Логотип «Мәйдан» журналы

«Кайда йөрсәм дә, күңелдә Татарстан таңнары»

 Дөнья матур, дөнья киңСара Садыйкова көе.Күктә кояш, җирдә гөлләр,Алда юллар, юлда мин.Күктә йолдыз, җирдә ярым,Сөйгән ярым гөлгә тиң.Дөнья матур, дөнья киң!Күктә нурлар, җирдә дуслар,Дус янында...

 
Дөнья матур, дөнья киң
Сара Садыйкова көе.
0_f213f_8e96151b_orig
Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым,
Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Күктә нурлар, җирдә дуслар,
Дус янында кем ятим?!
Күктә нурлар, җирдә шатлык,
Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Елгалардай еллар ага,
Елгалар елларга тиң.
Нинди чор бар, нинди ел бар
Без яшәгән елга тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
Юллар үтәм, юллар үтәм,
Юллар чиге кайда, дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туган-үскән җиргә тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
 
 
Гөлмәрьям
Илһам Шакиров көе.
Җәйләүләргә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям.
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Хуш ис аңкый кулындагы гөлләрдән.
Болыннардан көтү йөртте Гөлмәрьям,
Сулар эчте көмештәй күлләрдән.
Җилбер-җилбер исә сахра җилләре,
Җәйрәп яткан туган-үскән җирләре
Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям.
Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям,
Гармунлы урамнарда кичке ямь.
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның йолдызы –
Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям.
 
Татарстан таңнары
Марс Макаров көе.
Дулкынланып тирбәлә җыр:
«...Сандугач кунмас инде,
Ямьле булса да торган җир,
Туган җир булмас инде».
Сакта тордым ил чигендә,
Басмаган җир калмады.
Кайда йөрсәм дә, күңелдә
Татарстан таңнары.
Таныш чәчәкләр җыясың,
Болынга чыгасың да,
Әллә ничек үз тоясың
Аен да, кояшын да.
Кошлары сайрый тирәктә,
Сыгылып үсә таллары.
Кайда йөрсәң дә, йөрәктә
Татарстан таңнары.
Зәңгәр тәрәзә каршында
Үрмәле гөлләр үсә.
Чишмә юлы, тау астында
Фирүзә җилләр исә.
Кызара җәйләр кичендә
Алмаларның аллары.
Кайда йөрсәм дә, исемдә
Татарстан таңнары.
Тургай тавышларында да,
Елга камышларында,
Җанга якын моңнары бар
Сөю сагышларында.
Басуларда эшләп үсә
Кызларның уңганнары.
Сагындырып искә төшә
Татарстан таңнары.

Комментарийлар