Логотип «Мәйдан» журналы

Каләм! Калебеңдә ни сер бар?..

(15 елдан соң уйланулар)Нәкъ унбиш ел элек бер төркем каләм әһелләре, өстәлне түгәрәкләп, яңа ачылган «Мәйдан» журналында кызыклы сөйләшү уздырган идек.«Мәйдан», Чаллыда озак еллар чыгып килгән «Аргам...

(15 елдан соң уйланулар)
Нәкъ унбиш ел элек бер төркем каләм әһелләре, өстәлне түгәрәкләп, яңа ачылган «Мәйдан» журналында кызыклы сөйләшү уздырган идек.
25_Башар_Рашит
«Мәйдан», Чаллыда озак еллар чыгып килгән «Аргамак» журналын япкач, кабат тернәкләнеп киткән әдәби-публицистик басма иде. Факил Сафин, Чаллы хакимияте җитәкчеләре белән сөйләшә-киңәшә торгач, ниятенә иреште. Журналның баш редакторы үз тирәсенә каләмле яшьләрне туплады. Журналның концепциясе эшләнде. Ниһаять, 2001 елның август аенда сынау саны да дөнья күрде.
«Әдәбиятыбызның хәлләре ничек? Милләт нинди һаваны сулый?» Сынау санында каләмдәшләр белән шул сорауларга җаваплар эзләгән идек.
Унбиш елдан соң кабат шул сорауларга әйләнеп кайту бер дә артык булмас, шәт.
Сөйләшүне милләтебезнең фидакарь кызы Фәүзия Бәйрәмова башлап җибәргән иде:
«Халык авыз иҗаты белән күпләр шөгыльләнсә дә, зур әдәбият, китаплы әдәбият ул, нигездә, гомер-гомергә Шәхесләр әдәбияты булган. Кол Гали дисеңме, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Тукай, Исхакый, Такташ Туфаннармы – алар зур тарихи шәхесләр, бөек талант ияләре... Менә шундый зур әдәбиятта тәрбияләнгән, Китап аша динне, Коръәнне, әдәп-әхлакны белгән татар халкы бүген нинди әдәбиятка ия соң? Гасырлар дәвамында хак фәрманда йөргән Китап сүзе бүген милләтнең баш очындамы, әллә аяк астындамы?
Татар әдәбияты тәхетеннән ләхетенә төшеп бара икән, аның сәбәпләре нәрсәдә?
Сез бүген әдәбиятка кемнәр килүен карагыз! Хәзер бит күпләр мәзәк җыеп китап чыгаралар һәм шуның белән союзга керәләр. Бүгенге яңа әгъзаларның бер өлеше – мемуар хатирәләр язучы карт-коры булса, икенче өлеше – мәзәкләр, такмаклар, түрәләр турында калын-калын китаплар чыгаручы елгыр бәндәләр һәм бер күзәнәкле мәхәббәт шигырьләре язучы кыз-кыркын... Нинди зур әдәбият турында сүз булырга мөмкин монда?
Алга таба язучылар берлегенә алганда, «Нинди китабың бар?» – дип түгел, «Нинди әсәрең бар?» – дип сорарга кирәктер бәлки?
Бөтен биш йөз еллык тарихны, милли көрәш һәм фаҗигане, Мәскәү тарафыннан күргән җәберләрне, татарның ни дәрәҗәдә хокуксыз булуын әдәби әсәрләр аша ачып бирү вакыты җиткән иде. Тарихка бөтенләй яңача караш, яңа сүз, яңа әдәбият кирәк иде. Әмма, ни кызганыч, татар язучылары моңа әзерлексез булып чыкты. Аяз Гыйләҗев әйтмешли: «Шлагбаум ачылды, әмма чыгарып калырга әсәрләребез юк булып чыкты». Ни Казан ханлыгы турында, ни татарның биш йөз еллык тиңсез көрәше хакында дөньяны тетрәндерерлек әсәрләребез күренмәде. Кайбер «тарихчы» язучыларыбыз тырышлыгында татар тарихы тагы әкияткә әйләнде дә калды. Әле ярый XVIII-XIX гасырлардагы тарихи көрәшебез турында Җәмит Рәхимовның «Батырша», Вахит Имамовның «Сәет батыр» һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән әсәрләре басылып калды, югыйсә, бу чорны да әдәби бушлык, онытылу көтә иде... Бу әсәрләр татар әдәбиятында яңа сүз иде, җиһад әдәбиятының башлангычы иде, әмма Казан даирәсе аларга тиешле бәясен бирә белмәде...»
Әңгәмәне Айдар Хәлим дәвам иткән:
«Мин, тыйнаклыгым аркасында бихисап нәрсәләр югалткан «карт бүре», бүген тыйнаклыкны читкә куеп торырга һәм шунысын аерып әйтергә булдым: үземнең шул яңа Чаллы әдәбиятының башында торучыларның, аңа юнәлеш бирүчеләрнең берсе булуым белән горурланам. «Книга печали», «Гомеремнең ун көне», «Это непобедимый чеченец», «Убить империю», «Минем түгәрәк имәнем», һ.б. китапларымнан, «Кыйбла», «Эңгер», «Берлинга хат», «Җырлар вакыт», «Авылдаш» һ.б. хикәяләрем, «Өч аяклы ат» дигән повестем, «Татар вакыты» дигән романымнан соң киләчәктәге татар әдәбияты искечә кала алмый.
Әмма әле минем икенче бер горурлыгым, куанычым бар. Ул – минем каләмдәшләрем алып килгән байлык. Бүгенге татар әдәбияты ул – иң беренче чиратта, «Чаллы әдәбияты». Соңгы елларда татар әдәбиятының иң гүзәл, иң кадерле үрнәкләрен заманыбызның талантлы язучылары – Чаллыдагы дусларым, фикердәшләрем һәм көрәштәшләрем Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Факил Әмәк бирде.
«Чаллы әдәбияты»на нинди сыйфатлар хас? Иң төп сыйфат – милләтне коллык психологиясеннән азат итү. Аларда социаль һәм сәяси ышаныч, тирә-як дәирәсендә рухи яклау тудыру. Татар милләтен ятим, пешмәгән, булмаган итеп күрсәтү белән ары таба килешә алмаячакбыз. Без, әлбәттә, үзебез белән «мич башыннан» төшкән начар сыйфатларыбызны беләбез һәм аларны кискен тәнкыйть итәбез һәм итәчәкбез.
Әдәбиятның иң беренче бурычы матурлык аша кешедә батырлык тойгысы, матурлык хакына утка керергә әзер тору тойгысы тәрбияләү.
Әгәр без милләттә милләт, ил өчен көрәшчеләр тәрбияләргә телибез икән, бүгеннән ун еллык мәктәп хрестоматияләреннән коллык, бары тик яшеллек сурәтләүче мескен әдәбиятны селкеп төшереп, аларны гаязисхакизм рухындагы көрәшчел әдәбият белән алыштырырга тиешбез».
Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры Равия Абдуллина: «Дөнья әдәбияты биеклегеннән чыгып караганда, хәлебез ничек? Дөньяга чыгып баручы татар инде үз әдәбиятын әнә шул күзлектән чыгып бәяләргә тиештер. Кайсы язучыбызны инглизләр дә, французлар да, гарәпләр дә «егылып» укыр? Нигә, татар дөньясында алар «кырылып» укырлык вакыйгалар юкмыни?» – дип, гомумсөйләшүгә кушылып киткән.
Һәм: «Психологик анализ осталары – безнең Достоевскийлар, Толстойлар, Фатих Әмирханнар, Гаяз Исхакыйлар кайда? – дип бик кызыклы сорау куйган. – Кайда безнең тирәнлек? Кайда безнең фикри киңлек? Кайда безнең татар әдәбиятында Герцен, Тургенев әсәрләрендәге кебек фәлсәфи-сәяси бәхәсләр? Ул бәхәс культурасы дигән нәрсә безнең татар халкында бөтенләй юк, ахры. Чөнки безнең халык бәхәсне талаш, сүз көрәштерү мәгънәсендә генә аңлый. Игътибар итегез, сүз көрәштерү мәгънәсендә, ә фикер көрәштерү мәгънәсендә түгел!» – дип, кызыклы нәтиҗә ясаган.
Менә шулай... Кызыклы фикерләр әйтелгән, мәңгелек сорауларга җаваплар эзләнә башлаган.
Чаллы әдәбияты. Яңа сүз... Шул сөйләшүдән соң ниләр кыйратканбыз соң без? Шушындый урынлы сорау туа. Аллага шөкер, йөзебез кызарырлык түгел. Фәүзия Бәйрәмова бер-бер артлы тарихи-документаль «Кырык сырт», «Баһадиршаһ», «Күчем хан», «Караболак» романнарын, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым (нәсел башы Кукмара районының Мәчкәрә авылында) турында «Ана» исемле документаль әсәр иҗат итте. Себер, Сахалин, Ырымбур, Пермь, Чиләбе якларына барып чыгып, анда гомер итүче милләттәшләребез турында йөзләрчә публицистик мәкаләләр, сәяхәтнамәләр язды. Гомумән, татарлар яшәгән җирләрдә ул аяк басмаган туфрак калмагандыр инде. Титаник хезмәт! Ул гына да түгел, иҗат газабына чумып яшәгән чакларында тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга да иреште.
Айдар Хәлим каләменнән «Хунбейвин», «Татар солдаты» романнары, «Тилергән сирень» исемле шигырьләр китабы, шулай ук дистәләгән яңа хикәяләр, публицистик язмалар төште. Аларның һәммәсе татар язмышы өчен әрнү белән тулы.
Факил Сафин да өлкән каләмдәшләреннән калышмады: «Саташып аткан таң» роман-трилогиясен, «Былбыл оясы» повестен, «Галәм күзе» исемле шигырьләр китабын иҗат итте. Балалар өчен йөзләрчә шигырьләр, хикәяләр язды. Ул да, шәһәребездә яшәп киткән бик тә үзенчәлекле, күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатын өйрәнеп, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште. Хәниф Хөснуллин, Мөхәммәт Шәйхи кебек талантлы шагыйрьләребезнең мирасын бөртекләп җыйнап татарга бүләк итте.
Бүген Казанда яшәүче каләмдәшебез, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов «Утлы дала», «Сөләйман солтан» исемле тарихи романнарын китап итеп укучыга тәкъдим итте. «Утлы дала» романы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Габделнур Сәлим, Данис Хәйруллин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина иҗатлары да әдәби тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнде. Сирень – С.Сөләйманова исемендәге премиягә, Айгөл – М.Кашгари, Лилия – Белла исемендәге Халыкара әдәби премияләргә лаек булдылар. Рахман Шәфигуллин, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр, Амур Фәләх, Марс Яһудин, Зимфира Исламова да яңа китапларын чыгардылар. Озак еллар КАМАЗ заводларында эшләп лаеклы ялга чыккан Хәким Галидән «Дала җилендә әрем тәме» исемле тарихи роман иҗат итте. Әлеге әсәр «Патша солдаты Әхмәтнәсир» исеме белән журнал вариантында «Казан утлары»нда дөнья күрде. Әдәби тәнкыйть әсәрне күреп алды, авторга шактый гына матур сүзләр ишетү насыйп булды. Күрәсез, базыбызда дары бар әле. Әдәби гавамны шаулатырлык әсәрләр киләчәктә дә язылыр.
Чаллы хакимияте дә язучыларга хәерхак. 2013 елда «Әдәбият-сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен» Грант булдырылган иде. Бу Грант Рәшит Бәшәргә (2013 ел), Вахит Имамовка (2014 ел), Факил Сафинга (2015 ел), Николай Алешковка (2016 ел) тапшырылды.
Әйе... Әсәрләр языла тора.
Язылган әсәрләрне башка телләргә тәрҗемә итү ничегрәк тора соң?
Ф.Сафинның «Саташып аткан таң»ы Татарстан китап нәшриятында рус телендә дә басылып чыкты. Минем «Былбыл оясы» исемле новелламны Гәүһәр Хәсәнова урысчага тәрҗемәләп, 2009 елда «Идел» журналында чыгара алды. Аннары аны «Аргамак. Татарстан» журналы Рәсәй укучыларына тәкъдим итте. (№3, 2012).
«Мәйдан» журналының баш мөхәррире, тыйнак, бик тә үзенчәлекле каләм иясе, шагыйрь Фидаил Мәҗитов 2015 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдызлы чатыр» исемле шигырьләр китабын укучы хөкеменә тапшырган иде. Сөенеч дими, ни дисең: Фидаилнең бер бәйләм шигырьләре, азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителеп, Бакуда нәшер ителгән «Яңа татар шигъри антологиясе»ндә дөнья күрде.
Вера Хәмидуллина да белән Әлфия Ситдыйкова «Язучылар – балаларга» сериясен укучыларга тәкъдим итеп, бик тә игелекле эш башкардылар. Вера Хәмидуллина шактый гына татар шагыйрьләренең әсәрләрен урысчага тәрҗемә итте.
Теге яки бу халыкны дөнья аренасында газы, нефте, сәнәгать товарлары түгел, аның әдәбияты һәм сәнгате таныта. Франция дибез икән, хәтергә шундук Бальзак, Гюго, Дюма иҗат иткән әсәрләр килеп төшә. Яисә Жюль Верн ничек онытылсын инде? Америка дисәң, Марк Твен, Хемингуэй, Джек Лондон, Англия дисәң, Шекспир, Байрон, Голсуорси, Испания дисәң, Лорка, Һиндстанны атасаң, Рабиндранат Тагор...
Шул рәвешле туктамый санарга мөмкин.
Татарстанның опера һәм балет, Г.Камал исемендәге драма театры артистлары да, А.Фәйзрахмановның фольклор ансамбле дә чит илләрдә еш чыгыш ясый хәзер. Инде әдәбиятка да чират җиткәндер. Дөрес, соңгы елларда татар әдипләренең аерым әсәрләре төрек, инглиз, кытай телләрендә дөнья күрә башлады. Бу эшне киңрәк җәелдерү мөһим. Ә моның өчен татар телен дә, нинди дә булса чит телне дә су урынына эчүче тәрҗемәчеләр әзерләү мөһим.
Ә бит халык даһиларын күрүчеләр бар. Бер алман галименең (гафу итегез, исемен хәтерләмим) Дәрдемәнд иҗатын колачлаган бик тә тирән фәнни мәкаләсен укыган идем заманында. Ул Дәрдемәндне «Татарның алыштыргысыз зур шагыйре» дип атый. Үзем дә Дәрдемәнд иҗатына гашыйк. Андагы фикри тирәнлек, милләт сагышы җаннарны тетрәтә. Дәрдемәндне укыганда, мин сусыл үлән исен китергән җил җылысын тоям, кичке шәфәкъ нуры кунган яфракларның кыштырдавын, гөрләгән сулар тавышын ишетәм.
Бары тик сүз иреге, фикер иреге булган илдә генә киң колачлы әсәрләр язу мөмкин.
Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыганда, без ай буе кино сәнгате турында лекцияләр тыңладык. Атнаның билгеле бер көнендә Кино Йортына йөрдек. Әдәбият институтына кайбер лекцияләргә бармый калган чаклар булгалый иде – сәбәпләре килеп чыгып кына тора. Ә менә Кино Йортына без алдан ук килеп тула идек. Кино артистлары гөжләп торган бу йортта безгә чит ил фильмнарын күрсәтәләр иде. Анда бөтенләй күз күрмәгән, колак ишетмәгән фильмнар карый идек.
Атаклы Италия сценаристы һәм кинорежиссеры Федерико Феллининың «Юл», «Кабирия төннәре», «Татлы тормыш», «Хатыннар шәһәре», «Һәм корабль йөзә», «Интервью», «Амаркорд», «8 ½» фильмнарын карап, образлар масштаблыгына, мифологик подтекстка (төптә яткан мәгънә), фаҗигале һәм көлкеле хәлләрнең үзара үрелүенә шаккаткан идем... Менә ул фикер иреге кайда! Аның өчен һәртөрле идеологик йогынтылардан азат илдә иҗат итү кирәк шул.
Акча кытлыгы бер хәл, акыл кытлыгы бөтенләй башка нәрсә шул ул, җәмәгать. Менә шул акыл кытлыгы аркасында көч-хәл белән очын-очка ялгап яшибез инде без.
Белемле тәрҗемәчеләр кирәк дигән идем...
Татар теле әкренләп юкка чыгып барган бу глобальләшү чорында алар дефицит инде.
Әйдәгез, бу урында әңгәмәбездә катнашкан Мингаян Мозаффаровага сүз бирик әле (ул елларда Мингаян Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бүлеге баш белгече иде):
«Шәхес, әлбәттә, мәктәптә тәрбияләнә. Ә бүгенге мәктәп – күпсанлы һәм төрле заказлар үтәүче дәүләт учреждениясе ул. Заказны дәүләт бирә. Төп заказчы, димәк, Рәсәй Федерациясе. Уку планнарыбыз РФ мәгариф министрлыгы раслаган базис уку планнары нигезендә төзелә.
Ә безнең Татарстанда иң зур заказ – икетеллелек. Шул шартларда татар телен һәм әдәбиятын үстерү, балаларга дини тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итү – шактый катлаулы эш. Әхлак нигезе бит – Коръән кануннарында.
Ата-аналарга игътибар итегез. Аларның да заказы төрле бит. Берәүләр: «Башым исән, тамагым тук булса, шул җиткән», – дип тереклек итеп ята. Икенчеләр: «Балага югары уку йортларына керерлек белем бирегез, русчаны су кебек эчсен!» – дип кычкыра. Өченчеләре исә: «Баланы белемле дә, әхлаклы да итеп үстерергә булышыгыз, туган телебезне дә белсен!» – дип изге теләк тели.
Менә шунда киләчәк турында уйлана башлыйсың. Аның заказы нинди? Ун елдан нинди булачак ул киләчәк? Кемнәр кирәк булачак аңа? Билгесез...»
Бу сөйләшүдән соң мәктәпләр унберьеллык укуга күчте. БДИ дигән зәхмәт килеп керде. Балалар каушап калды. Күпләр тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, унберенчедән соң БДИ бирергә туры киләчәген уйлап, көллиятләргә юл тотты.
Балаларда чын мәгънәсендә стресс башланды. Күпләр наркоманга әйләнде, күпләр чарасызлыктан үзенә кул салды. Кайда монда милли, дини тәрбия турында уйлау. Укытучыларны кәгазь өеме күмеп китте. Интернет, компьютер заманы килде. Бала китаптан аерылды. Димәк, әдәп-әхлак тәрбиясенең нигезе җимерелде. Бу нинди хәл дисезме? Җавабы бик гади. Рәсәй дәүләтенә милли гореф-гадәтләрен, үткән тарихын, нәсел-нәсебен, ана телен белмәгән роботлар кирәк. Уйлый белмәгән роботлар дәүләттә проблемалар тудырмый бит.
Әнвәр Шәрипов фикеренә дә колак салыйк әле (бүген инде ул филология фәннәре докторы):
«Әдәбият укытучысы, минемчә, үз эшенә иҗади карарга тиеш. Ул үзе – иҗат кешесе. Шуңа күрә дә әдәбият укытучысына: «Син бу программа белән эшлә, ә бусын алма», – дип әйтү урынлы булмас иде. Әдәбият укытучысы, шушы ике программадан да, шушы ике юнәлештәге дәреслек һәм методик кулланмадан да файдаланып, үзенчә, иҗади укытырга тиеш.
...Минем районнардагы кайбер әдәбият укытучыларына оран салып кычкырасым килә: «Нигә сез әдәбият укытуга салкын карыйсыз? Аны үз агымына куясыз? Һәм нигә әсәрнең эчтәлеген сөйләү һәм сөйләтү белән генә чикләнәсез? Сез бит, болай эшләп, милләтебезне алга җибәрү түгел, киресенчә, артка калдыруга хезмәт итәсез, аны бетерүгә ярдәм итәсез».
Әнвәр Шәрипов (ул чорда Чаллы педагогия институты доценты иде), укырга керергә дип сынаулар бирергә килгән абитуриентларның белемсезлеген күреп, әнә шул рәвешле әрнегән ләбаса.
Татарстанда милли мәгариф системасын булдырмый торып, чын кешеләр тәрбияләп булмаячак. Безнең Конституциядә дәүләт телләре итеп татар һәм рус телләре беркетелгән. Шулай булгач, ана теленнән дә БДИ бирелергә тиештер инде. Закон гамәлгә куйган милли телне белү мәҗбүри бит ул.
Ә бездә киресенчә. Татар теленең кулланыш даирәсе көннән-көн кысыла бара. Татар мәктәпләре дә төп фәннәрне русча укытуга күчтеләр. Авылларда да русча сукалаучы бала-чага ишәя бара. Әлегрәк: «Балаларыгыз белән өйдә татарча сөйләшегез!» – дигән киңәшне еш ишетә идек. Инде күп татар гаиләләре өйдә дә татарча сөйләшми. Татарча тапшырулар карамый. Татарча китаплар сатып алмый. Мин шундый гаиләләрне беләм: гаиләдәге һәр өлкән кешенең машинасы бар. Ә балага китап алырга акчалары юк.
Ярар, озын сүзнең кыскасы шул: татар китаптан аерыла бара. Укучылар белән очрашуга баргач, язучылар өстәлгә үзләренең яңа китапларын таратып салалар. Факил Сафин әйтмешли, «Татар әбие, бармак очы белән генә китап читен ачып карап, дәльше китә».
Вакытлы матбугатның тиражы көннән-көн кими. Бер әдәбият укытучысыннан: «Казан утлары»ның шул сандагы язмасын укыдыңмы?» – дип сорагач, «Укырга вакытым юк, отчет язып көнем үтә», – дип җаваплаган иде.
Менә сиңа әдәбият укытучысы. Көндәлек әдәби яңалыкларны да белеп тормаган укытучы нинди әдәбият укытучысы булсын инде ул?
Әле алдымда «Мәйдан» журналына икенче яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре: Баулы, Болгар, Югары Ослан, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары мондый журнал барлыгын бөтенләй белми икән. Алексеевск, Апас, Әтнә, Базарлы Матак, Бөгелмә, Чүпрәле, Норлат, Саба, Теләче, Чирмешән районнарында һичьюгы берәр данә булса да яздырып алалар. Анысына да рәхмәт. Ә бит, югыйсә, «Мәйдан»ның һәр саны нинди дә булса язучы иҗатына багышланып чыга. Әзер материал ләбаса. Китапханәләргә барып эзләнәсе, актарасы да юк.
Хәер, алар китапханәгә дә йөрмидер инде. Кайгы-мазар юк. Дәүләт хезмәт хакын шәп түли бит. Шулаен шулай, тик менә газета-журналларга язылырга гына сәмән юк.
Урысча белү дигәннән... Без дә урысча шартлатып сөйләшми идек. Бардык Казан каласына, кердек уку йортларына, укыдык, кеше булдык. Кукмара районының Янил урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташларым педагогия, авыл хуҗалыгы, химия-технология, медицина институтлары дипломнарын алдылар.
Казан университетының тарих-филология факультетында белем эстәдем мин. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. Безне Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Нил Юзеев, Мөхәммәт Мәһдиев, Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллина, Мостафа Ногман, Вахит Хаков, Зәет Мәҗитов кебек затлы укытучылар укытты. Мин укыган 476 нчы төркемнән генә дә тугыз язучы чыкты: Җәүдәт Дәрзаман, Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Әнвәр Хәйри, Альберт Сафин, Нәҗибә Сафина, Раушания Низамова, Идият Әширов.
Җәүдәт, Раушания, мин гомер буе балалар өчен иҗат иттек, аларны, өч-дүрт ел аралаш диярлек, яңа китапларыбыз белән сөендереп тордык. Күпләребез төрле премияләргә, мактаулы исемнәргә лаек булды. Төркемебезнең горурлыгы Зиннур Мансуров бүген Татарстанның халык шагыйре дигән исемне горур йөртә.
Үзгәрде заманалар. Без укыган факультет юк инде. КДУ КФУга әйләнде дә, җаныбызга газиз әлеге татар өе тәмам туздырылды. Ә бит, югыйсә, бу бүлекне тәмамлаган татар язучыларын атый башласаң, тиз генә очына чыгарлык та түгел.
Икътисади кризислар бер үтә ул, ә менә рухи кризисның нәтиҗәләре бик аяныч.

Комментарийлар