Кайтамын да… китә алмый ятам,

Көннәр, төннәр ятам интегеп;

Бураннары чыкса — бишмәтем юк,

Яңгырлары яуса — итегем.

 

Мин гел шулай: кайтсам — китмәс өчен

Бер-бер хәйлә табам, алдашам;

(Йөрәгемдә — утлар, мин су эчәм

Атлар белән агач ялгаштан.)

 

«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) —

Йөри шунда тик эт сугарып;

Этем түгел, атым сугарулы, —

Кайту белән ташлыйм тугарып.

 

Тугарылып ташлыйм кайту белән, —

Камыт суккан төшләр ял алсын!

Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас

Яраларны җөйли аласың.

 

Суың җылы синең, тының җылы —

Синдә генә басам сусынны.

Атлар ялгашыннан сулар эчәм —

Җирсү, сусау әллә шушымы?!

 

Җиккән атлар тора өй каршымда,

Син сорама: «Тагын кай таба?»

Кайтмам диеп китәмен дә, Мөслим,

Әфсеннәрең тартып кайтара.

 

Наис ГАМБӘР

Фото: Николай Туганов


Комментарий язарга