Логотип «Мәйдан» журналы

Калдыкларны термик эшкәртү заводына экспертиза нәтиҗәсе халык өчен ачык була

Татарстанда калдыкларны термик эшкәртү заводы проектына бәйсез халыкара экологик экспертиза Германия экспертлары катнашында узачак, аның нәтиҗәләре бар кешеләр өчен дә ачык булачак. Бу хакта ТР Презид...


Татарстанда калдыкларны термик эшкәртү заводы проектына бәйсез халыкара экологик экспертиза Германия экспертлары катнашында узачак, аның нәтиҗәләре бар кешеләр өчен дә ачык булачак. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Казанда узган уртак утырышында хәбәр итте.


070

«Бүген калдыклар белән эшләү турында фикерләр күп. Калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод төзү турында карар кабул ителде. Бу эштә башка карар юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Александр Шадриков Германиянең Федераль министры белән халыкара экологик экспертиза үткәрүдә ярдәм турында килешкән. «Бездә барлык проект документлары, экспертиза мәгълүматлары бар. Бәйсез халыкара экологик экспертиза ачык булачак, аның нәтиҗәләре гражданнарга җиткереләчәк», — диде Президент.


Александр Шадриков журналистларга Казан янында калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проектына дөньякүләм танылган белгечләр җәлеп ителәчәк, ә аның нәтиҗәләре халыкка җиткереләчәк, дип белдерде.


«Гыйнвар ахырында-февраль башында Германия вәкилләре катнашында экспертиза узачак. Аның нәтиҗәләре турында без һичшиксез хәбәр итәрбез», — диде ул.

 
Фото: tatarstan.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар