Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтавазы – якты сагыш...

2018 елның 18 апрелендә Чаллы рәссамы Ильяс Зәйнаговка алтмыш биш яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, 30 гыйнварда ул көтмәгәндә генә бакыйлыкка күчте. Гомерен туган ягының табигатен сурәтләүгә багышла...

2018 елның 18 апрелендә Чаллы рәссамы Ильяс Зәйнаговка алтмыш биш яшь тулган булыр иде.
zajnagov-m
Ни кызганыч, 30 гыйнварда ул көтмәгәндә генә бакыйлыкка күчте. Гомерен туган ягының табигатен сурәтләүгә багышлаган рәссамның дистәләгән картиналары, бәяләнеп өлгермәгән иҗаты, аны белүчеләр күңелендә үзе турында якты истәлекләре калды.
Ильяс Ләбиб улы Зәйнагов Лениногорск районы Алтай авылында дөньяга килә. Әтисе Ләбиб буровойда эшләгәнлектән, гаилә еш кына бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри. Ильяс белән энесе Илдусның бала чаклары шулай да күбесенчә әбиләре янында Кирлегәчтә уза.
Мәктәп елларында ук рәсем ясарга яраткан малайны редколлегиягә рәссам итеп сайлыйлар. Рәсем сәнгате буенча беренче белемнәрне исә түгәрәккә йөргәндә ала. 1969 елда, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесының сәнгать бүлегенә укырга керә. Үзенең төп остазы Василий Кротовтан күп нәрсәгә өйрәнә ул бу елларда. Төркемдәше Рәшит Шәймәрданов аның тырышлыгы, белемгә омтылышының зур булуын искә ала. 1971 елда егетне Совет Армиясе сафларына хезмәткә алалар. Буш вакытларында пленэрга чыгарга һәм булачак картиналарының караламаларын ясарга рөхсәт итәләр. Армиядә хезмәт иткән чакта да Ильяс яраткан шөгыленнән аерылып тормый, үзенең осталыгын чарлый.
1975 елда педагогия училищесын тәмамлагач, Мамадыш якларына сызым һәм рәсем укытучысы буларак эшкә җибәрелә. Ләкин мәктәп кысалары яшь рәссам өчен тар була. 1977 елда ул Алабугага килә. Биредә мәдәният йорты сәнгать остаханәсендә мөгаллим булып эшли, З.М.Миннәхмәтов, Г.А.Чигвинцев кебек рәссамнар белән иҗади дуслыклары башлана, остазлар ярдәмендә һөнәри күнекмәләрен камилләштерүен дәвам итә. Алабугада ул үзенең булачак хатыны Илгизә белән таныша. 1978 елда алар гаилә корып җибәрәләр, бәхетләрен тулыландырып, кызлары Илсөяр белән Ильмира туа.
1982 елдан Ильяс Зәйнагов инде үзешчән рәссамнар күргәзмәләрендә катнаша башлый. Үз юлын ачыкларга ярдәм иткән беренче зур күргәзмә Казанда була. Яшь рәссамның тәүге эшләре үк игътибарны җәлеп итә, төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнә. Шул елларда Чаллы рәссамнары Г.А.Иванов, Ф.Г.Гирфанов белән аралашуы иҗатына, аеруча пейзаж жанрының үзенчәлекләренә яңачарак карарга этәргеч була. Портрет һәм натюрморт жанры, тимердән чүкеп яки агачтан төрле декоратив эшләнмәләр ясау белән мавыкса да, аның җанын тулысы белән туган ягының табигате били.
Үз-үзенә бик таләпчән булганга, иҗади камиллеккә омтылу теләге аны гомере буе озата бара. Шул сәбәпле, 1991–1995 елларда ул Чаллы педагогия институтының рәсем сәнгате факультетында белем ала. Шәһәрнең 29 нчы мәктәбендә сызым һәм рәсем дәресләре укыта. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен, берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Предприятиеләрдә рәссам-бизәүче булып эшләгәндә дә намуслы хезмәте Рәхмәт хатлары, дипломнар, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә.
Ильяс Зәйнагов 1984 елдан Чаллыда яшәп иҗат итә, 2003, 2015, 2016 елларда Халыклар дуслыгы йортында, шәһәрнең картиналар галереясында күргәзмәләре була. Норлатта шәхси күргәзмәсе ачыла. Даими рәвештә «Ел рәссамы» күргәзмәләрендә катнаша.
2000 нче елдан ул тормышын тулысынча иҗатка багышлый. Беренче эшләре туган ягы табигатенә багышлана. Ул елларда язылган этюдлардан соңрак «Шушма», «Шушма чишмәсе», «Янчәй чишмәсе» кебек картиналары туа. Чаллы картиналар галереясы директоры урынбасары, Сәнгатькәрләр Ассоциациясе әгъзасы М.И.Мингалиев аның иҗаты турында болай дип яза: «Татарстанның төрле почмаклары – Кирлегәч авылы күренешләре (Лениногорск районы) булсынмы, Иске Дөреш авылымы (Тукай районы), Алабуга яки Чаллының тирә-ягы, Чулман буйларымы – барысы да лиризм һәм җылылык белән өртелгән. Соңгы дистә елларда рәссам пленэр этюдлардан тәмамланган картиналар язуга күчте. Аларда Ильяс Зәйнагов теманың мөмкин кадәр тирән ачылышына һәм образлы чишелешенә ирешергә омтыла. Төсләр палитрасы буенча да рәссамда уңай үзгәрешләр күзәтелә: элегрәк кулланган тонык төсләрдән ачыграк, баерак төсләр аша табигатьне шатлыклы танып белүгә күчү халәте сизелә. Аның әсәрләрендә хисләр тирәнлеге белән мантыйк тулы бер гармонияне тәшкил итә. Һәр эш рәссамның үзенә карата югары дәрәҗәдәге җаваплылыгы һәм таләпчәнлеге белән башкарылган».
jvzdzt7sqli
2016 елда Ильяс Зәйнагов Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Аны тәкъдим иткән Рият Мөхәммәтдинов, Зөлфия Мөхәммәтдиновалар рәссамның пейзаж остасы буларак өлгереп җитүенә, ел фасылларының табигый матурлыгын бирүдәге төгәллеге, картиналарының композиционлыгына игътибар юнәлтәләр. Рәссам Ирек Массаров бәяләмәсендә исә мондыйрак юллар бар: «Сәнгатьне Ильяс кебек кызыклы, талантлы рәссамнар алга этәрәчәк. Ул үз халкына тугрылыклы, фидакарь шәхес; иҗатында композиция буенча бик күп табышлары, уйланмалары бар. Ильяс – Чаллы рәссамнарының гына түгел, республика рәссамнарының да игътибарын җәлеп итәрлек рәссам. Аның эшкә сәләтлелеге һәм иҗади тоемы киләчәктә иҗатында зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәсенә ышанам. Ул үзен мөстәкыйль фикерләүче, һөнәри осталыкка ирешкән, өлгергән рәссам буларак танытып килә».
Үкенечкә, сәнгать дөньясында үзенең профессиональ рәссам буларак индивидуальлеген күрсәтә башлаган чорда гомере өзелә Ильяс Зәйнаговның. Коллегалары гына түгел, аның иҗаты белән таныш кешеләр дә картиналарында бай эчке күңел дөньясы чагылышын тоялар. Алтмыштан артык зур хезмәте бүгенге көндә аның рухын, якты энергетикасын саклый.
dnxg5agef04
Туган ягының табигатенә, кешеләренә мөкиббән рәссамның картиналары ачык төсләр белән үзенә җәлеп итә. 2016 елда Сәнгать салонында халыкка тәкъдим ителгән күргәзмәсенең исеме дә «Мин яратам сине, туган ягым!» дип атала. Яратуның төсләре якты, җете сары, җете яшел, күкләре биек... Иҗатташ дусларының «Ә нигә күпчелек картиналарың вертикаль синең?» дигән соравына ул җитди итеп: «Алай язганда күк өчен урын күбрәк кала», – ди ул. Аны һәрвакыт үзенең серлелеге белән төрле рәвешләргә керүче күк, күктә йөзгән болытлар, аларның илаһи матурлыгы үзенә тарта. Тормышның барлык ачык, матур төсләрен үз картиналарына кертергә тырыша ул: алтынсу-сары яфраклы көзге көяз урман, таҗларында чык тамчылары җемелдәшкән чәчкәле җәйге иртәнге болыннар, зәңгәрсу-ал офыкларга барып тоташкан иркен киңлекләр, сылу каен кызларының язгы бөрегә тулышкан чаклары... Тормыш иптәше Илгизә ханым аның, юлда барганда, кинәт кенә машинасын туктатып, табигатьтәге кабатланмас мизгелләрне фотосурәткә алырга яратуын яки тын гына шул матурлыкны күңеленә сеңдерергә тырышып карап торуын искә ала. «Кара инде син бу хозурлыкны! Гаҗәеп бит бу!..» – ул еш кабатлый торган сүзләр. Иртәләрен яраткан кәнәфиенә утырып, озаклап, үзе тудырган матурлыкка карап утырырга ярата: Табигать-Ананың киндергә төшерелгән сурәтенә тәнкыйди күз ташлый. Кайбер картиналарына кайта-кайта ниндидер штрихлар, төсләр өсти. Иң яраткан картиналарыннан булган «Шушма чишмәсе»н соңгы айларда тагын бер кат яңарта. Аз гына үзгәреш кертә калса, гаиләсен «Күрәсезме аерманы? Сизәсезме?» дигән сораулары белән каршы ала.
Ильяс Зәйнагов картиналарында еш күзгә чалынган сәнгати символ – юл символы бар. «Каенлык»та ул кояш нурлары астында яктырып торучы тар гына юл, «Җәй» картинасында – ерактан күренеп торучы, тау астына урнашкан авылга алып баручы ике тәгәрмәч эзедәй беленеп торучы шактый киң юл. «Шушма чишмәсе»ндә үзенә юл ярып агучы челтер чишмә юлы... Бу юл бәхеткә юл булып аңлашыла: юлаучыны ул сөенечле якты дөньяга чакыра, яңа ачышлар вәгъдә итә.
«Янчәй өстендә төн» картинасында җәй башында гына була торган сусыл яшел агачлар арасыннан үтүче юл борылышка күмелеп югала, аннары алан аша уза да янә урманга керә. Әле генә яңгыр явып үткән. Күгелҗем күкнең бер читеннән ялтырап кояш чыккан булса кирәк, үләннәр, агачлар якты нурга күмелгән. Шулай да ике калкулык арасыннан узучы юл ерымына тулган яңгыр суы юлчының юлын бүлгән кебек, шунлыктан туган якка илтүче юл якты сагыш уята.
«Кышкы кич», «Нур-Ихлас мәчете» картиналарында юл мәчеткә илтә. Монда инде юл символына серле, илаһи мәгънә салынган. Кеше белән Аллаһ арасындагы бәйләнеш, яшәү мәгънәсе, бакыйлык һәм фанилык, мәңгелек турында уйланулар. Камиллеккә омтылу, якты киләчәккә ышану.
Рәссамның пейзажы гармония, тынычлык, иминлек тойгылары уята. Моңа уйлап сайланган төсләр белән дә ирешә ул. Рәссамның яраткан төсләре: яшел – яшәеш, мәңгелек; зәңгәр – чиксезлек, илаһилык, серлелек; ак – чисталык, пакьлек символы. Биредә табигатьнең уянган яки йокыга талган чагы, эңгер-меңгер вакыты, кичке шәфәкъ балкышы, аяз көндә лепердәшеп утырган кыр чәчәкләре, талгын җилдә тибрәлгән каен агачлары... Картиналарда – Идел, Чулман якларында гына булган җанга якын туган як чагылышы. Моны күргәзмәләрдә булган кешеләр дә күрә, сизә. «Сезнең картиналар табигатькә яңача карарга этәрәләр», дип язган бер чаллылы бәяләмәләр китабында. Мөгаен, әлеге картиналарны карагач, күп кеше шундый уйларга килгәндер.
Ильяс Зәйнагов рәссам буларак кына түгел, кеше буларак та якты хатирәләр калдырып киткән. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Шәхес эчке дөньясының байлыгы, тулылыгы дәрәҗәсендә олы дөньяны баетадыр.
Тукай районының Иске Дөреш авылында яшәүче Рамилә Миннәхмәтова агасын җылы итеп болай искә ала: «Мин аңа якын итеп Ильяс абый дип дәшә идем. Энергияле, яшәү дәрте ташып торган кадерле җизнәм кылган гамәлләре белән башкаларның күңелен җылытып яшәүче, киң эрудицияле, күркәм шәхси сыйфатларга ия иде. Бөтен рухы, әдәплелеге, олыны-кечене ихтирам итүе белән аерылып торды.
Ул бертуган абыем кебек якын иде. Хәтеремдә, мин әле бишенче сыйныфта укучы кызчык. Аңа ияреп иртәнге якта йөгерергә чыга идем. Шул аз гына вакыт эчендә дә без үсеп утыручы мәһабәт агачларны төрле җәнлекләргә, әкият геройларына охшата идек, үлән арасыннан башларын калкыткан бөҗәкләрне күзәтә идек. Еллар үткән саен, мин Ильяс абыйның чынлап та күпкырлы талант иясе икәненә ышана бардым. Мизгел эчендә ул синең дәрес әзерләгән вакытыңны, дәресләреңне онытып, хыял дөньясына чумган вакытыңны, йә мичтән кайнар ипи алган вакытыңны сурәткә төшереп бирә иде. Кызганыч, ул рәсемнәр сакланмаган.
Ильяс абый бик оста итеп баянда уйнады. Кичләрен, эштән бушаган вакытларында, ул кулына баян ала иде. Баян төймәләрендә җитез йөргән бармакларына сокланып, мин ул уйнаган көйләрне тыңларга ярата идем.
Ильяс абый балыкка йөрергә яратты. Табигать кочагында ул ял итеп кенә калмады, табигатьне күзәтте, яңа картиналарга эскизлар ясады.
Аның белән үзеңне борчыган проблемалар буенча да рәхәтләнеп гәп куертырга, гомумән, тормышның төрле өлкәләре турында сөйләшергә мөмкин иде. Нинди генә темага кагылсаң да, үз фикерен тыныч кына җиткерер иде ул. Тормышка, сәнгатькә гашыйк, күзендә иман чаткылары, йөзендә миһербанлылык нуры уйнар иде. Мин андый чиста йөрәкле, ачык күңелле башка кешене белмим.
Кешеләр белән тиз аралаша, ягымлы, эчкерсез булгангадыр инде, без аны бик нык хөрмәт иттек.Ярдәмчел, башкалар проблемаларына битараф булмады. Без, туганнар, һәрдаим аның ярдәмен тоеп яшәдек».
Төпчек кызы Ильмира – «әтисе кызы». «Күпчелек ирләр кебек, әти дә улы турында хыялланган була. Хәтта мин тугач, зур гына балалар машинасы да бүләк итә. Әллә шуңа күрә, мин әтисенең «койрыгына» әйләнгән малайлар шикелле идем: аның белән балыкка булсынмы, гөмбәгәме, гаражгамы – кая ияртә, шатлана-шатлана шунда бара идем.
Бервакыт (миңа алты яшьләр тирәсендә) гаиләбез белән машинада кайдандыр кайтып барганда, гөмбә җыясым килде дә берәр агачлык янында туктауларын таләп итә башладым. Барыбер үземнекен иттем, ә биш минуттан инде уч тутырып гөмбә җыеп чыктым. Гөрәнҗәләр иде алар. Ул көнне берничә чиләк гөмбә җыеп кайтканыбыз хәтердә. Әти мине шулай кечкенәдән гөмбәчегә әйләндерде.
Аңа ияреп, мин дә футбол, хоккей, волейбол уеннары карарга өйрәндем. Телевизордан биатлон күрсәтсәләр, без аны берничек тә карамыйча калдыра алмый идек. Мин хәзер дә спорт каналларын карауга өстенлек бирәм, хәзер дә «үз» командаларыбыз өчен җанатам, телевизор белән «бәхәсләшәм». Ләкин, кызганычка каршы, хәзер инде ялгызым гына...»
Кеше үзенең фани дөньяны калдыруын сизә диләр: ул ашыгыбрак яши, ашыгыбрак эшли башлый. Ильяс Зәйнагов та 2017 елның азагында ике айда өч картинасын яза: «Кояш нурында», «Нур-Ихлас мәчете», «Шушма чишмәсе». Игътибарлырак кеше бу картиналарны берләштерүче бер сыйфатны күрергә мөмкин. Бу – яктылык. Ул кояш нурлары булып чәчкәле җир өстен коендыра, ул эреле-ваклы ташлар арасыннан аккан үтә күренмәле чишмә суларына төшә. Ул яктылык мәчет манарасын кочкан чиксез күктән иңә. Яшәеш мәгънәсен шул өч картинасы аша төгәл, тәмамланган фикер рәвешендә җиткерә кебек автор.
Ә иң соңгы картинасын тәмамларга вакыты җитми кала: анда тагын композицион тулылык өчен рәссамның берничә сызыгы, кылкаләме белән берничә тапкыр йөгереп үтүе кирәк... Картинага әле исем дә тулысынча тәгаенләнмәгән була. Кызлары әйткән «Дуамал җил» вариантын ошата ул. Мөгаен, шуңа тукталырбыз, ди. Ни әйтергә тели рәссам бу картинасы аша? Юл куе агач янына килеп туктый. Куе ябалдашлы мәгърур агач ак болытлар белән уратып алынган, аны дуамал җил йолыккалый. Язмыш җилеме әллә бу?..
Рәссам 2018 елның 30 гыйнварында вафат була. Ә бу вакытта Халыклар дуслыгы йортында аның шәхси күргәзмәсе эшли. 24 гыйнвардан 15 мартка кадәр күргәзмәгә килүчеләр дөньяга Ильяс Зәйнагов күзе белән, аның күңел җылылыгын кушып карый.
Җиһанга килгән һәр кешедән соң нинди дә булса эз кала. Якты күңелле рәссамнан, әлбәттә инде, яктылык калган. Ул илаһи бүләк дип бәяләгән матурлык башкалар җанына да үтеп керсен өчен, картиналарын күрү кирәк. Киләчәктә дә Ильяс Зәйнагов дигән рәссамның күргәзмәләре үтәр, иҗаты лаеклы бәя алыр дигән ышанычта калабыз.
Лилия ФӘТТАХОВА.

Фотолар гаилә архивыннан.

Комментарийлар