Логотип «Мәйдан» журналы

Каймаклы торт

(Лилия Гыйбадуллина рецепты)

Мондый торт бик тәмле килеп чыга.
Бисквит әзерләү: 6 йомыркага ярты стакан шикәр комы салып, миксер бн яхшылап туглыйсы. Иләк аша он һәм көпшәкләндергечне бергә салып, зур калак белән әкренләп кенә болгатасы. Онны беръюлы салмаска, өч өлешкә бүлеп салсаң яхшы. Камыр чама белән коймак камыры кебек куелыкта булырга тиеш. Иң мөһиме: тиз, нык болгатмаска. Алай эшләгәндә, камыр "шиңә", миксер белән күпертелгән йомырка үз хәлендә калырга тиеш. Камыр төерле булыр дип борчылырга кирәкми. Камырмы майланган әзер савытка саласы һәм 190 ° эсселектәге мичкә тыгасы. Ул 20-25 эчендә пешеп өлгерә. Йөзе килүенә карап, мичтән аласы. Пешеп бетмәгән дип шикләнсәгез, "зубочистка" кадап карагыз. Таякчык чиста булса - бисквит әзер. Аны суытырга алып куегыз.
Крем: 500 граммлы ике кап кибет каймагына тәменчә шикәр комы саласы. Шулай ук, сак кына болгатасы. Ванилин дә өстәргә мөмкин.
Суынган бисквитны 2 яки 3 әйләнәгә (катка) бүләсе. Һәр кат өстенә каймаклы крем сылыйсы. Крем күбрәк булса, торт йомшак һәм "сусыл" була. Катлар арасына, крем якканнан соң, җиләк-җимеш яисә чикләвек салырга мөмкин. Банан, киви, җиләкләр отышлы. Өске өлешенә дә каймаклы крем яккач, үзегез теләгәнчә бизәргә була. Тортны суыткычка алып куярга онытмагыз.
Кичтән ясап куеп, тортыгыз суыткычта төн кунса, тәмлерәк була.
 

Фото: Гөлнар Караева

Комментарийлар