Тынлык кисте өметемнең таҗын,
Кылыч кыйган сыман чәчкәне,
Каеннарны кочып өзгәләндем,
Каеннарым бер сүз дәшмәде.

Туган нигез – кычытканлы диңгез,
Дулкыннары чага хәтерне.
Алыштырдым шәҺәр шау-шуына
Чишмәләрне, әни, әтине.

Каеннардан сыдырылып төштем,
Тамчы юды каен кайрысын,
Кем каргады мине, авылкаем,
Кабатладык Сак-Сок язмышын.

Ә мәңгелек яшәү монда икән,
Без юлаучы чит-ят җирләрдә,
Кайда өзелсәк тә… яшәүләрдән,
Җаннарыбыз кайта… илләргә.

Кайттым… Соңарганмын… Туган җирдән
Китеп булмый икән… карыш та,
Ирешелгән дәрәҗәгә, малга,
Тик төзәлмәс яра… намуста.

Дисбеләрдән кышлар, язлар аккан,
Сирәк-мирәк хатлар яшьнәгән.
Әткәй-әнкәй гомере – тәрәзә Һәм…
Капка төбе… шулай яшәлгән.

Туган җиргә кайттым… соңарганмын…
Авыл кадәр яра… бәгырьдә,
Вулканнардан кайнар йөрәккәем
Салкын каберләргә бәрелә…

 

Рафаил ГАЗИЗОВ

Фото: https://pixabay.com/


Комментарий язарга