Бу көннәрдә әлеге файдалы суны эчеп калырга тырышыгыз.

Язны без җылы кояш нурларын, җир өстен чистартучы ташкыннарын, сызгырып җырлаучы сыерчыкларын, кар эрү белән калкып чыгучы умырзаяларын күрер өчен сагынып көтеп алабыз. Сәламәтлек өчен файдалы булган каен суын да нәкъ менә табигать кышкы йокыдан уянганда тәмләп карарга була. Уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләр шома ак кайрылы каен агачының суын гына түгел, бөреләрен дә, яфракларын да хәстәрләп куя. Тик бу эшне агачларга зыян китермичә, сак кына башкарырга кирәк.
Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.
Каен бөреләрен (төнәтмә һәм кайнатмаларын) бронхит һәм трахеитлар вакытында дезинфекцияләү һәм какырык чыгаргыч чара буларак, йөрәк авыруларыннан килеп чыккан шешенүләрне дәвалау өчен сидек кудыргыч (бөерләр начар эшләгәндә аларны файдаланырга ярамый), бавыр һәм үт юллары авыруларыннан кулланалар. Бөреләр вак яраларны, пешкән, чиләнгән урыннарны тизрәк төзәтү өчен гигиеник ванналар ясаганда кулланыла. Аларны зәңгелә һәм гиповитаминозларга каршы да файдаланалар.
Агачыннан һәм кайрысыннан дегет алалар, ул микроб һәм гөмбәчекләргә каршы үзлекләргә ия. Дегете медицинада киң кулланыла торган Вишневский, Вилькинсон, Коньков мазьлары, күкерт-дегет һәм башка мазьлар составына керә. Чистартылган каен дегете препараты — карболен ашказаны метеоризмы, чәнчеп авыртканда, ашказаны сыекчасының ачылыгы күтәрелгәндә һәм бигрәк тә агулар һәм бактерия токсиннары белән агуланганда адсорбент буларак файдаланыла.
Халык медицинасында яшь каен яфракларын киң файдаланалар. Яфрак төнәтмәләрен тирләткеч һәм сидек кудыргыч чара сыйфатында кулланалар. Яшь каен яфракларын кайнап торган суда пешерәләр, ревматизмнан һәм полиартритлардан компресслар ясыйлар. Каен яфракларыннан һәм каен бөреләреннән ясалган төнәтмәләр, кайнатмалар чәчләрне үстерә.
Каен суы, шулай ук аның консервланганы да, организмны гомуми ныгыту чарасы буларак киң кулланыла. Ул витаминнарга, минераль тозларга, төрле микроэлементларга бай, анда алма кислотасы, шикәр, дуплау матдәләре, хуш исле башка матдәләр бар.
Төнәтмә әзерләү өчен 10 грамм бөрегә бер стакан су салып, 15 минут кайнаталар. Көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Каен бөреләрен кыш көне һәм яз башында, алар бүртә башлаганда ботакчыклары белән бергә җыялар. Аларны ачык һавада яки 25-30 градус температурада киптергечләрдә киптерәләр. Киптергәннән соң бөреләрен җыеп алалар.

Фото: price-altai.ru
https://intertat.tatar/news/society/07-04-2021/yazgy-tashu-korbannary-tavyklarny-saray-t-b-sen-menger-bez-zebez-chormada-kunabyz-5817680

Комментарий язарга