Логотип «Мәйдан» журналы

«Каләмнән тамдырып канымны...»

Сирин Батыршин шигырьләреМинем трагедиямБу – минемуйларым,бу – ритм.Бу – минемйөрәгем тибүе.Бу – минемканымныңтәнемнәнҖыр булыпкәгазьгәкүчүе.Ни өчен,Ни өчен мин болайАк кәгазь өстендәкан коям?Каләмнән...

Сирин Батыршин шигырьләре

Минем трагедиям


Бу – минем
уйларым,
бу – ритм.
Бу – минем
йөрәгем тибүе.
Бу – минем
канымның
тәнемнән
Җыр булып
кәгазьгә
күчүе.
Ни өчен,
Ни өчен мин болай
Ак кәгазь өстендә
кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник җуям?
Шөһрәт кирәкме?
Кирәкми!
Мин үлгәч,
шөһрәт нәрсәгә?
Ул түгел,
ул түгел,
ул түгел
иң мөһим мәсьәлә.
Шыр тиле
Мин, әгәр кешеләр
Көрәш өчен яшиләр,
Дип әйтсәм.
Акыллы мин,
Хәзер
Шул сүзне
«Яшәргә
Көрәш!» дип
Төзәтсәм.
Яшисе килә,
Күп яшисе.
Көләсе килә,
Күп көләсе!
Киләсе көннәрнең
Көлгәнен
Күрәсе килә.
Их,
Күрәсе!
Күрәсе!!
Күрәсе!!!
Ни өчен,
Ни өчен
алайса
ак кәгазь өстендә
кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник суям?..
Киләчәк елларның
тормышы
уемда
бик матур
корылган.
Шул елларның
нигез ташына
Безнең еллар
өеп куелган.
Киләчәк елларны каршылап,
Елмаеп утырсам,
Атласам
елга тик бер генә,
Мин нигә?
Шуңа бит
шикләнәм:
Тукта,
чү!
Ни булыр иде соң,
Мин, Сирин,
Гөлсирин булып, гел
бизәнсәм?
Яз саен
яшәреп,
Таң саен
зәп-зәңгәр
чәчкәдә утырсам...
Ни булыр иде соң,
Түгәрәк
Тәгәрмәч
Булып мин
Әйләнсәм,
Бу шигырьнең
Тавыш, ритмын
Тәгәрәп
әйләнеп
күрсәтсәм?
Әй, абзый,
Син кая барасың?
Тәгәрмәч,
Тукта,
Ник чабасың?
Калдырмый,
Анасын,
Баласын,
Узып киттең
Гомер даласын!
Кайгы бармыни?
Кайгырмасаң,
Кайгылы
Кош та юк,
Бул тыныч!
Тик шушы
Үлемнең
үлмәве
һәркемгә
Зур кайгы,
Куркыныч!
Юк,
каным жәл түгел,
коелсын чәчкәм дә.
Каләмнән
тамдырып
канымны
Кәгазьгә чәчәм дә,
Җыр итеп
Тезәм мин.
Беләм мин:
Корбансыз
җиңү юк,
Авырлык күрмичә,
рәхәтләр күрү юк.
Яшисе килә,
күп яшисе.
Көләсе килә,
җиңәсе килә.
Киләсе көннәрнең
көлгәнен
күрәсе килә.
Их, күрәсе!
Күрәсе!!
Күрәсе!!!
Шул көләч көннәрнең
гөлләрен
үбәсе килә!
1930 ел.
 

Татарстан


Вак милләтләр
Аз сүзле,
Ут йотучан.
Аңламасаң
Бу хикмәтнең
Төп серен,
Гомер буе
Чабатадан,
Оекчан.
Капитализм
Өзеп алган телен.
Тормыш үзе
Көлмәсә,
Ник көләргә?
Көлә белми
Югалткан үз шатлыгын.
Үлем, хәсрәт
Көен җырлап үләргә
Көчләнелгән
Дөньяга тумас борын.
Элек тә сүксәләр,
Сине типсәләр,
Кемнәр сине
Бүген сүгәр,
Типкәләр?
Элек тә җиксәләр,
Шулай изсәләр,
Кемнәр сине
Бүген сөяр,
Иркәләр?
Кемнәр миллион
Телсезләрне
Телле итәр?
Кемнәр риза түгел
Яңа барыштан?
Тикшерер
Һәм табар
Моның даруын. –
Шуның өчен
Төзелгән Татарстан.
Бүген
Трактор башында –
Хатын-кыз.
Хатын түгел, –
Динамо ул,
ут-ялкын.
Димәк,
Соңгы
Җиңүләргә без якын.
Шаулатырбыз –
Европасын,
Дөньясын!
Милли уйлар,
Милли архивка табан.
Безнең уйлар:
«Сыйнфый көрәш!»
«Канга – кан!»
Бәр барабан:
«Социализм!
Таңга таң!»
Шуның өчен
Төзелгән Татарстан.
Тимер кошлар,
Гигант аэропланнар
Күктә очса,
Яңгыратып күк диңгезен.
Җирдә гигант
Бишьеллык зур план бар.
Ул да йөгерә,
Шаулатып бу җир йөзен.
Казагстан,
Кыргызстан,
Дагстан.
Үзбәкстан,
Чуашстан,
Күп... стан...
Бер... стан да
Калышмый бу барышта.
Социализм
Төзүдәге ярыштан.
Оркестр,
Уйна
Уңышлар маршын.
Радио,
Кычкыр,
Дөньяга тарат:
«СССРда
Бөтен хезмәт массасы
Октябрьдан
Милли яктан
Чын азат!»
Гөлбакча бу,
Гөлләр иле – гөлестан.
Урманнары, болыннары – гөлбостан.
Кошлар сайрый
Үз теленчә, үзлекчә.
«Яшәсен, – дип, –
Ирекле Татарстан!»
1930 ел.
 
* * *
Каш астыннан
Керфекләреңне күтәреп,
Тирә-якка нигә карыйсың?
Болай да
Бик матур бит инде,
Чәчләреңне нигә тарыйсың?
Профессор сөйли,
Ә мин карыйм
Синең тарагыңның тешләрен!
Ачуланма миңа,
Һич зарар юк,
Каравыңнан әллә нишләдем.
Син бер яһүд кызы,
Ә мин – татар:
Телләр аерым, уйлар бер генә.
Бүген төндә күргән төшем кебек,
Килеп кердең минем күңелемә.
1930 ел.
 

Зәңгәр күзле егет юк инде


Яфракларга уен бәйләп йөргән
Көчле шагыйрь
бүген күмелде.
Тамбов урманы күк
Шаулап үскән
Бөек талант хәзер юк инде.
Сүзләр белән
Бомба, туплар ясап,
Буржуага утлар ташлаган.
Миллионнарның батыр бер җырчысы
Бүген китте безнең арадан.
Күптән түгел генә эшләп йөрдең,
Килеп йөрдең, үлмәс тоелдың.
Бөдрәләнеп чәчәк аткан чакта
Нигә болай иртә коелдың?
Зәңгәр томаннардан очып килдең,
Ефәк уйлар белән уралдың!
Сайрап очкан, узгын бер кош төсле,
Нигә болай күздән югалдың?
Без үлемгә каршы фронт ачып
Көрәшүче булдык гомергә.
Ләкин
Дөнья һаман көчсез әле,
Үлем юк шул «дошман үлемгә!»
Күз алдына басып
Катып калдык.
Һич ышанмыйм күргәч үзеңне.
Бу җыелган халык бик «усал» бит,
Мине җыелып күмә шикелле.
Шагыйрь белән үлем
Бик дошман ул:
Аның килә миллион яшисе.
Шаулап аккан данлы бу тормышның
Барын-барын бергә күрәсе!..
Тукта инде,
Оратор, сөйләмә,
Болай да бик авыр түзелә.
Җитәр инде,
Бала, син елама,
Болай да күп яшьләр түгелә.
Авызыннан ялкын, утлар чәчеп,
Шагыйрь яши:
Көлә, үлмәгән!
Миллионнардан үсә яңа көчләр,
Сыйнфый вулкан яна,
Сүнмәгән!
Ни сөйлисез,
Шагыйрь үләмени?
Ул бит тели бергә яшәргә!
Илебезнең көчле бер талантын
Ник килдегез
Монда күмәргә?!
Тукта инде,
Оркестр, уйнама!
Болай да бит кайгы зур инде.
Башны ташка бәреп
еласаң да,
Зәңгәр күзле егет юк инде.
10 декабрь, 1931 ел.
 

Такташ табуты янында
(Шигырьдән өзек)


Бүген сине гүргә иңдергәндә,
Мин дә бергә үләм шикелле.
Кулым бармый туфрак салышырга,
Үземне дә күмәм шикелле.
1931 ел.

Комментарийлар