– Гөлүсә, Син – күпкырлы иҗат әһеле. Алай да, укучы, җәмәгатьчелек сине беренче чиратта шагыйрь буларак белә. Әдәби иҗатка – шигърияткә килү юлларың турында сөйләп кит әле. Ничек уянды ул Гөлүсә күңелендә?

11112

– Иҗатка, шигърияткә тартылу, гадәттә, балачактан ук башлана ул. Мин кечкенә чагымда әкиятләр яза идем. Башлангыч сыйныфларда укыганда, беркөнне безнең сыйныфка район мәгариф бүлегеннән методист килде. Мин инде хәзер аның исемен дә хәтерләмим. Дәресебезне карагач, ул безгә: «Сыйныфыгызда иҗат белән шөгыльләнүче балалар бар икән. Мин аларны 26 көнне Олы Әтнәгә шигырь бәйрәменә чакырам», диде. Без, әлбәттә, бик куандык, әмма минем күңелдә үз-үзем белән ризасызлык туды. Янәсе, ничек инде мин әкият язган килеш шигырь бәйрәменә барыйм ди! Һәм мин шигырь язарга булдым. Тырыша торгач, «Туган ягым» дигән кыска гына шигырь килеп чыкты. Шуннан соң, башны горур тотып, үземне шагыйрьгә санап, бәйрәмгә барганым истә. Менә шушы вакыйга шигърияткә тартылу, омтылу барлыкка китерде, күрәсең. Бер-бер артлы шигырьләр яза башладым. Сабый кулы белән язылган гади генә шул әсәрләрне олылап, район һәм республика матбугатына җибәрүче кешеләр – үзем укыган Күңәр урта мәктәбе укытучылары иде. Мин аларга әле дә рәхмәтле.

Ә китап, әдәбият белән кызыксынуның чишмә башы, әлбәттә, гаиләдән. Безнең өйдә гомергә китап культы булды, китапка, басма матбугатка бик зур хөрмәт яшәде, егермешәр газет-журнал алдыра идек. Без шулай китап укып, китап белән җенләнеп үстек.11111

Алга таба татар дәүләт гуманитар институтында укыдым. Студент елларымда, аңа кадәр дә университетның «Әллүки» түгәрәген бик кызыксынып күзәтә идем. Көннәрдән бер көнне – ул вакытта әлеге түгәрәк кураторы Галимҗан Гыйльманов иде – мин бөтен кыюлыгымны җыеп, «Әллүкигә миңа да килсәм ярыймы?» дип, аңа мөрәҗәгать иттем. Галимҗан абый мине олылап чакырды. Ул чорда бу түгәрәккә һәрберсе шәхес булып өлгергән яшь каләм ияләре җыелган иде: Ленар Шәех, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Айгөл Закирова һ.б. Шушы мохит миңа зур тәэсир ясады, җитди этәргеч булды, шигъриятем балалык, үсмерлектән үсеп, башка төсмерләр белән баеп китте. Ул мохит тәэсирендә мин шигърияткә чынлап торып «чумдым». Ә шигърият дөньясына кереп киттеңме, аннан инде җиңел генә чыгармын димә…

– Миңа калса, бүгенге көндә әдәби остазлык мәктәбе, тәҗрибәсе югалып, салмакланып бара кебек. Килешәсеңме, Гөлүсә? Син үз иҗади үсешеңдә остазлар җилкәсенә таяндыңмы? Үзең бу игелекле эшне алып бара алыр идеңме?

– 60, 70, 80 еллар истәлекләрен укыганда, мәсәлән, ул чорда остазлык мәктәбенең киңрәк җәелгән булуын, зуррак үсеш алганлыгын күрәм. Бүгенге көндә бу эш бераз сүлпәнләнде кебек, монда үзебезнең дә гаеп бардыр. Үзем исә әдәбият дөньясында рухи остазым дип Марсель Галиевне саныйм. Ундүрт яшемдә аның «Нигез» дигән повестен укыганнан соң, зур бер тетрәнү кичердем. Болай да язып була икән, дип шаккаттым. Әсәрендәге ниндидер тылсымы бөтен эчке дөньямны үзгәртеп ташлады, һәм мин иҗатка башка күзлектән карый башладым – гади укучы буларак кына түгел, ничектер ымсынып, мин дә болай яза алмам микән дип, әсәрләргә иҗат кешесе буларак. Марсель абыйның иҗаты мине үз эченә бөтереп алды, аның әсәрләрен, матбугатта басылган публицистик язмаларын – һәрберсен җыеп бара, кабат-кабат кайтып укый идем. Шушы дөньяга баш-аягым белән чумдым, дисәм дә арттыру булмас.

Каләм ияләренең иҗатларын үзара чагыштыруны хуплап бетермим, әмма миңа «шигырьләреңдә Марсель Галиев аһәңнәре тоемлана» дип әйтүчеләр бар. Бәлки, алар хаклыдыр, чөнки аның иҗаты миңа нык тәэсир итте. Аллага шөкер, Марсель абыйның үзе белән танышырга, аралашырга насыйп булды. Язучылар берлегенә кабул ителгәндә дә, миңа хуплау сүзе язучыларның, фатиха бирүчеләрнең берсе ул иде. Бүгенге көндә остаз һәм шәкерт, иҗади дуслар буларак гел аралашып торабыз. Сүзебез гел әдәбият, шигърият турында. Ул миңа, иҗатымны аңлап, бик сакчыл карап, иҗатка үсендерә, үстерә торган төпле киңәшләрен бирә. Иҗади үсешемә файда булырлык китаплар тәкъдим итә.

Ә инде үземнең остазлыкка килгәндә… Әлбәттә, бу бик зур җаваплылык, тырышлык, киң күңеллелек таләп итә торган эш дип уйлыйм мин аны. Үземә дә каләм тибрәтә башлаган кешеләрдән әсәрләренә карата фикер белдерүемне, киңәш сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр бар. Киңәшләремне бирергә тырышам, җавапсыз калдырмыйм. Әмма бүгенге көндә үземне кемгәдер остазлык итәрдәй иҗатчы булып өлгердем, дип әйтә алмыйм. Мин әле һаман өйрәнәм, әле әдәбиятта үземне табу юлындамын дип уйлыйм. Тик инде без, яшь язучылар исәбендә йөрсәк тә, кырыкка якынлашып барган урта буын. Шигърият киләчәге турында кайгыртып, үзебезгә дә остазлык дигән миссиягә алынырга вакыт җитеп киләдер.

– Син – «авылымны өзелеп сагындым» дип читтә шигыръ язып изаланучыларга үрнәк. Иҗатың белән дә, тормыш итешең белән дә. Ни өчен авылны үз итүең турында сөйләп китсәң иде.

– Әйе, мин – авылны бик ярата торган, яратып яши торган кешемен. Казанда биш ел уку дәверендә дә күңелем гел авылда булды, гәүдәм генә шәһәрдә йөрде гүя. Кулыма диплом алганда Казан пропискам, тулай торакта үз куышым бар иде. Зур оешмага тәрҗемәче итеп эшкә чакырып торалар иде – инглиз теле факультетында укыдым. Радиога да диктор итеп чакырдылар. Института да мөгаллим булып калу мөмкинлеге бар иде. Ә мин, боларның барысын да читкә куеп, үземнең Әтнәмә кайтып киттем. Тамчы да үкенгәнем юк, Аллага шөкер, үкенергә язмасын да!

Бәлки туган җиргә бу тикле тартылу каннан да киләдер. Элегрәк берчорда Ерак Көнчыгышка, Сахалинга «вербовать итү» дигән нәрсә булган – Равил бабамны да гаиләсе белән чакырганнар. Эшкә китәргә кызыктырганнар. Китәргә җыенып та, кире уйлап, туган авылында яшәп калган бабам. Заманында әтиемне дә – ул Германиядә хезмәт иткән – шунда хезмәтен дәвам итәргә, яшәргә кыстаганнар. Ул да туган җирен ташларга базмаган, торып калган. Ирем дә – авылны бик ярата торган кеше. Авылда яшәп ятабыз, ләкин бу һич кенә дә ниндидер изоляциядә, «караңгылыкта» яшәп яту түгел. Хәзер авылда да яшәү шартлары, уңайлыклары – барысы да шәһәр тибында инде. Шул ук вакытта безнең Әтнәдә балалар үстергәндә кирәкле бөтен инфраструктура бар: бассейннар, спорткомплекслар, сәнгать мәктәпләре эшләп тора. Казанга 100 км ераклыкта торабыз, җайлап кына барганда да бер сәгатьтә барып җитмәле. Кирәк вакытта тиз генә Казанга да барып киләбез. Миңа кайвакыт «Казанда булган мәдәни чараларда Казанда торучылардан ешрак катнашасың» дип тә әйтәләр.

Иҗат кешесе – ул җаны белән ялгыз кеше. Ялгызлыкта, үз эчендә яши торган. Иҗат әһеле өчен авылның тынычлыгы, гадилеге, ихласлыгы бик тансык – бүгенге заманда бигрәк тә. Менә шушы әйберләр иҗат өчен шәһәр шау-шуына караганда кирәгрәк, дип уйлым мин. Авылда яшәү минем иҗатым өчен файдалырак, дип саныйм. Үземне Казандагы әдәби мохиттән дә читтә санамыйм, чөнки хәзер интернет заманы. Хәзер вакыйгалар, яңалыклар эчендә кайнау өчен, ул вакыйга үзәгендә булу мәҗбүри дә түгел. Интернет – кул астында, аралашу, хәбәрдар булу мөмкинлеге чикләнмәгән. Әсәрләрне дә электрон рәвештә генә юллыйбыз бит, берәү дә кәгазь күтәреп редакцияләр юлында йөрми. Авылда яшәү, авылда иҗат итү бик рәхәт ул. Шуңа күрә минем «авылны сагынам, авылда яшәр идем, авылларны бетердегез» дип сыктап яткан иҗатчыларга бераз ачуым да килә, чөнки авылның яшәвен, бетмәвен теләсәң, үзең авылда яшәргә тиешсең. Үземне авылымның киләчәге өчен кулымнан килгән кадәр тырышам, дип саныйм. Шушында тудык, шушында үстек һәм шушында яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен иде безгә.

– Быел Әтнә театрында синең «Җомга базары» исемле пьесаң гөрләде. Моны драматургиягә беренче адым дип кабул итәргә мөмкинме?

– Әйе, быелгы сезонда Әтнә дәүләт драма театрында минем «Җомга базары» дип исемләнгән музыкаль манзарам дөнья күрде. Җырлы-биюле тамаша ул. Әсәр сәхнәгә менгән дәвердә бик дулкынланган, икеләнүле хисләр кичергән идем. Әмма, шөкер, тамашачы аны бик яратып кабул итте. Театрыбыз тарихында күрелмәгәнчә, сезон буе Әтнәдә аншлаг белән барды бу спектакль. Тирә-як районнардан да килеп карадылар. Бу, әлбәттә, минем өчен зур сөенеч.11113

Әлеге спектакль драматургиягә беренче адымым дип әйтмәс идем. Бу – бары тик зур бер дәрья каршында, «суы салкын микән, җылы микән, ничегрәк икән» дип әз генә, бармак очларын гына шул суга тидереп карау, дип саныйм. Пьесаны яза, сәхнәгә куя башлагач кына, драматургиянең никадәр катлаулы булуын, сәхнәнең аерым законнары барлыгын аңладым. Драматургиянең теле икенче, шигърият теленнән, проза теленнән нык аерыла икән ул – шуңа төшендем. Әлеге спектакльне беренче адым дип әле бәяләмим, бу бары тик драматургия дөньясына күз сирпеп карау гына иде. Шушы «дөнья» туында күзаллау туганнан соң, мин инде бөтенләй куркып калдым. Яңадан сәхнә әсәрләренә тотынырга әле куркыбрак торам, чөнки «Җомга базары»н мин белмичә язганмын. Ә белмичә, аңламыйча язганда, ансатрак икән ул. Баш режиссерыбыз Рамил Фазлыев һәм театр труппасы белән эшләү миңа бик зур тәҗрибә бирде. Күп әйберне аңладым, спектакльләргә дә, пьесаларны укыганда да башкарак күзлектән карый башладым. Әлбәттә, әлеге спектакльнең сәхнәгә менүенә театрда эшләвем һәм нәкъ менә Әтнә театрында эшләвем зур этәргеч булды. Ник дигәндә, Әтнә театрында мине иҗат кешесе буларак яхшы беләләр, аңлыйлар, яраталар, кадерлиләр. Гомумән, минем Әтнәдә кадерем зур, Аллага шөкер. Көннәрдән бер көнне театрыбызда җырлы, биюле, халыкчан спектакльгә ихтыяҗ туганнан соң, миндә пьеса язып карау теләге туды һәм театр минем бу омтылышымны бик хуплап каршы алды. Әлбәттә, аларга да җиңел булмагандыр, чөнки әле драматургиянең ни икәнен белмәгән кеше язган әсәрне сәхнәгә менгерү җиңел эш түгел. Ләкин миңа театр коллективы тарафыннан бер кырын караш та булмады, киресенчә, гел хуплау сүзләре, ярдәм итәргә тырышу гына тойдым. Шуңа күрә дә бу әсәр сәхнәгә менеп җитте. Театрыма бик рәхмәтлемен. Ә киләчәктә драма әсәрләре язармынмы – бәлки, бәлки… Тормыш күрсәтер.11114

– Иҗатта уңышка ирешү, үз сүзеңне, юлыңны табу өчен, тыл ныклы булу кирәк, дип саныйм мин барыбер. Гаиләң, балаларың белән таныштырып үт әле, Гөлүсә.

– Әйе, иҗатта тыл ныклыгы кирәк. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Иҗат дөньясы бик үзгә ул һәм иҗат кешесе дә – бик үзенчәлекле кеше. Янында аның күңелен, холкын аңламаучы булса, каләм әһеленә, бирәк тә шагыйрьгә бик авырдыр ул. Ул яктан мин, шөкер, бик бәхетлемен. Ирем Алмаз – белеме буенча радиофизик булса да, иҗатымны аңлый торган кеше. Ул – минем беренче укучым, беренче тәнкыйтьчем. Әйтергә кирәк: бик оста һәм төгәл тәнкыйтьче ул. Бернинди шаярусыз әйтүем: шигырьләремдә күзгә ярылып ятмаган иң нечкә ньюансларны «тотып ала» торган кеше ул, аның тәнкыйте һәрвакыт дөрес булып чыга.11115

Кайвакыт Казанга берәр әдәби чарага барырга иренеп, җыенып чыгып китәргә авырсынып торган чакларымда да ул мине мәҗбүри диярлек, куып диярлек җибәрә. Барырга кирәк, ничек бармыйсың инде, дип, өйдәге бөтен мәшәкатьне, балаларны үз өстенә алып, мине озата. Беркайчан да минем иҗатыма игътибарсыз калганы, илтифатсызлык күрсәткәне юк аның.

Без өч бала үстерәбез: кызыбыз Диләрә, улларыбыз Аяз белән Айрат тәгәрәшеп үсеп киләләр. Аларда ниндидер иҗат очкыннары сизелми әле. Иҗатка тартылсалар, бик шат булыр идем. Өебездә төрледән-төрле китаплар күп. Аларга энциклопедик, фәнни-популяр әдәбият күбрәк ошый. Мин анысына да сөенәм, әтиләре юлыннан китсәләр дә, куаначакмын. Иң мөһиме балаларым, гаиләм имин, сау-сәламәт булсын. Бәхетле, иманлы балалар итеп, ирем белән тигезлектә үстереп, киләчәктә алар өчен сөенеп яшәргә насыйп булса иде. Хатын-кыз өчен иң мөһиме шул.

– Амин, шулай булсын, берүк! Инде сорамый кала алмыйм: күп балалы гаилә әнкәсесең, театрда кайнап эшлисең, ә иҗатка көч, дәрман, вакыт каян аласың соң?

– Вакыт мәсьәләсе – иң зур проблема инде ул. Әйе, беренчедән яраткан эшем бик күп вакытны һәм энергияне ала. Зарланып әйтүем түгел, театрда бик яратып эшлим. Икенчедән, күп балалы әнинең көннәре мәңге бетмәс вак-төяк мәшәкате, сөенечләре белән үтә бит инде ул. Аннары авыл җирендә яшәү дә хатын-кыздан күпмедер көч, тырышлык таләп итә. Әмма иҗат өчен вакыт табарга кирәк. Бу минем күңелемдә йөрткән, үзем өчен куелган таләбем. Кайвакытта аны үтәп тә бетереп булмый. Ә көч-дәрманны табигатьтән, туган җиремнән, авылдан алам. Хәзер техника заманы бит, машинага утырабыз да чабабыз. Күбрәк җәяү йөрергә, табигатьтә булырга кирәк, дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, табигать, дөнья, үзең белән гармониядә яшәргә. Ул очракта – табигать белән бербөтен булып яшәгәндә, ничектер күңелдә шигырь үзеннән-үзе туа. Шуңа күрә алга таба да табигать белән якынлыгымны ныгытасым, арттырасым, тормышымны шулай көйлисем килә. Һәм инде Ркаил Зәйдулланың бер киңәше һаман колагымда яңгырап тора. Профессиональ язучы илһам килгәнне генә көтеп утырырга тиеш түгел, ул һәркөнне утырып нәрсә дә булса язарга, иҗат итәргә тиеш, дигән иде әдип. Үземне менә шушы тәртипкә өйрәтәсем килә киләчәктә. Ару-талуга, вакыт юклыкка – бернигә дә карамастан, иҗат итәргә өйрәтәсем килә.

– Гөлүсә, гади укучы белән дә, сәнгать әһелләре белән дә аралашып, татар телле мохиттә яшәгән хәлдә, татар әдәбиятының киләчәге турында фикерләрең белән уртаклашсаң иде. Ни җитми, халык нинди әсәрләргә сусаган?

– Үзем югары әдәбиятны яратам: шигърияттә дә, прозада да – гомумән югары кимәлдә язылган әсәрләрне үз итәм. Икенче яктан, мин гади халык арасында яшим, кешеләрнең нинди уйлар, максат-омтылышлар белән яшәүләрен дә күреп торам. Ни кызганыч, хәзер төп масса әдәбияттан аңлау, кабул итү җәһәтеннән гадирәк әсәрләр көтә. Минем үземә дә «бер юньле шигырь язмыйсың, шигырьләреңне аңлап булмый» дип әйткәннәре бар. Әдәбиятның төрле булуын теләр идем. «Гурманнар» өчен югары кимәлдәге әсәрләр дә, детектив романнар да, гади, җиңелрәк жанрдагы әсәрләр дә, хатын-кыз романнары да һәм башкасы да булсын. Һәм гади газет кәгазендә генә чыккан арзанлы китаплар да булсын бездә – кеше алып, укып, бер жәлләмичә башка берәүгә бүләк итә торган. Гади дигәнем – эшләнеше ягыннан гади, түгел җиде-сигез йөз сумлык, мәсәлән 50-60 сумлык китаплар да булсын. Бездәге халык төрле булган кебек, әдәбиятыбыз да төрле булсын иде. Бар бит шундый кешеләр – алар гомер буе хатын-кыз романнары гына укый. Гел детектив кына укучылар да бар. Фантастикага мөкиббән кешеләр дә бар. Сүз уңаеннан, татар әдәбиятында бу жанрда язучылар кимеде хәзер. Андый каләм ияләре күбрәк булсын иде, дим мин.

Аннан соң шундый сүз бар: һәркем шигырь яза, халыкка чыгара, акчасы булган һәр кеше китап бастыра, диләр. Мин бу күренешкә элегрәк скептикларча карый идем, әмма хәзер, телебез, милләтебезнең бүгенге вәзгыятеннән чыгып, мин шундый фикердәмен: халкыбызның канында, тамырларында чичәнлек, шигъри сүзгә һәвәслек ята. Безнең элек-электән шигъри сүз белән, рифмалап сөйләшә торган абыйларыбыз, апаларыбыз булган. Алар күңелләрендә туган шигырьләрен калын-калын дәфтәрләргә язып барганнар. Ул дәфтәрләрнең кайберсен кешеләр күргәннәр, кайберсе беленми дә калган. Кешенең вафатыннан соң гына, туганнары табып алып шаклар ката торган булганнар. Ә бүген әнә шул дәфтәрләрне интернет, социаль челтәрләр алыштыра. Кешеләр шунда үз әсәрләрен куялар. Инде ул әсәрләрнең китап булып басылуына килгәндә – кайвакыт телебез, милләтебез киләчәгенә карата шик-шөбһә уянып тетрәнеп тә куясың, әмма уйлыйсың: менә бу китаплар да татар телендә чыга бит. Ул китапларны укучы кеше дә – татар кешесе бит. Димәк, аның кулында татар китабы дигән сүз! Бәлки минем шушы уйлар белән әлеге күренешне аклыйсым да киләдер. Шуңа күрә, мин әдәбиятның, китапларның төрле булуын һәм күп булуын телим. Ниндидер юлларын табып, маркетинг алымнарын кулланып, әлеге китаплар таратылу сферасының да киң булуын теләр идем. Менә шул ук гипермаркетларда, супермаркетларда киштәләрдә ниндидер ялтыравык журналлар тора бит. Алар арасында безнең татар китаплары да булсын иде. Бүгенге маркетинг законнарын әдәбиятыбыз файдасына да куллана алсак, татар әдәбиятының да, татар китабының да киләчәге яктырак булыр иде кебек.

– Бүгенге тормышта, шартларда каләм әһеленең роле һәм урыны нинди булырга тиеш дип уйлыйсың?

– Җитмешенче еллар язучыларының истәлекләрен укыганда, мәсәлән, өлкән буын язучылар белән сөйләшкәндә, бераз кызыгып та, көнләшеп тә куям. Чөнки ул чорда язучының дәрәҗәсе югары булган. Язучының сүзе югары булган. Бүген алай ук түгел. Хәзерге заманда язучыга, шагыйрьгә караганда, мәсәлән, шоу-бизнес «йолдызлары» бик күпкә дәрәҗәлерәк, аларның сүзе күпкә үтемлерәк һәм алар күпкә кадерлерәк дип саныйм. Бу – көнләшү түгел, нибары бүгенге вәзгыятьнең чынбарлыгын ачып бирү генә. Әмма мин беләм: бүгенге көндә сүз белән, ниндидер фикер белән кешенең аңын, гомумән, карашларын үзгәртү мөмкин. Һәм моны бик оста файдаланучылар да бар. Кайсыбер сәясәтчеләр, халык аңына тәэсир итәргә тырышучылар тарафыннан бу бик оста файдаланыла. Мин, әлбәттә, каләм әһелләренең дәрәҗәсе, аларның сүз көченең зур, кодрәтле булуын бик теләр идем, чөнки әдәбият кешене һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, матурлыкка өнди. Шуңа күрә, әдәби сүзнең көче зуррак булуын телим. Шул ук вакытта мин дөньяга, заманга, аның без теләгәнчә булмавына үпкәләп, теш кайрап утырасым килми. Гаеп үзебездә дә бар. Шул ук «кораллар» – интернет, инстаграмм һ.б. социаль челтәрләр безнең кулыбызда да бар бит. Үзебезгә активрак булырга, тормыш позициябезне активрак күрсәтергә, әйтәсе фикеребезне үтемлерәк итеп җиткезергә дә кирәктер. Китап чыгардым да, зур эш эшләдем, дип утырырга түгел. Очрашулар турында әйтеп тә тормыйм, һәрвакыт халык, укучы белән аралашып торырга, интернетта – виртуаль дөньяда да, реаль тормышта да һәрчак үз позицияңне белдереп торырга кирәк, дип уйлыйм мин. Хәзер блогерлар да бик популяр. Әлбәттә, блогер булу – күп хезмәт, тырышлык сорый торган эш. Каләм әһеленең һәркайсы блогер булып бетмәскә дә мөмкин, ләкин үз сүзеңне җиткерә белергә кирәк. Шул ук вакытта язучыларга, әдәбият вәкилләренә безнең дәүләт тарафыннан да игътибар һәм ихтирамның зуррак булуын теләр идем.

11

Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

Фото: Гөлүсә Батталованың шәхси архивыннан

 

«Мәйдан» №7, 2021 ел.


Комментарий язарга