Логотип «Мәйдан» журналы

Калҗа (рулет) рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан калҗа рецепты тәкъдим итәбез.Кирәкле продуктлар: телемләп туралган ит — 300 г, сарымсак — 20 г, аш серкәсе — 5 г, кыздыру өчен май — 10–15 г, кишер, башлы суган, тоз —...

«Татар халык ашлары» китабыннан калҗа рецепты тәкъдим итәбез.




Кирәкле продуктлар: телемләп туралган ит — 300 г, сарымсак — 20 г, аш серкәсе — 5 г, кыздыру өчен май — 10–15 г, кишер, башлы суган, тоз — 15әр г, тәменчә борыч, дәфнә яфрагы — 1 данә.







 Эш барышы.




Түш итен, 2 см калынлыкта калырлык итеп сөягеннән аерып алып, ярысыннан һәм артык маеннан арындырабыз.










Ике ягына да тоз, борыч сибеп, 3 сәгатькә салкын урынга куябыз. Аннары яңадан тоз, борыч сибеп, төелгән сарымсак белән яхшылап ышкыйбыз һәм аз гына аш серкәсе өстибез. Рулет рәвешендә төреп, бау белән бәйләп, майда аз гына кыздырып алабыз. Тирән савытка салып, шулпа, туралган башлы суган белән кишер, дәфнә яфрагы салабыз, өстен капкач белән каплап, томалап пешерәбез.










Калҗаны табынга, колбаса кебек кисеп, кайнар яки салкын килеш куярга мөмкин. Калҗаны елкы итеннән дә әзерләргә була, ләкин моның өчен итне, тәмләткечләр салып урагач, 3 көн салкын урында авыр әйбер белән бастырып тотабыз. 3 көннән соң шулпада пешереп алабыз.
















Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга була.


 
Фото: "Татар халык ашлары" китабы

«Интертат»

Комментарийлар