Логотип «Мәйдан» журналы

«Кайгы-шатлыкларыбыз уртак»

Ниһаять, кабат газета-журналларга язылу кампаниясе башланып китте. Шул җәһәттән, соңгы ике елда коллективы зур үзгәрешләр кичергән «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдә...

Ниһаять, кабат газета-журналларга язылу кампаниясе башланып китте.
Шул җәһәттән, соңгы ике елда коллективы зур үзгәрешләр кичергән «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Мирһади Разов белән оештырылган әңгәмә.
05_izobrazhenie-049
– Еш кына, хакимият газеталары булмаска тиеш, дигән раслауларны ишеткәләп торабыз. Бу дөрес фикерме?
– Минемчә, һәр дәүләтнең, җирле хакимиятенең үз сәясәтен үткәрү һәм халыкка тиешле мәгълүмат биреп тору, кабул ителгән кануннар һәм карарлар белән таныштырып бару, шулай ук алга куйган бурычларны бәян итү өчен, һичшиксез, үз газетасы, журналы, радио-телевидениесе булырга тиеш. Әлбәттә, матбугат чараларын булдыру гына аз, аларга ярдәм итеп торырга да кирәк. Редакцияләрне язмыш кочагына, үз ирекләренә генә калдыру исә – зур хата. Үзара килешеп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Бердәмлектә – көч, дигән әйтем тик торганнан туганмы әллә?!
– Бу көнгә вазгыять ничегрәк тора соң?
– Бик үк куанычлы димәс идем. Соңгы вакытта матбугатка карата хакимият тарафыннан игътибар җитеп бетми төсле. Газеталарга ярдәм итәргә бик үк атлыгып тормыйлар хәзер. Бер үк хакимияткә карасак та, татар телендә чыгучы газеталарга караш та күңелләрне сөендерерлек түгел. Аеруча андый мөнәсәбәт язылу кампаниясе вакытында үзен нык сиздерә. Хакимият эшчәнлеген даими яктыртып барабыз икән, алар ягыннан да гадел караш, әйтик, газетага язылу барышында, аны таратуда булышлык булырга тиеш кебек үзе. Әмма алай түгел шул. Элегрәк кайбер җитәкчеләрнең, янәсе, газета-журналларны шундый итеп чыгарырга кирәк, имеш, ул очракта халык ишелеп үзе язылачак, дигәнрәк белдерүләр белән чыгулары да шундый тискәре мөнәсәбәт тууга этәргеч бирде шикелле. Югыйсә, хәзерге катлаулы Интернет һәм смартфоннар заманында нинди генә язмалар бирсәң дә, андый хәлнең буласына ышануы читен. Шундый катлаулы чорда яшибез ки, бу һәрдаим үзен сиздереп, күңелне бимазалап тора. «Каланың төп газетасы, татар телен, татар милләтен саклау өчен тырышабыз, язылып укыгыз, әйдә!» – дип күпме әйткәнем бар. Кайберәүләр, «Миңа телевизор җитә» дип, икенчеләре, «Үземә кирәкне Интернеттан алам» дип, «котыла».
– Ә бит ишетеп, күреп торабыз – алга киткән илләрдә матбугат чараларына мөнәсәбәт бөтенләй үзгә.
– Шунысы гаҗәпләндерә дә инде. Шул ук Европа илләрендә булсын, АКШта, Канадада, Япониядә булсын – Интернет та эшли, телевидение-радиолар да күрсәтеп-сөйләп тора, шул ук вакытта газета-журналларга да ихтыяҗ кимеми. Аларда халык егылып «тере» газетаны укый. Хәер, бездәгедән аермалы буларак, ул илләрдә газетаны тарату бөтенләй икенче төрле яссылыкка куелган шул. Бездә күз алдына китерүе дә читен: йокыдан торып өлгермисең, иртәнге газеталарны кулыңа китереп тоттырсыннар әле. Шәп бит! Шуңа да кешеләр газеталарны көтеп ала: колагың белән ишетүгә караганда, кәгазе кыштырдап торган газетаны кулыңа тотып уку бөтенләй башка нәрсә шул – ләззәт, рәхәтлек бирә. Кызганычка, бу бездә юк әлегә.
– Бу тәгаен почта хезмәте эшчәнлеге белән бәйледер, мөгаен?
– Нәкъ шулай. Гомумән алганда, бездә почта хезмәте бик начар эшли, газеталар укучы кулына вакытында килеп ирешми. Шуңа да карамастан, эшчәнлекләрен яхшыртасы урынга, яздыру кампаниясе саен бәяләрне арттыру белән мавыгалар. Үз чиратыбызда, без дә газетага хакны арттырырга мәҗбүрбез. Дөрес, аларның да хәлен аңлыйбыз, чыгымнары арта торгандыр. Шушыларны исәпкә алып, җитәкчеләр ягыннан чара күрелсен иде. Бәлкем, почта чыгымнары өчен субсидия бирү мөмкиндер, бәлки, хәлне яхшыртуның башка юллары да бардыр? Газета-журналларга мөнәсәбәтне үзгәртү дә көн кадагында. Элек, мәсәлән, совет чорында татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче вакытлы матбугат чараларына партия тарафыннан өстән күрсәтмә биреп яздыру бар иде. Халык үзе дә күпләп яздырып укыды. Хәзер исә бәяләр «тешләшә»: күпчелек халык бер акчасына, бер почта ягына карый. Әмма мин ышанам әле: вазгыять уңай якка үзгәрми калмас, ул чор кабат килер. Кешеләр Интернеттан, телевизордан туеп, газета-журналлар укый башлар. Мисал эзләп ерак йөрисе түгел – кинотеатрлар бушап калуга кайчан гына әле? Инде анда вазгыять тамырдан үзгәрә: тамашачы премьераларны көтеп ала, күпләр кино карап юана, ял итә.
– Татар җитәкчеләре арасыннан ярдәм итүче дусларыгыз бармы?
– Бар, әлбәттә. Сер түгел: әле хәтта кайбер рус җитәкчеләре дә хәлебезгә керә. Даими рәвештә 100 данә яздыручы Кәгазь-катыргы комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, мәсәлән. Үзебезнекеләр дә шактый. Андыйлардан «Тиссан» җәмгыяте җитәкчесе Гаяз Исламовны, «Электротранспорт» генераль директоры Рәшит Шәмсетдиновны, педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафинаны, педагогия көллияте директоры Әлфия Галиеваны, ТЭЦ директоры Айрат Зәйнуллинны атап китәр идем. «Чаллы икмәге» генераль директоры Рафаэль Юнысов та утызар данә яздырып тора. Чаллы мөхтәсибәте Әлфәс хәзрәт Гайфуллага да рәхмәтебез зур. Гомумән, аз-маз яздыручыларга да, үз коллективларында эшләүче татарларга хөрмәт йөзеннән газетабызны дистәләп алдыручыларга да рәхмәттән башка сүзебез юк.
06_izobrazhenie-025
– Коллективыгыз соңгы вакытта яңарды, яшәрде шикелле...
– Әйе, шул! Бик нык яшәрдек. Мин килгәндә, пенсия яшендәге, тәҗрибәле апалар эшли иде. Аларга бик зур рәхмәт! Узган җәй көне үз теләкләре белән китеп беттеләр. «Арыдык, ял итәсе килә», – дигәч, каршы килмәдек тагы – зурлап озаттык. Шунысы куанычлы: изге урын буш тормый дигәндәй, бик лаеклы, өметле яшьләр килде. Ә бит элегрәк: «Монда кем килсен, акчасы да юк», – дигән шик бар иде. Андый караш тууга сәбәп ул чактагы эчке сәясәттән дә торгандыр, дип уйлыйм. Менә ич, киләләр, әле хәтта Алабуга каласыннан эш эзләп шалтыраталар. Тик штатларыбыз тулган хәзер. Реклама бүлегенә генә кеше кирәк. Шактый җаваплы һәм мәшәкатьле вазифа: һәркем булдыра алмый. Өстән безгә реклама табу бурычы куелган, кергән акчаны хезмәт хакының бер өлешен түләү һәм чыгымнарны каплау өчен тотабыз. Тартып-сузып булса да җиткерергә тырышабыз.
Коллективка килгәндә исә, әүвәл татарча да, русча да яза торган журналист кыз Эльвира Зарипова килде. Бик тырыш, кушканны тиз генә җиренә җиткереп үти. Тагын бер журналистыбыз – Зөлфия Галим, каләмдәшләре арасында иң тәҗрибәлесе, күптәннән хезмәт куя. Өченче журналистыбыз Райнур Әгъләметдинов, Мамадыш егете, Казанда нәшер ителүче «Юлдаш» газетасыннан килде. Әйбәт һәм җиңел яза, теле шома. Билгеле, стилен безнең газетаныкына туры китереп, тәңгәлләштерергә туры килә. Җайга кертәбез әкренләп. Реклама бүлегендә эшләүче Эльмира Гайнетдинова атлы кызыбыз читтән торып укуын дәвам итә, әкренләп акча табу җаена да төшенеп килә. Озак еллар корректор булып эшләгән Рәсимә апа Бәдретдинова лаеклы ялга киткәч, Гөлназ Хисамованы алдык. Күрше Башкортстанның Илеш районы Кадер авылы кызы, безгә килгәнче Кырмыскалы районында нәшер ителүче татар газетасында эшләгән, тәҗрибәсе зур. Компьютерда җыючы һәм газетаны калыпка салучы кызларыбыз Әнисә Галиуллина белән Гөлсәрия Хәлиуллина да бик тырышлар, бездә эшләү дәверендә татарча сөйләшә башладылар.
Ә инде иң күп мактау сүзләремне, олы рәхмәтемне бер үк вакытта урынбасар һәм җаваплы секретарь йөген тартучы Илшат Солтановка карата әйтәсем килә. Ул әле 2011 елда ук телевидениедән килгән иде. Бик креатив уйлый, компьютерны да яхшы белә, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. Бөтен нәрсәне вакытында тотып ала, мин күрмәгәнне ул күрә, дигәндәй. Бик иманлы, намуслы һәм чиста күңелле кеше. Йөгереп кенә кереп, намазын да укып чыга. Шундый таянычым булуга бик бәхетлемен. Күз тимәсен дип, куркып торам. Гомумән алганда, коллективыбыз бик тату, бердәм, элекке кебек төркемнәргә бүленү юк.
– «Шәһри Чаллы»ны кемнәр укый?
– Укучылар турында сүз кузгатабыз икән, кызык кына вазгыять төсмерләнә. Редакциядә эшли башлаган чагымда, аңарчы да, «Шәһри Чаллы»ны өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар гына укый дигән фикер өстенлек итүенә игътибар иткән идем. Баштарак, ул миңа да шулай тоелган иде. Бәлкем, моңа күбрәк өлкәннәр турында язу, аларны кызыксындырган яисә борчыган вакыйгаларга, хәлләргә игътибарны юнәлтү белән артык мавыгу этәргеч биргәндер. Әмма хәл алай түгел икән, безне яшьләр дә укый. Бу аеруча соңгы ике елда, мин мөхәррир булып эшли башлагач, үзен нык сиздерә. Мәсәлән, каланың педагогия көллиятендә безнең газета йөз данәдән артык тарала. Тулай торакта яшәп укучы кызлар бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бездә басылучы сканвордларны, кроссвордларны чишүләренә шәхсән үзем хәбәрдар. Әле менә безгә теләк-үтенечләрен дә ирештерделәр – студент кызлар күбрәк эстрада йолдызлары, күренекле шәхесләр, кала күләмендә яшьләргә багышлап үткәрелгән чаралар турында язмалар басылуын тели. Без, үз чиратыбызда, аларның язмаларын биреп барабыз. Әнә шулай, соңгы ике елда укучыларыбыз сафларына шактый яшьләрне җәлеп итә алдык.
– Чаллы газетасы булсагыз да, сезнең якын-тирә районнарда да үз укучыларыгыз бар дип беләм.
– Әйе, «Шәһри Чаллы» Актаныш, Минзәлә, Тукай районнарында тарала. Чөнки аларда яздырып алу мөмкинлеге тудырылган. Дөрес, башка районнардан, хәтта Удмуртиядән дә андый теләк белдерүчеләр шактый. Әмма моның өчен өстәмә чыгымнар кирәк булачак.
– Гадәттә, газетаның абруе аңа язып торучыларга да бәйле.
– Шөкер, безнең газета хәбәрчеләре белән дә көчле. Аеруча даими язып торучы ветеран педагог Зәбир Хәлимовны һәм каланың Үзәк китапханәсендәге әдәбият музеен яшәтүче Роза Хәмидуллинаны атап үтәр идем. Гәрчә китапханәчеләр нинди яңа китаплар кайткан, нинди чаралар үткән – барысы турында да язып, хәбәр итеп торалар, очрашуларга да чакыралар. Мәктәпләрдәге һәм балалар бакчаларында эшләүче татар теле укытучылары белән дә багланышларыбызның суынып торганы юк. Бу, беренче чиратта, башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең татар матбугатына битараф булмавыннан килә. Менә әле алар белән бергәләп, «Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү» дигән темага конкурс үткәрдек. Бик күп язмалар килде, аларның иң-иң яхшылары газетабызда басылды. Катнашучыларның һәркайсына сертификатлар бирдек, җиңүчеләргә исә бүләкләр тапшырдык. Шунысы бар: әлеге конкурста фәкать «Шәһри Чаллы»ны яздырып укучы укытучылар белән тәрбиячеләр генә катнаша алды.
– Сезгә карата татар язучыларының мөнәсәбәте ничегрәк? Редакция ишеген зыялылардан кемнәр кага?
– Элемтәләребез бар, багланышларыбыз ныклы, безнең тупсаны атлап керүче язучыларыбыз һәм мәдәният, сәнгать әһелләре аз түгел. Әле менә Фоат Садриевның мәкаләсен бастырдык, олуг язучыбыз Ягъсуф ага Шәфыйков та саллы-саллы язмалары белән сөендерә. Айгөл Әхмәтгалиева хикәяләре даими дөнья күреп тора. Озакламый Рәзинә Мөхияр шигырьләре басылып чыгачак. Әле менә сәнгать әһелләреннән танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов белән композитор Илгиз Закиров булып киттеләр. Мәрхүм композитор Ринат Гобәйдуллин да гел генә редакциянең көтеп алган кунагы булды. Гомумән алганда, язучыларның, җырчыларның, композиторларның коллективка сукмакны суытканнары юк. Бөтенесе безгә килә, газетабызны үз итә.
– Кәгазь матбугатның киләчәге бармы?
– Һичшиксез, бар, әмма бездә аны яшәтү өчен күп көч куярга кирәк, җитәкчелек һәм хакимият ягыннан даими ярдәм булуы зарур. Дөрес, андый уңай мөнәсәбәт районнарда сизелә әле. Ә бездә бу юк. Чаллыны гына алыйк. Калада дистәдән артык «соры» газета һәм бушлай таратыла торган реклама газеталары чыга. Аларны гамәлгә куючыларның һәркайсы үзләренең өстенрәк торуын күрсәтергә, исбатларга тырыша һәм, ни гаҗәп, күп очракта шуңа ирешәләр дә. Без исә, шул сәбәпле, еш кына күләгәдә калабыз. Әле бит рус телле газеталарга үзгә караш тамыр җәйгән, аларны татары да, русы да бердәй укый дигән фикер өстенлек итә. Шуннан чыгып, мөнәсәбәт тә туа. Мондый шартлада безгә «җан асравы» һич тә җиңелләрдән түгел.
– Газетаны сайтка кую тиражга тискәре йогынты ясамыймы?
– Чынлап та, соңгы вакытта: «Мин сезнең газетаны сайтыгыздан укыйм, миңа шул җитә», – дип әйтүчеләр күбәйде. Ләкин андый фикер сөреше бик үк дөрес түгел. Чөнки безнең газета Интернетта урнаштырган сайтыбыз белән тулысынча тәңгәл килми. Аның бер сере дә юк: без газетабызда чыккан зур күләмле мәкаләләрне, тарихи язмаларны, әңгәмәләрне, шулай ук халык өчен кызыклы, файдалы булган һәм зур әһәмияткә ия материалларның күбесен сайтка куймыйбыз. Анда нигездә көн кадагындагы кыска язмалар һәм хәбәрләр урнаштыру отышлы. «Татмедиа» җитәкчелеге ягыннан сайтка да кеше керергә тиеш дигән күрсәтмә бар, һәм без аны, тиражыбызга зыян салмаска тырышып, ихластан үтибез. Һәр нәрсәнең үз җае табыла ич: кешене җәлеп итәрлек текстлар куябыз, бәйгеләр үткәрәбез, бүләкләр уйнатабыз. Аллага шөкер, соңгы вакытта сайтыбызга керүчеләр арта. Әле бит сайтны укып баручыларның да безнең газетага язылулары ихтимал. Димәк, аның файдасы да юк түгел. Гәрчә шунысы хак: безнең газета белән аның сайты – икесе ике әйбер. Дөрес, кайбер газеталар бөтен язмаларын да сайтка чыгарып баралар. Шәхсән үзем мондый юлны дөрес дип санамас идем.
– Чаллыдагы «Татмедиа»га караган газета-журналларның редакцияләре, ниһаять, «Чаллы-ТВ» бинасына күченеп бетте шикелле. Бер түбә астында сыену тапкан коллегаларыгыз белән мөнәсәбәт нинди?
– Бик әйбәт! Менә әле иң соңгылар булып «Челнинские известия» коллективы күченде. Шөкер, араларыбыз тагы да якынайды: керешеп, хәл белешеп йөрибез. Телевидение хезмәткәрләре белән мөнәсәбәтләребез яхшы, аерата «Күңел» белән бик килешеп яшибез. Әлбәттә инде, «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» журналы белән дә араны суытмыйбыз. Нәрсә әйтсәң дә, без барыбыз да бер чылбырга тезелгәнбез, проблемаларыбыз охшаш, кайгы-шатлыкларыбыз уртак.
– Газета-журнал хезмәткәрләре өчен кабат мәшәкатьле, чын мәгънәсендә авыр булган яздыру чоры, «урак өсте» керә. Сез аңа әзерме?
– Әзер булмыйча чараң юк, бу чын-чынлап, безнең өчен – кызу урак өстенә тиң вакыйга. Инде оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп хатлар язабыз, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Мөмкинлекләре булганнар безгә дә, башка татар матбугаты чараларына да ярдәм итсеннәр иде. Югыйсә, төрле хәлләргә, төрле җитәкчегә юлыгасың. Әйтик, кайвакытларда зур өметләр белән авылдан чыккан һәм юньләп русча сөйләшергә дә өйрәнеп бетмәгән берәр җитәкче янына керәсең. Ә ул синең алып кергән хатыңа күз дә салмый яисә тота да синең күзеңә карап: «Мин татарча укымыйм!» – дип белдерә. Әле җитмәсә, синең хатыңны чүп савытына да тондырырга бик мөмкин. Менә күңелдә иң авыр кичерешләр шул чагында туа да инде. Без бит татар теле, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате дип янып-көеп йөрибез. Шунлыктан, үзебезне һич тә андый мөнәсәбәткә лаек түгел дип саныйм. Югыйсә, алар да шул ук милләт балалары ич! Ләкин андыйларга карап кына борын төшермибез, битараф калып кул селтәмибез, киресенчә, хәлебезне аңлаучылар булуга шатланып алга барабыз. Аның нәтиҗәсе исә эшебездә бик ачык чагыла.
 

Комментарийлар