Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры "Килмешәк" спектакле белән беренче тапкыр Һиндстанга сәяхәт кылачак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үз тарихында беренче тапкыр Һиндстанда узачак Халыкара фестивальдә "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбә...

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үз тарихында беренче тапкыр Һиндстанда узачак Халыкара фестивальдә "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.


 


Спектакль Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә 6 - 8 февральдә күрсәтеләчәк.
"Индия тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Индиягә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. "Килмешәк" спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат", - ди бу хакта театр директоры Илфир Якупов.
Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерүендә куелган Сөмбел Гаффарованың беръактлы пьесасы күптән түгел генә Кытайда Нанкин шәһәрендә сәхнә күрде, ә быел театр аны Будапешт тамашачысына тәкъдим итәчәк, дип яза театр матбугат хезмәте.

Фото: архив/Салават Камалетдинов 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178608/

Комментарийлар