Логотип «Мәйдан» журналы

«КАМАЗ – МИНЕМ ТОРМЫШЫМДА» республикакүләм бәйге нигезләмәсе

Бездә яңа бәйге. Аның нигезләмәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары1.1. 50 еллык тарихы булган КАМАЗ заводлары республикабызда яшәүчеләрнең генә түгел, Россия...

Бездә яңа бәйге. Аның нигезләмәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.kamaz-konkurs2
1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары
1.1. 50 еллык тарихы булган КАМАЗ заводлары республикабызда яшәүчеләрнең генә түгел, Россия халыклары тормышында да зур роль уйный. Чулман елгасы ярында, калкып чыккан шәһәр һәм заводлар күпләрнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәртеп куйды. Монда ашкынулы романтика, яшьлек дәрте, киләчәккә өмет-ышаныч кебек идеаллар гына түгел, күңел теләгән һөнәргә ия булу, матди яктан тормышны көйләү, фатирлы булу кебек, һәр кешегә хас табигый теләкләр дә беренче урынга чыкты. Шәһәр һәм завод белән бергә үскән, үзгәргән, 50 ел элек булган вакыйгаларны, төрле кызыклы истәлекләрне сагынып, юксынып, искә төшерүчеләр бихисаптыр. Шуны күздә тотып, «Мәйдан» журналы сайтында «КАМАЗ – минем тормышымда» исемле бәйге ачып җибәрәбез. Ул кызыклы хатирәләрне яңарту, истәлекле фотосурәтләр галереясен булдыру, буыннар арасындагы бәйләнешләргә карата кызыксыну уяту, үткәннәргә ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырыла.
1.2. Бәйгенең оештыручысы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Мәйдан» журналы.
1.3. Бәйге 2019 елның 20 июненнән 2019 елның декабрена кадәр уздырыла. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга                            мөмкин. Бу хакта оештыручылар «Мәйдан» журналы һәм maydan.tatar cайты аша өстәмә хәбәр итә.
 
2. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә материаллар кабул итә һәм, кабул ителгән эшләр                 нигезендә, җиңүчеләрне билгели.
2.2. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә           и       хокуклы.
 
3. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
3.1. Бәйгедә ничә яшьтә булуына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар төрле һөнәр ияләре (шул исәптән             массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре) булырга мөмкин.
3.2. Бәйге бер этапта уздырыла. Килгән язмалар жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, бәйге тәмамлангач, бер ай дәвамында җиңүчеләр           ачыклана, иң яхшы язмалар «Мәйдан» журналында басыла.
 
4. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
4.1. Бәйге ике номинациядә үтә:
«КАМАЗ – фотосурәтләрдә» – КАМАЗ төзелеше тарихы һәм аның елъязмасында катнашкан кешеләр сурәтләнгән иң яхшы фотолар;
«Биредә тарих эзләре» – КАМАЗ заводларына багышланган иң яхшы истәлекләр, тарихи, публицистик язмалар.
4.2. Бәйгедә катнашучылар 2019 елның 20 июненнән 2019 елның декабрена кадәр «Мәйдан» журналы редакциясенә үзләренең татарча                            язмаларын юллый. Эшләр «КАМАЗ – минем тормышымда» бәйгесенә» дигән тамга белән 423827, Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9 нчы                йорт, «Мәйдан» редакциясенә дип почта аша яки maydan06@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Хатта катнашучы турында мәгълүмат                  (Ф.И.О., яше, адресы һәм телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, «Мәйдан» журналында һәм                               maydan.tatar сайтында басыла.
4.3. Бәйгегә фотолар, публицистик материаллар, истәлекләр кабул ителә. Материал күләме ирекле.
4.4. Һәр номинациядә берәр җиңүче ачыклана, алар диплом белән бүләкләнә.
4.5. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.6. Бәйгене оештыручылар, язмалар бәйге таләпләренә туры килмәгән очракта, номинацияләрдә җиңүчене билгеләми калдырырга яки бер номинациядән бүләкне икенче номинациягә күчерергә хаклы.
 
5. Бәйге комиссиясе
5.1. Бәйге комиссиясе «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәйдан» журналы җитәкчесе боерыгы белән раслана.
5.2. Комиссия кабул ителгән эшләрне таләпләргә туры килү-килмәү, язу осталыгы һәм төгәллек ягыннан бәяли, җиңүчеләрне ачыклый.

Комментарийлар