…Шигырьләргә сеңгән холкы белән
Тәрбияли безне шагыйрьләр…

Сафлану

Тынычландыр әле мине,
Чәчләремә кагыл тагын.
Искә төшер гомеремнең
Гөлләргә тиң, матур чагын.
Зиһенемне томалап куй
Назлы, татлы сүзләр белән.
Йоклап яткан тойгыларым
Уянсыннар берәм-берәм.
Күбәләккә әйләнсеннәр,
Уйнасыннар… үзем тыныйм.
Өр-яңа бер кеше итеп,
Сафландырыр җылы тының.

 

Авылыңны чынлап сагынсаң

Ай калыкты. Сары кабак булып,
Тау артыннан менде тәгәрәп;
Яртысыннан бәлеш салганнармы?
Ярым яссы, ярым түгәрәк.
Җилсез, тыныч. Аяз күк йөзендә
Йолдызкайлар яна җемелдәп.
Колагыма аһәң килеп керде,
Сискәнүдән куйдым дерелдәп.
Авылымның чичән бакалары
Көйгә салып җырлый: «Ба-ка-ка»;
Әйтәләр күк: «Кайтмыйм дигән идең,
Түзалмадыңмыни, ха-ха-ха!»
Әйе, кайттым, әйе, түзалмадым!
Чыдап булмый, җиргә табынсаң.
Бака тавышы да якын икән,
Авылыңны чынлап сагынсаң…

 

Таңнарда очрашу

Минем эшкә барган чагым,
Ә син көтү куасың;
Сүзсез генә сәлам биреп,
Ияк кагып куясың.
Юл уңае, сүз уңае –
Малларыңны куышам.
Урам чатларын узганчы
Таратмаска булышам.
Кич кайтканда карап узам
Ярым ачык капкаңны.
Хыялымда көтеп калам
Тагын бер таң атканны.
Эчтән генә сызып йөрим –
Төпченгән юк, сорашу.
Тылсымлы да, өметле дә
Иртә таңда очрашу…

 

Матурлык колы

Гаепләмә мине, туташ,
Озак карап торган өчен.
Карашымны сезнең якка
Шулай бик еш борган өчен.

Нәрсә эзлим, нәрсә таптым?
Очына һич чыга алмыйм.
Япь-яшь кызны эзәрлекләү –
Әдәпсезлек, ансын аңлыйм.

Юкса, тәүбә җимешләрен
Яшьлегемдә шактый җыйдым.
Нигә кабат исәрләтә
Тарафыңнан килгән җылы?

Ир күңеле – гөл бакчасы!
Нурлар булып шунда агыл.
Эреде дә бетте менә
Гомер буе җыйган акыл…

 

Татарстан

Монда гына, бары монда гына
Үз телемдә сөйләп, җырлап була.
Яньчелмәгән, имгәнмәгән килеш,
Татар моңын тоеп, тыңлап була.
Монда гына, бары монда гына
Үз өеңдә кебек йөреп була.
«Безнең халык – исән, яши», – дигән
Горурлыкның чынын күреп була.
Монда гына, бары монда гына
Тарихыңны табып, ялгап була.
…Без теләгән кадәр булмаса да,
Илебез бар… әле ярап тора…

 

Казан метросы

Ничә әйттек: анда казымагыз!
Тыңламыйсыз безнең ишене.
Үзегез үк хәзер интегәсез,
Метрогыз убыла, ишелә.
Урап үтеп китеп булмыймы соң
Җимерелгән кирмән тирәсен?
Күпме татар башын салган җир ул,
Кертмәс өчен «Мәскәү тәресе»н.
Каргыш төшәр, тимик ул тирәгә,
Җанны кыйный гөнаһ зурлыгы.
Үлгәннәрнең анда – горурлыгы,
Саткан-качканнарның хурлыгы.
Комнарын су ишә икән, имеш! –
Ялгандыр ул, чынлап карасаң.
…Илсез калган милләт килеп чыгар,
Казан тавын әгәр казысаң…

 

Шигырьләрне җиргә язам

Әйтеп куя дуслар очрашканда,
Төртмә якка бераз авышып:
– Тел өйрәнгән кеше, вәт әкәмәт,
Ятсын инде җиргә ябышып.
Бу җирләрне, дуслар, кем соң сөрер,
Кем тырмалар, чәчәр тигезләп?
Таралышсак шулай барыбыз да,
Читтә үскән чәчәкләр эзләп.
«Яратам, – дим, – сине, туган җирем!» –
Җырлап кына йөрү аздыр ул.
Яратасың икән – эшләп күрсәт!
Кагыл җиргә олы наз белән.
Икмәк, сөтсез, итсез булмас әле,
Яшәгәндә җирдә кешелек.
Авылым үсә, әнә, төзекләнеп,
Муллык җырларына кушылып!
Шигырьләрне бит мин җиргә язам,
Сездән бары шунда аермам.
Үзем корган һәр йорт – яңа куплет,
Яңа урам – яңа поэмам!..

 

Көч тә кирәк

Матур сөйләп йөреп кенә
Милләт алга китми шул.
…Мәдәнилек әйбәт безнең,
Бәдәнилек җитми шул…

 

Ышанасы килә

Батырга да ял кирәк бит,
Тора алса – дан көтәдер!
Йоклый димик, бетә димик,
Татар мотлак… ял итәдер?!

 

Өзелмәс эзлеклелек

Бу дөньяны берәү генә диеп
Яшәүчеләр бик тә ялгыша.
Чынлыкта ул якты җир йөзендә
Яшәп киткән инсан санынча.
Һәр кешенең эчке дөньясы бар,
Үзеңнеке, фәкать синеке.
Рөхсәтсез читләр үтеп керә
Алмый торган серле Илнеке.
Иман, Вөҗдан, Намус, Сөю хисе…
Анаң теле шунда ярала.
Фани белән бакый дөньяларны
Каршы кую һич тә ярамый!

 

Күреп ышанган

Фәнни ачышлар Аллаһка якынайта.
Батулла.

Ике агым арасында
Элпә булганын күреп,
Кусто бик зур ачыш ясый
Олы тылсымга кереп.
Алланың бер кодрәте бу,
Бөек могҗиза көче.
Андый хәлнең булуына
Ышанмый никтер кеше.
Кайнар суга салкын суны
Булмасын, имеш, кушып.
Океан шул серне ачкан
Галимнең алып һушын.
Бар да мөмкин! Хак Тәгалә
Теләсә, бирсә әмер.
Жак та күчкән безнең дингә,
Оҗмахтадыр шәт хәзер!

Жак Кусто – су асты тормышын өйрәнүче француз галиме.

 

Баскын телен өйрәнмәдем

Әле генә сугыш беткән,
Бик аз солдат кайткан тере.
Үч иткәндәй шул елларда
Укыттылар нимес теле.
Ә без аны өйрәнмәдек,
Шетлә-янау байтак тиде.
Дошман халык теленә бу
Үзебезчә байкот иде.
Ничек инде, гарьләнмичә,
Ачлы-туклы, ятим килеш,
Шундый хәлгә салган кавем
Телен ятлап яшә, имеш.
Үскәч белдек: тел сугышмый,
Илне дошман басып ала.
Ул турыда каян белсен
Сигез-тугыз яшьлек бала?
Чит тел белмим. Сәбәпләрен
Бик еш эзлим артка чигеп.
Аларга бит малай чактан
Калган безнең гайрәт чигеп…

 

Тынычланыр идем

Бу дөньяда һәр кешенең
Була ди игезәге.
Коеп куйган күчермәсе,
Төстәше, тигезәге.
Очраттым бер кызны бүген,
Нәкъ Аның кыяфәтле.
Үзе кайтты диеп торам…
Оялчан, нәзакәтле.
Күзем генә алдана шул
Охшатып җанашыма.
Юлыксаң иде икән ул
Киткәннәр җандашына!

 

Акча гына саныйлар шул…

Сугыштан соң күпме еллар үткән,
Дөрес санны һаман бирмиләр.
Ил яшәсен диеп шәһит киткән
Кеше санын төгәл белмиләр.
Тиененә тикле чутлыйлар бит
Дәүләт казнасының гошерен.
Безнең илдә сукыр бер тиен дә
Тормыймыни кеше гомере?

 

Югарыга тарта

Чагыштырып карап йөрим:
Агыйдел, Чулман, Зөя…
Елга озын шигырь кебек,
Ә таулар – поэзия!

 

Әхлак, иҗат каршылыгы

Пушкин бик йөремсәк булган диләр,
Һаман онытмыйбыз, тукыйбыз.
Ул сыйфаты безгә нигә кирәк?
Шигырьләре матур – укыйбыз.
Тукаебыз холкы бүтәнчәрәк,
Дуэльләргә чыгып йөрмәгән.
Шулай кирәк тапкан. Аның эше!
Эчтән сызган, серен бирмәгән.
Заман шагыйрьләре арасында
Мут егетләр байтак, белегез.
Тәртип ягын әхлак хөкем итәр,
Сез әсәргә бәя бирегез!

 

Төгәллек, саклык

Акыллы сүзләр сөйләргә
Кирәкми Сократ булу, –
Бик тә җитә фикереңдә
Төгәл һәм саграк булу.

Төгәллек нигә кирәкме? –
Адашмас өчен кирәк.
Кешегә киңәш биргәндә,
Алдашмас өчен кирәк.

Сак булу нигә дисезме? –
Бозылмас өчен генә.
Башкалардан мин өстен дип,
Узынмас өчен генә.

 

Авылдашым Җамалый

Кыш уртасы җиткәч Җамалыйны
Ачуланып, тиргәп диярлек,
«Дөнья күрсен, бераз ял итсен», – дип,
Кавказ якларына җибәрдек.
Бер атналап вакыт узды микән,
Сүз әйталмый тордым бермәлгә,
Айдай балкып, күктән кош тоткандай,
Килеп керә бит бу бүлмәмә.
– Кайттым әле. Җирне сагынуга
Булдыралмыйм, иптәш, чыдарга. –
Шулай сөйли-сөйли кесәсеннән
Шырпы кабы тартып чыгара.
– Күр әле син, шушы кирпеч
Суга торган
комсу-кызыл туфракта,
Алтмыш центнер уңыш үстерәләр!
Ә без синең белән… ифрат та
Йомшак, күпереп торган җирдә
Егермегә көчкә тартабыз.
Шул көенчә: «Без игенче», – диеп,
Күкрәк кагып яшәп ятабыз.
Үз-үземә урын табалмадым,
Төннәремне чыктым саташып.
Җыелыш җый! Бар халыкка сөйлим,
Гарьлегемне бирәм аңлатып.
…Әнә шундый минем авылдашым,
Җир сөргәндә беткән «бозылып».
Айга менгерсәң дә, көрәк сорап,
Түтәл казый башлар тузынып!

 

Күтәрәм байрак итеп…

Байрак үбәргә тезләнгән
Ватан сакчысы кебек,
Иелдем дә уйга калдым,
Басу кырына килеп.
Байрак төсле изге ич ул
Икмәк үстергән җирем.
Үзем эрлим, үзем сузам
Һәрбер буразна – җебен.
Шушы җирне туган илгә
Тугрылык төсе итеп,
Мин күтәрәм байрак итеп,
Ул мине – Кеше итеп…

 

Баскыннар кагыйдәсе

Ил чикләрен сакларга да,
Амбразура капларга да,
Балта, чүкеч сапларга да,
Көчсезләрне якларга да –
Татар кирәк.
Шахталарга төшәргә дә,
Девон нефтен тишәргә дә,
Сазлыкка юл түшәргә дә,
Себер якка күчәргә дә
Татар кирәк.
Рейхстагка менәргә дә,
Моабитларда үләргә дә,
Ил әҗәтен түләргә дә,
Илне данга күмәргә дә
Татар кирәк!
…Бүләк бүлгән җирдә генә
Татар сирәк.

 

Җитми төсле…

Шигырь язар өчен тәү нәүбәттә
Үз халкыңны кирәк белергә.
Тукай шагыйрьлеге җитми төсле
Татар җанын ачып бирергә.
Шикләндерә ярып сүз сөйләргә,
Курку хисе китә тамырга.
Җәлил кыюлыгы җитми төсле
Нәфрәтеңне әйтеп салырга.
Яр сөйгән бар, гыйшык утларында
Туры килде бик еш янарга.
Сибгат яратуы җитми төсле
Мавыктыргыч сүзләр табарга.
Сыкрау катыш моң-зар ишетәсең,
Кемгә генә барып кагылма.
Туфан сабырлыгы җитми төсле
Түзем кеше булып калырга.
Бүген никтер шулар җитми төсле,
Күбен күп тә бездә шәп ирләр.
…Шигырьләргә сеңгән холкы белән
Тәрбияли безне шагыйрьләр…

 

Дөньяныкы – дөньялыкта!

Оныту бик авыр икән
Зыян салган кешеләрне.
Гафу итү мөмкинме соң
Карак, баскын кешеләрне?
Язмышыңны уңга-сулга
Тарткалаган түрәләрне?
(Кеше өсләреннән йөреп,
Әллә рәхәт күрәләрме?)
Яманлыкны Изге Китап
Куша һәрчак кичерергә.
Һай, кыен эш… Буйсын, акыл!
Мөмкинбез ич кичегергә…
Мин үзем дә җен токымы,
Хали түгел хаталардан.
Зәһәрлектә калышмадым
Базардагы апалардан.
Тик гаепсез рәнҗетмәдем,
Көчсез белән чарлашмадым.
Дөньяныкы – дөньялыкта!
Гафу рәхим, чордашларым…

 

Мәҗбүрият

Чүлдә барган дөя кәрваныдай
Ашыкмыйча гына, иренеп,
Көзге таңда көтү китеп бара,
Дөнья гамьнәренә бирелеп.
Уянып та әллә җитмәгәннәр,
Теләмиләр аяк атларга.
Бу кадәрле ялкау булып булмас,
Алып барсалар да… атарга.
Аңлыйлармы барыр төбәкләрдә
Шып-шыр калган тугай көткәнен.
Кызыктыргыч сусыл үләннәрнең
Күптән инде кибеп беткәнен.
Селкенеп тә карамаслар иде,
Чыбыркылар арттан кумаса.
…Шундый хәлдә була кешеләр дә,
Үз алдына максат куймаса.


Комментарий язарга