Логотип «Мәйдан» журналы

Кайчан кушылабыз, Хәмидә?

Хәмидә бусагадан атлап керүгә сөрән салды:

– Хәкимуллин, метрны табып китер!
Хәкимуллин дигәннәре мин булам. Ләкин ни галәмәт бу, аның бервакытта да миңа фамилия белән дәшкәне юк иде, һаман Әбелмәлихым дия иде. Хәер, алыпсатарлар тирәсендә чуала башлагач, әллә нишләде хатын, масайды димме, һәрхәлдә борыны чөйдә. Әле хәзер дә киенгән килеш кенә фатирның аркылысын-буен үлчәп чыкты, кухня калмады, ванна, туалет. Мин аптырап басып торам, дөресрәге, башта шик-шөбһәле уйлар бөтерелә: әллә соң... юк, юк... моның булуы мөмкин түгел, яратып өйләнештек, кызыбыз бар...
– Хәмидә, ни кылануың бу? – дим хатынга. Ә ул ләм-мим, авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә чутлавын белә, ир бармы да юкмы аңа.
– Мин исән чакта ук һәйкәл куярга тиешсең, Хәкимуллин, – диде ул , ниһаять.
– Аңлатыбрак сөйләле зинһар.
– Бу сәламә куыштан арындырам мин сине, фатирны алыштырабыз!
Хатын арттырыбрак җибәрде, билгеле. Байлар проекты белән салынмаса да, фатирыбыз әйбәт: ике бүлмәле, кухнясы зур. Безгә түбәдән ашкан, аннан соң, үзенә күрә горурлыгым да әле ул, чөнки аны теге вакытта мин эшләгән институттан бирделәр. Шуңа күрә алмаштыру турында сүз дә булуы мөмкин түгел!
Хатынга шулай дип турысын ярып салдым. Тик Хәмидә үзенекен тукый бирде:
– Алайса биек түшәмле иркен фатир ал! Әнә сабакташың Фатихов өч елдан бирле шундыйда яши.
– Эшмәкәр ич ул!
Хатын, озын керфекләре белән ачык зәңгәр төскә буялган күз кабакларын җилләтеп алды да, каршыма ук килеп басты:
– Ә син нигә эшмәкәр түгел?
Менә шулай дуамал сораулар биреп агач мылтык белән черек коймага китереп тери торган гадәткәйләре бар инде аның минем хатынның. Камали Камалиевич пенсиягә киткәнче мөдир урыны да тәтемәячәген белми шул әле ул. Их, Хәмидә, Хәмидә...
– Төймә йотмагансыңдыр бит, ник телсез калдың? – ди бу.
– Ни битәле, теге...
– Ни дә, теге дә түгел, хәзер үк утырып гариза язасың, иртәгә иртән илтеп тә бирәсең!
Шушы көннән башлап безнең фатир ниндидер бер зур гаскәр башлагының штабына охшаш калды. Телефон аппаратын ясаган кешегә медаль бирерлек, валлаһи, чыдаса да чыдар икән, үзе кул тигезмәслек булып кыза, аерым чәсләре эреп-эреп төшә тегенең, ә барыбер шалтырый, әле ничек кенә, хет тәвә кошы кебек башыңны комга яшер.
Берсендә җөрьәт итеп мин дә телефон трубкасын алдым бит. Ир кеше тавышы.
– Сезнең балагыз бармы? – ди.
– Баланың ни катнашы бар соң? – дим моңа.
– Балагыз бармы дип сорыймын мин сездән?
Булса да булыр икән тавыш, чак артыма аумадым.
– Гүзәл и-исемле, – дидем нигәдер тотлыгы-тотлыга.
– Димәк ки, пианино алачаксыгыз шулаймы?
– Ни... әлегә...
– Димәк ки, сезгә киң ишекле куартир кирәк булачак, минекенә берьюлы өч пианино сыя, килештекме?
– Түшәме ничек соң? – дидем мин. Чөнки хатынны беренче чиратта түшәм кызыксындыра иде.
– Сезгә иң мөһиме, ишек! Нижәли шуны аңламыйсың? Тәки чыгырдан чыгарды адәм актыгы.
– Өйрәтмәгез! – дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Хатын кулымнан телефон трубкасын каерып алмаган булса, күрсәтә идем мин ул көтек телгә киң ишекне.
Бу вакыйгадан соң Хәмидә телефонны йокы бүлмәсенә күчереп, биек түшәмле фатир табылганчы мине кухняга аерып чыгарды. Үзенә аш-суны да ишек шакып кына кертә башладык, вакыты юк чөнки: аңа шалтыраталар, ул шалтырата, әле безгә атылып килеп керәләр, әле ул чыгып йөгерә.
Шулай итеп, яз җитте, җәйне үткәреп җибәрдек, кыш урталарында кемдер шап итеп кухня ишеген ачып җибәрмәсенме. Таныш кебек үзе, кайдадыр күргәнем бар сыман, тик һич кенә дә хәтеремә төшерә алмыйм, хет асып куй.
– Нәрсә, Хәкимуллин, күзләреңне шардай иттең, – ди әлеге ханым.
Баксаң, хәләл җефетем икән ләбаса...
– Хәмидә... Хәмидә!
– Әзерлән, Хәкимуллин, – ди бу минем ташып торган хисләремә игътибар да итмичә, – морадыңа ирештең!
– Кайда әзерләнергә, нинди морад?
Хәмидәнең калын иреннәре мелт-мелт итеп куйды, хатын-кыз бит. Ә мин, таш йөрәк, фатир алмаштыру турында бөтенләй башымнан да чыгарганмын.
– Гүзәлне өлкәннәр группасына күчердем, – дип гаебемне юмакчы булдым, – укырга-язарга өйрәнәбез...
– Менә-менә дип тотынды Хәмидә мин сузган җепкә, – баш модельер Гүзәл Мәхмүтовна түгәрәк тәрәзәле, челтәр баскычлы йортка керә, аның гөмбәзле фатирына артист Бачураның ташлап киткән хатыны Тамара язу ала да, аерылган ирен анда күчереп, сөяркәсе белән кушыла...
– Ә без кайчан кушылабыз, Хәмидә?
Хатын бөтенләй чәпчеп китте:
– Сабыр ит аз гына, бүлдермә, җиде катлы алмашу бу, аңлыйсыңмы, бик катлаулы... әлеге сөяркәнең Памир тау итәгендә алты почмаклы бүрәнә йорты бар икән, ул безнең ордерга языла...
– Тау һавасы килешми миңа.
– Сине анда чакырып торучы да юк әле, аучылар җәмгыяте вәкиле Гыйльмуллин пенсиягә чыккач, кияүләрен шунда олактырмакчы, бераз акыл утыртмаслармы, ди... Бер дә кашларыңны җыерма, җәме, әле аңа 49 яшь кенә. Башта ышаныч кәгазе белән мунча директоры Муллый Муллыеч йортына күчеп торабыз, аннан соң ахирәтем кассир Җәмиләләрнең Көмеш Елгадагы дачаларында... мансардлары буш икән. Шуннан соң биек түшәмгә – туры юл. Әмма дә моның өчен Муллый Муллыечларның идәнен ремонтларга акча бирергә кирәк. Иртәгә кичке якта урап чыгармын, диде.
– Минем бер тиен дә акчам юк!
– Хәкимуллин, боргаланмый гына күзләремә кара әле! – диде Хәмидә.
– Ә велосипед? – дидем мин. Бу дәлил аны акылга китерергә тиеш иде.
Узган ел читтә эшләп, бераз акча җыйган идем. Шуңа икебезгә дә велосипед алырга ниятләгән идек. Ул күптәнге хыялыбыз иде. Агыйдел буйларына, Мари урманнарына сәяхәт турында төннәр буе сөйләшеп ята идек, һәм менә сиңа пәрәмәч! Биек түшәмле фатир, дип хәзер шул хыяллардан баш тартыргамы?
Хатынга турысын ярып салдым. Ләкин колак яфрагы да селкенмәде ичмасам.
– И,  Хәкимуллин, – диде бу мыскыллап, – артта калган кеше син, хәзерге заманда кем велосипедта йөри, йөгерү заманы җитте бит, йөгерү!
Менә шулай агач мылтык белән черек коймага китереп тери торган гадәтләре бар инде аның минем хатынның...
...Муллый Муллыеч табак битле, ике иякле кеше икән, кечкенә гәүдәле үзе, бүксә кебек тәгәрәп кенә йөри. Киемен дә салып тормады. Вакыт бик чамалы, имеш.
Хәмидә бер алдына, бер артына төшә, сандугач булып кына сайрамый мәгәр: «Муллый Муллыеч, Муллый Муллыеч...» Без өйдә эчемлек тотмый идек, ә аның хөрмәтенә өстәлгә алтын этикеткалы шәраб та менеп кунаклады. Мунча башлыгы аны йөзен чытып кына кулына алды, күәтлерәгенә күнеккән иде, күрәсең.
– Төйнәлегез, иртәгә иртән машина киләчәк! – дип үз юлына китеп барды ул. Өстәлдә буш кара шешә генә утырып калды.
 
***
Без хәзер «Бәхет» дигән бакчачылык ширкәтендә яшәп ятабыз. Болар әле һаман кассир Җәмиләләрнең мансардында тора икән, дип уйлый күрмәгез, юк, Муллый Муллыеч таш капчыкка эләккәч, бер көн дә тотмады ахирәт, куды да чыгарды. Зарланмыйбыз анысы, һавасы саф, тыныч, эше авыр түгел. Бакча каравылчылары ширкәтен оештырып җибәргәч, кәефләр тагын да күтәрелеп китте әле. Ник дисәң, аучылар җәмгыяте вәкиле Гыйльмуллин дөнья куйганнан соң Памирдагы фатирыбызның очы югалган иде бит.
Хәмидә бу көннәрдә каравыл өен алмаштыру артыннан йөри. Сезнең арада кызыксынучылар юкмы, ә?
 

Марат ӘМИРХАНОВ

 

Фото:  https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар