Логотип «Мәйдан» журналы

Кальций төнәтмәсе ясагыз!

Кальций - кеше организмында иң әһәмиятле матдәләрнең берсе.

Нигездә, күптөрле авырулар нәкъ менә кальций җитешмәгәннән барлыкка килә дә инде. Моны булдырмас өчен организм җитәрлек күләмдә кальций белән тукландырылып торырга тиеш. Кальций күп кенә ризыкларда: алма, өрек, әфлисун, кызыл чөгендер, суган, төче торма, шалканда бар.
Организм кальцийга мохтаҗлык кичергәндә соңгы вакытларда бик тә нәтиҗәле бер чара куллана башладылар. "Кальций төнәтмәсе" дип атала ул. Аны әзерләү өчен 10 лимон, 6 йомырка, 300-400 грамм юкә балы, 3/4 стакан күләмендә коньяк кирәк.
6 йомырканы яхшылап югач, кабыгы белән бергә пыяла савытка салалар, аннары шуның өстенә 10 лимонның сутын сыгалар. Савытны кара төстәге кәгазьгә төреп, өстен марля белән томалап, салкынча караңгы урынга куялар. 5-8 көннән соң йомырканың кабыгы эреп бетәргә тиеш. Аннары балны сыекланганчы кайнарлагач, бераз суытырга да пыяла савытка салырга кирәк.
Ахырдан коньяк өстәп, катнашма яхшылап болгатыла. Аннары катнашманы караңгы төстәге шешәләргә тутырып, салкынча караңгы урынга куярга кирәк, чөнки яктыда даруның көче кимергә, ягъни кальций эреп югалырга мөмкмин.
Кальций төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң берәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Бу төнәтмә ике-өч атнадан озаграк саклана алмый. Әлеге вакыт узганнан соң аның яңасын ясарга кирәк.
Сәламат булыгыз!
 

Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kaltsiy-t-n-tm-se-yasagiz-424079/

 

Комментарийлар