Иртә белән энҗе кар бөртеге
Килеп кунды кайнар учыма.

Аһ! дигәнче эреп югалды ул,
Гомерләр дә охшаш бит шуңа.

 

Басып торам җиде юл чатында,
Адашмамын – кая юл алсам.
Үз-үзеңнән качу мөмкин түгел,
Таба алырсыңмы – югалсам?

Кар бөртеге искитмәле чиста,
Минем дә бар ап-ак яулыгым.
Вакыт җиткәч, бар төсләр дә уңа,
Кояш нуры ала аклыгын.

 

Бөтерелеп, уйнап, карлар ява,
Исерттең син безне, саф һава.
Ява кайнар хисләр, буран куба…
Кар бөртеге – үзе мең дәва.

2-3

 

Елмай әле, кояш

Сибеп җылы караш, елмай әле, кояш,
Кабат кабыз күңел учагын.
Син елмайсаң гына, тормыш күген иңләп,
Җилгә битем куеп очамын.

Өмет белән яшәп, юлга бәхет түшәп,
Узсаң иде гомер юлларын.
Яшәү дәрте барда, алга, дуслар, алга,
Ямьләндерик яшьлек урамын.

Узса узсын яшьлек, китсә китсен әйдә,
Үкенечкә генә калмасын!
Көзен чәчәк аткан көяз алмагачтай
Ялгыз моңланасы булмасын.

Сибеп җылы караш, елмай әле, кояш,
Яктырт әле еллар үзәнен.
Кояш белән бергә җырлап узыйк әле,
Шаулы яшьлек – гомер бизәгем!

 

Яшьлек

Яшьлек урамыннан уздык,
Алда ниләр бар икән?
Әллә язмыш гомерне дә
Урамлап бүлгән микән?

Яшем инде әллә ничә,
Санасаң – дистә-дистә.
Әмма гүзәл яшьлегемнең
Һәрбер минуты истә.

Узып китсә дә күптәннән,
Калса да еракларда,
Эх, яшьлегем, диярмен мин,
Күңел тулган чакларда.

 

Галиҗәнап тормыш

Өзелгәнне ялгап, ертылганны ямап,
Очын-очка ялгап яшәдек.
Галиҗәнап тормыш, юк, мин аңламадым,
Нигә хаклык яклап яшьнәдек?

Золым кылыр өчен, биреп барлык көчен,
Карагруһлар эзли корбанын.
Ак күлмәккә бик тиз кара таплар төшә,
Кайгы сузса кара кулларын.

Чумам тирән уйга, керәм салкын суга,
Баш бирәсе килми дошманга.
Нигә мондый тормыш, нигә бетмәс сагыш?
Кеше булу төшә авырга.

Булмыйк икейөзле, булыйк төгәл сүзле,
Гомер дә бит килә бер генә.
Без – тынгысыз җаннар, күпне күрде башлар,
Чын ир хуҗа булсын сүзенә.


Комментарий язарга