Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтам...Тукталам...

Кайтам...Тукталам... Сак кынаКарыймын койма аша.Туган нигезем... җанны айкап,Иң авыр хисләр таша. Кемнең җитмәвен беләм шулҖирсегән күңелемә.Тик моңа ышану никтерҺич мөмкин түгел менә. Ишек...

Кайтам...Тукталам... Сак кына
Карыймын койма аша.
Туган нигезем... җанны айкап,
Иң авыр хисләр таша.
 
Кемнең җитмәвен беләм шул
Җирсегән күңелемә.
Тик моңа ышану никтер
Һич мөмкин түгел менә.
 
Ишек алды һаман шулай
Хуш исле яшел келәм.
Элеккечә, ашыга-ашыга,
Ишекне ачып керәм.
 
Иртәнге як... Әнкәй әле
Өйдә булырга тиеш.
...Өч ел элек өеп куйган
Мендәрләре шул килеш.
 

Рәшит ГӘРӘЙ


Фото: vk.com


«Мәйдан» журналы архивыннан (№12, 2006 ел.)


 
Мәйдан 12, 2006

Комментарийлар