Логотип «Мәйдан» журналы

Кама политехника институтының элеккеге ректоры Әсфәндияр Хәйруллин вафат

Россия Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Чаллының мактаулы гражданины Әсфәндияр Хәйруллин 77 яшендә вафа...



Россия Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Чаллының мактаулы гражданины Әсфәндияр Хәйруллин 77 яшендә вафат булды.



0187


Әсфәндияр Хәйруллин хезмәт эшчәнлеген Кама политехника институтында — КамПида (хәзерге КФУның Чаллы институты) 1990 елда фәнни эш буенча проректор вазифасында башлый.

 Алты елдан соң ул югары уку йортын җитәкли. Шуннан институтның үсеш юлы башлана. Академия галимнәреннән һәм «КАМАЗ», «Татэлектромаш», «Камгэсэнергострой» кебек предприятиеләрнең әйдәп баручы хезмәткәрләреннән комплекслы фәнни бригадалар төзелә, фундаменталь фәнни тикшеренүләр тематикасы киңәя.




Нәкъ менә Хәйруллин эшләгән чорда автомеханика факультетының уку корпусы төзеп бетерелә һәм җиһазландырыла, шәһәр яшьләре өчен спорт-сәламәтләндерү базасы комплектлана, спорт-физкультура комплексы төзелеше тәмамлана, төбәк ихтыяҗыннан чыгып, яңа белгечлекләр буенча 11 юнәлеш әзерләнә. Шул ук вакытта академиянең Әлмәт, Азнакай һәм Бөгелмәдә вәкиллекләре оештырылган, Чистайда филиал ачылган.




Әсфәндияр Хәйруллин җитәкчелегендә аспирантура ачыла һәм 15 белгечлеккә кадәр киңәйтелә, ике докторлык диссертация советы оештырыла, икътисад факультетына нигез салына, инженер-конструкторлар, персонал белән эшләү буенча белгечләр әзерләүче студентлар төркемнәре төзелә.




Әсфәндияр Хәйруллинны Лениногорск районы Сугышлы авылында җирлиләр.


 
Фото: КФУ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар