Логотип «Мәйдан» журналы

Кайнатма яман шештән саклыймы?

Бөек Британиянең Азык-төлек тикшеренүләре институты профессоры Вик Моррис кайнатма, джем, желе составындагы пектин матдәсенең файдалы булуын исбатлаган. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.Пектиня...

Бөек Британиянең Азык-төлек тикшеренүләре институты профессоры Вик Моррис кайнатма, джем, желе составындагы пектин матдәсенең файдалы булуын исбатлаган. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Пектиняман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый икән. Алма, слива, абрикос, кара карлыган - пектинга иң бай җимешләр. Пектинның яман шеш күзәнәкләренә йогынты ясый торган үзлеге галектин дип аталган аксымга бәйле.

Ләкин кайнатканда җиләк-җимештәге С витамины җимерелә. Ә В1, В2, РР һәм Е витаминнары кала һәм кайнатмага файдалы үзлекләр өсти.


Кура җиләге кайнатмасы кан тамырларын ныгыта, салкын тигәндә ярдәм итә. Кура җиләге - табигый аспирин ул, анда кальций, тимер, калий күп.


Кара карлыганнышикәр комы белән болгатып кую хәерле. Анда С витамины, калий, тимер күп.


Бакча җиләгекайнатмасы яшәртә. Шулай да аны банкалап ашарга кирәкми. Мондый кайнатмада антиоксидантлар, микро һәм макроэлементлар күп. Аны шикәр белән уып, я 5 минут кайнатып кына әзерләргә кирәк.


Груша кайнатмасыкан составын яхшырта. Бөерләр авыртканда файдалы.


Абрикос джемыакканлылык - анемиядән файдалы. Мондый кайнатма гемоглобин күләмен арттыра, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.


Шикәр авыру белән интегүчеләргә, матдәләр алмашы бозылган кешеләргә, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә кайнатма ашарга ярамый.


Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/copayjavap/kaynatma-yaman-shesht-n-saklyymy/

Комментарийлар