Логотип «Мәйдан» журналы

Капкын

Инде ничәнче көн тышта төньяк бураннары хакимлек итә.

Юнәлешен үзгәртүчән көчле җил җирдәге карны теле белән себереп ала да бөтерә-бөтерә әллә кайларга алып китә. Мондый җилле-буранлы көннәрдә юлга чыгу яки ниндидер эш башкару турында уйлыйсы да юк. Җирле коми халкы әнә шуңа күрә дә өйләренең тәрәзәләрен бәләкәй итеп, ишек алларын да түбә астында ясый икән. Җәй көне җыйган печәнне малларга бирәсең, җылы суын эчерәсең. Аннан вәссәлам. Ә үзең өчен табигатьнең сый-нигъмәте җитәрлек. Түбән өй тулы тозлаган гөмбә, балык, җиләк-җимеш. Моның өстенә киек каз, үрдәк, көртлек, сыер, дуңгыз, болан ите. Ветеринария институтын тәмамлап, мал врачы дипломы алган Рамил икенче елын инде шушы оҗмахта яшәп ята. Печорага коя торган Щугер елгасы, очсыз-кырыйсыз тайга, балыклы күлләр... Бу матурлык сине Поляр Уралына илтә. Җәй көннәрендә дә ап-ак башлы тау тезмәләренең үз матурлыгы. Моны сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. Совхоз директоры, кылый күзле Филипп Канев әйткәнчә, моны фәкать күрергә кирәк. Әлбәттә, төньякның үз авырлыгы да юк түгел. Иң беренче чиратта, ул саксызлыкны гафу итми. Кырыс табигатькә фәкать оешканлык, салкыныннан, җиленнән саклану чарасын күрү кирәк. Җирле халыкны ул шуңа өйрәткән. Аның өс киеме – болан тиресеннән тегелгән малица (болан тиресеннән тегелгән кышкы өс киеме) да, пима да – сыналган киемнәр. Кыш көне алар аяк-кулларны өшүдән сакларга ярдәм итә. Ерак юлга чыкканда кимендә ике-өч көнлек азык запасы, шырпы, спирт алырга кирәк. Бәләкәй генә тирмә ясарлык болан тиреләре, ике көпшәле винтовка. Әгәр аучылар өенә эләксәң, рәхәтнең рәхәте. Монда ашау-эчү запасы, коры утын, хәтта керосин лампасына кадәр бар.
Рамил кечкенәдән кызу канлы булды. Мәктәптә укыганда ук шуның аркасында авыр хәлдә калгалады. Урамда исә аның белән бәхәсләшмәү ягын карадылар. Юл бирделәр. Чөнки ул сүзе белән җиңә алмаса, йодрыкка күчәргә дә күп сорамый иде. Мондый хәлләрдән соң үзенчә ничә мәртәбәләр тәүбә итте: «Рамил, ашыкма. Сүзеңне үлчәп сөйлә, телеңне, кулыңны тый». Урта мәктәпне тәмамлагач кая барасы билгеле иде. Ул мал врачы була. Әнә әтисенең белеме юк-югын, ләкин үз эшен белә. Аты, сыеры, сарыгы чирләсә, халык аңа килә. Нинди генә дәва белми ул үзе. Һәр очракка үз дәвасы. Дарулардан тыш керосины да, аракысы да, йомыркасы да, имән каерысы да хутка китә. Ветсанитар гына булып эшләсә дә, авылдашлар Галимуллага мөрәҗәгать итә. Рамил белә-белгәннән бирле малларның үлгәнен хәтерләми. Әле моның өстенә кулы җиңел, дип мал чалырга да аны дәшәләр.
Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, Рамил укырга керде. Ул үзе кебек үк авыл егетләре белән Арча кырында биш катлы тулай торакта яшәде. Акча җитмәгәндә вагон бушату, җәй көннәрендә төзүчеләр бригадасы белән фермалар ремонтлау, йортлар салу. Шулай эшли-эшли алар Пермь, Киров якларына да барып чыктылар. Егетнең тагын бер әвәслеге бар иде – ул көрәш, бокс белән мавыгу. Бик дан тотмаса да, бәләкәй авылларда батыр калганы булгалады. Иң мөһиме, үзен һәр яктан сакларлык егет булып җитеште ул. Кара сакал үзеңнән калмый ияреп йөри дигәндәй, институтны тәмамлап юллама алганда да кызулык күрсәтеп өлгерде ул. Эш болайрак булды. Өченче ел гыйшык-мыйшык уйнаган сипкелле Зөләйха белән ничә мәртәбә юкка гына эләгешеп алды алар. Соңыннан уйлап карый: юкка гына кызып киткән икән. Ләкин эш эшләнгән, вакыт узган булып чыга.
Зөләйха Рамилгә Чаллыдагы кошчылык фабрикасына китәргә тәкъдим ясады. «Тормыш корырбыз, фатирлы булырбыз, – диде ул. – Син пока гади ветврач, ә әнием миңа лабораториядә урын тапкан. Әнием начальник бит, ул сине дә үстерү ягында».
– Миңа теплица шартлары кирәк түгел. Мин авылны яратам. Теләсәң, яратсаң, китәбез Камчаткага... Аннан соң минем «подкаблучник» буласым килми. Андый теләгең булса, башкаларны эзлә.
Шулай итеп, Рамил Коми республикасына, Зөләйха Чаллыга китеп барды. Дөрес, әле җепләр өзелмәгән, хат алышып торалар. Зөләйха хәзер инде гап-гади хатын булырга да риза. Тик сөйгәне Чаллыга кайтсын гына.
...Рамил җәһәннәм тишегендәге Приуралье авылына болан асраучы совхозда баш ветеринария табибы булып хезмәт куя. Берәр мең баш терлеге булган биш бригада. Алар кышкы кыска көннәрдә поляр Уралы итәгендә мүк, лишайник, агач каерылары ашап, язга әзерләнә. Печән һәм өстәмә азык, тоз белән тәэмин итү совхоз җилкәсендә. Язын йөзәрләгән яшь болан туа. Аларга төрле чирләрдән саклану өчен прививкалар ясала. Көтү таулар итәгендә туйганчы үлән ашый, көмеш чишмәләрдән су эчә.
Малларны унар кешедән торган бригада карый. Кыш көннәрендә бүреләрдән сакласалар, җәен чебен-черки интектерә.
Комилылар бик оста чаңгычы. 50-100 чакрым арага барып килүне алар бернигә дә санамый. Көтүләр дә Приуральедан йөзәр чакрым ераклыкта була. Рамилнең вазыйфасы – маллар арасында йогышлы чирләргә юл куймау. Шуңа күрә ул үзенең ярдәмчеләрен алып, бригадага еш бара. Бару-кайтулары белән бу сәяхәт бер айга сузыла.
Бу юлы кире кайтыр вакыт җиткәндә пурга башланып, барын да харап итте. Печора шәһәренә мал врачлары конференциясендәге чыгыш та, концерт та; фатир хуҗасы Василий Чупровның 80 яшьлек юбилее да билгесезлектә асылынып калды. Рамил Петр Поздеев бригадасында өченче көнен үткәрә. Дөрес, чумда җылы. Ашау-эчү яклары да җитәрлек. Бригада тәүлек буе ут ягып боланнарны саклый. Маллар колгалар белән тотып алынган загоннарда тора. Бүреләрдән саклау өчен көтүлек кызыл тасмалар, бәйләнгән бау белән дә әйләндереп алынган. Тик тайга хуҗаларына да яшәргә кирәк бит. Алар һич югында бер-ике боланны алып китә. Петр өстәмә саклану чарасын күрергә теләп, капкыннар да куеп чыкты. Моңа каршы булучылар да бар иде. Бу гарасатта анда кемнең кабасын Алла гына белә. Тәккәбер бригадир барыбер үзенчә эшләде. Җирле авторитет Петр Рамилне әле һаман да дошман күрә, чөнки татар егете үзенең буй-сыны, һәрбер эшкә кулы ятып торуы белән аның абруен бетерде.
Рамилне Приуральега килү белән элек-электән оста аучы булган Чупров Василий бабай өенә фатирга керттеләр. Юан-юан бүрәнәләрдән салынган болын кебек йортта Ефросинья әби белән икәү генә калган көннәре иде аларның. Балалары кайсы-кая таралашып беткән. Җәй көннәрендә Чупровлар өе бәйрәмгә әйләнә иде. Рамил эшкә көзен кереште. Буш вакытларында кулына балта алып коймаларны рәтләде. Истәлеккә калсын дип татар авылларында гына була торган урыс капка да ясап бирде. Ярдәм сорап килгәннәргә мич, түбә төзәтергә тартынмады. Урта мәктәпкә укытырга килгән өч коми кызы, медпунктта эшләүче Нина, баш экономист Ганна һәм кияүгә чыкмаган карт кызлар, фермадагы берничә сыер савучыдан башка иясез хатын-кыз заты шактый иде. Аларның күпчелеге озын буйлы, нык гәүдәле Рамилгә гашыйк булды. Өстәвенә баянда уйнавы да яшь мал врачын күккә күтәрде. «Ш» хәрефен «ч»га әйләндереп сөйләшүче клуб мөдире Жора бер яртыга комиларның яраткан җыры «Марьямоль»ны өйрәткәч, Рамил чын зырянга әйләнде. Мәхәббәтнең ике яклы булырга тиешлеген белгән коми ир-егетләре татарин-пришелецтан күрәлмаслык дәрәҗәдә көнләште. Көч белән җиңеп булмаганга, вак-төяк этлекләрдән дә тартынмады алар. Ләкин көч Рамил ягында иде. Сары чәчле, зәңгәр, соры, яшел күзле коми хатын-кызлары да татар егетенә көч-куәт кенә түгел, мач килгәндә назларын да бирергә тырышты.
Йорт хуҗасы Чупров бабакай Рамилнең халәтенә үзенчә карады.
– Рамилька, менә мин мич башында, беләсеңме, ни турында уйлыйм?
– Пенсия турындадыр! Яки кышлык утын җитәрме, диптер инде...
– Менә белмисең. Армиядән кайткач, авыл гына җитмәде, 50-60 километр ераклыктагы авыл кызлары янына кич утырырга бара идек. Кышын чаңгы, җәен көймәләр белән. Уенда Капитолина атлы япь-яшь кызны күреп акылдан яздым. Ул да яратты мине. Ләкин әти-әни Ефросиньяга өйләндерде. Капитолина әле һаман да искә төшә. Кайда икән ул мескен? Шул төшкә керә. «Ми тоно радийта, Василий», – дигән сүзләре әле дә булса колакта яңгырый...
Приуральскида яшьләр елга буенда очраша иделәр. Коми егетләре аны читкә дәшеп: «Кунак булсаң, тыйнак бул, иначе ты себе могилу найдешь», – дип янадылар.
– Ничек һәм ни өчен? Мине яраткан кызлар өченме? Беләсезме, миңа сезнең кызлар да, хатыннар да кирәк түгел. Сезгә хатын-кызларга карата ихтирамлы булу җитми... Аннан соң, бик юмарт алар. Моңа мин гаепле түгел, – диде.
Араларыннан иң явызы йодрыкларын төйнәп Рамил өстенә ташланды. Әмма көчләр тигез түгел иде. Рамил бер сугуда көндәшен бирелергә мәҗбүр итте.
...Менә бүген алар табигать мәхшәренең бетүен бер чумда көтеп яталар. Рамил хисләрен йөгәнләргә тырышса да, баш экономист булып эшләүче Ганна алдында бөтенләй җебеп төште. Йөрәге дә, акылы да түгел, ниндидер омтылыш белән ул аны үз ирегенә буйсындырды. Ганна шушы ук авыл кызы, әти-әнисе дә сап-сары, китек борынлы комилар. Ләкин ул мәһабәт гәүдәле, тулы күкрәкле, зур кара күзле тол хатын иде. Ире – физика укытучысы Григорий Попов менә дигән йорт җиткергән. Ут керткәндә баскычтан егылып җан биргән. 25 яшьлек матур хатын ике бала белән ялгыз гомер кичерә. Йөрәген дә, кулын да тәкъдим итүче Петр кебекләр шактый булган. Тик аның йөрәге татар егете Рамилгә генә ачылган. Аның белән кавышу шул ук капка мәсьәләсе буенча булды. Өйләре, каралты-курасы бар, ә капкасы да, коймалары да юк. Рамил авыл балта осталары белән атна эчендә Ганнаның заказын үтәде. Әлбәттә инде, җирле гадәт буенча табын әзерләнде. Коми егетләре лыкынганчы аракы чөмерделәр дә, ләх булгач, өйләренә кайтып киттеләр. Рамил эчү белән мавыкмаганга, үзен һәрчак аек тотты. Аннан соң балалар белән уйнады. Кайтырга өйалдына чыкканда, Ганна аны кочагына алды. Рамил эреп китте, башын югалтты. Коми хатыны да Рамил үбүдән бөтенләй сыгылып төште. Егет Ганна янында калды. Әле аның мондый бәхет кичергәне юк иде. Аның иртәсе дә, төне дә Ганнага тартылу белән узды. Василий бабай Рамилгә әйтте: «Безнең авылда еврей, урыс революционерлары сөргендә булган. Хәтта ниндидер язучы татар да. Менә аларның каны Ганна кебекләрдә ага инде».
Кичкә таба кар яву кимегәндәй булса да, башлары белән күкне терәтеп торучы озын нарат, карагайлар, пихта өстеннән куәтле җил бөтерелә. Өстә дә, аста да берни күренми. Мондый чакта боланны гына түгел, бөтен көтүне дә ашап бетерергә була. Рамил киртәләр буенча болан көтүлеген барлап чыгарга уйлады. Мондый очракта сукмакка ау-капкын куелмый. Алла сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне истә тотып, егет һәр адымын колга белән тикшереп барды. Һәм ялгышмаган булып чыкты. Көтелмәгән урында «дык» иткән тавыш белән бүре капкыны ябылды да беләк юанлыгындагы колга кырт киселде. Рамилнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Бу – коми егетләренең үче иде. Ярты сәгатьтән соң баш ветврач кире чумга әйләнеп кайтты. Һәлакәткә эләгүе хакында беркемгә дә әйтмәде. Бер сәгатьләп вакыт үттеме-юкмы, ике болан караучы үзләренең бригадирларын күтәреп алып керделәр. Петр үзе куйган капкынга эләккән икән. Авыртудан аңын җуйган. Аягы өзелә дип тора. Рамил тиз арада Петрның аягына шин салып, бәйләп тә куйды. Бу вакытлы чара иде. Петрның гомере кыл өстендә. Рация юк. Үзәк усадьбага барырга мөмкин түгел. Болан көтүенә дә күз-колак булырга кирәк. Кешеләр болай да аз. Рамил Сабля дип атала торган тауга метеорологларга барырга дигән карарга килде. Тау итәгенә кадәр 5-6 чакрым өскә менү өчен вакыт күп кирәк түгел. Тик бу гарасатта ничек менәргә? Ходай кушып җил тынса гына инде. Рамил үзенә иптәшкә тәҗрибәле аучы Михаилны алып, әле кайчан гына аңа капкын куйган Петрны коткарырга дип, кылычка охшаган тауга юнәлде. Гаярь, шул ук вакытта күндәм, намуслы да булган татарны гомер буе менә шулай файдаланалар да инде. Әгәр кар астында калып һәлак булса? Коми егете мондый адымга барыр идеме икән? Юктыр, мөгаен. Ганна үчен алырга бүре капкыны куйган кешедән ни көтәргә була? Рамил тау итәгенә барганда шул хакта уйлады. Әмма кире борылырга мөмкин түгел иде инде. Фәкать алга.
Авыр чаңгыларны сөйрәп, Михаил белән билгеләнгән урынга тиз килеп җиттеләр. Ике зур таш арасында өскә менә торган сукмак та күренде. Адашмас өчен куркыныч урыннарда махсус бау сузылуы да эшне җиңеләйтергә тиеш кебек иде. Ләкин болан тиресеннән тегелгән пима-итекләр таш арасында йөрү өчен яраксыз булып чыкты. Михаилның аягы таеп китеп, чак кына упкынга тәгәрәмәде. Бу аңа җитә калды.
– Рамил, мин өскә менә алмыйм, куркам. Үлеп китсәм, өч баламны кем карар? Кире китим мин чумга, – дип ялвара башлады. – Капкын куюда минем гаеп юк. Ул Петр эше. Яхшы татар – гарип татар дип, безгә юан пихта янын читләтеп узарга кушты. Явызлыгы үзенә булсын. Ә син, беркатлы, аны коткарырга барасың.
Рамилгә Михаилны кире җибәрүдән башка чара калмады. Алда билгесезлек. Артта юл юк. Ярый да, метеорологлар базасын тиз табып булса.
Өскә менә торган юл ышыкта иде. Кары да, җиле дә өстән уза. Югары күтәрелгән саен көн яхшыра башлады. Ара-тирә тау тезмәсе дә күзгә чалына торган булды. Тик суык җелекләргә үтеп керде, хәрәкәтләрне киметте. Сулавы авырайды. Аяк-куллар сизелмәслек булып туңды. Күз алдына туган авылы, әти-әнисе килеп китте. Адымнарын тизләтмәсә, Сабля тавы әллә каян килгән татар егете өчен якты дөнья белән саубуллашу урыны булырга мөмкин иде. Рамил белгән догаларын укый-укый Аллаһыдан ярдәм-көч сорады. Ярый да бит бу мәхшәрдә ул аны ишетсә. Ә ишетмәсә, фәкать үзенә яки бәхетле очракка гына өмет итәргә кирәк.
...Рамил ташлар арасыннан өскә үрмәләвен дәвам итте. Инде бернәрсә дә тоймас булган кулларыннан тормыш бавын җибәрмәде. Чакрым ярымны үтү аңа бик озак булып тоелды. Менә ак болытлар аста калгандай булды, кояш күренде. Йөз адымнар тирәсендә метеорологлар базасы күзгә чалынды. Эт өргәне ишетелде. Рамил тыңламас бармаклары белән кызыл ракета атып җибәрде.
Ниндидер кешеләр чабып килде. Рамил фәкать: «Приуралье совхозы, бишенче бригада, кеше үлә, ярдәм кирәк», – дип кенә әйтергә өлгерде дә һушыннан язды.
...Ул аңына килде. Күпме яткандыр, анысын төгәл генә әйтә алмый. Иң мөһиме, ул исән икән. Кул-аяклары да хәрәкәттә. Сулавы авыр булу гына комачаулык ясый. Өстәвенә гарык-горык йөткерә. Рамил күзен ачуга алдында кап-кара күзле, озын толымлы бер матур кызны күрде. Ул:
– Менә егет уянды. Хәзер чәй эчерәбез. Күтәр әле башыңны, күтәр, – дип кипкән иреннәренә кашыктан чәй салды.
Рамил бу алиһәне кем дип тә әйтә алмады. Фәкать карашы белән рәхмәтен җиткерде. Тагын аңа тәмле шулпа бирделәр. Ул рәтләнеп киткәндәй булды, торып утырды. Өстендәге чит киемнәрне, җылы оекбашларны күреп сөенеп куйды. Егет мәрхәмәтле кешеләр кулына эләккән. Димәк, ул исән! Ул яшәячәк!
Рамил үзенең үткән тормышын башыннан кичерде. Метеорологларга килеп эләгүен хәтереннән барлады. Кемнәр икән соң бу асыл затлар? Тизрәк танышасы иде. Менә аңа да чират җитте. Тауда хезмәт куючы биш кеше көтелмәгән кунакны үзләре белән таныштыру йоласына кереште.
Матур гына кара сакаллысы:
– Мин монда иң өлкәне, Роман Васильев булам. Моторист, хуҗалык эшләре буенча начальник урынбасары. Каралыгым чегән булудан. Монысы минем тормыш иптәшем Сара Исламовна. Кызыбыз Земфира, ә болары техникум бетереп килгән яшь пар – Юрий һәм Зоя.
Рамил бермәлгә югалып калды.
– Әллә сез дә татарлармы, – дип, нык гаҗәпләнде ул. – Мин Рамил булам. Казаннан. Приуралье совхозында баш ветврач...
Бераз утыргач Юра белән Зоя үз бүлмәләренә чыгып китте. Сара Исламовна, Роман һәм Земфира татарчага күчеп үзләре белән якыннанрак таныштырдылар.
Сара апа Красноярск өлкәсендәге татар авылында үскән. Яшьлек хыяллары аны Мәскәү метеорология институтына китергән. Соңыннан юллама белән бирегә җибәргәннәр. Монда ул чегән егете Роман белән очрашкан. Чегән булса да, дине белән мөселман да булгач, бергә тормыш корганнар. Татарча өйрәнергә таләп куйгач, чегән татарга әйләнгән. Земфирага килгәндә, ул әби-бабасы тәрбиясендә авылда үскән. Урта мәктәптән соң Мәскәү институты.
– Һәр кешенең ватаны, туган иле булырга тиеш. Безгә тиздән пенсиягә. Казанга кайтырга булдык, – диделәр ирле-хатынлы метеорологлар.
Рамил чегән әрсезлеген, татар акылын һәм матурлыгын алган Земфирага баш-аягы белән гашыйк булды. Чибәр кыз да шушы ук хисләр кичерә иде... Рамилне алар барысы да кул болгап озатып калды. Ходай әмере булып, күктә кыңгыраулар чыңлагандыр, Рамил бирегә әле кабат-кабат килде. Һәм бу сәяхәт Земфираның кулын сорау белән төгәлләнде.
Земфираның килен булып төшүенә коми кызлары бик кайгырса, ир-егетләр исә нык шатланды. Көндәшенә куелган капкыннан зыян күргән аксак Петр Поздеев та озак тормады, тол хатынга йортка керде. Ганна йортын сатып, Сыктывкарга күчеп китте. Капкын шулай итеп күпләргә сабак та булды. Бәләкәй генә коми авылына татар егете Рамил алып килгән ыгы-зыгының беренче этабы төгәлләнде. Аны Филипп Канев урынына совхоз директоры итеп билгеләделәр. Приуралье авылы чегән катыш татар гаиләсе карамагына күчте.
 

Рахман ШӘФИГУЛЛИН

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар