Логотип «Мәйдан» журналы

Канәфи чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

«Челтер-челтер ага чишмәләр» номинациясенәСаба районы Югары Шытсу авылы чишмәләргә бик бай: Канәфи, Хәким, Калкаман, Чабынды, Зәкәрия... Аларның бишесе авыл эчендә, калган икесе читтәрәк. Хәтта Чабынд...

«Челтер-челтер ага чишмәләр» номинациясенә
kanefi
Саба районы Югары Шытсу авылы чишмәләргә бик бай: Канәфи, Хәким, Калкаман, Чабынды, Зәкәрия... Аларның бишесе авыл эчендә, калган икесе читтәрәк. Хәтта Чабынды чишмәсенең мул суы агып төшкән елгада буа ясап, су да коеналар иде элек. Әмма соңгы еллардагы корылык чишмәләрнең суын азайтты. Шулай да, табигать җанлы, игелекле иганәчеләр ярдәме белән чишмәләргә яңа сулыш өрелә башлады. Узган елгы җәйдә игелекле авылдашыбыз, 159 нчы механикалаштырылган күчмә колонна оешмасы җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин иганәчелегендә Югары Шытсуда Канәфи чишмәсе төзекләндерелде. Иң элек кизләү тирәсе карт агачлардан арындырылган, иске корылма сүтелеп, кызыл кирпечтән бик матур “өй” ясалган, керү-чыгу юллары төзекләндерелгән. Каршы якка куелган кечкенә күпер дә әллә кайдан чакырып тора.
– Авылга кайткан-киткәндә гел карап йөрдем дә, төзекләндерергә булдык, – ди Фәргать абый.
Авыл халкы, җәйге каникул вакытында мәктәп укучылары да читтә калмаган бу изге эштән. Бердәмлек белән эшләгәндә, кадере дә арта шул.
– “Шытсу” җәмгыяте директоры Флорид Гайнуллин техника белән, күрше Чәбки-Саба авылындагы “Насыйбуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Насыйбуллин акчалата ярдәм итте. Су чыккан урында элек бер генә боҗра иде. Яңарту вакытында икене урнаштырдык. Хәзер су торбасы тыгылган очракта, яңадан казытасы булмый, капкачны ачып, төшеп чистартасы гына була, – ди авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов. Билгеле, бу эштә авыл җирлеге дә булышлык иткән.
kanefi2
Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле.
– Районда 160тан артык чишмә бар, әле монысы теркәлгәннәре генә. Менә бүген сездә дә бәйрәм. Халыкка рәхмәт, инициативаны хуплап, шундый күркәм эш башкарганнар. Киләчәк буынга да суның, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтүнең бер үрнәге бу, – дип бәяләде район башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге гамәлне.
Һәр авылның да үзенең кадерле урыннары бар. Авыл китапханәчесе Вәсимә Заһидуллина әйтүенчә, кыйблага карап агучы бу кизләү элек Үри атамасы белән йөртелгән. Халык телендә аны Изгеләр чишмәсе дип тә әйтәләр. Соңрак авылның Канәфи бабай чистартып, карап торгач, аның исеме белән йөртелә башлаган.
– Без үзебез авылның түбән очында яшәдек. Кыш көннәрендә шушы чишмәдән 40 литрлы савыт белән су ташый идек. Ара якын түгел, түбән очтан менеп, кире өйгә кайтканчы бер чакрымга җыела. Менә бүген Ходай шушы чишмәне үзебезгә яңартырга насыйп иткән. Авылыбызда әле чишмәләр күп, бу эшне алга таба да дәвам итәрбез. Ел саен бер генә чишмәне матурласак та, авылыбыз тагын да ямьләнер. Авылыбызның исеме дә Шытсу бит (“Шыт”+”су”), – дип хатирәләрен яңарта иганәче Фәргать Нәбиуллин.
Саба шагыйре Зөфәр Шәйхетдинов:
Чишмәләр – дөньяда
Тынычлык булсын, дип,
Көрәштә егылган
Буыннар күз яше, – дип язып калдырды. Кыйблага карап агучы “Канәфи” чишмәсе дә, яу кырларында шәһит киткән авылдашларыбызга рәхмәт укыгандай, челтер-челтер ага да ага.
kanefi3
 
 
Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА,
Саба районы.

Комментарийлар