Логотип «Мәйдан» журналы

Кан басымы түбәнәйсен дисәң...

Бакчада үскәннең файдасын күрә белергә генә кирәк, дип яза «Кызыл таң» сайты.Бакчагызда топинамбур үстерәсез икән, аның файдасын күрә белергә кирәк. Аның яфракларын, чәчәкләрен, бүлбеләрен кулланалар....

Бакчада үскәннең файдасын күрә белергә генә кирәк, дип яза «Кызыл таң» сайты.
topinambur
Бакчагызда топинамбур үстерәсез икән, аның файдасын күрә белергә кирәк. Аның яфракларын, чәчәкләрен, бүлбеләрен кулланалар. Топинамбурдан ясаган төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, кандагы шикәрне төшерә, гемоглобинны күтәрә, бавыр өчен дә бик файдалы. Шулай ук аны сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, рак авыруын профилактикалау максатында кулланалар.
Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу аның төп дәвалау сыйфаты.
Бер аш кашыгы вакланган топинамбурга бер стакан кайнар су салып, бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә өч тапкыр стаканның өчтән бер өлешен эчәргә. Дәвалауны ике атна дәвам итәргә мөмкин.
 
Фото:https://pixabay.com/

Комментарийлар