2020 ел хәтергә хикмәтле хәлләре, борчулы, шомлы хәбәрләре белән озакка уелып калыр, мөгаен. Алай да гел күңелсез генә үтмәде ул, сөенечләре дә булды. Әдәбият сөючеләр өчен шатлыклы вакыйгалар дигәннән – шактый гына яңа китаплар дөнья күрде. Алар исәбендә Сирень Якупованың «Төшләремә яланаяк керәм» шигырьләр җыентыгы да бар. Әлеге китап Казанда, «Рухият» нәшриятында нәшер ителгән.

Сирень Якупова исеме татар әдәбиятын үз итүчеләргә яхшы таныш. Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә ул, Елховой урта мәктәбен тәмамлый. Аннан Әлмәт төзелеш техникумына юл тота. Тәүге шигырьләре шул чорда матбугатта күренә башлый.
1982 елны шагыйрә Чаллыга килеп төпләнә. КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли. КАМАЗның «Нур» газетасына язмаларын, шигырьләрен җибәреп торырга да өлгерә кыз. Туксанынчы елларда Сирень Якупова Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлый. Өлкән каләмдәшләрдән сабак, фатиха ала, каләм чарлый. «Йолдызлы уйлар» исемле тәүге китабын 2003 елда чыгара. 2011 елда Татарстанның Язучылар берлегенә кабул ителә. 2006 — 2013 елларда шагыйрә «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куя. Сирень Якупова – «Ике гасыр баласы мин» (2005), «Яшәү сере» (2008), «Кар юлы» (2014) исемле шигъри җыентыклары авторы. Укучыга ул хикәяләре белән дә билгеле. Бу җәһәттән «Өстәгеләрдән дә өстә» (2011), «Бәхет күлмәге» (2017) проза китаплары әдәби тәнкыйть һәм җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителүен искәртеп үтим.

«Төшләремә яланаяк керәм» китабы исә гомеренең алтынчы дистәсен түгәрәкләп килүче әдибәнең зыр әйләнгән бүгенгебезгә мәгърур-салмак кына саллы сүз дәшүе ул. Һәм ул сүзне ишетер-аңлар өчен, бу китапны үзең белән икәүдән икәү генә калып, көнитеш мәшәкатеннән читтә, аулаграк урын табып укырга киңәш итәм. Ни өчен икәүдән икәү димме? Чөнки әлеге шигырьләрдә син үзеңне табачаксың, таныячаксың. Үзеңне танырга мәҗбүр булачаксың. («Син»гә күчүемне укучы гафу итсен. Сирень Якупова шигырьләре укучысы белән «сез»ләп сөйләшми. Алар күбесенчә «мин» турында. Әмма бу шигъри дөньяга керә барган саен, өнсез-тынсыз калып, андагы «мин»нең үзең булуын аңлый барасың.)

Китапка кереш сүз язган Фәйрүзә Мөслимова бик төгәл билгели: «Сирень – шушы дөньяның, заманыбызның аерылгысыз бер кисәкчеге булып, аңа хисләр күзлегеннән дә, акыл-фәлсәфә күзлегеннән дә карап, үз бәясен бирә». Һәм ул бәянең нәкъ менә ана кеше, хатын-кыз каләме аша җиткерелүе үтемле. Үткән белән киләчәк арасында, үзен яшәеш чылбырының бер буыны итеп таныган халәттә, бала буларак та, ана буларак та әйтелгән шигъри сүз гаме – нечкәлеге, ихласылыгы, серле тыйнаклыгы белән җәлеп итә, күңелгә үтеп керә. Шагыйрә дөньяга, заманага да ана күзе, аналарча кайгыртучан-борчулы караш белән бага. Сөеп тә, көенеп тә күзли ул буыннар, чорлар алмашын. («Син әйткәнчә булсын иде балаң…», «Бишекләрдә тибрәлмәгәч…», «Энемә» һ.б.)

Шагыйрә әсәрләрендәге лирик герой – авылда туып, аның бөтен гамен, ямен күңеленә сеңдереп, үскән, әмма хәзерге халәтендә шәһәрдә яшәүче һәм үткәннәрен сагынучы; ирексездән бүгенгесен узган гомере, яшьлеге, балачагы күзлегеннән торып бәяләп, сагышланучы зат. Туган якны, нигезне, әткәй-әнкәйне, яшьлекне сагыну кебек тема, мотивлар татар әдәбиятында күп әсәрләргә фундамент булып тора. Сирень Якупова шигъриятендә исә бу сагыну-юксынулар башка төрле төсмерләр белән бизәлә. Шул сагыну ноктасында яшәү кыйммәте, заманабыз проблемалары ачыла һәм аңлашыла.

«Шушы иле», әйе, кемнекедер,

Без – үксезләр аңа.

Ил какканда, хәтта… мин какканда,

Җиргә сыен, бала.

Туган телгә, иман-дингә сыен,

Җан авазым ишет!

                               («Ник тудырдың мине шушы илдә?»)

Әлеге сорау минем балам авызыннан чыкмас, дип кайсыбыз әйтә ала?! «Аталар һәм балалар» проблемасы гына түгел лә бу – чорлар үткән саен килер буыннарда актуальрәк һәм көчлерәк яңгырый торган сорау. Иртәгәге көнгә катгый ышанычы, ныклы нигезе, терәге булмаган шәхес өчен, гафу итәрсез, табигый сорау ич инде. Ә ил-көннең ни дәрәҗәдә тотрыклы икәнен күреп-тоеп яшибез, ләбаса. (Әлеге дә баягы узган ел вакыйгаларын гына искәрү дә җитә). Милләтебез балалары өчен әлеге сорауның аеруча кискенлеген әйтеп тә торасы түгелдер. Тик үтеңне сытарлык әлеге сөәльгә шигырьдә җавап бар – зирәк җавап.

Кулына каләм алырга базган һәр татар кешесенең язгыннары теге яки бу дәрәҗәдә барыбер милләт язмышы, киләчәге турында уйлануларга корылган. Бәйсезлегебез югалган көннән башлап, татар әдәбиятында төп тема – милләт темасы. Һәм ул башкача була алмый да. Татар шигърияте шуңа да сагышлы, ачыдыр. Һәм, ни хикмәт, нәкъ шуңарга үтемледер дә. Халык күңелен уятмакчы булсаң, ачы хәсрәт көен көйләү кирәклеген мәшһүребез күптән әйтеп калдырган инде. Татарның ничәмә гасырлар буе сызлап торган ярасына кизәндеңме –  хәзер мәйданга шигырь чәчрәп чыга. Бүген дә кизәнәләр, кизәнеп кенә калмыйлар, үзәгеннән сындырам дип оралар. Ә татар шигърияте ургый, ташый, бәргәләнә, күңелләргә юл таба, йөрәккә агыла. Изрәгән күңелләрне әрнетеп, ачытып, сискәндереп уятырга тырыша ул:

«Без булганбыз!» диеп җан талашам,

«Без – бар!» диеп яшәр урында.

«Булырбызмы?» Монысы ачык сорау

Миннән соңгы килгән буынга.

                                     («Без булганбыз!» диеп җан талашам…)

Әйткәнемчә, Сирень Якупова шигъриятенең нигезен тотып торучы төп каршылык – авыл-шәһәр каршылыгы. Әмма ул асылда гамьлелек белән мәнсезлек, матурлык белән ямьсезлек, ирек белән чиклелек, «безнеңчә» һәм үзсенмәү каршылыгы буларак тәгаенләшә. Лирик геройның заманадан, көнитештән, дөньядан канәгатьсезлеге аны бәхетле вакытына – балачагына, туган ягына әйди. Ахыр чиктә бу хис үкенеч булып калка. Юану нидә соң? Шигырьдә, әлбәттә! Иҗатта! Сирень Якупова шигырьләрен йотлыгып укыганнан соң, күңелемә ягылып калган калган әчкелтем татлы (сусыл алма кебек!) хисемне барлап, шуны әйтергә җөрьәт итәм: ярый ла шәһәрдә төпләнгән, ярыйлар ла калада яши ул. Юкса, дөньяга никадәр Шигырь тумый калыр, йомылыр, йотылыр иде бит.

Лирик герой кала тормышында күзенә чалынган һәр күренештән, детальдән авыл җанын эзләп өзгәләнә: шәһәр фатирында йон эрләүче ак яулыклы карчык, ишегалды ташын тишеп үскән тукранбашлар, коелмаган шәһәр алмалары, күчмә кошлар, шәһәр чүплегендәге мәтрүшкәләр… Туган якны юксыну – авылны сагыну гына түгел, тамырларга, нигезгә омтылу, сыену буларак аңлашыла:

Саламы ул, олы каламы ул,

Туган җирдә икән тамырлар.

Тамыр кайда, шунда танырлар…

(«Танымаслык булып үзгәрдем күк…»

Гомумән, шагыйрь ханымның язганнары әйләнә-тирәбездәге вак кына детальләрдә, гади-гадәти күренешләрдә образ күреп, олы мәгънә табуы белән кызыклы: аксак күгәрчен, трамвай тәрәзендәге елмаюлы рәсем, суыткычта катырылган җиләкләр, зират каргалары, өч төсле песи, яфрак җыючы карчык һ.б. Әнә шушы күреп күз ияләшкән гади күренешләр, детальләр аша лирик геройның хисләре, уйланулары бирелә, үстерелә дә, шигырь ахырында гомумән бер нәтиҗә-мәгънә белән җөпләп куела. Болар барысы да кыска гына шигырь калыбында. Менә Сирень Якупованың шигъри сүзенең отышы нидә! Ул катлаулы образлар, әйтелеп бетмәгән фикер белән сүз уйнатмый. Дәлилләп, таслап, күңелеңне айкый-айкый да, фикерен (яшәешнең әрнүле, матур хакыйкатен) шапылдатып алдыңа китереп суга. Кабул ит – башка чараң юк…

Лаклы туфлиенең очы белән

Сыйпый бер ир урам мәчесен…

Я, күңелне кытыклыймы? Күз алдына киләме?! Хәтта мәченең төче мыраулаганына тиклем ишеткәндәй буласың ич. Шигыр өч кенә строфалык, кыска гына. Әлеге күренештән туган фикер-нәтиҗә (шигырьнең иң «тәмле» өлеше) гадәттәгечә, ахырда:

Кемгә – хурлык, ә кемгәдер зурлык

Затлы туфли күнен үбү дә.

  («Лаклы туфлиенең очы белән…)  

«Төшләремә яланаяк керәм» китабында берничә сүзе, бер-ике юлы белән генә дә җаннарны айкый, сискәндереп куя торган шигырьләр, гаҗәеп тасвир-чагыштырулар, образлар шактый: фани дөньяны йөзек салышлы уенына тиңләү («Йөзек салыш уйнап үстек…», «әрнүемне таяк итеп трамвай көтәм» («Аягын имгәткән күгәрчен…»), «гомер итү – җанга җылы эзләү» («Кышлар соңлаганга сөенәбез»), «күңел – теткәләнгән канат очы» («Кыш азагы. Мин кошларны уйныйм…) һ.б.

Кош, кошлар – Сирень Якупова шигырьләрендәге төп образларның берсе. Алар ярдәмендә бакыйлыкка күчкән дусларны юксыну ачысы да бирелә, милләт проблемасы да күтәрелә, авыл белән шәһәр арасында бәргәләнеп узган гомер дә тасвирлана, ирек, рухи хөрлек турында уйланулар да аңлашыла, туган як кадере, яшәү кыйммәте дә яктыртыла. Кош – татар шигърияте өчен традицион образ. Канатлы, ирекле әлеге җан ияләре адәм балалары күңелен һәрвакыт алгысыткан. Шагыйрь ханымның яңа китабында фани дөньяны, шәһәрне, милли кысылу-изелүне читлектә, чикләр эчендә яшәү буларак тасвирлаган әсәрләр бар. Әмма иң кыйммәте – читлектә дә канатларыңны саклап калу, хөр калу:

Болын-кырга, тып-тын аккан суга

Тумыштан ла йөрәк күнеккән.

Кыя таулар эзләп китиммени,

Кош икәнем беләм, шул җиткән…

(«Бер көн килеп бөркет булыйм дисәм…)

Әлеге китап – гүяки авторның күңеленнән очып чыккан каурый-каурый фикерләренең, кош-шигырьләренең безнең күңелләрдә канат кагышы ул. Күңелләрне алгысытып, йөрәкләрне җилкендереп биеккә очышы. Хәерле сәфәр телик.

Лилия Гыйбадуллина

«Мәйдан» №5, 2021 ел.


Комментарий язарга