыльләнә. Әмма дин иреге кысыла башлагач, бигрәк тә XVII-XVIII гасырларда, кариле татарлары да шактый авыр хәлдә кала. Дөрес, аларның моннан тынычрак урыннарга, татарлар арасына күчеп китәргә мөмкинлекләре була, милләтнең бер өлеше шулай эшли дә, бер өлеше мөселман-татар булып шушында кала, бер өлеше исә, бигрәк тә морзалар, христиан динен кабул итеп, урыс милләте составына күчә.
  «После присоединения Казанского ханства к Русскому государству часть Арских князей царское правительство в XVI-XVII вв. наделяет землями в пределах Казанского уезда, другую – лишает права владения крестьянами, третью – низводит до статуса государственных крестьян. – дип яза тарихчылар. – Позже некоторые Арские князья приняли христианство и постепенно слились с российским дворянством»/ (Татарская энциклопедия… – C. 183.)
  Әйе, Нухрат инде XVI гасырларда ук «Каринский стан» дип аталган административ-территориаль берәмлекнең үзәге була, турыдан-туры Мәскәүгә буйсына, ни булса да, үз җирендә үзен хуҗаларча тота. Моңа кариле татарларының гаять тырышлыгы, укымышлылыгы, оештыру сәләте, телләр белүе, үз тормышын югары дәрәҗәдә алып баруы да тәэсир иткәндер, мөгаен. Ә Вятка төбәге, ни әйтсәң дә, ул чорларда иң караңгы, артта калган бер почмак булып саналган, нибары 1734 елда гына Хлыновта беренче урта мәктәп ачыла. «Тормозящим фактором для развития культуры в Вятском крае была отдаленность его от Москвы и других культурных центров России, – дип яза галимнәр. – До XVIII века здесь не было ни одной школы». (Энциклопедия земли Вятской… – С. 67.)
Ә бу вакытта кариле татарларының авыл саен берничә мәчет һәм мәдрәсәләре булган, халык гарәпчә укый-яза белгән. Бүгенге көндә дә Нухрат зиратында гарәп хәрефләре белән язылган 1504 елгы кабер ташының саклануы күп нәрсә турында сөйли! Хәер, бу күренешкә урыс тарихчылары да игътибар иткән, «Сильнейшее влияние на формирование культуры Вятского края оказало коренное нерусское население – марийцы, удмурты, татары, чуваши, коми и другие финно-угорские и тюркские народности, – дип яза алар. – Все они внесли свой вклад в материальную и духовную культуру Вятской земли.» (Энциклопедия земли Вятской… – С. 67.)
  Кариле татарларының рус дәүләте составында, бигрәк тә Казан ханлыгы җимерелгәч Нократ төбәгендә тормышлары, идарәче администрация белән мөнәсәбәтләре Дамир Исхаковның «Арские князья и нукратские татары» китабында җентекләп язылган, аларны кабатлап тормыйбыз. Әйе, кариле татарлары төньяк җирләрдә берьялгызлары яшәсәләр дә, дәүләтсез-терәксез калсалар да, «чабаталы морзалар» хәленә калсалар да, үзләренең КЕМЛЕКЛӘРЕН онытмаганнар, затлы нәселдән, ханнар-солтаннар токымыннан икәнлекләрен исләреннән чыгармаганнар, ар бәкләре булып калганнар…
  «После 1588 г. служилые татары из Арских князей постепенно потеряли свой особый статус и к середине XVII в., продолжая входить в сословие служилых татар, оказались в общей массе тяглого населения бывшей Вятской земли, – дип яза Дамир Исхаков. – Этот процесс приобрел необратимый характер уже после переписи 1629 г., когда потомки Арских князей стали собственниками земель, обязанными нести «общее государево тягло». Тем не менее, они продолжали входить в сословие служилых татар и не забыли свое происхождение от Арских князей, что выяснилось во второй половине XVIII в., когда целый ряд их представили свои документы на получение подтверждения своих дворянских прав.» (Дамир Исхаков. Арские князья и нукратские татары. – Казань, 2010. – С. 92.)
XIX-XX гасырларда да кариле татарлары әле аякларында нык тора, ул гына да түгел, Россиядә башланып киткән промышленность үсешеннән файдаланып, татарлар да бу өлкәдә үзләрен сынап карый һәм шактый уңышларга ирешә. Биредән Малмыж, Глазов-Кестым якларына күчеп киткән кариле татарлары да, Нухратта калганнары да төрле завод-фабрикалар ача башлыйлар, төньякта татар буржуазиясе сыйныфына нигез салалар. Кариле татарлары Нухратта гына түгел, янәшәдәге Слободской бистәсендә, Вятка шәһәрендә дә тире-күн, манафактура заводлары ачып җибәрәләр, ит, йомырка сәүдәсен үз кулларына алалар, Италия, Германия, Кытай кебек илләр белән сәүдә итә башлыйлар. Кариле-Карино татарлары турында Вятка энциклопедиясе болай дип яза:
  «…Занимались земледелием, в начале XX в. развивается кожевенное производство, возникает несколько заводиков с наемными рабочими.» (Энциклопедия земли Вятской. Т. I. – Киров, 2002. – С. 446-447.)
  Бу татар байлары, морзалар завод-фабрикалар гына ачып калмыйлар, Нухратта мәчет-мәдрәсәләр дә салдыралар. Әйтик, 1826 елда Касыйм мәчете ачыла, ул бүген дә эшли торган мәчет, 1852 елда – Арслан, 1907 елда Абаш мәчетләре салына. 1891–1892 уку елларында Нухратта ун мәктәп-мәдрәсә булганлыгы билгеле. 1909 елда хәзерге Киров (Вятка) шәһәрендә дә Җәмигъ мәчетен кариле татарлары салдыра, бүгенге көндә ул яңадан эшли башлады, анда, нигездә, кариле татарлары йөри…
  1909 елда Каринога караган Дәүләтъяр авылында беренче телефон кертелә, аны Слободской каласыннан биредәге татар бае, миллионер  Дәүләтъяров (Деветьяров) Сибгатулла Вәли улы өенә сузалар, ул Кытай, Германияләр белән сәүдә иткән, эшне шушы телефон аша гына йөрткән, дип сөйлиләр. 1911 елда авылда почта бүлеге ачыла, 1918 елда балалар бакчасы эшли башлый, 1925 елда инде авылга да телефон керә, шул вакытта ук Нухратта ветлечебница һәм пекарня эшли башлый.
Әле 1926 елда да сигез авылны берләштергән Нухрат җирлегендә 2480 кеше яшәгән, әмма аларның 1663е генә татарлар булган, калганын заманында татарларга ялланып эшләгән бисермәннәр, чуваш-удмуртлар тәшкил иткән. Шунысын да әйтергә кирәк: революциягә кадәр татарлар белән бисермәннәр-чукынган чувашлар һәм башка халыклар арасында кыз бирү-кыз алу булмаган, бу халыкларның хәтта авыллары да аерымрак торган. Кариле татарлары үзләренең затлы нәселдән, морзалар токымыннан икәнлекләрен беркайчан да онытмаган, теләсә кем белән нәсел бутамаган, милли һәм дини традицияләр сагында нык торган. Бу турыда төбәк тарихын өйрәнүчеләр менә нәрсә яза:
  «До сегодняшнего дня в народе сохранилось память о том, что Верхнее и Нижнее Карино делились на 2 части: «би як» и «бычырман як». В «би як» жили князья, а в «бычырман як» (дд. Митюково и Абашево) – бесермяне, зависимое от князей население. Бесермане поселялись отдельными кварталами – аулами, недалеко от своих владельцев». (Митюков Тимур. Семейно-брачные отношения и свадебные обряды каринских татар с середины XIX века до начала XXI века. – Косино, 2008. – С. 8.)
  Шушы ук хезмәттән күренгәнчә, кариле татарлары ишле гаиләләр булып, зур-зур икешәр катлы йортларда 15-20 кеше яшәгәннәр. Ягъни ата-аналары, әби-бабалары, өйләнгән уллары – барысы да бергә яшәгән, өске катта – гаилә хуҗасы, аста – калганнар урнашкан. Гаилә ишле булмаса, аскы катта кибет тә тотканнар, күпчелек йортларның асты – таш, өсте агачтан булган.
«Большие семьи жили в основном в двухэтажных домах, – дип дәвам итә Тимур Митюков. – Дедушка Нурулла помнит, что в Верхнем Карино было 23 двухэтажных дома, а в Нижнем Карино – 63. Часть домов сохранилось и по сей день. Дома были в большинстве 8-комнатные. Глава семьи занимал верхний этаж дома, а остальные – нижний.» (Митюков Тимур. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 9.)
  Әйе, заманында Нухратта һәр йорт, һәр гаилә – үзе бер дәүләт булган, алар анда читләрне кертмәгән, үз тиңнәре белән генә гаилә корган, нәсел калдырган. Биредә һәркем үз нәселен яхшы белгән, «би» («пи»), ягъни бәй-бәк нәселеннән булганнар, беркайчан да кара халык белән нәсел бутамаган. Бары тик революциядән соң гына, совет власте елларында кариле татарларының бисермәннәр белән катнаш никахлар башланган, соңгы елларда исә урыслар белән катнаш никахлар йөз процентка якын. Нәтиҗәдә, Нухрат авылында, кариле татарлары арасында морза нәселләре генә түгел, тел белән дин дә бетеп бара, авыл үзе дә юкка чыгу алдында тора…
  Дөресен әйтергә кирәк, Нухрат авылы үзенең элеккеге затлылыгын, дан-дәрәҗәсен югалткан инде… Ул кара урманнарда бер ялгызы адашып калган, төпсез сазлыкларда батып барган Татар Титанигын хәтерләтә… Әйе, булган заманнар, бу кариле татарлары дәүләтләр тоткан, илләр-җирләр биләгән, кирәк икән, Казанына да, Мәскәвенә дә яу белән барган, кирәк икән, Кытае белән дә, Алманы белән дә сәүдә иткән… Алар затлы нәселдән, бәкләр-кенәзләр, морзалар-солтаннар булган, кара урманнарда да ислам динен тоткан, татар тормышы белән яшәгән… Һәм Урал тауларыдай биек һәм бөек тарихларын гыйбрәт итеп калдырып, алар җиргә сеңгән, күккә ашкан… Хәзер серле чуд халкын эзләп-өйрәнеп йөргән кебек, еллар үткәч бәлки кемнәрдер кариле татарлары турында да уйлана-эзләнә башлар, нинди халык булган бит, нинди хәлдә калган бит, дип, нәтиҗә ясар…
  Менә мин дә Нухрат авылының җимерелеп барган борынгы йортлары, мәчеттән клубка әйләнгән таш биналары, морза-солтаннары күмелгән зиратлары, гел кыйблага караган урамнары буйлап йөрим… Әйе, биредә барлык урамнар да кыйблага карый… Авылдан ерак түгел  Калау-тау җәйрәп ята, анда борынгы таш кала булган, галимнәр өйрәнеп шул фикергә килгәннәр. Якында гына – Мазар-тау, анда борынгы каберлекләр һәм җир астыннан үсеп чыга торган кабер ташлары… Аларны да Казан галимнәре килеп өйрәнгән, Нухрат кабер ташлары Һарун Йосыпов китапларына кертелгән. Биредә шулай ук тарихчылар Альфред Халиков, Дамир Исхаков та булган, тел белгечләре Флера Баязитова, Фәрит Юсупов кариле татарларының сөйләмен һәм халык авыз иҗатын өйрәнгән… Әйе, элек бирегә Казан галимнәре килгән, алар Нухрат турында тарихка теркәп калдырган. Хәзер килүчеләр юк икән. Нухрат үзе дә Казан белән артык элемтәдә тормый, ара ерак һәм шактый салкын…
Бүгенге көндә Нухратта 600ләп кеше  яши, дип язылган, әмма аларның күпчелеге пропискадагы гына кешеләр. Бу татарлар Кировта һәм Слободскойда яшиләр, ә ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә, җәйләрен туган авылларына кайталар. Авылда амбулатория, аптека, почта, клуб, тугызъеллык мәктәп, кибетләр бар, озак еллар инде психоневрологик интернат эшләп килә… Дөнья буйлап йөргәндә, мин шуңа игътибар иттем: кайда зур, яхшы, милли һәм дини татар авылы бар – шунда тилеләр интернаты китеререп салалар, акылга зәгыйфь балаларны һәм картларны китереп тутыралар… Авылның нуры һәм моңы китә, бу авырулар белән бергә кара сагыш, өметсезлек ияреп килә… Бу Нухратта шулай, Мәчкәрәдә шулай, инде менә Иске Җөри авылында шул хәл…
  Нухрат мәктәбендә укытучылар һәм авыл зыялылары белән кечкенә генә бер очрашу оештырдык. Мәктәптә нибары унсигез бала укый икән, болай булса, аны ябарлар инде… 1953 елга кадәр Нухрат мәктәбендә татарча укытканнар, ә хәзер татар теле предмет буларак та керми, хәтта факультатив та юк.  Мәктәп директоры Тәнзилә Касыймова-Хәмидуллина моны татар теле укытучысы булмау белән аңлатты, ата-аналарның һәм балаларның да теләкләре юк икән… Бу авылда язучы Эдуард Касыймов туган һәм башлангычта укыган, туган көннәрендә аның китапларыннан күргәзмә оештыралар икән. Бу эшләрне гомер буе китапханәдә эшләгән Венера Касыймова башкара, 1992 елдан бирле ул төбәк тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Венера ханым авыл тарихына караган шактый материал җыйган, алга таба бәлки аларны бер китап-брошюра да итеп чыгарыр. Мәктәптә җыйнак кына музей да бар, анда да авыл тарихы шактый мул тупланган – борынгы мәчетләрнең, иске биналар, кабер ташлары, кариле татарларының истәлекле фотолары, тормыш-көнкүреш әйберләре, милли киемнәр – барысын да туплап бер урынга куйганнар.
  Менә без Нухратның борынгы мәчетендә. Ул хәзер клуб икән, әмма гает намазлары биредә укыла, чөнки мондый зур бина башка юк. Клуб мөдире Фирүзә ханым Арсланова-Созинова безне бина белән таныштыра, монда да авыл тарихы бераз тупланган, мәчетләрнең иске фотолары бар. Клуб каршында «Нухрат» дип аталган ансамбль да эшли икән, алар авылдан тыш, Кировта һәм өлкәдә уздырылган чараларда да катнашалар. Нухратта Сабантуйлар да даими уздырылып тора икән, ул – бөтен кариле татарларын бергә җыя торган көн… Бер караганда, миллилек тә онытылып бетмәгән, дин дә бар кебек, Касыйм мәчете эшләп тора, әмма халыкта элеккеге көчле рух һәм ныклы иман билгеләре сизелми. Эзләнү юк, үсеш юк, омтылыш сизелми, кариле татарлары элек ИЯРТЕП БАРУЧЫЛАР булса, хәзер үзләре ияреп баручылар хәлендә калган кебек…
  Менә без Нухратның Дәүләтъяр ягында, татар бае Сибгатулла Дәүләтъяровтан калган җимерек таш йортлар, амбарлар, ат сарайлары арасында йөрибез… Кызыл кирпечтән салынган, ишекләре сум тимердән коелган бу биналар ярымҗимерек хәлләрендә дә кемлекләрен бөтен дөньяга сөйләп торалар… Әйе, кара урман уртасындагы мондый мәгърур йортларда бары тик хан нәселеннән булган морза-солтаннар, кариле татарлары гына яшәргә мөмкин… Совет хакимияте дистә еллар буе аларны күпме файдаланса да, күпме җимерсә дә, юкка чыгара алмаган, чөнки нигез нык, диварлар калын –мәңгелеккә дип салынган… Алар кара урманнарда кариле татарларының кемлекләренә, узган бөек тарихларына шәһәдәтлек биреп торалар…
  Безне Нухратка сәфәребездә нәсел башы шушы авылдан булган Абдрахман Деветьяров озатып йөрде, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Шулай ук Нухрат авылында безне каршы алган, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән кариле хатын-кызларына зур рәхмәтләремне әйтәм! Китәр алдыннан авылның иң карт кешесе булган Гөлсирә апа Арсланова янына кереп чыктык, ул инде сиксән өч яшьтә, әмма хәтере яхшы. Бу гаиләнең түрендә – изге Коръән һәм Казанның Кол Шәриф мәчете сурәте, милли һәм дини китаплар… Күңелгә җылы керде – әллә кайдагы Каринода да Казанны беләләр һәм яраталар икән, димәк, әле өмет өзелмәгән, әле борынгы Нухрат та яңадан тернәкләнеп, куәтләнеп китәр, иншаллаһ! Мин дә бу авылга тагы килеп, бераз яшәп, халык белән эшләп, тарихларын һәм тормыш-көнкүрешләрен тагы да якыннан өйрәнәсе килү теләге туды. Һәм бу язманың дәвамы да булыр әле, Аллаһ теләсә!
  Кариле татарлары буенча эзләнүләремне мин Киров шәһәрендә, өлкәнең Герцен исемендәге китапханәсендә, төбәк тарихын өйрәнү музеенда, дәүләт архивында дәвам иттем, миңа бу эшләремдә «Яшьлек» татар оешмасы җитәкчесе Руслан Шакирҗанов, архивта Динара Касыймова, мөслимә кардәшем Ильвира Деветьярова ярдәм иттеләр, аларга чиксез рәхмәтлемен!
  Инде нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә – кариле татарларының тарихы бик борынгы, ул болгар һәм чудлар, һуннар һәм скиф-сарматлар аша Нух пәйгамбәр заманнарына ук барып тоташа… Кариле татарлары, үзләренең нәсел шәҗәрәләре, холык-фигыльләре, тарих-тормышлары белән татар дөньясының зур өлешен алып тора – аларны Татарстанның төньяк төбәкләрендә дә, Удмуртиядә дә, Малмыж якларында да, Башкортстанда да, Ырынбур далаларында да, ерак Себер урманнарында да очратырга мөмкин… Дөньяның берәр почмагында Дәүләтъяровларны, Касыймовларны, Арслановларны очратасыз икән – болар мөгаен кариле татарлары булыр… Кариле татарларының тарихын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе – Кар Илләренә барып, Нух пәйгамбәр җирләрендә йөреп, төньякларны гизеп, дөнья өчен бу баһадир кавемне әле өр-яңадан ачарга кирәк… Чөнки бу безнең тарих – Татар Тарихы…
Файдаланылган хезмәт:
Әхмәтҗанов Марсель. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995.
Бәйрәмова Фәүзия. Таралып яткан татар иле. – Казан, 2003.
Бәйрәмова Фәүзия. Ачылмаган татар тарихы. – Казан, 2011.
Баязитова Ф.С. Нократ сөйләше. – Казан, 2006.
Герберштейн Сигизмунд. Из записок о Московии // Календарь Вятской губернии на 1893 год. Вятка, 1892.
 Исхаков Дамир. Арские князья и нукратские татары. – Казань, 2010
 Касимов Гильман. В глубь веков. – Ижевск, 1993.
Касыймов Эдуард. Гомер ике килми. – Казан, 1990.
Луппов П.В. История Вятских сел // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995.
Митюков Тимур. Семейно-брачные отношения и свадебные обряды каринских татар с середины XIX века до начала XXI века. – Косино, 2008.
Первая всеобщая перепись населения. Вятская губерния. – СП.б. 1904, стр. 84-85, 88-89.
Петр Петрей де-Ерлезунд. Из истории о Великом Княжестве Московском // Календарь Вятской губернии на 1893 год. Вятка, 1892.
Похлебкин В.В. Татары и Русь. – Москва, 2000
Сорокин П. Арские князья в Карине //Календарь и памятная книга Вятской губернии на 1895 г. – Вятка, 1894.
Сорокин П. Татары Глазовского уезда // Календарь и памятная книга Вятской губернии на 1897 год. – Вятка, 1896.
Сорокин П. Чудь Кайского края. – Вятка, 1895.
Спицын А.А. Земля и люди на Вятке в XVII столетии (Очерк истории землевладения) // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995.
Спицын А. К истории Вятских инородцев. – Вятка, 1888.
Столица земли Вятской. – Киров, 2002.
Татар милләт календаре, 2003 ел.
Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987.
Татарская энциклопедия. Т. I. – 2002.
Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002.
Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991.
Человек пришел на Урал. – Екатеринбург, 1998.
Чердынь и Урал в историческом и культурном наследии России. – Пермь, 1999.
Эммаусский А.В. Культура Вятского края XVII века // Энциклопедия земли Вятской. Т. IV. – Киров, 1995.
Энциклопедия земли Вятской. Т. I. – Киров, 2002.
Энциклопедия земли Вятской. Т.IV. – Киров, 1995.
 Юсупов Ф.Ю. Татар теленең диалектлары. – Казан, 2003.

Комментарий язарга