Җәй – матур чак та, шул ук вакытта төрле күңелсезлекләр дә еш очрый. Бигрәк тә балалар белән. Еш кына ата-аналар балалары егылса, киселсә, югалып калалар, нишләргә белмиләр.

%d0%bf%d0%b5%d0%b4%d0%b8%d0%b0%d1%82%d1%80Сорауларыбызга Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин җавап бирә.

1. Кояшта тән тиресе пешү.

Иң мөһим кагыйдә — баланың хәле җитди икән, вакытны югалтмыйча табибка күренергә кирәк. Баланы әти-әнисе дәвалау нормаль хәл, ләкин бу бары тик бала сәламәтлегенә җиңел формада зыян килгәндә генә ярый торган эш.

Кояшта пешкәнче үк моның турында кайгырту дөрес булачак. Кояштан саклый торган кремнарны кулланырга кирәк. Ул кремнарның төрле формалары бар: кайберләре кояш нурларын кире җибәрә, кайсылары кояш нуры энергиясен җылыга әверелдерә. Алар зарарлы түгел, балаларга рөхсәт ителгән. Кояшның бала тиресе өчен дә, олы кеше өчен дә ниндидер файдасы юк, ә менә зарары билгеле: гап-гади пешүдән онкологик авыруларга чаклы китерә ала. Тән пешкәннән соң сөртә торган кремнарның составында, гадәттә, В5 витамины була.

2. Эссе сукса.

Эссе сугу куркыныч, бала сәламәтлеге өчен зур зыян китерергә мөмкин ул. Беренче эш итеп шуны әйтергә кирәк: баланы беркайчан да, бернинди сәбәп белән дә машинада бикләп калдырырга ярамый. Машинаның тәрәзәсе ачык булса да, ярый торган эш түгел. Аның эче бик тиз кыза, моны фәнни экспериментлар исбатлый.

Статистика буенча, Америка Кушма Штатларында 9 көнгә бер бала шулай үлә. Бу бик куркыныч, авыр агония белән үтә торган үлем. Бездә мондый статистика алып барылмаса да, Россиядә андый очраклар аз түгелдер дип уйлыйм. Соңгы елларда дөнья буйлап: «Балаларны машинада бикләп калдырмагыз», — дигән кампанияләр үтә. Бәхеткә, бу мондый очракларны киметә.

Баланы машинада бикләп калдыру — кануннар буенча җинаять дип санала. Үткән җәй безнең хастаханәгә машинада бикләнеп кызу суккан бер баланы китергәннәр иде. Әтисе бикләп калдырган булган. Ярдәм күрсәткәч, полициягә хәбәр иттек. Соңыннан бу ваемсыз ата белән полиция дә, прокуратура да эшләде.

Калган очракларда эссе сугу, гадәттә, куркыныч проблема булмый. Шулай да кызу сугуның зәһәр формаларының симптомнарын белергә кирәк. Без аларга «кызыл флаг» дибез:

  • тән температурасы 38,5 тән югары күтәрелү;
  • тирләмәү, тире корып калу;
  • укшыту яисә косу;
  • каты итеп баш авырту, баш әйләнү һәм хуштан язу;
  • тын кысылу;
  • көзән җыеру (судорога).

Бу симптомнар булмаганда, ашыгыч ярдәмне табибсыз гына өйдә күрсәтергә ярый: баланы салкынча бүлмәгә, күләгәле урынга кертеп, өстенә җылымса гына су сибәргә һәм күп итеп салкынча эчемлек эчертергә кирәк.

3. Төрле бөҗәкләр тешләсә, чакса: черки, бал корты, шөпшә һ.б.

Монда да шул ук кагыйдә: проблеманы чишкәнче, аны булдырмау яхшырак. Черкиләргә каршы кулланыла торган репеллентларның балалар өчен рөхсәт ителгәннәре, махсус ясалганнары бар. Кигәвеннәр, бал кортлары булган урыннарда балаларны йөртмәү хәерлерәк. Шөпшәләрне җәлеп итмәс өчен ризык өсләрен капларга кирәк. Аннары, сытып үтерелгән бал корты исенә тагын да күбрәк бал корты килергә мөмкин, моны да белеп торыгыз.

Бөҗәк чаккан урын бик каты кызарып, әрнеп торса, тәндә ниндидер тимгелләр пәйда булса, чаккан урынга пычрак кереп, ярада эрен күренсә, табибка барырга киңәш итәм. Кортлар чаккач, һава җитми башласа, йөткерү, борын суламау яки төрле тән әгъзаларының шешнүе күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Башка очракларда ярдәмне әти-әни дә күрсәтә ала. Бал кортының энәсен чыгарып, шул урынны салкынча су белән юарга һәм антисептик (мирамистин, хлорогексидин) белән эшкәртеп алырга кирәк. Бу урынга артык тияргә ярамый, бик каты кычытса, балага антигистамин (аллергиядән) дару бирергә була. Ярага сөртер өчен крем, гель кебек формалары да бар. Чаккан урын нык ялкынсынып китсә, стероид (горманаль) кремнар да кулланырга ярый.

4. Өйдәге дару савытында нәрсәләр булырга тиеш?

Үзлегеңнән чыгып, өйдә аерым бер даруханә булдыру — бик үк дөрес нәрсә дә түгел. «Һәр дару — агу, эш аның дозасында гына», — дигәннәр бит борыңгы табиблар. Дару белән бик сак эш итәргә кирәк. Табиб белән киңәшмичә кулланырга ярый торган дарулар күп түгел. Бу — температура төшерә торган дарулар, антисептиклар, кайчак антигистаминнар. Эч киткәндә, косканда кулланыла торган тозлы эремәләрнең (регидон, адиарин һ.б.) дә кирәге чыгарга мөмкин. Калганын бары табиб белән киңәшләшеп кенә кулланырга ярый.

Фото: https://pixabay.com/
«Интертат»

Комментарий язарга