Логотип «Мәйдан» журналы

Кадерсез

Мәгънәсез сүз тыңлап торып,акылсыз уй-ният корып,савапсыз эш-гамәл кылыпяшәгәнгә, юктыр вакыт.Җан бирә минут, сәгатьләр, –Табыла сылтау-сәбәпләр.Вакытның ник кадере юк?..Ник вакытның кабере юк?Безнең...

Мәгънәсез сүз тыңлап торып,
акылсыз уй-ният корып,
савапсыз эш-гамәл кылып
яшәгәнгә, юктыр вакыт.
Җан бирә минут, сәгатьләр, –
Табыла сылтау-сәбәпләр.
Вакытның ник кадере юк?..
Ник вакытның кабере юк?
Безнең вакыт парәләре
кайларда каладыр ятып… –
Булсын иде аларның хет
«туганнар каберлеге»!
Күренер иде анда кемнең кемлеге…
Барыр идек әле, вакыт табып,
мәгънәсез узган көннәрне
яд итәргә.
Гаҗәпләнер идек, бәлки,
кайчан өлгердек икән, дип,
үз Вакытыбызны
ят итәргә?!
 

Мөдәррис ВӘЛИЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com



«Мәйдан» журналы архивыннан.



Комментарийлар